Татар дәүләт филармониясенең хәйрия концертларында кемнәргә акча җыелачак?

20 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
21 - 26 июньдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында үткәрелә торган алты хәйрия концертларыннан җыелган акча 11 авыру балага ярдәм итә алачак.

Филармония директоры Кадим Нуруллин хәйрия концертларыннан миллион сумнан артыграк акча җыелыр дип фаразлый.

Скверда хәйрия акчасы салу өчен махсус савытлар урнаштырыла. Алдагы елдагы саннар буенча фикер йөртсәк, концертларга кимендә 200 тамашачы килергә мөмкин, әзерләнгән утыргычлар да шул санда. Ягъни, алдан килүчеләр урын алып калырга мөмкин, соңрак калучылар концертны басып тамаша кыла ала.

Һәр концертның акчасы кемгә биреләсе алдан тәгаенләнгән. Концертка балалар үзләре һәм аларның якыннары чакырулы. Акчалар концерттан соң ук ниятләнгән ияләренә тапшырылачак.

11 авыру баланы дәвалау, реабилитацияләү яки кирәкле җайланмалар алу өчен соралган сумма – 4 млн 400 мең сум. Ул акчаның яртысы Салават Фәтхетдинов концертларында җыелырга мөмкин.

Шунысы да игътибарга лаек, концертларда катнашучы артистлар бушка эшләп кенә калмыйлар, ә катнашу өчен үзләре үк акча да түлиләр.

Беренче ике концертны үзенең иҗатташ дуслары белән бергә Салават Фәтхетдинов оештыра.

21 июнь көнне җыелган акча игезәк малайлар Артур һәм Альберт Мостафиннарга Белгородның “Сакура” медицина үзәгендә дәвалау курсы уздыру өчен тотылачак. Малайларда ДЦП диагнозы, күз нервысының өлешчә зарарлануы. Соралган сумма – 423 мең сум. Концерт кичке 20.00 сәгатьтә башлана.

22 июнь көнне уздырылган концерттан җыелган акчалар

-  Арчадан Алсу Ибәтуллинага Мәскәүнең профессор Скворцов дәвалау үзәгендә реабилитация курсы узу өчен;

-  Бертуган Мәрьям һәм Рамазан Батырхановларга Казанның “Логос” реабилитация үзәгендә тулы курс узу өчен тотылачак.

Балалар ДЦП диагнозлы. Соралган суммалар – 70 000 сум һәм 194 мең сум.

Концерт 19.00 сгратьтә башлана.

23 июнь көнне Татарстан Республикасы ветераннарының “Балкыш” фестивале лауреатлары чыгыш ясый.

Җыелган акча Миша Волковның махсус счетына күчерелә. Диагноз – икеяклы йөрәк клапаны кимчелеге. Балага Германиядә операция ясау һәм дәвалау курсы узарга кирәк. Соралган сумма 3 млн. 266 мең 593 сум.

24 июнь көнне Татарстан дәүләт фольклор ансамбле һәм Татарстан Республикасы керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты.

Җыелган сумма опекун гаиләсендә тәрбияләнүче ятим балалар

-  Юра Гордеевка корсет алу өчен тапшырылачак. Диагнозы – умыртка баганасы һәм арка деформациясе.

-  Вадим Гореловка операция ясау өчен тапшырылачак. Диагнозы – тумыштан килгән аңкау һәм иреннәр деформациясе.

Соралган сумма 25 000 һәм 80 000 сум.

25 июньдә Татар филармониясе ветеран артистлары концерты.

Тамашачылардан һәм артистлардан җыелган акчалар:

-  Валентин Егоров Казанның “Логос” реабилитация үзәгендә тулы курс узу өчен;

-  Әбисе тәрбиясендә калган ятим бала Тимур Васильевка Евпатория шәһәрендәге Глинка исемендәге балалар шифаханәсендә дәвалау курсы узу өчен тотылачак.

Балалар ДЦП диагнозлы. Кирәкле сумма – 100 000 сум һәм 56 628 сум.

26 июньдә “La Primavera» оркестры концерты. Солист – Резеда Галимова. Акчалар Азамат Агадуллинга Сочи шәһәренең “Ривьера” реабилитация үзәгендә дәвалау курсы узу өчен җыела. Малайга ДЦП диагнозы куелган, сукыр. Кирәкле сумма – 213 мең сум.

Фикерләр








Сорау-җавап

Көзен лалә чәчәген утыртырга соң түгелме инде?

Тюльпанны (лалә чәчәге) кайчан утыртырга, язынмы, көзенме? Кайбер бакчачылар көздән утыртылган чәчәкләргә өстенлек бирә, чөнки алар яз башында ук чәчәк атырга сәләтле. Лалә чәчәкләрен үстерү катлаулы эш кебек тоелса да, чынлыкта аларны үстерү кагыйдәләре бик гади. Бу хакта тулырак “Интертат” хәбәрчесенә Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гәрәфиев сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла