Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен тараканнардан беркайчан да котылып булмаячак?

Ни өчен тараканнардан беркайчан да котылып булмаячак?

news_top_970_100
Ни өчен тараканнардан беркайчан да котылып булмаячак?
Кешеләр беркайчан да тараканнардан котыла алмаячак. Чөнки бу бөҗәкләрнең геннары бик күп агуларны "исендә тота". Бу турыда РИА Новости агентлыгына Зоология музее матбугат сәркатибе Илья Гомыранов сөйләгән.
  • Сочида биш сантиметр озынлыктагы оча торган тараканнар барлыкка килгән, дип хәбәр иткән идек.
"Без тараканнарны бөтенләй бетерә алмыйбыз. Тырышырга да кирәкмидер. Алар бит күгәрченнәр һәм күселәр кебек үк, шәһәр экосистемасының бер буыны. Без җәмәгать урыннарын, фатирларыбызны чиста тотып, тараканнар санын киметә алабыз", - дигән галим. 

Гомыранов искә төшергәнчә, узган гасырның сиксәненче елларында тараканнар ярата торган глюкоза нигезендәге агулар катнашмасы барлыкка килә. Ләкин 10-15 елдан соң бу агу тараканнарга  тәэсир итми башлый, ул файдасын югалта. 

"Җирдә тараканнар 235 миллион ел чамасы элек барлыкка килгән. Галимнәр фаразынча, йөзләрчә миллион еллар эчендә тараканнар ыругы заманча агуларга охшаган төрле агуларны очраткан инде. Бу очрашулар турында мәгълүмат аларның ДНКсында саклана", - дип аңлаткан галим. 

Гомыранов сүзләренчә, бөҗәкләр арасында таракан ДНКсы озынлыгы икенче урында тора. Беренче урында - оча торган саранча ДНКсы. Таракан ДНКсы кеше ДНКсыннан озынрак. 

"Шулай да ДНКның озынлыгы ул кадәр мөһим түгел, организм ДНКсында мәгънәле участоклар, ягъни үз геннары күп булу әһәмиятле. Тараканнарның үз геннары 10 меңнән артык булуы ачыкланган. Шуларның 150ләбе ис сизү, 500дән артыгы тәм тою өчен җавап бирә. Химик матдәләрнең составын анализлауда йөзләрчә төрдәге башка геннар да катнашуы ихтимал", - дигән галим. 

Эволюция барышында тупланган тәҗрибә тараканнарга ризыкны һәм куркынычсыз субстанцияләрне агулыларыннан аерырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, агуга ияләшү өчен тараканнарга иске геннарын эшләтеп җибәрү дә җитә, дип аңлаткан галим.
 
"Бөҗәкләр организмында антидот аксымнар күп санда эшләнә, алар төрле агуларга каршы тора", - дигән Гомыранов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100