Озак ял итүгә ислам нинди мөнәсәбәттә?

9 январь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айдар ӘХМӘДИЕВ
Фото: "Татар-информ"
Быел Россиядә Яңа ел яллары тугыз көнгә сузылды. Исламның моңа мөнәсәбәте нинди? Озын яллар вакытны исраф итү дип саналмыймы? Бу сорауларны Казан мәчетләре имамнарына бирдек. 
Нияз хәзрәт Сабиров, Апанай мәчете имам-хатыйбы:

 

Аллаһ безгә динне дөрес яшәр өчен бүләк итте. Динебез нинди гамәлләр кылырга, ялларны ничек үткәрергә тиешлекне пәйгамбәребез (с.г.с.) һәм аның сәхабәләре үрнәгендә күрсәтә, моны без өйрәнергә һәм белергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.с.) спорт белән дә шөгелләнгән, балалар белән дә уйнаган, туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булган. Аның гамәлләре, беренче чиратта, җанга файда китергән, нәфесне тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Инде шушы календарь буенча яшибез икән, Аллаһ Тәгаләдән киләсе елда да безгә исәнлек-саулык, хәерле-бәрәкәтле гомер бир, изге гамәлләр кылып яләргә насыйп ит, дип сорарга кирәк. Дога белән, изге файдалы гамәлләр белән ялларны үткәрсәк, Аның рәхмәтенә ирешербез, Аллаһ боерса. 

Мөселман һәр көнен, шул исәптән ял көннәрен дә, җанына да, тәненә дә файда китерүче гамәлләр башкарып үткәрә. Ул хәрам белән бәйле гадәтләргә иярми, вакытның кадерен белә, аны исраф итми, туганнарын-якыннарын зиярәт итә, кардәшлек җепләрен ныгыту максатыннан хәләл ризыклар әзерләп, туганнарын өенә кунакка чакыра ала. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ризыгы киң һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен”, - дигән.

Мөселман нәфесенә хуҗа булырга тырыша. Нәфесебезнең шундый сыйфаты бар – ул Аллаһ яратмаган, тыйган гамәлләргә омтыла. Коръәннең “Йосыф” сурәсенең 53-нче аятендә: “Дөреслектә, нәфес явызлыкка өндидер”, - диелә. Кеше нәфескә ияреп, үзенә зур зыян китерә. Мәсьәлән, ял көннәрне күп кенә кешеләр хәмер эчәләр, ризыкка бик күп акча исраф итәләр, телевизордан төрле файдасыз тапшырулар карап, вакытны бушка сарыф итәләр. Ял көннәрен нәфесне канәгатьләндерер өчен түгел, ә аны пакъләр өчен файдаланырга, нәфесебезне тәрбияләргә тырышырга кирәк.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы:



Бу яллар безгә Алланың рәхмәте белән бирелгән икән, без аны кабул итәргә тиешбез.

Ә ял көннәрен уздыруның ике төрле ягы да бар бит. Берсе, шушы көннәрне, татар халкы яратканча, туганнар белән аралашып, бер-беребезгә кунакка йөреп үткәрү. Икенчесе, хәрам ризыклар ашап, хәмер эчеп, начар гамәлләр шушы кыйммәтле мизгелләрне кылып бушка уздыру.

Беренчесенә килгәндә, мәсәлән, мәктәп балалары да бит ел дәверендә укып йөриләр, ниһаять, аларга да шушы Яңа бел бәйрәмнәрендә бер-ике атна ял бирелә. Әти-әниләргә, әби-бабайларга үз оныкларын, балаларын күрергә, алар белән күңел ачып, ял итәргә мөмкинлекләре туа.

Дин ягыннан карасак, әгәр дә кешеләр файдалы итеп, шушы ял көннәрен туганнары белән аралашып, балалары белән бергә уздырсалар, әлбәттә, ул саваплы эш була. Әгәр дә шушы ял көннәрен хәрам ризыклар, тыйган гамәлләр кылып үткәргән булсалар, ул - гөнаһлы ял булып саналыр иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев, Галиев мәчете имам-хатыйбы:



Елга бер тапкыр дәүләт тарафыннан бирелә торган яллар гаиләбез белән бергә вакыт үткәрүнең бер форсаты булып тора. Нишләп исраф булсын ул? Әлбәттә, Исламда андый яллар кабул ителә. Аны безгә дәүләт биргән икән, аны без туганнарыбыз, кардәшләребез, якыннарыбыз белән күрешеп, бүләкләр бирешеп үткәрергә тиешбез. Яңа ел каршылау максаты белән түгел, ә гомүмән ял форсатыннан файдаланып, шушы көннәрне яраткан кешеләрен белән үткәрергә тиешлебез. Андый мөмкинчелек ел дәвамында булмаска да мөмкин, ә яңа ел вакытында ул безгә бирелә. Хәтта берничә авылга да кереп чыгарга була бит! Ә хәл-әхвәл белешү, бүләкләр тарату пәйгамбәребезнең сөннәтеннән булып санала. Без аны шундый ният белән, дәүләт тарафыннан бирелгән ялларны файда белән үткәрсәк, әлбәттә ул исраф булмас.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Күп хатынлы гаиләдә икенче хатын булып яшәү… ул ничек? Бәхетле икенче хатын белән әңгәмә

Ачыктан-ачык үзләре турында сөйләмәсәләр дә, Татарстанда күп хатынлы гаиләләр арта бара. Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым "Интертат"ка үзенең икенче хатын статусындагы тормышы хакында сөйләде. Аның ике баласы бар, беренчесенә ун, икенчесенә бер яшь.

Татар блогерлары

Журналист Айсылу Хафизова: Мөслимә мәчеттә үз җенесеннән оялырга тиешме?

Журналист, "Идель" журналы баш мөхәррире Айсылу Хафизова Рамазан аенда Казан мәчетләре һәм хәләл кафе-рестораннарга күзәтү әзерләгән. Айсылуның бу язмасы Facebook социаль челтәрендә зур кызыксыну уятты. Автор рөхсәте белән, күзәтүне "Интертат" укучыларына да тәкъдим итәбез.

Татар блогерлары

Журналист Вәсилә Рәхимова: 25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный...

Әссәләмәгаләйкүм, кадерле дин кардәшләрем! Татар дөньясы айлар солтаны дип аталган Рамазан аеның бәрәкәтендә, шатлыгында коена. Бу бик тә көтеп алган 12 айның иң кадерлесе, безгә тәүбәләребезне кабул итеп, әҗер-саваплар туплап, ахирәткә әзерләнүебезнең матур бер дәлиле. Без аны көтеп алабыз, мөселман дөньясы бу көннәрдә ай буенча ураза халәтендә яши, шушы гыйбадәттән үзенә матур бер яшәү чыганагы ала. “Татар-информ”да шушы ай белән мөнәсәбәтле фикерләремне уртаклашырга булдым.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла