Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы камырдан балан бәлеше

Камыр белән тәҗрибә ясый торгач, бүген искиткеч тәмле камыр ясадым. Үзем дә бу хәтле үк булыр дип көтмәгән идем, белгэн булсам эчлегенә балан салмаган булыр идем. Коры камырын гына пешереп ашарлык.

news_top_970_100
Татлы камырдан балан бәлеше
Камыр өчен: 50 грамм маргарин, бер уч шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, ике аш калагы майонез, 4 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, чама белән он.

Он өстенә угычтан маргарин, шикәр комы, көпшәкләндергеч салып кул белән удым. Шул масса өстенә калган ингредиентларны салып камыр бастым.

Эчлек өчен: 2,5 чашка (кофе чашкасы) шикәр комы, 1 чашка он, 1 чашка крахмал.

Камырны бик юка итмичә җәеп табага салдым. Камыр өстенә бер кат шикәрле-крахмаллы катнашма, аннары баланны һәм калган кушылманы җәеп бетердем. 

Духовкада, 40 минут чамасы пешердем. Ныклап суынып беткәнен көтәргә түземлек җитмәде. Эчлеге катканын көтсәң әйбәт булыр иде дә бит, тизрәк тәмен беләсе килә шул. 

Бу камыр кубрәк алма пирогына туры килә, чөнки баланның ачысы камырга "йога".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100