Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Консервланган "скумбрия" балыгыннан кәтлит

Бу тәмле кәтлитнең рецептын Башкортстанның Байсар авылында яшәүче җыр-моң иясе, өлкән дустым Гөлфирә ападан сорап алдым.

news_top_970_100
Консервланган "скумбрия" балыгыннан кәтлит
Ингредиентлар: 1 банка консервланган "скумбрия" балыгы, 5 уртача зурлыктагы пешкән бәрәңге (кабыгы белән пешерелә), ярты стакан пешкән дөге (мин икенче юлы булгур салырга уйлап торам), 1 йомырка, 1 зур суган, тоз, борыч.

Эш барышы:
1. Балыкны һәм бәрәңгене чәнечке белән изәбез.
2. Дөгене тозлы суда бүрттерәбез һәм сөзәбез.
3. Суганны вак итеп кенә турыйбыз.
4. Барлык ингредиентларны бергә кушып кәтлитләр формалаштырабыз һәм, онга манып, майлы табада кыздырабыз. 

Кыскасы, озакка сузмыйча гына мин бу кәтлитне пешереп карадым һәм чактан гына телемне йотмадым. Тәме дә, эшләнеше дә, туклыклы булуы да ошады. Иң мөһиме- аны балалар да яратты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100