Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл халкы ашата инде безне». Көзге ярминкәдә ит, бал, сөт һәм балыкны ничә сумнан саталар?

Көз җитте, димәк ярминкәләр башланды дигән сүз. Авыл шәһәр халкын ите, мае, сөте, йомыркасы, бәрәңгесе, балыгы белән «сыйлый». «Татар-информ» хәбәрчесе дә ярминкәдә нәрсәләр бар, аларның бәясе, сатучыларның һәм сатып алучыларның фикерләрен, теләкләрен белеп кайтты.

news_top_970_100
«Авыл халкы ашата инде безне». Көзге ярминкәдә ит, бал, сөт һәм балыкны ничә сумнан саталар?
Казанда ярминкәләр иртәнге дүрттә эшли башлаган иде инде. Алтыда инде халык «Ягодная бистәсе» янындагы мәйданчыкта гөжләп тора. Шәһәр халкы төшкә кадәр йоклый ул дигән сүз йөрсә дә, ярминкә көн саен булып тормый бит. Шуңа өстәп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та ярминкә белән танышырга килгән.


Беренче чиратта шунысын әйтергә кирәк: ит, сөт, балык өчен җавап биргән ветеринария хезмәткәрләре һәрчак сакта тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айдар Гәрәев тә искәртеп үтте.

- Бу мәйданчыкта Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисәметдинов җаваплы кеше буларак билгеләнде. Монда ул тәртип өчен дә, тәкъдим ителгән продукция өчен дә, бәяләр өчен дә җавап бирә.

Ветеринария хезмәтенә килгәндә, шәһәрләрдә оешкан бөтен ярминкәләрдә дә безнең хезмәткәрләр ит, сөт, балык продукцияләрен тикшереп торалар. Экспрес-анализ, күчеп йөри торган лабораторияләр, стационар лабораторияләрдә һәр продукциягә экспертиза ясала. Көндәлек базарларда эшли торган санитар экспертлар төрле мәйданчыкларга бүленгән. Алар мондагы продуктларның сыйфаты һәм чисталыгы өчен җавап бирә. Экспертлардан тыш, ветеринария инспекциясе хезмәткәрләре, Казан ветеринария берләшмәсе белгечләре, Баш ветеринария идарәсенең бүлек мөдирләре һәрбер ярминкәдә ветеринария ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирә.

Әйтик, сөттә май да, су да, аксым да булмаска тиеш. Итләр сыйфатлы, фәкать районнарда җитештерелгән итләр генә булсын. Ярминкәдә, гомумән, безнең Республикада гына җитештерелгән продуктлар сатылырга тиеш. Авыл хуҗалыгы министрлыгы моны таләп итә һәм бәя ягын да кайгырта. Алар киңәш иткән бәя куелырга тиеш.


- Итләргә ярминкәгә килгәч кенә экспертиза ясаламы, яки районнарда тикшереп китереләме?

- Беренчедән, әйе, районнарда тикшерелә. Безнең районнарда да ветеринария берләшмәләре бар. Үзебезнең фермерларыбызны, җитештерүчеләребезне ярминкәгә чакырабыз. Һәм үзебез районнарга чыгып, аларның итләрен тикшерәбез, документлар әзерлибез. Шуңа да карамастан, ярминкәгә килгәч, ул документны кире карыйбыз, кабаттан продуктларны тикшерәбез, чөнки сыйфаты бозылган очраклар да булырга мөмкин. Әйтик, юлда килгәндә бозылган, суыткыч эшләмәгән. Шуңа күрә кабат-кабат экспертизалар эшләнә.

Ветеринария хезмәткәрләре моны бушка эшли. Экспертлар ярминкә урыннарына, халык җыелганчы, иртәнге дүрттә килә. Әгәр дә продуктлар таләпкә туры килми икән, аларны җайлап кына, борып җибәрәбез. Чөнки ярминкәләрдә андый күңелсез хәлләр булырга тиеш түгел. Монда бит бигрәк яшьтәге кешеләр йөри, арзан булгач. Андый сыйфатсыз продуктларны без ярминкәгә берничек тә чыгара алмыйбыз да, чыгармыйбыз да.

Сөт 30 сум, бал 300, алма – 40, ә кура җиләге 400дән

Бу мәйданчыкка Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа районнарыннан җитештерүчеләр килгән. Авылда нәрсә бар – монда да авылда булган бар нәрсә дә бар. Бәрәңге, ит, суган, кишер, кәбестә, балык, бал, сөт, май, сыр, йомырка һәм башкалар, һәм башкалар. Сатулар барамы, халык аламы икәне турында аларның үзләреннән сорадым.

Кама Тамагында 150 баш умарта асраучы Рөстәм һәм Зөһрә Сафиннар прополис белән перга да сата.


- Безнең район экология ягыннан иң чистасы. Кырларны да бик агуламыйлар. Нигездә безнең чәчәк балы, әзрәк юкәнеке дә бар. Без күчеп йөрмибез инде, төп умарталыклар авылда һәм район үзәгендә. 150 баш умарта бар. Барысын да үзебез карыйбыз, йөгерешәбез инде. Прополис та җыябыз, натураль аксым перганы да. Авылның балы, әлбәттә, шәһәрнекенә караганда тәмлерәк, үзенә күрә бер үзенчәлеге бар. Авыл балын яратып алалар. Күп еллар йөрибез ярминкәгә, үзебезнең клиентлар да барлыкка килде. Аларга заказ белән дә китерәбез. Бер килосын 300 сумнан сатабыз. Халык канәгать, андый-мондый шикаять белдергән кеше юк. Аннары монда экспертиза ясаучы кешеләр бар бит. Балны тикшерделәр, берәр нинди җитешсезлек бар дип әйтмәделәр.

Тәтеш районы Тархан авылыннан Рөстәм Хөсәинов ярминкәләр буенча күпьеллык стажлы кеше.


- 15 елдан артык йөрибез ярминкәләргә. Елга берничә мәртәбә була бит әле ул. Кеше йөри, ала, без алар йөргәч, киләбез. Үзебезнең клиентлар да күбәйде. Бүген бик яхшы сатыла. Алып килгән итне бетереп кайтабыз бүген, Алла боерса. Монда үзебез үстергән итләр. Сыер итен килосы 220-280 сумнан, бәрән итен 300 сумнан сатабыз. Өйдә биш сыер, алты үгез, аннары сарыклар бар. Шуларны карап, үстереп, сатып ятабыз менә.

Ә Кама Тамагы районы «Камское» агрофирмасыннан Татьяна ханым алып килгән продуктлар сатылмый дип зарлана.

- Сөт белән ит җитештерәбез. Тик халык әз, продуктларны алучы юк. Монда икенче ел рәттән киләбез, узган елны да шулай булган иде. Быел ит алып та килмәдек, чөнки узган елны да кире алып кайтып киткән идек. Әнә, күрәсездер, тезелеп торалар бит башкаларныкы да. Ә сөтне чагыштырмача күп алалар. Бездә сөтнең бәясе литры 30 сум, йомыркалар 50дән. Бал да бар, тик анысын да үтә торган товар дип булмый.


Югары Ослан районы «Заря» агрофирмасы вәкиле быел алманы күп алалар, ди.

- Без инде күп еллар бакча культураларын үстерү белән шөгыльләнәбез. Үзебезнең алма бакчалары, кура җиләге кырлары бар. Алма бакчасының мәйданы 400 гектар. Сортлар төрле. Җиләк-җимешне саклый торган җайланмабыз да бар, ул 100 тонналык. Барлык продуктлар да югары сыйфатлы, ә бәясе югары түгел. Бәрәңгене дә кул белән утыртабыз, алабыз, үзебезнең кул көче белән җитештерәбез барсын да. Алмалар 40 сум, бәрәңге 10, кура җиләге килосы 400 сумнан. Шулай ук фермабыз да бар. Сөт тә, ит тә җитештерәбез, башаклы культуралар да үстерәбез. Күп функцияле хуҗалык безнең. Ярминкәдә тагын дүрт ноктада – Ямашева урамы, Дәрвишләр бистәсе, Ленинград урамы мәйданчыкларында нокталарыбыз бар. Сөт, итләрне шунда саталар.


Гүзәл Әскәрова Кама Тамагыннан ярты тонна балык алып килдек, ди.

- Ярминкәләрдә ун еллап катнашабыз инде. Кама Тамагында тотылган балыкны алып киләбез. Үзебез тоткан балык түгел, балыкчылардан алабыз. Менә бүген судак, корбан балыгы, берш, җәен, вак балыклар алып килдек. Аннары үзебез, русча әйткәндә, «коптить» итәбез, аны яратып алалар. Әлегә тозланган балыклар юк, кышка таба аларын да алып киләбез. Корбан балыклары менә 120, 80, 50 сумга бар. Әйбәт алалар, керем бар. Узган атнада шулай ук ярминкә булган иде. Аңа 480 килограмм балык саттык. Монысына күбрәк итеп тә алып килдек.


«Авыл халкы ашата инде безне»

Ярминкәләргә күпчелек олы яшьтәге кешеләр йөри. Аларның да фикерләрен белергә булдым.

Римма ханым:

- Ярминкәгә булган саен, атна саен йөрим. Хәләл итләр, йомырка, кәбестәләр алам. Аллага шөкер, барысы да ошый.


Бибинур ханым:

- Безгә бик тә ошый. Атна саен килсеннәр иде монда. Миңа бәрәңге кирәк түгел, авылда утыртам ансын. Менә «Пестричинка» хәләл оешмасы килсен, сөт, кишер, шикәр, йомыркалар да алып килсеннәр иде атна саен. Бигрәк тә сөтне, чөнки кыйммәт тә түгел, утыз гына сум тора. Бәяләр гомумән әйбәт. Бәрәңге менә ун сум гына. Менә кәбестәнең бәясен төшерсәләр була әзрәк, анысы бераз гына кыйммәтрәк (ярминкәдә кәбестә 10-15 сум тора иде – ТИ). Гомумән, авыл халкы ашата инде безне. Рәхмәт аларга үстергәннәре, тырышканнары өчен.


Рәшит абый:

- Барысы да әйбәт, Аллага Шөкер инде. Монда якында гына торам, шимбә саен чыгам шушында. Бәрәңге дә алдым, йомырка да алдым, карабодай да алдым. Инде алмаган нәрсә калмады. Бәяләр дә «нормально». Без пенсионерга бер дигән. Бик зур рәхмәт килгәннәренә! Тагын килсеннәр, еш килсеннәр, чиста продукт алып килсеннәр, миннән теләк шул гына.


Тамара ханым:

- Һәр шимбә киләм. Менә алардан гел балык алам, аларда арзан. Безгә иң мөһиме арзан булсын бит инде. Әле тагын дуңгыз ите, эремчек, май, сыр, колбаса алам. Хәзер кемнәр киләсен белеп бетердек, гел шул бер кешеләрдән алам. Бәяләреннән дә, сыйфатыннан да әле канәгать.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100