Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нык холыклы, үзе чыдам, үзе горур һәм кирлемән - татарның аты да үзе кебек, яки Аударышта ничек аударыштылар?

“Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле”. Бу мәкальне ишеткәнегез бардыр. Татарның милли уены булган Аударышны ат кадерле булган өчен кире кайтардылар. Татар токымлы атларны да юкка үрчетә башламадылар. Татар атлы, ә ат татарлы булырга тиеш. Лениногорск районы Югары Каран авылында Аударыш буенча беренче Республика чемпионаты үтте. Башлам бар, татарның тагын бер тарихы яңадан языла башлады. "Татар-информ" хәбәрчесе бәйгене үз күзләре белән күреп кайтты.

news_top_970_100
Нык холыклы, үзе чыдам, үзе горур һәм кирлемән - татарның аты да үзе кебек, яки Аударышта ничек аударыштылар?

Аударыш – татар халкының милли уен төре. Соңгы тапкыр ул ярыш буларак 1917 елда үткәрелгән. Шуннан соң бер гасыр ел диярлек вакыт узгач, ул кабат кайтарыла башлый. Быел яз «Алмакай» хуҗалыгы мәйданындагы «Бәйге» дип аталган ат чабышлары ярышы кысаларында да уздырыла. Шулай ук районкүләм Сабантуйда да, Миңгәрдәге бәйрәм программасына да кертелә. Әле күптән түгел генә Арчада «Ат көне»ндә дә аны зурлап үткәрделәр. Тик анда үлчәү авырлыклары да искә алынмады. Югары Каранда ярышны беренче тапкыр Республикакүләм дәрәҗәдә уздырдылар.

Катнашучылар Азнакай, Саба, Тукай, Актаныш, Бөгелмә, Зәй, Балык Бистәсе, Лениногорск районнарыннан килгән. Лениногорск – атлы төбәк. “Алмакай” хуҗалыгында эшләүче яшь егетләр күп. Катнашучыларның күбесе дә шулар иде.

“Алмакай”ның Фәрите

“Аударыш”ның төп инициаторы Фәрит Нәбиуллин. Чын патриот Фәрит абый кебек булырга тиеш. Берсүзсез. Бөтен кеше ләм-мим булып, “юк шул инде, юк” дип борыны белән җиргә төбәлеп йөргән чакта, үзенең шәхси хуҗалыгында чын татар атлары токымын үрчетеп, татар милләтенең кайчандыр йөзек кашы булган ярышын кире кайтарган кеше ул. Шуның өчен ул Монголия белән Казахстанга да барып кайткан.

- Башкортстанның берничә районыннан катнашырга теләк белдергәннәр иде. Килсәгез, карарга гына килегез дидек. Аларның да үзләрендә башлап җибәрәселәре килә икән. Кемдер башлап җибәрергә тиеш. Мин бу эшне беренче булып Татарстан башлаганга сөенәм. Безгә чемпионнарны Россия дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк булачак. Чөнки 2020 елда үтәчәк дөньякүләм күчмә уеннарында Татарстан да катнашырга тиеш. Быел Аударыш Татарстанда берничә җирдә үткәрелде. Шулай булгач, чемпионат үткәрмичә ярамый дигән карарга килдек.

Ат яратучылар – алар зур ихтыярлы кешеләр. Монголия ни, Казахстан ни, Татарстан ни. Буранга да, пырчакка да карамастан, авырлыкларны җиңә белә торган кешеләр.

- Аударышта катнаша торган ат нинди булырга тиеш? Аны ничек әзериләр?

- Төп фактор – ул ат татар аты булырга тиеш. Күргәнсездер инде, аксыл төстәге атлар ул. Аларны әзерләүнең үз техникасы бар. Аны безнең егетләр карый инде.

- Ә Аударышта катнаша торган егетләр нинди булырга тиеш?

- Куркак булмаска тиеш. Курыккан кеше атка утыра да алмый. Физик яктан көчле һәм акыл белән эш итә торган егет кенә ат җигә ала. Иң мөһиме: батыр йөрәкле булсыннар, куркаклар кирәкми.

- Аударышны үстерү өчен тагын нинди эшләр эшләнеләчәк?

- Аны кешегә танытырга, исләренә төшерергә кирәк. Моның өчен киләсе елдан барлык Сабантуйларга Аударышны бер ярыш төре итеп кертергә кирәк. Бөтен җирдә дә уйный башласалар, халык арасына керер иде ул, - диде Фәрит абый.

“Алмакай” ат хуҗалыгының эшли башлавына быел тугыз ел була. Анда 200 баш ат исәпләнә, аларга өстәп сыер белән сарыклар да асрыйлар. Район кешеләре ял көннәрендә монда балалары белән атта йөрергә дә киләләр икән. Минем ферма атына атланып, бер әйләнеп килгәнем бар иде көтү көткәндә. Шунан соң: “Әйдә ат алыйк әле”, – дип әтине дә аптыраткан истә әле. Ә монда рәхәтләнеп понида, атта йөриләр. Рәхә-ә-әт. Авыл туризмы үссен иде шулай. Авылда яшәп, атның баласы колын дип аталганын да белми үсәләр бит хәзер. Район кешеләре “Алмакай”ны мактап кына сөйли шулай. Исеме дә матур бит. Чип-чиста татарча үзе, үзе йомшак итеп, малкай дигән кебек яңгырый. Элеккерәк заманда адәм баласаның иң якын дусты ат булган бит. Өендә үз аты булган кеше бай саналган, рәхәт яшәгән. Колынын дүрт күз белән көтеп алып, зур бәйрәм ясаганнар. Сабантуйларында чыбыркы белән бер сыдырып кына җибәрәләр, йөрәкләре дөрләп китә, аяклары җиргә тими. Ничәнче килүенә карамастан, атка бүләк бирми кара. Бер кулъяулык тагып куйсаң да күңеле була бит аның. Кеше акыллары бар атта дип юкка әйтмиләр бит.

Гомумән, атның акыллы мал булуы турында монда биш битлек инша язып була. Татар аты гомергә җигелеп эшләгән, аның көче булса да, рәте калмаган булган инде. Татарның үзе кебек. Җигелгән дә җигелгән. Шуңа күрәдер дә, иң якын сердәше дә, дусты да, булышчысы да булган. Ат белән җенләнгән малайлар аз булганмыни? Узган гасырда язылган кайсы гына китапны ачып карама, барысында да ат бар. Шул ат белән җенләнгән малайлар бар. Тик авылларда ат асрау сирәк күренеш шул хәзер. Шулай да нәселләренә ат җене кагылган кешеләр бар.

Татар аты ул нинди?

Татар токымын кире баштан үрчетә башладылар. Татар аты ул – аксыл-сары төстә, ак яллы, кыскарак буйлы ат. 

Башта нәкъ менә татар атларының чабышы да булды. Лениногорскның таулы җирләреннән ясалган трасса буйлап өч чакрым чаптылар. Дөресен әйтергә кирәк, гарәп атлары кебек баскан җирендә уйнаклап тора торган атлар түгел. Рекорд куярлык тизлек белән дә чапмыйлар. Әле берничәсе, кырыйга каерып, чабыштан төшеп тә калды. Берничә җайдакны чөеп-чөеп тә җибәрде. Җиде атның дүртесе генә финишка килеп җитте. Җайдак дигәннән, җиде җайдакның бишесе кызлар иде. Иллә дә батыр кызлар бар инде. Аударышка да хатын-кызларны кертә күрмәсеннәр инде дип куркып куйдым. Көрәштә дә гадәти хәлгә әйләнде бит.

“Бу Алтай җирләре түгел, Татарстан җирләре”

Тәңкә күтәрү. Менә татарның тагын бер тарихи милли уены. Мәгънәсе нәрсәдә соң: атта чабып барган көе җирдән кечкенә янчыкны алырга кирәк. Алтай кунаклары Татарстанлыларга җилдереп кенә алып күрсәтмәкчеләр иде дә соң янчыкларны, барып чыкмады. Бер абый: «Бу Алтай җирләре түгел шул, Татарстан җирләре», – дип өстәп тә куйды. Шулай да берничәне күтәрә алды алар. Җирдән генә тормады инде ул, җилдән дә торды. Аннары атларны Алтайдан алып килмәгәннәр бит, монда биргәнгә шөкер итеп торганнар. Мал мал инде ул, халыктан да курка, читкә каера. Шулай итеп тәңкә күтәрүнең дә нәрсә икәнен белдек.

Алтайдан ат спорты төрләре буенча Азия чемпионнары килгән. Аларның остазы Едильбаев Ербол, Алтай Республикасының “Этноспорт” федерациясе президенты, милли спорт төрләре буенча халыкара категорияле хөкемдар, бу ярышларның да баш хөкемдары иде. Монысы өчен “Афәрин!” генә диясе килә. Чөнки кагыйдәләрне, бармаклары белән төртә-төртә күрсәтеп, катнашучыларга гына түгел, оештыручыларга да аңлаттылар. Белгән, белмәгән көенә хөкем итү, русча әйтмешли, “ это не дело”.

Лениногорск муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Хөсәинов Рәгать “бу ярыш сынау гына, киләчәктә әле үткәреп күрсәтербез без сезгә”, – диде.

- “Кемнәр Алтайдан? Кемнәр Алтайдан?” – дип сораучылар күп булды. Менә алар, сезнең каршыда басып торалар. Алар безнең егетләрне инде кагыйдәләр белән таныштырдылар, үзләре дә көрәшеп күрсәтте. Бүген алар хөкем дә итәчәкләр. Барысы исеменнән дә Алтайдан килгән кунакларыбызга килгәннәре, үзләренең тәҗрибәләрен безгә дә биргәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Бүгенге ярыш – Аударыш буенча беренче чемпионат. Без аны халыкка ничек кертеп җибәрергә, ничек танытырга икәнен өйрәнәбез. Татар атлары токымын арттырып, татарның гореф-гадәтләрен кире кайтарырга тырышабыз. Һәм дә балаларыбызны да без шул миллилеккә таянып үстерергә тиеш. Алар онытмасын, алга таба үзләре дә шөгыльләнсен иде. Әйткәнемчә, бу безнең «пробный» ярыш. Киләчәктә аны ел саен үткәрергә, дәрәҗәсен дә, катнашучыларның географиясен дә арттырырга исәп.

“Авылда яшим – шул минем әзерлек”

Аударыш биш үлчәү авырлыгында уздырылды. Кыскасы, кечкенә мәйданчык эчендә ике иярсез атка ике егет утыра, икесенең дә билендә билбау. Шул билбаудан тотып кына көндәшне аттан сөйрәп төшерергә кирәк. Кем беренче булып җиргә тия – шул җиңелә. Билбаудан башка бер җиргә дә тотынырга ярамый. Монда егетләрнең көче дә, акылы да, ат белән идарә итү сәләте дә күренә инде. 

Ат нинди генә акыллы булса да, куркыныч спорт төре. Ат чөеп тә җибәрә, җиргә килеп төшкән кеше өстенә баса да ала. Әле 90 кг нан югары үлчәү авырлыгының ярымфиналында ат бер катнашучының колагын тешли язды. Шуңа күрә монда егетләрнең иң елгырлары һәм батырлары гына катнаша инде. Аларның бөтенесенә дә ат җене кагылган дип әйтеп була. Ат яратмаган кеше, өстенә менеп көрәшү түгел, борылып та карамый инде аңа.

Хөкемдарлар да, тамашачылар да Актаныш белән Сабаны “иң көчлеләре” дип мактады. Берничә ярышта хәтерләгәнем бар: бу ике район гел шулай ярышып бара. Ну, дәрәҗәне ничек тә төшермәскә кирәк бит. Аударышта ике үлчәү авырлыгында да Актаныш егетләре Сабалардан өстен чыктылар.

70 кг үлчәү авырлыгында чемпион исемен Актаныштан Риман Ханов яулады. Атка мәхәббәт нәсел буенча килә икән.

- Бабай атлар асрый иде, безнең нәселгә ат җене кагылгандыр. 2012 елдан бирле атта чабам. Үзебезнең дә бер ат бар. Тик ул чабышкы түгел инде, чабарга бүтән кешенекен әзерлим.

- Аударышка ничек әзерләндең?

- Беренче тапкыр катнашам Аударышта. Берничек тә әзерләнмәдем. Барырга кирәк диделәр дә, килдем. Башта көрәшә дә идем бит, аннары атта йөрү дә ярдәм иткәндер.

- Үзеңнең шушындый ат хуҗалыгын булдырып, татар атларын үрчетү теләге бармы?

- Бар инде, бар. Актанышта колхозларда гына бар атлар, аннары кешеләр үзләре асрый, тик андый күпләп ат үрчеткән хуҗалыклар күп түгел. Бәлки киләчәктә барып чыгар.

"Татар аты кирлемән"

Риман финалда Саба егете Зөлфәт Шәйхуллин белән көрәште. Зөлфәт татар атларын үрчетәсем килми, гарәпнекеләр күбрәк ошый, ди.

- Ат спорты белән чиста алты ел шөгыльләнәм. Үземдә бер токымлы ат бар. Аңа кадәр шул гади атлар асрый идек, хәзер токымлыга күчтем. Үземә татар атын аласым килми. Сабада Илдар абыйның шул татар токымыннан булган аты белән чапкан идем. Беренчедән, алар кирлемән. Аннары миңа татар атына караганда инглиз, гарәп атлары ныграк ошый.

Аударышка килгәндә, әзерләндем дип, атта күпчелек иярсез йөрдем. Аннары авылда торгач, физик күнекмәләрнең кирәге дә юк диярлек. Эш тә эш инде.

70 кг үлчәү авырлыгына өченче урында Мөгинов Элвир калды.

60 кг үлчәү авырлыгында да Актаныш егете Рафил Галиев чемпион калды. Беренче әйләнештә ат чөеп җибәрде үзен. Тик Лениногорск егетен җиргә сөйрәп төшерергә җитешкән иде ул.

Сабадан Роман Германов 60 кг үлчәү авырлыгында икенче урын алды. “Тугыз баш атым бар. Шул кечкенәдән калган мавыгу инде ул. Дөресен әйткәндә, килгәнче нәрсә икәнен аңлап та бетермәгән идем. Беренче тапкыр килдек тә, утырдык та инде”, – диде ул. Әлеге үлчәү авырлыгында өченче урынны Камалетдинов Алмаз яулады.

80 кг үлчәү авырлыгында беренчелекне Кулаков Александр, икенче урынны Малышев Александр, ә өченчене Сосунов Владислов алды.

90 кг үлчәү авырлыгында исә Хөсәинов Инсаф чемпион, Нуриев Рунир икенче, ә Әхмәтвәлиев Марат өченче урыннарны алдылар.

Лениногорск районы Кирлегәч авылы Динар Хәйбриев 90 кг нан югары үлчәү авырлыгында чемпион калды. Джинс чалбардан гына менеп утырган иде, эш чалбар белән туфлидә генә түгел икән ул.

- Җиңеп чыктыгыз, котлыйбыз сезне. Ярышка ничек әзерләндегез?

- Әзерләнмәдем. Авылда яшибез – бөтен әзерлек шул. Ат өстендә көтү көтеп йөрсәң, шул инде әзерлек, бетте.

- Чыктың да, ат өстенә утырдың да, көндәшне өстерәп төшердең дигән сүз түгел бит әле. Берәр төрле планың бар идеме?

- Бар инде. Һәр спорт төренең үз техникасы, үз хәйләсе бар.

- Сиңа да ат җене кечкенәдән кагылганмы?

- Күптәннән, бәләкәйдән үк ат дип йөрим инде. Хәзер дә асрыйм. Әлегә дүртәү генә, күбәйтергә иде исәп.

- Шәхси хуҗалык булдырасыгыз килмиме?

- Үземнең ат хуҗалыгын булдырасым килә. Бөтен әйбер дә кинәт кенә булмый бит. Тора-бара булыр әле.

Җиңүчеләргә мактау кәгазе, медаль, кубок һәм акчалата премия бирделәр. Күпме икәнен кычкырып әйтмәделәр. Тик беренче урынга алты мең икәне хак, ди.

“Җәллим шул атларны”

Карарга килгән халык егылып китәрлек күп иде дип әйтеп булмый, әлбәттә. Тик ике мәйданчыкта барган ярышларны да халык уратып алган иде. “Артка бар!”, “Атыңны ку инде!”, “Бу якка тарт!” дип йөрәкләрен биреп кычкырып торучылар да, читтән көлеп торучылар да булды. Олы яшьтәге абыйлар башкаларга караганда күбрәк иде. Күңелләре белән яшьлекләренә кайтып килгәннәрдер шул.

Рәсих абый Җәләлов Казаннан Аударышны карар өчен килгән.

- Атларны бик яратам. Авылда 165 баш ат бар иде. Буа районыннан мин. Кич белән 12-14 яшьлек малайларны шул колхоз атларын көтәргә җибәрәләр иде. Дүртәр-бишәр малай ат көтүен көтәбез. Учак ягып, аш пешереп, чәй куеп, бергә сөйләшеп утыра идек таң атканчы. Иртән, бригадир килеп, атларны берәм-берәм эшкә алып китәләр иде.

Бу ярышларны карарга дип, кызыгып, бала-чакларны сагынып, атларны сагынып, Казаннан килдем. Менә үзебезнең Татарстанда шундый атлар булганга сөенәм. Әле гомумән бездә ат үрчетү арта башлады. Ул бик күркәм эш. Татар милләтен алга сөрә, бүтән төбәкләр арасында таныту да булыр.

Зинаида Степанова:

- Бөгелмә районы Елховка авылыннан килдем. Ат ярышларын карарга бик яратам. Фәрит абый WhatsApp мессенджерында төркем алып бара. Мине дә шунда кертте. Ярышлар турында мәгълүматларны ул төркемгә җибәреп бара. Шуннан күреп килдем. Ярышны бик әйбәт оештырганнар. Миңа иң ошаганы – чараны ике телдә алып баралар. Монда төрле милләт вәкилләре җыелган. Тел киртәсе булмагач, барыбызга да кызык.

Бөгелмәдән Асия Галиева шул атларны җәллим, ди.

- Ирем атларны бик ярата, ул алып килде инде монда, карарга, күрергә бик теләде. Аударыш дигән ярышны беренче күрүебез. Кызык тамаша, тик атларны жәллим.

Лениногорсктан Илдар абый Садыйков үзебезнекеләр өчен җан атарга килдек, ди.

- Бик яхшы оештырганнар. Атларын да яратабыз, үзләрен дә яратабыз – барысын да үз иттек. Мин алай кечкенәдән атлар янында йөргән кеше түгел. Тик ат ярышларын карарга яратам. Аударышны кире торгызып дөрес эшләгәннәр. Кызык бит, кем кемне ега. Үзебезнекеләр өчен җан аттык. Миңа ошады.

Саба районы Юлбат авылыннан Татарстанның атказанган укытучысы Сафин Илдар абый татар аты турында шигырь язган. “Дүрт ел элек үзенә татар токымын алдым, хәзер шуларны асрыйм. Ел да монда кунакка киләм”, – ди Илдар абый. Берничә куплетын монда да язып китим әле.

“Татар атта яуга киткән,

Авыл халкын яратам мин. Бәйрәмнәрен дә яратам, авылын да яратам. Бар нәрсә гади, купшыланып, кыланып, кирәксә кирәкмәсә театр куеп йөри торган кеше юк чөнки. Ничек бар – шулай. Күңелләрен биреп эшлиләр дә, күңелләрен биреп ял итәләр. Аударыштан “авыл егетләре булдыра!” дип кайттым. 20 яшьлек егетләр авыл дип җан атып йөри бит. Сөенмәс җиреңнән сөенерсең. Әле милләтне корытырга йөргәндә татар токымлы атларны үрчетә башлау – геройлык, минемчә. Авыллар яшәсен иде бит! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100