Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчага йөрүче баланың еш чирләвендә кем гаепле?

Безнең уйларыбыз яшәешебезне формалаштыра, дип аңлата педагог-психолог.

news_top_970_100
Бакчага йөрүче баланың еш чирләвендә кем гаепле?

– Баламны бакчага бирдем, шул вакыттан еш чирли башлады. Садиктан югары температура белән алып кайтам да, өйдә икенче көнне үк терелә. Өйдә чирләми, ә балалар бакчасында авырый. Табиб кушуы буенча 3 ай өйдә генә тордык, бер дә чирләмәде. Әллә бакчада юри авыруга сабышамы ул? (Альбина, Чаллы)

Сорауга педагог-психолог Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.


– Минем мондый мәсьәләгә юлыккан берничә әни белән эшләгәнем бар. Барлык очракта да сәбәп әниләрнең куркуына бәйле иде.

“Мин эшкә чыксам, балам бакчада чирләмәсме, аны чит кешеләр кулына ничек калдырыйм икән?” – дип борчыла башлый әни кеше, аны курку баса.

Бу очракта баланың еш чирләве психосоматика белән аңлатыла. Яшь әнинең борчулары үз-үзенең дә, баласының да тән сәламәтлегенә йогынты ясый.

  • Психосоматика (борынгы грек сүзләре ψυχή — җан һәм σῶμα — тән) — тән авыруларынының барлыкка килүенә психологик факторларның йогынтысын өйрәнүче медицина һәм психология юнәлеше.
Шуны истә тоту мөһим: безнең уйларыбыз яшәешебезне формалаштыра, ягъни акылыбызда нәрсә, тормышта да шул була. Уйларыбыз чынга аша дигән сүз бу.

Әлеге куркулардан арынып, тискәре уйларны уңай, позитив фикерләргә үзгәртергә кирәк. Шул чакта бала да еш авырмаячак, бакчага тыныч кына йөреп китәчәк.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100