Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Печән заманы бетте инде”: Кукмара районы “Восток” хуҗалыгында сыер 30 литр сөт бирердәй азык әзерлиләр

Кукмара районы “Восток” хуҗалыгында яңа азык эшкәртү проектын башлап җибәргәннәр. Шул рәвешчә, бер сыердан 30 литр сөт савып алалар. “Татар-информ” хәбәрчесе “Восток” хуҗалыгында сенаж әзерләү һәм азык җитештерү эшләре ничек барганын күреп һәм салам белән печән заманы үткәнен күзәтеп кайтты. 

news_top_970_100
“Печән заманы бетте инде”: Кукмара районы “Восток” хуҗалыгында сыер 30 литр сөт бирердәй азык әзерлиләр

Алексей Леонтьев: "Сенаж әзерләгәндә иң мөһиме - фазасын белү"

“Восток” хуҗалыгына дүрт авыл керә: Түбән Шәмәрдән, Югары Шәмәрдән, Ядегәр һәм Тарлау. Ядегәр авылы – үзәк. Бер ташландык өй, ихата юк. Бөтенесе дә төзек, матур итеп салынган. Дүрт авыл да шундый халәттә. Кешеләр бу якларда әйбәт яши икән. Кукмарага 30 чакрым, Казанга - 120. Һәркемнең капка төбендә машинасы, утырды да, чыгып китте. Урамда бернинди эленке-салынкы йөргән, хәле начар булган кеше күренми. “Модада түгел инде ул хәзер”, – диләр.

- Безнең якта авыллар яши. Яшьләр дә авылга кайта, шушында төпләнә. Укып бетергәч, шәһәргә китәм дип бер талпынып алалар да, аннары гаилә коргач, кире авылга кайталар, – дип таныштыра башлады безне “Восток” җирлеге директоры Леонтьев Алексей Иван улы.

Яшьләр эш урыны булса, кайта инде. Эш булмаса, кайтып кына нишли алар монда? Авылда яшьләр күп, димәк, эш урыннары да җитәрлек. Гармония, кыскасы. Мондый искитмәле табигате булган авылга да кайтмасаң.

Элек колхозны укымаган, эш табалмаган, барыр җире булмаган кешеләргә иң тиеш урын дип кабул итәләр иде. Хәзер кереп кара син анда! Андый заманнар инде еракта, үткәндә калды. Колхозны яхшы җитәкчеләр һәм тырыш халык тота. “Восток” җирлегендә бу сүзләрнең хаклыгына ышанып, инанып кайттым, үзләре дә исбатлап күрсәттеләр.

“Восток”ның 2700 гектар җире, 2200гә якын терлеге бар. 800 башлык мегаферма, шуларның 730 хәзерге вакытта савыла. Бүгенге көндә көн саен 20 тонна сөт сатып баралар. Моннан тыш, “Восток”ка банкротлыкка төшкән тагын бер хуҗалык биргәннәр. Аны күтәрү өчен көч түгәләр икән хәзер. Анда 1700 баш терлек бар. Көненә 10 тонна сөт саталар икән. Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен ул терлекне ашатырга кирәк бит әле.

- Хәзерге вакытта 8 меңгә якын тонна сенаж салдык инде. Безгә үзебезгә 16-18 тонна тирәсе сенаж, 10 мең тирәсе силос кирәк. Беренче кат люцернадан 3200дән артты, хәзер “кормосмесь”, ягъни азык катнашмасыннан салабыз. Салганы 5 меңгә якын булды инде. Теге очтагы яңа бирелгән хуҗалыкта беренче кат күпьеллыктан 1400 салдык һәм 2500 тирәсе “кормосмесь” салынды әлегә, - дип сөйләп китте хуҗалык җитәкчесе.

- Азык әзерләүгә кайчан керештегез?

- Ул печәннең фазасына карап башлана инде. Быел ул эшләр иртәрәк башланды. Шул Сабан туйларыннан соң тотындык. “Кормосмесь”нең иң әйбәт чоры иде ул, протеинлы. Әнә теге басуда “Ягуар”, “КВК” комбайны эшли, алар турата. Аннары Камаз йөк машиналары шушында алып килеп бушата. Көндез ике трактор таптый, төнге сменада тагын бер трактор таптый. Сенаж эшләгәндә иң мөһиме – таптату. Болар көнгә мең тоннага кадәр алып кайтырга мөмкиннәр. Һава торышы да бик җилле түгел, юеш булса да бозыла башлый. Шуңа күрә базда ничек баруга карап эшлиләр.

- Төн ул ничәгә кадәр?

- Тәүлек буе. Алтыдан алтыга эшлиләр, аннары алышыналар.

- Ничә техника хезмәт куя монда?

- Ике комбайн ега, ике комбайн сала, биш Камаз йөк машинасы, ике “МТЗ-1221”тракторы ташый, өч трактор таптый инде менә. “Иномарка”лар күп инде, хәзер заманасы да үзгәрә бит.

Сенаж өчен ел саен траншеялар салабыз. 55-65 процент дымлылыктагы сенаж инде бу. Аның эчендә язгы бодай, бике, борчак һәм солы. Шушында китереп аударалар, таптыйлар, аның өстеннән бер кат пленка, аннары калын пленка белән каплыйбыз. Һава кермәскә тиеш инде, һава керсә, бозыла. Аннары маллар агулана, чирли башлый. Бу әйберне һич кенә дә булдырырга ярамый. Комбайннар үзләре дә бактерияларга каршы консервант та сала инде.

- Печән әзерләгәндә һава торышын ничек аңларга кирәк? Бөтен фаразлаулар да дөрес була дигән сүз түгел бит әле.

- Барыбер ориентир була бит. Тоташ яңгыр булмаса, бер-ике яңгыр эләктерү генә ул шул хәтле критик халәт тудырмый. Без төп массаны сенажга салабыз бит. Бу якта печәнне без 150ләп кенә рулон әзерләдек, калганын сенажга салдык. Теге якта, яңа бирелгән хуҗалыкта, 550ләп рулон печән булды. Тоташ яңгырга китә икән, ул вакытта сабыр итәбез инде. Бездә быел, гомумән, яңгырлар аз яуды. Бер кат чабылган күпьеллыкка тагын үсеп китәр өчен дым җитми әле.

- Барыбер яңгырга эләктегез ди. Черемәсен өчен берәр нинди кагыйдәләре бармы?

- Коры печәнгә юк инде. Сенажны кайвакыт вакуумлы төргәккә төрәләр кайбер районнар, без аны кулланмыйбыз, кыйбатлы технология ул. Безгә иң мөһиме: протеинлы чагын эләктереп калырга кирәк, шул чагында егабыз. Аннары инде киптереп булса, печәнгә, булмаса - сенажга.

- Уңыш югары булсын өчен нинди хезмәт керттегез?

- Бу кырга ашлама кертелә. Яз көне селитра ашласын кертәбез, чәчкәндә катлаулы ашлама белән бергә чәчәбез.

- Печән, сенаж эшләгәндәге типик хаталар нинди?

- Иң мөһиме, фазасын эләктерергә кирәк. Аннан консервант белән эшләргә кирәк. Кисү озынлыгын да карарга кирәк. Сенажны кисү озынлыгы сыерның теленнән таррак булырга тиеш. Әгәр дә сыерның теленнән киңрәк була икән, ул аны аралап-аралап кына калдыра, ашамый. 

"Җиләк җыеп йөрсәң, ач каласың, эшләргә кирәк"

Басуга менгән юлда җиләктән кайтучыларны очраттык. Хуҗалык җитәкчесе исә: “Җиләк күп дип сөйләшәләр, үзебезнең күргән юк. Җиләк җыеп йөрсәң, ач каласың, эшләргә кирәк”, – дип куйды. Авылга терәлеп кенә торган басуны чабып китәннәр, инде көтү кергән. Димәк, аларның сөте иртәгә инде артачак. Ә сөтне колхоз җыя бит. Гармония монда. Бөтен җирдә гармония.

Басу юлында комбайннарның эшләгәне карап бер бабай тора. “Оныкны комбайнда утыртып йөрергә алып килдем. Шәмәрдәндә андый техника юк. Монда булса да авыл хуҗалыгына мәхәббәт уянмасмы”, – дип йөрим инде ди. Менә ичмасам патриот бу бабай! Кечкенә чакта сеңдерергә кирәк шул ул авылга мәхәббәтне. Шәһәрләшеп беткән заманда, шәһәр баласының авылга борылып та карыйсы килми бит. Ә монда - русча әйтмешли “живой пример”. Күңелләргә рәхәт булып китте.

Авылга мәхәббәт дигәннән. “Восток”та белгечләр бөтенесе дә яшьләр. Җитәкче бөтенесен дә яттан белә булып чыкты әле, санап ук китте: “Агрономга 36, зоотехникка 40, мал табибына 35, электрикка 30, ферма мөдиренә 31, миңа 37...”. Ну гадәттә колхозга килеп керәсең, анда сөт савучыдан башлап, җитәкчегә хәтле чәчләренә күптән чал кергән кешеләр. Аннары яшьләргә эшләргә урын юк диләр. Юк инде, күптән пенсиядәге бабайлар “җир җимертеп эшләп йөргәч”. Сезон вакытында монда 130-140 тирәсе кеше эшли ди. Мәктәп балалары да, практикантлар да. Өйдә юкка гомер уздырып утырганчы эшләп, күреп, аңлап үсәләр, димәк. Шәп бит. Авыл балалары эшләп үскәнгә югалмый инде ул.

Басуга мендек менүен, тик эшчеләрнең берсе дә туктап торырга теләмәде. Кызу эш көнендә эшләп калырга кирәк шул. Бер басуны бетерделәр дә, тиз генә икенчесенә күчтеләр. Авыл халкы күп сөйләшми, ә күп эшли бит ул. “Берәр эшче белән сөйләшим инде, язганыма алайса ышанмаслар бит”, – дим. “Әнә сиңа авылның иң булдыклы Нуриевлар гаиләсе әгъзасы”, – дип, берүзе җир сукалап йөрүче Илшат абый Нуриевка күрсәттеләр.


- Печән җирләрен сукалап йөрим менә. Сәрдеккә төшеп 250 гектар печән җирен сукалаган идем, бу басуга яңа кердем әле, – ди.

- Шушы авылныкымы сез?

- Югары Шәмәрдәндә туып үстем, хәзер гаиләм белән Түбән Шәмәрдәндә торам.

- Нигә авылда калдыгыз?

- Авылда калу теләге үземдә булды. Басуда эшләргә яраттым кечкенәдән. Укыганда комбайнда йөрдем. Авыл да ошый инде, рәхәт. Ошамаса, калмас идем.

- Хезмәт хакы ничек?

- Ярый инде.

- Ярый гына мени?

- Бар инде бар. Төрлечә ул, ничек эшлисең, шуңа карап чыга.

- Ничәдән ничәгә кадәр эшлисез? 

- Иртән алтыда чыгып китәм дә, кичке сигездә кайтам.

- Шул гомер берүзегезгә генә күңелсез түгелме соң?

- Юк, күңелсез түгел. Өйрәнеп беттем инде мин. Чәчүдә дә берүзем идем, алдагы елларда кукуруз үстердем берүзем. Үзем генә эшләргә өйрәнгән инде.

Һаман да һаман авыл кешесенең тыйнак булуына килеп чыгам инде. Артыгын сөйләми, ә артыгын эшләргә мөмкин. Аларның хезмәтеннән бөтен ил туклана бит әле. Илшат абый да язгы чәчүдә иң күп эшләүче механизаторларның берсе. Башта ул “МТЗ-82” тракторында эшләгән. Аннары булдырып эшләгәч, аңа узган ел бер К-700, ә быел инде өр-яңа икенче К-700 тракторын биргәннәр. Бер үзенә бер басу аның. Шәһәр кешесе күрсә, “Романтика!” дип әйтер иде. Әйе шул, авылда бөтен әйләнә тирәдә романтика монда.


- Мондый двигатель кирәк, тегенди түгел. Ансына икенче төрле әйбер алмагыз, әйбәт түгел дип кенә йөри инде ул Илшат. Үз эшенең остасы. Кайсы әйбәт, кайсы начар икәнен белә. Булдыклы егет, – дип хуҗалык җитәкчесе дә мактап алды.

Иң яхшы механизатор дигәннән, район газетасында аларның исемлеген өч көн саен чыгарып баралар икән. Шуларга карап акчалата премия бирәләр ди. “Восток” чәчү сезонында үзе дә өстәмә кызыксындыру уйлап тапкан. Өч көн дәвамында иң күп норма үтәүче беренче урын иясенә 800, икенчегә 500, өченче урынга 300 сум күләмендә премия биреп барганнар.
Татарстанда бердәнбер 

“И, сенаж әзерләү белән хәзер кемне шаккаттырасың инде! Әйдәгез, мин сезгә бер яңа әйбер күрсәтәм. Әле ул республикада юк”, – дип, хуҗалык җитәкчесе Алексей Иван улы бер яңа төзелгән корылмага алып керде. Корылма янында гына нәселле сыерлар тормыштан ямь табып, күшәп басып торалар иде. Аларга игътибар итми калып булмады.

- Голштин дигән нәселле сыерлар буенча Татарстанда нәсел заводлары икәү генә. Берсе Әтнәдә, берсе бездә. Мондый нәселле бер тананың бәясе 150-230 мең. Көнгә алар 30 литрдан әз сөт бирмиләр, – ди хуҗалык башлыгы.

Яңа гына төзелгән корылма эченә кердек. Яңа дип, андагы бөтен корылма да яңа диярлек. Монсы бөтенләй өп-өр яңа, тузан да кунарга җитешмәгән әле. Татарстанда бер, Россиядә икенче генә булган проектны тормышка ашырмакчы булалар икән монда.

- Төркиядән алып кайтты бу аппаратны. Без хәзер хуҗалыкта “монокорм”ны үзебез әзерли торган булачакбыз. Моның өчен дәүләттән 5 миллионлык грант бирделәр. Ул акчага шушындый корылма салдык. 11 миллионга Израильдән станционар миксер алып кайттык. 2 миллион 200 меңгә алып кайттык капчыкларга салып бара торган аппаратура. Башта аның белән хуҗалык малларын ашата башлыйбыз. Бик табышлы проект булыр дип уйлыбыз, – дип тезеп китте ул. – Менә дүшәмбе көнне Израильдан кайткан җиһазны урнаштыралар. Ул инде компьютерга кушылган, килосына хәтле төгәл итеп салачак. Монда кеше факторы булмый инде. Бер төрелгән кап “монокорм” терлеккә ашатырга әзер азык. Көнгә бер сыерга бер капчык. Шушыны ашата да 30 литрын савып ала, бетте. Сөтен сата да, ай азагында акчасын көтә аннары.

Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, терлекчелек бүлеге җитәкчесе Ганиев Илһам Райнур улы да бу проектка зур өметләр баглауларын белдерде.

- Сыерны гомер-гомергә асраганнар бит инде. Биргәннәр аңа салам белән башак, печән, алдына он салганнар да инде, сөтен савып алганнар. Шул 10 литрга сөенгәннәр. 10 литрны 300 көнгә тапкырласак, ул инде безнең 3 мең килограмм сөт була бер сыерга. Тик хәзер моның белән генә безнең икътисадка сыешып булмый. Хәзер ким дигәндә 20-25 литр кирәк. 

Сыерга салам белән печән генә ашату дигән нәрсә бетте бүгенге көндә. Шуңа күрә без “монокорм” дигән нәрсә эшли башладык та. Ул сыер өчен бөтен кирәкле булган компонент кушылган азык була. Составында сенажы да бар, силосы да бар, печәне дә бар, салам да бар, фураж да бар, комбикорм да бар. Комбикорм составында инде энергия белән, протеин белән баетылган орлыклар.

“Восток”та азык әзерли торган үзәк районда икенчесе. Моңа кадәр безнең башка фермалардан кайтты миксерлар. Трактор тагып йөри артына миксер. Анда да шул сенаж, силос, фураж һәм башка өстәмә компонентларны салалар да ул болгата да, тарата. Аның күләме бик кечкенә. Ул күп булса, ике тонна, ике тонна ярым азык әзерли. Аны әзерләү өчен ким дигәндә ярты сәгать вакыт кирәк. Ә монда инде безнең бөтенесе бер җирдә. Монда ике зур миксер булачак, күләме 30ар кублы. Димәк, тегендә дүрт-биш ел әзерли торган азыкны, монда бер елда әзерләп булачак. Һәм монда үлчәүләр дә компьютер аркылы алып барылачак. Кеше факторы югала инде монда.

Авыл яшәсен дип әйтәбез бит инде. Авылда кеше эш булса яши. Аларның барысын да эш белән тәэмин итеп бетереп булмый, шуңа күрә ул асрый өендә биш-алты сыер. Район хакимияте безнең шундый программа уйлап тапты: кемнең өендә өч һәм аннан да артык сыер тота, аларның исемлеген җыеп алабыз да, шушы әзер азыкны сатып бирергә хыялланбыз. Алырга теләге булган кешегә, билгеле. Моннан тыш, безнең печән өләшү буенча да программабыз бар. Шушы өч сыердан артык булган һәрбер шәхси хуҗалыкка без үзбәясеннән бер сыерга икешәр рулон печән бирәбез. Моның өчен Президентыбыз безгә печән әзерли торган техниканы бүләк итте. Ул безнең агрокөллият базасында. Аңа җирләр, шушы хуҗалыклар ярдәмендә орлыклар җыелып бирелде. Менә бүгенге көндә ул программа бара. Аны әзерләп торалар, киптереп торалар, рулонлап төреп торалар һәм Камаз белән капка төбенә алып килеп тапшырып торалар. Бар инде аның күпьеллык үләннәре, бар бер еллыклары. Бер рулоны күпьеллык булса, икенчесе бер еллыктан була.

- Ә бер литр сөт өчен сыер ничә килограмм печән ашарга тиеш?

- Менә монда әйтүемчә барысы да чутланылган. Уртача итеп алганда, сыер 37-38 килограмм ашый көнгә бу әзер ризыкны, суын 50-60 литрны эчә көненә. Без инде санадык, әгәр шушы 38 килограмм әзер ризыкны ашаса, сыер 30 литрдан артык сөт бирәчәк, Алла боерса.

- Инде савып, эксперимент ясап карадыгызмы?

- Әйе, савып карадык. Колхозда шуның белән ашатабыз бит инде. Аннары үткән ел Вахиттә булды эксперимент. 2-3 кеше белән сөйләшеп, “Әйдәгез, сыерыгызны көтүдән туктатыгыз, без шушы әзер азыкны биреп карыйбыз”, – дидек. Сөтен башта үлчәдек, аннары ун көннән соң үлчәдек. Алар уртача 17 килограмм сөт савалар иде. Шушы монокормны биргәч, кайсы-берсе сыерларда 9 килограммга кадәр сөт артты ун көн эчендә. Уртача бөтен сыерларга да бүлеп караганда 7 килограмм чыкты.

Без 20 елдан артык ясалма орлыкландыру кулланабыз. Орлык инде чит илнеке дә бар, үзебезнеке дә бар. Әниләре сөтне бик күп биргән үгезләрнең орлыклары белән капландыралар. Башта әйттем бит әле, бер сыерга 3 мең килограмм сөт саусалар, хәзер ул 6 меңнән ким түгел. Өйдә дә шул салам, печән белән генә савып булмый сөтне, ашатырга кирәк.

- Кукмара районы сөт җитештерү буенча иң беренчеләрдән булып тора. Монда азык җитештерүнең роле нинди?

- Әйе, көнлек сөт саву буенча, бүгенге көндә иң күп сауган район – Кукмара. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермаларыбыз хисабына 280 тонна сөт савабыз. Моннан тыш әле безнең көн саен 39 тоннага якын сөт җыеп сатыла шәхси хуҗалыклардан. Бер сыерга бүлеп караганда республикада икенче урында без, әле Әтнә районын узып китеп булмый. 

Элек әйткәннәр бит бабайлар, сыерның сөте кайда дигәч, авызында, телендә дигәннәр. Ничек ашатасың, шулкадәр сөтле дә буласың инде. Сыйфатлы азык җитештерергә кирәк иң беренче чиратта.

Азык җитештерүнең роле “номер один”. Әнә сенаж таптап яталар. Үсемлекнең шундый үзенчәлеге бар: ул орлыкка бирер, чәчәк атар алдыннан бөтен файдалы матдәне чәчәккә җыя башлый. Башта сабакта була. Безгә иң мөһиме шул вакытны эләктереп калу. Протеин дип сөйләшәбез инде, аксым халык телендә. Шул аксым орлыкка менгән вакытта сабагында иң югары дәрәҗәдә була. 

Шушы хуҗалыкта үткән ел сенаж әзерләгәннәр иде люцернадан. Ул “100 лучших сенажей России”да беренче унлыкка керде. Составында 23 процент протеин булган сенаж әзерләнде. Безнең Кукмарада лаборатория бар, шунда тикшереп кенә торабыз. Сенажны протеин иң күп вакытта салып калырга тырышабыз. Ул вакытта инде безнең сатып алынасы кыйммәтле өстәмәләр, чүпрә, кукуруз орлыкларын әзрәк тотасы була. Димәк, ул әзер азыкның үзбәясен шуның ярдәмендә киметәбез. Бу күпкә отышлырак була. Сыерның ашказанын күп итеп тутырып куйганчы, әз генә азыкны сыйфатлы итеп, югары дәрәҗәдә әзерли алабыз икән, бу безгә күпкә файдалы булачак. Икътисад өчен дә, сыерның сәламәтлеге өчен дә, – дип аңлатты Илһам Райнур улы. 

“Восток”та, инде әйтеп үткәнчә, шәхси хуҗалыклардан да сөт җыеп саталар. Бу айны сөтне 18 сум 50 тиеннән җыйганнар. Шушы кооперативка кергәннәрнеке 1 сум 30 тиенгә кыйбатрак булачак дип вәгъдә итәләр. Ә бер капчык азыкның бәясе нинди терлек булуына карап аерыла ди. “Раздой”, ягъни сөте күп булсынга әзерләнгән азыкныкы 240 сум тирәсе чыга, ә “сухостой” белән “молодняк”ныкы 100 сум тирәсе торачак икән.

Мин әйтәм, мондый шартлар тудырып торсалар, авыл халкы ничек печән эшләгәннәрен онытачак бит. Әле гади чалгы түгел, электр чалгысы белән печән чапкан кешене дә күрмәдек. Җиләк кенә җыеп йөри алар. Монда гармония инде, бөтен җирдә гармония.

2006да елда банкортлыкка төшкән “Восток” хуҗалыгы хәзер гөрләп яшәп ята бит. Бозауларына гына игътибар иттегез: диңгез ярында кызынып ятучы кызлар кебек, малай! Кояшта сыртларын җылытып яталар, хәзерге заманча “кайфуют”. Бөтен нәрсә җиткән боларга. Тамаклары ач булса, киртәдән башларын тыгып, акырып-бакырып торырлар иде шул. 

Хуҗалык җитәкчесе Алексей Иван улы: “Көн дә киләләр инде. Зоопарк түгел бит инде бу дим инде мин”, – дип каршы алган иде. Сөйләп кенә торырлык булмаса, килмәс иде беркем дә, йә килерләр иде дә, бигрәк начар яшиләр болар дип язып чыгарлар иде аннары, мин әйтәм. Чыннан да, тел-теш тидерерлек түгел бу хуҗалыкка. Караңгы районнар да бар бит әле Татарстанда. Аларда хәлләр коточкыч дип әйтәләр. Кукмара юкка гына мактау тактасыннан төшми, димәк. Эшлиләр чөнки, сүзләрен кылган эшләрен акларлык кына итеп сөйлиләр. Монда хуҗалык җитәкчесенең тагын бер цитатасын туры килеп тора:

“Авылда халык тыйнак, эшли генә белә, шуңа күп сөйләшми. Сәхнә тирәсендә артларын сикертеп йөргән нәрсәләрнең генә телләре телгә йокмый ул”. Бәхәсләшеп тә булмый бит. 

"Восток" хуҗалыгыннан фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100