Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнар өчен файдалы 10 смартфон кушымтасы

Мөселман кешесен кайда барса да борчый торган берничә сорау бар: намаз вакыты кермәдеме икән? кайда намаз укырга? бу ризык хәләлме икән? Бу сорауларга хәзер смартфон җавап бирә.

news_top_970_100
Мөселманнар өчен файдалы 10 смартфон кушымтасы

Һәр көн диярлек мөселманнар өчен iOS и Android  өчен яңа кушымталар барлыкка килә. Электрон вариантта тәкъдим ителүче Изге Коръән хәзер һәрчак синең белән: бераз буш вакытың чыктымы, укый аласың; намаз вакыты кергәнлеген – кулыңдагы телефоныңнан ачтың-карадың. Кушымталар кыйбланы табарга, хәләл ризыклы ашханә-кафеларны, якындагы мәчетләрне табарга булыша. 

Muslim Pro 

Сингапурда эшләнгән бу популяр кушымта берьюлы берничә функция тәкъдим итүе белән үзенчәлекле. Намаз вакытын азан әйтеп яки тавышсыз гына хәбәр итә; кыйбланы күрсәтә; Коръән укырга, тыңларга мөмкинлек бирә; календарьда бәйрәм көннәрен күрсәтә, якыннарыңны котларга электрон открыткалар бирә; зәкать санау калькуляторы бар; “Аллаһның 99 исеме” белән танышырга була; картада хәләл туклану урыннарын һәм мәчетләрне табып бирә. Кушымтаның бу мөмкинлекләре - барысы да түләүсез вариантта. Реклама белдерүләреннән башка гына, күпсанлы азан тавышларын сайлап эшләргә теләгәннәр өчен түләүле премиум-версия дә бар. 

Android өчен сылтама: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.bitsmedia.android.muslimpro&hl=ru

iOS өчен: https://itunes.apple.com/ru/app/muslim-pro-vrema-molitv-azan/id388389451?mt=8

HalalGuide 

Сәфәрдә булучы мөселманнарга чит җирдә яшәүне җайлаштыру максатыннан җитештерелгән кушымта. Аның ярдәмендә: намаз укырга мөмкин булган урыннарны, хәләл товар тәкъдим итүче кибетләрне, кием, ислам җиһазлары, китап сату нокталарын, хәләл ризык әзерләүче ашау урыннарын табып була. Шулай ук имамга үзеңне борчыган сорау бирергә, радио тыңларга, дөньяның төрле почмагында төгәл намаз вакытларын белергә була. Кушымта ярдәмендә сату нокталарының хәләл сертификаты булу-булмавын тикшерергә дә мөмкин.

Halal Guide кушымтасын даими кулланучылар баллар җыеп барып, шулар ярдәмендә хәләл ресторан-кафеларда ашауга ташламалар ала.

Android өчен: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.Unated

iOS өчен: https://itunes.apple.com/us/app/halal-guide-salat-qibla-mosques/id533022452?mt=8

Хәләл Сканер (Halal scanner)

Харам (ярамый торган) ризык ашау мөселманның Аллаһ Тәгалә белән элемтәсенә начар тәэсир итә. Ислам дине безне алдан кисәтә: харам ашаган кешенең гыйбәдәте кабул булмый. Шуңа күрә мөселман кешесе ризыкларның хәләл булуы өчен һәрчак кайгыра. Хәләл сканер әлеге бурычларны башкару өчен бик уңай кушымта. Ул iPhone өчен эшләнгән. Этикеткада күрсәтелгән ризык составын сканерлый һәм шул ук вакытта аларны хәләл күзлектән чыгып бәяли. Моның өчен смартфон фотоаппаратын товар этикеткасына якын куярга кирәк. Шуннан соң аппарат нәтиҗә чыгара.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.anasrazzaq.scanhalal&hl=ru

iQuran / iQuranPro (Электрон Коръән)

Электрон Коръәннен Андроидлар өчен яхшы кушымтасы санала. Биредә Изге Китапны дөньякүләм билгеле Коръән укучылар башкаруында тыңларга мөмкин. Аят һәм сүрәләрне ятларга теләүчеләр өчен бигрәк тә уңайлы, һәр аятне аерым тыңлау мөмкинлеге бар. Шулай ук кабатлап тыңлау, китап кыстыргычы мөмкинлеге бирелә, тәҗвид кагыйдәләре белән укырга була.  

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.guidedways.iQuran&hl=ru

Quran Majeed - Коръән Мадҗид

Коръән укуга һәм тыңлауга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен яхшы кушымталарның берсе. iOS өчен яңа кушымта Коръәнне тулысынча укырга, аудио вариантта тыңларга һәм төрле телләрдә тәрҗемәләрен карарга мөмкинлек бирә. Шрифт размерын зурайту, “Поиск” ярдәмендә һәр сүзне аерым эзләп тәфсирен/тәрҗемәсен карау, дөньякүләм намаз вакытлары, истә калдыру өчен аятләрне кабатлау, интервал һәм уку тизлеген көйләү чаралары да бар.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.pakdata.QuranMajeed&hl=ru

Яңа туган сабыйлар өчен мөселман исемнәре (Muslim baby names) 

Пәйгамбәребез с.г.в.: “Кыямәт көнендә сезне үз исемегез һәм әтиегезнең исеме белән чакырырлар. Шуңа күрә балаларыгызга яхшы исемнәр кушыгыз”, - дигән (Мөслим). Андроид өчен чыккан бу кушымтада 4 мең исем, бу исемнәрнең мәгънәсе, кайсы җенес вәкиленә кушылуы күрсәтелә.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.appguru.apps.muslim.names&hl=ru

Намаздум – намазга өйрәтү кулланмасы

Мөселман кешесе өчен намазның кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Шуңа да аны бөтен кагыйдәләренә туры китереп, вакытында уку мөһим. Әлеге кушымта намаз турында күп мәгълүмат бирә: уку тәртибе рәсемнәр белән, аудио язмалар белән аңлатыла. Тәрҗемә һәм транскрипция бирелә.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.namazvdom&hl=ru

Ramadan Legacy 

Рамазан аен бигрәк тә нәтиҗәле итеп үткәрәсегез киләме? Еш кына бу изге ай башланганчы көн дә Коръән укырга, белем арттырырга, изге эшләрне күбрәк эшләргә ниятлибез дә, онытылабыз, шуннан соң үз-үзеңнән канәгать булмау хисе туа. Әгәр дә бу эшкә акыл белән якын килсәк, барысы да икенче төрле булачак дип ышандыра әлеге кушымтаны эшләүчеләр. Бу кушымта 30 көн дәвамында эшлисе эшләрне алдан планлаштырырга, ураза көннәрен, укылган намаз, укылган Коръән аятләрен карап барырга мөмкинлек бирә, канатлы гыйбәрәләр белән дәрт өсти. График төзү – эшне алдан язып планлаштыру – зур нәтиҗәләр бирә. Кушымта ярдәмендә шулай ук шәхси көндәлек алып барырга һәм дуслар белән аралашырга була. 

Android өчен: https://play.google.com/store/apps/details?id=com.ramadan.legacy&hl=ru

iOS өчен: https://itunes.apple.com/ru/app/ramadan-legacy/id991358750?mt=8

Пәйгамбәрнең дарулары (Medicine of the Prophet) 

Чынлыкта һәр авыртудан дәва бар. Тик бу дәвалану ысуллары турында белем һәркемгә дә бирелмәгән. Ибн аль-Кайим аль-Джаузи - пәйгамбәр с.г.в. тәҗрибәсендә булган дәвалау ысулларын өйрәнгән зур галим. Аның “Пәйгамбәрнең дарулары” китабы Айфон кушымтасын эшләүдә нигез булган. Галимнең төрле авырулардан дәвалау ысуллары, тәнне һәм йөрәкне чыныктыру мөмкинлеләрен аңлатучы бу хезмәте сезнең өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.ossys.IslamicMed&hl=ru

«Малыш учит животных» һәм башка кушымталар (CLEVERBIT/Dmitry Skornyakov)

Карточкалар ярдәмендә сабый үзенең сүз запасын арттыра. Һәр хайванның фотосы аның исеме, ул чыгара торган авазлар белән сурәтләнә. “Урман хайваннары”, “Йорт хайваннары”, кош-кортлар, бөҗәкләр һ.б. категорияләр бар. Өйрәнгәннән соң бала белемен уен-тест ярдәмендә сыный. Бүләккә – матур шарлар һәм алкышлар. Хәзер кушымта рус, инглиз, украин, алман телләрендә эшли.

Android өчен:  https://play.google.com/store/apps/details?id=net.cleverbit.LearnAnimals&hl=ru

iOS өчен: https://itunes.apple.com/ru/app/malys-ucit-zivotnyh-besplatnye/id698689773?mt=8


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100