Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Артлары күмәч булып кайтып китәрлек булсын!" Ясалма орлыкландыручылар бәйгесендә күргәннәр

Биектауның “Элита” нәселле эре терлек оешмасында 41нче тапкыр ясалма орлыкландыру операторлының конкурсы узды. Икенче кат зоотехник-селекционерлар - осеменаторлар арасында иң яхшы һөнәр иясен дә ачыкладылар. “Татар-информ” хәбәрчесе катнашучылар белән аралашып, гадәттә мәзәк итеп телгә алынган профессия вәкилләренең конкурсы ничек узуын үз күзләре белән күреп кайтты. 

news_top_970_100
"Артлары күмәч булып кайтып китәрлек булсын!" Ясалма орлыкландыручылар бәйгесендә күргәннәр

“Арт яклары күмәчкә әйләнеп кайтып китсеннәр”

Матур гына, җыйнак кына җирдә үтте бу ярыш: нәкъ шушы өлкә белән шөгыльләнә торган нәсел оешмасында. Территориясе дә матур: чәчәкләр, уенчык сыер, үгезләр, атлар. Уенчыкка охшамаган да инде алар, чын сыерны юганнар, агартканнар, йонын тараганнар, керфекләрен буяганнар да бастырып куйганар кебек. Чын! Әле бер җирдә арткы ике ботын гына бастырып, дөресрәге, терәтеп куйганнар. Өстенә “ректаль карау һәм ясалма орлыкландыру” дип язып куйганнар. Язуы булмаса да, кая килгәнеңне шундук аңлыйсың инде монда. Сыерлар да арты белән каршы ала бит.

Ачылу тантанасын татар костюмнары кигән “Феерия” шоу-балет төркеме кызлары барабаннар тотып чыгып башлады. Матур дөбердәттеләр, молодцы. 43 районнан җыелган катнашучыларга да ошады булса кирәк.

"Артлары күмәч булып кайтып китәрлек булсын"

Конкурс ачылышында Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов та катнашты. Кызыл келәмнәр җәеп каршы алганнар иде, аннан үтеп тормады, кырый яктан гына китәргә булды. Теге барабанлы кызлар келәм тирәли тезелеп бассалар да, аннан үтеп тормады.

- Сөт җитештерү – терлекчелекнең иң авыр өлкәсе. Кечкенә генә терлек фермасыннан нинди дә булса нәтиҗә алу йөзләгән кешенең үз эшләренә җаваплы каравына бәйле. Алар арасында иң авыры технологларга туры килә. Дөресен әйтергә кирәк, бөтен җирдә дә җитәкчеләр аларга зур игътибар бирми. Әгәр бозау юк икән, сөте дә юк, икътисад турында да сөйләп булмый бит. Республикабызның сөтчелек тармагы – ул авыл-хуҗалыгының яшәү рәвеше. Без бу тармакны бары тик уңышлы үстерү хисабына гына киләчәгебезне өметле итә алабыз, – диде Марат Готыф улы.

Ул үзенең бу конкурска зур әһәмият биргәнен дә әйтеп үтте. Катнашучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар, исәнлек-саулык та теләде.

- Осталыкларыгызны мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә күрсәтеп, республикабызның дәрәҗәле шәхесләре булып, җиңеп кайтып китәргә язсын. Биредә, минем уйлавымча, саранланып тормыйсыздыр, барысын да бүләклисездер. Алар районнарынннан җиңүчеләр булып килгән. Килгәч-килгәч, кунак булып кайтырга да тиешләр. Артлары күмәч булып кайтып китәрлек булсын, халык әйткәндәй. Барыгызга да исәнлек-саулык телим!

Аның бер җөмләсе халыкка бигрәк ошады. Дәррәү килеп кул да чаптылар. Инде нинди җөмлә икәнен аңлагансыздыр.

Аннары: “Бу киемнәр киләсе елга да кирәк була диеп, салдырып алып кала күрмәгез тагын”, – дип тә әйтеп куйды. Кем әйтмешли, “на всякий случай”.

Үгезсез яшәү – яшәү түгел ул

Кыскача гына ярышның тәртибе турында. Конкурс биш номинация буенча уза. Алар – Европа һәм Харьков технологиясе буенча эшләүче ясалма орлыкландыручылар, шәхси хуҗалыкларга иң яхшы хезмәт күрсәтүче, иң яхшы зоотехник-селекционер, иң яхшы ультратавыш тикшеренүләр сканеры операторы. Ярышлар дүрт этаптан тора. Катнашучылар башта теория өлешен чишә, аннары практикада үзләрен сынап карый, өченче булып лаборатор эш эшлиләр, дүртенче этапта инде аларның 2018 елдагы нәтиҗәләрен карыйлар. Барлык балларны санагач, бөтен номинация буенча да җиңүчеләр билгеле була. Быел абсолют җиңүчене дә ачыкларга булганнар. Ул шушы биш номинациядән сайланып алыначак, ди.

Әләмне күтәрделәр дә, катнашучылар урыннарына таралышты. Ясалма орлыкландыру өчен яңа җайланмалар уйлап тапканнар икән. Алар белән Марат Готыф улын да таныштырдылар. Кат-кат сорый-сорый, кат-кат карады. Андый җирдә эш кушылмый калмый инде: маститны билгели торган җайланма һәр хуҗалыка булырга тиеш дигән карар чыгарды. Ә икенче бер җайланма туңдырылган орлыкны бер җирдән икенчесенә күчергәндә бозылмасын өчен кирәк ди. "Әрәм-шәрәм итмәсәң, өчәр-өчәр тиячәк" дип алдыйлар иде кечкенә чакта. Бер орлык та акча бит. Аны бит шушындый нәсел хуҗалыкларында зур көч түгеп табалар.

Бу бик акыллы җайланмаларны карадык, карадык, карадык та киттек нәселле үгезләр кырына. Менә ичмасам үгезләр ул! Кинодагы кебек. Борыннарында тимерләре дә бар, шуннан тартып йөртәләр. Юлыңа бу үгез килеп чыкса, белмим нәрсә эшләрсең, куркудан юешләнтүең дә бар. Җилкәләр үзләре генә нәрсә тора, тау кебек бит. Шул кыяфәтен күреп кенә дә котың оча. Йөзләре май кояшы кебек! Карагыз, “Сәлам, нихәл? Тормышлар барамы соң?” дигән кебек елмаеп карап тора бит. Кикриге шиңгән әтәч кебек, “Мин хуҗа!” дип тик торганнан тамак ярып кычкырып та йөрми. Тыныч кына бара, салмак атлап. Ә үзе нинди бөек эш эшли! Бу үгезләрне монда юкка гына, матурлык өчен дип тотмыйлар инде. Алар шул ясалма орлыкның “поставщик”лары, кыскасы. Нык "важный" персоналар.

Сыерларга яңа “үгезләр”

Үгезләргә сәлам биреп, Аллага тапшырып, практик өлеш үтә торган җиргә киттек. Ак халатлар кидерттеләр. Йөрибез малай "хатын-кызлар консультациясе" бүлегендә кулны кесәгә тыгып. Осеменаторларның эш кыен. Башта өстәл янына барып, терлек янына кергәндә кулны юарга кирәк икәнен әйтәсең (ансыз ярамый!), аннары терлекнең янына кереп, нәрсә эшләгәнеңне сөйли-сөйли, “менә шулай булырга тиеш” дип, эшләп күрсәтәсең. Ике эшне бер юлы башкарырга кирәк, кыскасы. Сөйләп тә, эшләп тә була икән ул. Сыерлар тора инде. Инде дип, алай бик авыр булмады бугай аларга. Тыңлаучан укучылар кебек матур итеп кенә басып тордылар.

Мин процессның ничек узганын нечкәлекләре белән язмыйм инде. Нәкъ сез күзаллаганча уза ул. Бу профессия турында ни өчен мәзәкләр чыкканын аңлап була. Үгез башкарасы эшне ярышта катнашкан осеменаторлар куллары белән эшли. Шул гына. 

Без ак халаттан сыерның хис-кичерешләрен белеп йөргән арада су буе чират җыелырга өлгергән. Төрлесе төрле төстәге халаттан алар. Бер яшел халат кигән апаны тоттым. Менделеевск районыннан килдем, ди.

- Мин хуҗалыкта мал табибы, шул профессиягә укыдым да, өстәмә эш итеп ясалма орлыкландыручы булып йөрим. Өч ел эшлим, аңа кадәр дә эшләгән идем. Үземә ошый инде, булышып та торалар. Акчасы да бар.

- Районда конкурста җиңеп чыктыгыз димәк?

- Юк, конкурс булмады. Болай сайлап алдылар, – ди Галимә Лобанова.

Бүтән апалар янына килгән идем, “Башта йөреп чыгыйк барысын да, аннары сөйләрбез”, – генә диделәр. Мәш киләләр иде, белмим, нәрсәдер карыйлар иде булса кирәк. Миңа күрсәтеп тормадылар.

Чиратка ак халат кигән абыйлар да килеп басты. Зельфир абый Замилов шушы өлкә буенча шәхси эшемне башладым, ди.

- Мин Мамадыш районыннан килдем. 11 ел буе җитештерү буенча технолог булып эшлим. Без гел Европа технологиясен кулланабыз.

- Нигә бу һөнәрне сайладыгыз?

- Мин Казанда академиядә укыдым. Авылда яшисемне белдем. Авыл кешеләре өчен бик кирәкле һөнәр бу. Бозавы да кирәк, сөте дә кирәк бит. Шуңа сайладым.

- Бу конкурста ничәнче тапкыр катнашасыз?

- Беренче тапкыр. Менә районда сайлап алдылар да. Мактау кәгазьләре белән дә бүләкләгәннәр иде. Районда булышып кына торалар. Бу шәхси эшемне биржадан акча алып башладым.

- Акча керәме соң бу эш белән?

- Безнең хезмәт хакы юк инде, шәхси хуҗалыкларда гына йөрибез бит. Шул акча белән яшибез.

- Җитәме?

- Җитә.

Өченче этап, ягъни лаборатор эш корпуста узды. Анысы ярышның иң четерекле урыны, ди. Монда туңдырылган орлыкны эретү, аны кулланырга ярыймы, юкмы икәнен тикшерү керә. Төрле кечкенә җайланмалар белән куеп, микроскоп аша да карыйлар. Булса, булмаса дип эшләү түгел инде бу. Алайса мал табибының бер сыерны каплатыр өчен өчешәр тапкыр килгән очраклары бар бит. Белми эшлиләр булып чыга инде. Сыерсыз да калуың бар. Осеменатор эше турында көлке-шаярулар күп булса да, авыл кешесе өчен ул зур кайгы.

Аларны күтәреп йөртергә кирәк!

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип абый Хаҗипов белән дә әлеге өлкә турында сөйләшеп алдык.

- Мондый ярышлар нәрсәгә кирәк?

- Россия күләмендә бу ярыш ике елга бер уза, бездә – ел саен. Чөнки безнең Татарстан сөт тармагы буенча Россиядә беренче. Үзләренең эшкә мөнәсәбәтләрен үзгәртү, яңалыкларны күрү, профессиональ осталыкларын арттыру өчен кирәк бу ярыш. Гомумән, алга таба барырга кирәк бүгенге көндә. Технологияләр күп, алар да бер урын да тормый. Бу терлекчелекнең иң нечкә тармакларының берсе. Чөнки елга бер сыердан бер бозау алмасаң, әллә нинди сарайлар төзеп куйсаң да, булмый инде ул. Бозау юк икән, сөт тә юк, ит тә, икътисад та юк.

- Республикада бу өлкәдә эшләүче белгечләр җитәме?

- Технологлар бүгенге көндә бар, әмма аларга караш ничек? Алар бөтенләй юк дип әйтә алмыйм, чөнки без аларны ветеринария академиясендә әзерлибез. Аннары районнарга да барып укытабыз. Белемнәрен арттыру максатыннан төрле өлкә кешеләрен дә чакырабыз. “Сколково” белән эшли башладык менә. Шушы юнәлештә эш алып барырга тырышабыз, чөнки башкача мөмкин түгел. Әйтүемчә, терлекчелек дөньясында ясалма орлыкландыру остасы – төп фигура. Аңа бүген яхшы караш булырга тиеш: хезмәт хакы да, эше дә. Әгәр дә 7-9 мең сөт савасың икән, 100 сыерга 90 бозау алынмый икән, димәк моның экономикасы юк. Ә моны бар тик югары белемгә ия булган ясалма орлыкландыру остасы гына эшли ала. Гомумән, болар уникаль кешеләр. Аларны күтәреп йөрергә кирәк бүген.

- Яшьләр бармы соң?

- Бар, әлбәттә, бар, киләләр. Хәзер безгә караганда яшь буын күбрәк. Алар төрле тармак буенча да эшлиләр. Ясалма орлыкландыру бер төрле генә түгел бит ул. УЗИ сканерын да булдыралар, ике төрле технология буенча да эшли беләләр. Килә, яшьләр, бик әйбәт анысы. Хәзер фермерлар программасы да бар. Шәхси оешмалар да эшли хәзер, халык читтән эзләп йөрми. Әгәр дә хуҗалыкта бар икән бу өлкә кешесе, алар шәхси хуҗалыкларга да бара. Шулай бергәләп эшләгәндә генә алып барып була эшне. Гомумән, сөт белән артык баеп китмәсәң дә, тормыш алып барып була.

- Табигый орлыкландыру бетеп бара, бөтен дөнья ясалмага күчте. Нишләп алай килеп чыкты ул?

- Мин алай дип әйтә алмыйм. Үгезләр бар бүгенге көндә, үгезләрне сатабыз. Экономия ягын карарга кирәк. Әгәр дә зур үгезгә илле сыер беркетсәк, яшь үгезгә утыз, утыз бишне беркетсәк.. Менә синең көтүеңдә 1 мең сыер бар икән, күпме үгез кирәк була! Аның берсен бер ел асрау 150-160 меңгә төшә. Әлбәттә, үгез иткә кирәк. Аннары 20-30 сыеры гына булган фермерлар яхшы үгез алып кайтып та эшлиләр. Бу чит илдә дә шулай. Акчаны санарга кирәк. Әле бит читттәрәк булса, машина белән дә алып барып җиткезеп булмый. Терлек шулай бит ул. 21 гыйнварда бозаулаган икән, кире егерме бер көннән үгез сорый. Бураны була, тегесе була, монысы була.

- Бу ясалма орлыкландыру матдәсе кайда җитештерелә?

- Менә шушы “Элита” хуҗалыгында җитештерелә. Нәселле үгезләребез бар, лабораториялар бар.

- Бәясе күпме соң аның?

- Кыйммәт түгел. 150-200 сум, аннары 300, 400, 500 сумлыклары да бар. Әнисенең нинди булуына бәйле. Хуҗалыклар үзләре дә килеп ала, илтеп тә бирәбез.

- Бүләк итеп нәрсәләр бирәсез?

- Бүләкнең йөзенә карамыйлар. Бүләкләр бик әйбәт. Телевизор да, суыткыч, төрле көнкүреш кирәк-яраклары. Аннары кайтып киткәндә һәрберсенә күчтәнәчләр биреп җибәрәчәкбез. Кайткач, гаиләләре белән бергә утырып, искә төшереп, чәй эчсеннәр өчен. 

Бүләкләр чыннан да саллы иде. Абсолют җиңүчегә - суыткыч. Бер кешегә ял йортына юллама да бирәбез диделәр. Анысын жюрилар киңәшләшеп сайлаячак икән. 


Урамда Айдар Галимовның телгә кереп кала торган “Мин авыл баласы” җыры яңгырый, үгезләр дә бераз моңсу, сыерлар тыныч кына тезелеп торалар, катнашучылар ярыша, жюрилар балл тезә, бүләкләр, бантикларга төрелеп, “кайсы районга барам икән?” дип үз сәгатьләрен көтә. Менә шулайрак үтте ясалма орлыкландыручылар ярышы. 

И, нинди төрле төрттерүләр генә юк ул бу һөнәр ияләре турында. Көләләр, көләләр дә, аннары шуларның ярдәменә өметләнеп йөриләр. Бармый бит алга авыл хуҗалыгы бозау булмаса! Бармый түгел, селкенеп тә карамаячак. Аннары әллә ничә йөз меңгә үгез асрап ятканчы, алып кайттың да утырттың туңган көе генә. Бозаулар да бар, сөт тә бар, ит тә бар, акча да янга кала, сыер да бәхетле. Идеаль!

Узган елны Европа технологиясе буенча Биектау районы җиңү яулаган булган, тик катнашучы авырып китеп, аннары катнаша алмаган. Нәтиҗәдә, икенче урын иясе Мамадыш районы беренче урында булып саналган. Харьков технологиясе буенча Нурлат районы җиңеп чыккан. Ә узган елгы иң яхшы зоотехник-селекционер булып Әтнә районы хезмәткәре табылган булган.

Ә быелгы ярышның нәтиҗәләре түбәндәгечә:

41нче мөгезле эре терлек үрчетү технологларының Европа технологиясе буенча конкурсы җиңүчесе булып Арча районының “Северный” ҖЧҖеннән Равил Хаҗиев танылды. 2 урынны Азнакай районының “Азнакай” АФ ҖЧҖеннән Илнур Төхвәтуллин алды. 3 урынны Әлмәт районының “Токарликов” исемендәге АҖдан Равил Вәлиуллин алды.

Мөгезле эре терлекләрне Харьков технологиясе буенча ясалма орлыкландыруда иң яхшы оператор дип Ютазы районыннан Наҗия Касыймова танылды. 2 урынны Бөгелмә районының шәхси эшмәкәр “Нуждина Г.Ф.” ГКФХсыннан Татьяна Зуйкова алды. 3 урынга Тукай районының “Гигант” ҖЧҖеннән Гөлнара Вәлиуллина лаек булды.

Мамадыш районының “АПК Продовольственная программа” ҖЧҖеннән Рәмис Сираҗиев мөгезле эре терлекләр җитештерүче операторлар буенча 41 нче Республика конкурсының абсолют чемпионы булды.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы оператор булып Сарман районының Юлтимер ветеринария участогыннан Регина Хафизова танылды. 2 нче урынны Балтач районының Алан ветеринария участогыннан Илдар Тимербаев алды. 3 урын Мөслим районының “Мөслим” ДБУдән Ризатдин Фазлыевка бирелде.

Зоотехник-селекционерлар арасында 2 нче республикакүләм конкурста Нурсил Галиев, Нурия Хәкимуллина һәм Минсерин Яһудина җиңүче булдылар.

Шулай ук зоотехник-селекционерлар түбәндәге номинацияләр буенча да бүләкләнделәр:

- Иң яхшы җитештерү күрсәткечләре буенча (сыердан 7287 кг) - Балтач районының “Борбаш” ҖЧҖеннән Гөлчәчәк Абдрахманова, җиңүгә омтылыш (37,5 балл) - Бөгелмә районының “Наратлы” ҖЧҖеннән Антонина Ямасова;

- “Драминский” УТТ аппаратыннан гамәли файдаланган өчен Азнакай районының “Азнакай” АФ ҖЧҖеннән Илнур Төхвәтуллин (1 урын), Балтач районының “Татарстан” ҖЧҖеннән Раушан Кәлимуллин (2 урын), Чистай районы “Джеукау” ҖЧҖеннән Рифат Әминов;

- Иң күп белгечлек стажы буенча (30 ел) – Әтнә районы “Ленин” исемендәге күмәк хуҗалыктан Рафаэль Нигмәтҗанов;

- Зоотехник-селекционерлар арасында иң яхшы җитештерү күрсәткечләре буенча Зәй районының “Нива” ҖЧҖеннән Дамир Хәлиуллин;

- Мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторына сыерларның күп йөкләнеше өчен Югары Ослан районының “Красный Восток АгроМакулова” АҖеннән Юрий Краснов;

- Мөгезле эре терлек үрчетү буенча югары күрсәткечләр өчен (100 сыерга бозаулар чыгу) Светлана Фәсхетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100