Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“20 минут эчендә янды да бетте..” Алты балалы гаилә мунчасыз, сарайсыз һәм өйсез калган

Бурдан кала, уттан калмый диләр. Арча районы Кәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә янгын булып, алты балалары булган гаилә бернәрсәсез урамда утырып калган. "Татар-информ" хәбәрчесенә зыян күрүче Фәридә Вәлиәхмәтова үзе сөйләде. 

news_top_970_100
“20 минут эчендә янды да бетте..” Алты балалы гаилә мунчасыз, сарайсыз һәм өйсез калган

- Фәридә апа, янгын ничек килеп чыкты?

- Иртәнге тугызынчы яртыда яна башланды. Ут мунчадан чыккан, аннары сарайга күчкән. Өйгә күчәсе булмаган ул, җил чыгып, саламнар очкан, шуннан өйгә дә күчкән. “Фәридә, документларыңны алып чык!” – дип кычкыргач, мин тиз генә документларымны кереп алдым. Киемнәрнең күпмесендер кулланып була, тик күбесе әрәм, ташларлык кына инде.

- Янгынның сәбәбен ачыкладылармы?

- Мунчадан чыккан диделәр. Мунчаның эчке ягыннан нәрсәдер кызып утырган.

- Озак яндымы?

- 20 минут эчендә янды да бетте... Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунча белән сарай янып беткән иде инде.

- Янгын сүндерүчеләр озак килми тордымы әллә?

- Килүен килеп җиткәннәр, тик поезд килә дип юлны япкан булганнар, шуңа тоткарлык килеп чыкты.

- Өйдә кемнәр бар иде?

- Өйдә әни, мин, кечкенә балам һәм икенче улым идек. Ике балам казларны су буена илтергә, олы малаем да күршеләргә нәрсәдер эшләшергә кереп киткән. Энем иртәнге алтыда, ирем 20 минут алдан гына эшкә чыгып киткәннәр иде.

- Зур идеме өегез?

- 48 кв.м. Шул өйдә бергәләп яшәдек инде. Әни, энем, ирем, мин һәм 6 бала. Кечкенәсенә әле яшь тә юк.

- Янгыннан соң кемнәр ярдәмгә килде?

- Иң башта ике яктагы күршеләрем булышты. Аннары алгы якта яшәүче күрешләрем ярдәмгә килде. Бөтен авыл белән ярдәм иттеләр, барысына да бик зур рәхмәт. Авыл советы да бик булышты. Хәзер торып торасы йортыбызга ут кертеп бирде. Авылдашлар мине ташламады. Барысына да бик рәхмәтле мин.

- Хәзер кайда торасыз?

- Әнинең әтисенең өендә торып торабыз инде. Үзебезнең авылда, күпернең икенче ягында гына.

- Малларга зыян килдеме?

- Юк, малларга зыян килмәде. Сарыкларым, үрдәкләрем, казларым бар.

- Үзегез кайда эшлисез?

- Әлегә декретта, тугыз айлык балам бар. Ирем шабашкада йөри. Нишләргә дә белгән юк инде әле. 

Моңа кадәр Татарстанның рәсми сайты быел янгыннар саны узган елгыга караганда күпкә арткан дип хәбәр иткән иде. Шулай ук янгында үлүчеләр саны да 30 процентка арткан дип исәпләп чыгарганнар. Бәхеткә Вәлиәхмәтовлар барысы да исән-сау, әмма хәзер аларның бернәрсәсе дә юк диярлек. Алар нинди күләмдә булуга карамастан, ярдәмгә мохтаҗ.

Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: 
   
Валиахметова Фарида Фаритовна - Сбербанк картасы номеры - 42 76 62 00 35 95 70 53 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100