Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы ит рецепты

Бу ризыкны хәләл кафеларда ашаган бар. Ул "Мясо по-чешски" дип атала. Шуңа охшатып өйдә пешереп карадым.

news_top_970_100
Катлы ит рецепты
Тавыкнын бот төбен сөяктән аердым, пакетка тыгып, махсус чүкеч белән җиңелчә генә тәпәләп чыктым һәм майланган табага тездем. Өстенә сарымсак башларын иттарткычтан чыгарып ясаган яшеллекне сөрттем, аннары катлап, туралган бәрәңге, суган, кишер салдым. 

Кишер өстенә, колбасный сырны кыргычтан уып, майонез белән каймакны болгатып, сөрттем, аның өстенә кырылган каты сыр сиптем. 
 

Һәр кат саен азрак тоз сиптем. Табаның өстен фольга белән каплап кызган духовкага тыктым. Чама белэн бер сәгать пеште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100