Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туберкулез кемнәргә яный?

Даими стресслар туберкулез авыруы килеп чыгуга сәбәп була ала. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте. 

news_top_970_100
Туберкулез кемнәргә яный?

– Сукбайлар, наркоманнар, алкоголиклар, төрмәдә утыручылар гына туберкулез белән авырый дигән ялгыш күзалау бар. Кызганыч, бүгенге көндә алай түгел. Әйе, алкоголизм, тәмәке тарту, ВИЧ – туберкулез таралу куркынычы факторлары, ләкин бүген стресс, эш күләменең артык зур булуы, дөрес тукланмау, укучыларга күп эш йөкләү дә сәбәп була ала, - диде Любовь Авдонина.

Ул стресс, артык көчәнеп эшләү организмның иммунитетын какшата, ә туберкулез микобактериялары шуны көтеп кенә тора, диде.

– Статистика буенча, Россиядә яшәүче һәркем 30 яшенә җиткәндә микобактерия йоктырган, ләкин ул “йокы” хәлендә, организмның көче җитәрлек булганда, бу авырудан саклый. Тик бу фактор кимесә, авыру сизелә башлый, - диде белгеч.

Авдонина БЦЖ прививкасы ясалмаган балаларның да туберкулез йоктыруга дучар булуын әйтте. Әти-әниләре, якыннарының даими рәвештә флюорография үтеп тикшеренмәве дә сабыйлар авыруына сәбәп була ала. 2018 елда ике яшькә кадәр 11 нәни бала туберкулез белән чирләгән. Ул Татарстанда 3 меңнән артык бала туберкулезга тикшерү узмаганын әйтте. Иммунодиагностика үтмәгән балалар мәктәп, бакчаларга фтизиатрдан белешмә белән генә кертелә.

– Кызганыч, балалар коллективында туберкулез йоктыру куркынычы саклана, - диде Авдонина.

Туберкулез өчен ниндидер чикләүләр юк, төрле яшьтәге, төрле социаль хәлдәге кешеләр дә авырып китәргә мөмкин. Туберкулез һава юлы белән авыру кешедән сәламәт кешегә күчә. Йөткергәндә, төчкергәндә, һавага 6 метр радиуска кадәр микобактериялар тарала. Авыру кеше дәваланмаса, елына унбишләп кешегә әлеге чирне йоктырырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100