Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хаҗилар изге сәфәргә кузгалды: Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәфәр алдыннан нәрсә киңәш итә

Юлдашларың белән ачуланышмаска, сабыр булырга, ярдәм итәргә – шушындыйрак киңәшләрне куен дәфтәрләренә теркәп, хаҗилар юлга кузгалды. Кичә Татарстаннан дүрт төркемгә бүленеп, барлыгы 196 кеше киткән. Алар Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына оча. Бүген исә Казан аэропортыннан 49 кешелек төркем Хаҗ сәфәренә юл алды. Алар башта Мәскәүгә, аннары Дубайга оча. Дубайдан ике тәүлеккә якын Мәккәгә кадәр автобуста барачаклар. Аларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хәер-фатихасын биреп, киңәшләрен әйтеп озатып җибәрде. 

news_top_970_100
Хаҗилар изге сәфәргә кузгалды: Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәфәр алдыннан нәрсә киңәш итә

– Сезне чын күңелдән Хаҗ кылу мөмкинлеге туу белән тәбриклим. Мөфтиебез, мөфтият аппараты, мөхтәсибәтләр исеменнән сәламләремне җиткерәм, алар һәркайсы сезгә хәер догада, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм Вәлиуллин кешеләр сәфәр алдыннан махсус кагыйдәләрне белеп барырга, ир-атлар һәм хатын-кызлар үз-үзен тотышында чикләүләрне истә тотарга тиешлеген искәртте. Моның өчен булачак хаҗилар махсус хаҗи курсларын уза. Нинди шартларны үтәргә тиешлекләрен өйрәнә. Әйтик, ир-атларның киеменә таләпләр бар. Аларга махсус ихрам бирелә. Хаҗ кабул булсын аларны белергә кирәк.

– Хаҗилар төп ике кагыйдәне истә тотарга тиеш. Беренчесе – Хаҗ кылыр алдыннан изге сәфәргә баручы сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Хаҗ кылганда сәламәтлек кирәк. Гади тормышта булган сәламәтлекне икегә тапкырласаң – менә шул хаҗига кирәкле сәламәтлек. Хаҗда бик күп җәяү йөрергә кирәк, анда гыйбадәт өлешендә җәяү йөрергә туры килә. Исле әйбер куллану – хаҗига киртә. Хаҗи кешегә ихрам (гыйбадәт кылу) хәлендә шушы киртә гамәлдә, хаҗга кадәр һәм хаҗдан соң бу киртә юк, - дип аңлатты Рөстәм хәзрәт “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Баш миләрегез кизү торсын”

Рөстәм Вәлиуллин хаҗиларга төркем җитәкчеләренең сүзенә колак салырга киңәш итте.

– Самолетларда җитәкчеләрегезне тыңлагыз. Аерылып, йоклап китеп, соңга калып йөрмәгез, кушканны үтәгез, тыелганнардан тыелыгыз. Ниндидер мәгълүматны җитәкчеләрегез үзләре дә яңа гына белеп, сезгә җиткерергә мөмкин, шуңа күрә баш миләрегез кизү торсын, - диде.

Аның сүзләренчә, чит илдән китаплар алып кайтканда да хаҗилар төркем җитәкчеләре белән киңәшләшергә тиеш.

– Кайбер әдәбиятта дини хакыйкать ялгыш бирелергә, ялгыш мәгълүмат булуы мөмкин. Һәр хаҗи бүләккә китап алса да, файдалымы-юкмы икәнлеген сорашырга тиеш башта, - диде Рөстәм хәзрәт журналистларга.

“Күңел эчендә ут кайнаса да, сабырлык белән аны тышка чыгармау кирәк”

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин хаҗиларга сабыр булырга киңәш итте.

– Ашаганнан соң, көр генә йоклаганнан соң, сабыр итү җиңелрәк. Ә ризыктан киселү сәбәпләре булса, йокыга зыян килсә, башкачарак булырга мөмкин. Гыйбадәт кылганда, кемнәрнеңдер аякларга басуы ихтимал. Сүгенеп, йодрыклар белән кизәнергә, ызгышырга ярамый. Күңел эчендә ут кайнаса да, сабырлык белән аны тышка чыгармау кирәк. Кайберәүләр моны ихласлык түгел, ди. Ихласлык ул – ихрам хәлендә тешеңне кысып сабыр итә белү.

Самолетларга урыннарыгызны белеп утырыгыз. Кеше урынына утырып, башкаларны җәберләмәгез. Дубайдан Мәккәгә кадәр автобуста барганда, аякларыгызны аска гел төшереп бармагыз, күтәргәләргә дә тырышыгыз. Берәүнең урыны җайлырак, берәүнеке җайсызрак икән, алмаш-тилмәш урыннарыгызны алмаштырырга да риза булыгыз, ачуланышмагыз. Суны күп эчмәгез, аяк-кулларга төшүе бар. 

Юлда бик күп кимчелекләр күрерсез, аларга игътибар бирмәгез. Кешенең кимчелеге – сезнең кайгыгыз түгел, - дип кисәтеп куйды мөфтинең беренче урынбасары.

Аллаһы Тәгалә җиңеллекләр насыйп итсен, исән сау әйләнеп кайтырга язсын, дигән теләген юллады.

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, хаҗилар өчен тагын ике авыр як булырга мөмкин. Беренчесе – климатик аерма. Эссе якларга бармаган кешегә кызулыктан авырлык булырга мөмкин. Гыйбадәтләргә кадәр берәр атнага якын хәл алырга, ял итәргә кирәклеген әйтте. Төп гыйбадәтләр Гаеткә кадәр өч көн алдан башлана.

– Без аларга анда барып җиткәч суны күбрәк эчәргә киңәш итәбез, ләкин тоз суны тәндә тота алсын өчен, су белән бергә азмы-күпме тозлы әйберләр дә ашап куярга кирәк. Кан басымы белән интеккән кешеләр табиб кушкан даруларны эчүдән туктамасын. Кайберәүләр Аллаһы Тәгаләгә тапшырдым дип дару эчүдән туктый. Бу наданлык, Рәсүлебез васыятенә каршы килү була. Рәсүлебез безгә табибларның сүзен тыңларга боерган. Алар булмаган урында хәтта яшәргә дә кушмаган, - диде Рөстәм Вәлиуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Рөстәм хәзрәт төркем җитәкчеләре үзләре Хаҗга барып кайткан һәм махсус курслар узган кешеләр булуын әйтте. Бүген киткән төркемнең җитәкчесе - Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов. Ул хаҗиларга догалык, юлкүрсәткеч белешмәлек, сүзлек, рәсми оператор "ТР МДН Хаҗ"дан махсус сумкалар таратылганын әйтте.

– Бу сумкалар анда йөргәндә булыша. Алар буенча үзебезнекеләрне җиңел таныйбыз, - диде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хаҗ” рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов иминлек мәсьәләсендә хаҗиларга дифтерия, менингиттан прививка ясалганын билгеләп узды.

– Тулы медицина тикшерүе узарга мәҗбүр итмибез, ләкин табибларга күренсәгез, хәерлерәк, дип киңәш бирәбез. Бәлки, үзләре белмәгән ниндидер проблемалары бардыр, берәр махсус дару кирәктер. Хаҗ сәфәренә 20 табиб барачак. Алар самолетта да, автобуста да озата бара. Төрле квалификция табиблары бар. Кардиолог, травматолог, хирурглар, - диде Ранис хәзрәт.

“Һаман акча җитмәде, җыйдым, быел әлхәмделлилаһ, җитте”

Иң өлкән хаҗия Фидәлия Фәйзуллинага 77 яшь. Ул Яшел Үзән шәһәрендә яши.

– Мин тумышым белән Бәчек авылыннан, ә үзем 1964 елдан бирле Яшел Үзәндә торам. Хаҗга бару нияте ике ел элек туды. Һаман акча җитмәде, җыйдым, быел әлхәмделлилаһ, җитте. Кешедән алмадым, акчам үземнеке. Пенсиям 17 мең, Ходай Тәгалә шуның рәхәтен күрергә насыйп итсен. Хаҗга бару бит ул безгә мөселманнарга бик тиеш. Безнең укымышлы бер әбиебез бар – Мәрьям әни дип йөртәм мин аны. Ул дүрт ел элек 84 яшендә барды. Кайткач, ул миңа “әгәр, Фидәлия, мөмкинлегең булса, барырга тырыш әле” диде. “Әни, әлегә акча юк әле, акча җыйгач барам, исән булсам” дидем, - дип сөйләде ул миңа.

Фидәлия апа, юлга чыкканда бигрәк тә нәрсә куркыта, дип сорыйм аннан.

– Иң курыкканым – бер Аллаһы Тәгаләдән куркам. Юлдашларымнан куркам. Әни мәрхүм әйтә иде: кызым, юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, дия иде. Рузилә белән таныштык менә, Аллага шөкер.

“Беренчесендә куркудан еладым, монысында теләп барам”

Казаннан Бибинур Фәтхетдинова Хаҗга икенче тапкыр кузгала.

– Беренче тапкыр унике ел элек 50 яшемдә барган идем. Хәзер иптәшем белән барам. Ул вакытта балалар 50 яшьлеккә бүләккә юллама алып җибәрделәр, әзерлексез бардым. Намазга басканыма да әле ике ел гына иде ул вакытта. Хәзер инде “Мөхәммәдия”не бетердем. Хаҗга әзерләнеп барырга кирәк, ә ул вакытта без бернәрсә белмәдек. Баксаң, Хаҗның четерекле яклары бар икән. Мәсәлән, шампуньнар белән юынырга, исле сабыннар ярамый. 

Хатын-кыз махрамсыз – озатучысыз юлга чыгарга тиеш түгел. Дөрес, моннан 45 яшьтән кирәкми дип җибәрәләр, ә “Мөхәммәдия”дә безгә хет 100 гә җитсен, барыбер махрамсыз юлга чыгарга тиеш түгел, диделәр. Хәзер иптәшем белән барам, ул да инде ун ел намазда. Аның барырга әзер булганын көттем, бергә барасым килде. 

Беренчесендә куркып барган идем, ике атна еладым, бусында үзем чын теләгем белән барам. Анда бик рәхәт. Андагы мохит бөтенләй башка, үзебезнең Казан да мөселман шәһәре кебек булсын иде дип телим. Анда хаҗиларга карата шулкадәр хөрмәт. Урамда барасың, хаҗия дип килеп, сине чакырып алалар, сәдакасын, күчтәнәчен өләшәләр. Юлларда чәйләр эчертәләр, ашаталар. Гарәфәгә утырган вакытта, адашырбыз дип беркая бармадык. Утырып торабыз, яныбызга ашарга ризыкны китереп бирделәр. Кайда бар инде бүтән җирдә шундый хөрмәт?! Казанда шулай утырып торган җиреңдә ашарга китереп бирәләрме?

Пенсиягә чыгып, шунда барыр өчен дүрт ел эшләдем. Унике ел көттем яңадан Мәккәгә баруны.

“Беренче тапкыр – үзем өчен, монысында әнием өчен хаҗ кылам”

Казаннан Хәлимә Гайфуллинаның да икенче тапкыр баруы.

– 2004 елда барган идем. Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен дип, үзем өчен барган идем беренчесендә, икенчесендә әнием Фәрхебикә өчен хаҗ кылам. Без, әлхәмделлилаһ, пенсия алып торабыз, әниләр бит таякка эшләде. Әниләр акча күрмәде. Беренчесендә дә улым белән барган идем, хәзер дә, аннан кайткач, елый-елый тагын барасы килә дип сорадым. Аллаһы Тәгалә гөнаһларны ярлыкасын, я Раббым. Беренчесендә бик җиңел булды. Анда һәркем ярдәмләшә, бер дә таптап киткән кешеләр булмады, - дип сөйләде.

Хаҗга Татарстаннан 36 төркемдә барлыгы 1800 кеше бара. Соңгы төркем 4 августта кузгалачак. Юлламаның бәясе 170 мең сумнан башлап 260 мең сумга кадәр. Бәя яшәү шартлары һәм мөмкинлекләре уңайлыгына карап үзгәрә. Барлыгы дүрт программа бар - "Стандарт", "Казаннан супер эконом", "Мәскәүдән супер эконом", "Мәскәүдән минимум стандарт".

Бүген киткән төркемдә 28 хатын-кыз, 21 ир-ат.

– Бөтенесенең дә кәефе яхшы, кайтканда да шулай булыр дип өметләнәбез. 23 августта кайтып җитәргә тиешбез, - диде Ильмир хәзрәт Хәсәнов.

Без дә хаҗиларның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100