Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Электрон “больничный”ның өстенлекләре нинди?

Вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон “больничный”ның өстенлекләре нинди? Сорауга РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин җавап бирә.

news_top_970_100
Электрон “больничный”ның өстенлекләре нинди?

Эш белән тәэмин итүче оешмалар өчен өстенлекләре:

  • электрон вариантта тутырылган “больничный”да хаталар аз;
  • эшкә яраксызлык буенча ялган документ ясап булмый;
  • кәгазь документ әйләнеше кими;
  • учетны оештыруга чыгымнар кими;
  • мәгълүматларны эшкәртү гадиләштерелә;
  • конфликтлы вазгыятьләр кими.

Гражданнар өчен:

  • югалту, йомарлау, бозу куркынычы юк;
  • иминиятләштерелгән зат катнашы минимальләшә;
  • вакытка экономия;
  • мәгълүматның дөреслеге;
  • табибтан имза алып, мөһер суктыру мәшәкатьләре юк.

Дәүләт өчен:

  • иминият очраклары буенча бердәм белешмәләр базасы;
  • ялган документ очраклары юк;
  • кәгазь бланклар әзерләүгә финанс чыгымнары кыскару.
 - Электрон "больничный"ларны алырга теләмәгән оешмалар белән индивидуаль аңлату эшләре үткәреләчәк. Эшкә яраксызлык буенча электрон кәгазьләрне кире кагарга хаклары юк. Моннан бар кеше дә отачак, - диде Рамил Гайзатуллин.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100