Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баш мие яман шеше белән авыручылар ничә ел яши?

Баш мие яман шеше белән авыручылар ничә ел яши?

news_top_970_100
Баш мие яман шеше белән авыручылар ничә ел яши?
Табиб-онколог Андрей Пылев баш мие яман шеше диагнозы куелган кешеләр ничә ел яши алуын әйткән. Бу турыда ул "Звезда" телеканалына сөйләгән.

Пылев сүзләренчә, глиобластома дип аталган авыру бик агрессив була. Шешкә операция ясап булмаган очракта да, кеше гомерен озынайту өчен дәвалау ысуллары бар. Бу очракта табиблар комбинацияләнгән терапия файдалана.  "Әгәр терапия булса, кеше ике ел чамасы яшәргә мөмкин", - дигән табиб.

Аерым очракларда авырулар биш ел да яшәргә мөмкин, дип өстәгән ул.


Н.В. Склифосовский исемендәге фәнни-тикшеренү институтының радиохирургия үзәге хезмәткәре, нейрохирург Вячеслав Рак глиобластоманың дәвалау катлаулылыгы турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

"Ул баш миенең сәламәт тукымалары аша кереп үсә, шуңа күрә аның үлчәмнәрен төгәл билгеләп булмый", - дигән табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100