Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше ветрянка - җил чәчәге белән авырмаска мөмкинме?

Минем 9 яшьлек кызым җил чәчәге (ветрянка) белән әле һаман авырмады. Моның сәбәбе нидә икән? Борчылырлык урын бармы? Бу сорауга табиб җавап бирә.

news_top_970_100
Кеше ветрянка - җил чәчәге белән авырмаска мөмкинме?

– Ветрянка белән авырмаган булса, я аңа каршы прививка ясатырга, я шушы инфекция белән авыртучы баланы кочаклап йоктырырга кирәк. Кочаклап та авырмаган икән, димәк, бала инде авырган булган. Җил чәчәге – 100 процент дәрәҗәдә күчә торган үтә көчле йогышлы чир. Әгәр кешенең ветрянкага каршы иммунитеты юк икән, ул, һичшиксез, авырып алачак. Авырмады дип уйлыйсыз икән, димәк, иммунитеты бар дигән сүз. Ветрянка баланың арт саны битендә бер бетчә кебек кенә дә булырга мөмкин.

Болай караганда, җил чәчәге әллә ни куркыныч авыру түгел кебек, ләкин, лейкоз белән авыручы өчен ветрянка бик куркыныч. Контактка кергән 100 баланың 5се үләргә мөмкин һәм бары тик ветрянкадан прививка ясамаганга күрә. Бөтен дөньяда шундый тәҗрибә: әгәр бала тумыштан авыру икән, аны вакцинацияләргә кирәк дип исәпләнә. Бума ютәлне алсак та, гади бала һәм ниндидер чире булган бала өчен бу чирнең тәэсире аермасы зур, авырту бала өчен ул күпкә куркыныч. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100