Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә биш сантиметр зурлыктагы оча торган тараканнар барлыкка килгән

Россиядә биш сантиметр зурлыктагы оча торган тараканнар барлыкка килгән

news_top_970_100
Россиядә биш сантиметр зурлыктагы оча торган тараканнар барлыкка килгән
Сочи шәһәре урамнарында дөньядагы иң эре тараканнар - Америка тараканнары барлыкка килгән. Бөҗәкләрнең террариумнардан чыгып качуы яки аларны очраклы рәвештә бирегә алып килгән булулары ихтимал. Бу турыда Сочи милли паркы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

  • Америка тараканы (Periplaneta americana) - дөньяда иң эре тараканнарның берсе. Аның озынлыгы биш сантиметрга җитә, мыекларын да кертеп үлчәгәндә, бу таракан озынлыгы тугыз сантиметр булырга мөмкин. Америка тараканын, экзотик бөҗәк буларак, террариумнарда асрыйлар. Бу тараканнарны кәлтә еланнар һәм еланнарның башка төрләре өчен азык буларак та тоталар.

"Сочиның күпчелек районнарында Америка тараканы барлыкка килү аларны бирегә очраклы рәвештә алып килү белән бәйле булырга мөмкин. Шулай ук бу тараканнар террариумнардан да качкан булуы бар. Ничек барлыкка килүгә карамастан, әлеге бөҗәкләрнең Кара диңгез яры буендагы өлкәләрдә яшәп калу мөмкинлеге бар", - диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Кызыл-көрән төсле бу таракан яхшы очу сәләтенә ия. Ул тропик Африкада барлыкка килә. XVII гасыр башында Төньяк Америкага күчә, шуннан соң бөҗәкләрнең бу төренә ялгыш исем - Америка тараканы дип кушалар.

Соңрак ул Европага да килеп җитә. Хәзерге вакытта бу бөҗәк бөтен дөньяга таралган, салкын киңлекләрдә ул биналарда яши, җылы якларда, мәсәлән, Сочида, биналарда да, табигатьтә дә яши. Көндез ул дымлы караңгы урыннарда качып тора, черегән агачта яшәүне кулай күрә. Тараканнар - полифаг, ягъни алар теләсә нинди органик калдыклар белән туклана.

"Бу бөҗәкләр куркыныч корткыч булып исәпләнә. Алар йогышлы авырулар күчерә, аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Алар азык-төлеккә һәм үзләре яши торган биналарның материалына да зыян китерә. Кытайда Америка тараканына "кечкенә үлемсез корткыч" дип кушамат кушканнар. Шуңа да карамастан, Кытайда бу тараканнарның спирттагы төнәтмәсен яраларны төзәтү өчен кулланалар, Вьетнамда исә майда кыздырып ашыйлар", - диелә бу хәбәрдә.

"Кубанские новости" сайты бу тараканнар Сочидагы фатирларда да очрый дип хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100