Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газеталардагы, Интернеттагы гороскопларга ышанырга ярыймы?

Газеталардагы, Интернеттагы гороскопларга ни дәрәҗәдә ышанырга мөмкин? Сорауга Казанның Астрология үзәге директоры, профессиональ астролог Наталья Ерзикова җавап бирә.

news_top_970_100
Газеталардагы, Интернеттагы гороскопларга ышанырга ярыймы?

- Газеталардагы гороскоплар күпчелек кеше өчен дөреслектән ерак. Без моннан никтер һаман китә алмыйбыз. Кешеләр, мөгаен, шуны укып, шуңа ышанырга телиләрдер инде. Үз Кояш знагы вәкиле генә булган кешеләр бик сирәк. Кояш знагы бар, ким дигәндә, әле тагын Ай знагы бар. Кояш знагы буенча Арыслан булса, кеше үзен Арыслан дип уйлый, ә Ай знагы бөтенләй Чаян, Кысла булырга мөмкин, шулай булгач, ул Арыслан түгел дигән сүз. Димәк, Арысланга язылган әйберләр тормышка ашмаска да мөмкин. Бер генә зодиак знагы вәкиле булган кешеләр бик сирәк. Астрологиядә 12 планета, 12 зодиак билгесе бар. Һәр знакта берәр планета. Ә Кояш Венерадан мөһимрәк дип кем әйтте? Ник үзеңне Венера урнашкан зодиак билгесе иясе дип санамаска? Болар турында беркем белми, шуңа гадәт буенча гороскоп укуларын дәвам итәләр, минем карашка. Ә чынлыкта алар дөреслектән ерак.

 Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100