Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Намазда берьюлы 15 мең кеше: "Казан-Арена"дагы республикакүләм ифтарда рекорд куелды

Быел Казанда VII Республикакүләм ифтарда яңа рекорд куелды: авыз ачу өчен табыннар һәм футбол кырында җәмәгать белән мәйдан 15 мең кешегә җәелде. Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары.

news_top_970_100
Намазда берьюлы 15 мең кеше: "Казан-Арена"дагы республикакүләм ифтарда рекорд куелды

Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны, ике еллык “тәнәфестән” соң, быел янә “Казан-Арена” стадионы кабул итте. Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы, дөнья чемпионаты үткәрелгән елларны Ифтар Теннис академиясендә узган иде. 

"Казан-Арена" мәйданы намаз уку өчен җайлаштырылган иде - Кыйбла тарафын билгеләү һәм сәҗдәгә киткәндә тезләнү өчен ак пластик җәелгән. 

Ахшам намазына кадәр халык Коръән аятьләре тыңлады. «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр ишетте. Шулай ук телефонда махсус кушымта урнаштыру юлы белән халык өчен дин темасына махсус викторина оештырылды.

Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. 


"Телевизордан тыелганны карамас өчен бер кнопкага басу җитә..."

"Зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Кешеләр качып ураза тоткан заманнар бар иде. Ураза тотканны, намаз укыганны гаеп итәләр иде. Бүген шөкеранасын кылып бетерә алмыйбыз. Ил башлыклары шушы кадәр кешене җыеп, Рамазан аен зурлап, нинди матур чаралар үткәрә", - диде Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев VII Республикакүләм ифтарда Рамазан аенда нәфескә бирешмичә, тыелганнан тыелып торырга киңәш итте. Әхлаксыз телевизион тапшыруларны карау-карамау кешенең үзеннән тора, дип саный ул.



"Адәм баласының бөтен яшәеше акыл белән нәфес көрәше", - ди Җәлил хәзрәт. 

Казый Рамазан аенда күзләрне кирәкмәгән әйбер караудан, колакларны кирәкмәгән әйбер тыңлаудан, телне кирәкмәгән әйбер сөйләүдән тыю мөһимлегенә басым ясады. "Шушыларны эшләмәсәгез, сезнең ач торуыгызның әһәмияте бик кечкенә", - ди ул.

"Бүген Диния нәзарәтенә дә, казый буларак миңа да мөрәҗәгать итәләр: сезнең сүзегез үтми мени, телевизодан теләсә нинди әйбер күрсәтәләр" дип зарланучылар шулкадәр күп", - диде ул.

Җәлил хәзрәт моны кеше үз хәл итәргә тиеш дигән фикердә: "Аны карамас өчен пультның бер кнопкасына басу җитә бит. Бу бит сынау дөньясы, карарга да, карамаска да, Рамазанда да ашарга да, ашамаска да мөмкин. Акылың тәртипле икән, сине дөрес юнәлештә җибәрә.

Әгәр шушы көрәштә адәм баласының акылы җиңеп чыга икән, Аллаһы Тәгалә каршында фәрештәләрдән дә өстен була. Әгәр нәфесе җиңеп чыкса, Аллаһы Тәгалә "хайваннан да түбән төшерермен" дигән.

Тәүлеккә биш тапкыр намазны биргән. Анда отпуск та, больничный да, отгул да юк, чөнки акылыбызны намаз белән тәрбияләмәсәк, акыл үзенә йөкләнгән вазифаны үтәми торган була", - дип кисәтте Баш казый.


"Халык белән күмәкләшеп аваз ачу саваплырак"

"Аллаһы Тәгалә көннәрне дә биреп тора, сусатмаска яңгырлары да бар. Беренче мәртәбә кызыксыну белән, вәгазь тыңлыйсым килеп килдем", - диде Казаннан Рәзинә Хөсәенова. "Мондый җирдә халык белән күмәкләшеп авыз ачкач, җитмеш мең тапкыр савабы да күбрәк", - диде Казаннан Гөлчәчәк Лотфуллина.

Бер кешелек порция 500 сум

Кояш баю һәм авыз ачу вакыты җитү белән, 20.05 сәгатьтә, ифтарда катнашучылар футбол кырында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазын укыды. Аннары барлык кунаклар да өстәлләр янына узды.

Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазендә Рамазанның ахыргы ун көне аеруча кадерле, бәрәкәтле булуын, мохаҗларга, мескеннәргә ярдәм итү кирәклеген искәртте.

Ифтар ашында улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

 

Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән тора.

Ифтар ашына ризык әзерләү өчен 1,5 тонна сыер ите, 1,3 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 1,5 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг казылык эшләнмәләре, 15 мең чәк-чәк, 1 тонна печенье, шулай ук су һәм башка эчемлекләр сатып алынган. Бер кешелек порция 500 сумны тәшкил итә. Ризыклар Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында әзерләнгән.



Хатын-кызларыбызның әһәмите турында: "Әбиләрнең диненә карагыз"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтардан соң журналистлар белән очрашуда хатын-кызларның ирләргә караганда күбрәк булуын әйтте. 

"Хатын-кызлар былтыр да күбрәк килгән иде. Алар безгә караганда тырышрак. Хәтта бер риваять тә бар: әбиләрнең диненә карагыз, дип әйтелгән. Әбиләр ничек гыйбадәт кыла, ничек Раббыбызга ышана, аларга игътибар итегез, диелгән. Бөтен кеше канәгать калды кебек, риза булып киттеләр дип уйлыйбыз", - диде Камил хәзрәт.

15 мең кеше бер Аллаһка гыйбадәт итеп ифтар ачтык - төрле кешеләр, Президенттан алып, гади кешеләргә кадәр бер үк ризыктан авыз ачтык. Минем өчен бу зур күрсәткеч, чөнки хәзер Интернеттан, төрле массакүләм мәгълүмат чараларыннан начар хәбәрләр күбрәк яңгырый. Безгә күбрәк әйбәт хәбәрләр җитми", - ди мөфти.


Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтар нәтиҗәләре турында

Мөфти һава торышы әйбәт булуына сөенгәнен әйтте. "Яңгыр яуса, намазны ничек уздырырбыз икән дип бераз борчылган идек", - диде Татарстан мөфтие.

Журналистлар Россия мөфтиләр советыннан дин әһелләре ник булмавын да сорашты. "Тәлгать хәзрәт бик авырый, Болгар җыенына без аны көтәбез. Сәламәтлеге яхшырыр дип ышанабыз", - диде ул."

Мөфти 15 мең кешегә табын әзерләү җиңел эш булмавын да таныды. "Җиңел булса, без моңа алынмас та идек. Эшмәкәрләргә, стадион администрациясенә, волонтерларга рәхмәт. Күбесе районнардан килеп, бушлай эшли", диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәк

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете турында да аңлатма бирде.

"Махачкаланы алсак, 14 мең кеше сыйдырышлы мәчет бар. Чечняда 20 мең кешелек мәчет төзелеп килә. Безнең башкала да бик күп кеше җыя алырлык мәчеткә мохтаҗ", - диде Камил хәзрәт.

Ул мәчетне салганда халык фикере исәпкә алыначагын әйтте. "Без моның төрле фикерләр каршылыгы булган урын булуын теләмибез. Бөтен фикерләрне исәпкә алып, бар кеше канәгать булырлык проект төзеп, зур матур мәчет төзү нияте бар", - ди мөфти.

Республикакүләм ифтардан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100