Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айтуганова килгәч "куылган команда", Казан мөселман кинофестивале "попсалаша": ундүртенче фестиваль турында алты факт

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Журналист Рузилә Мөхәммәтова быелгы фестивальгә күзәтү ясый.

news_top_970_100
Айтуганова килгәч "куылган команда", Казан мөселман кинофестивале "попсалаша": ундүртенче фестиваль турында алты факт
1. Мөселман кинофестиваленең яңа "йорты"

Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел Казанның тарихи үзәгеннән “торак районына” чыгарылды. Моны Татарстан җитәкчелегенең татар киносы булачагына ышанмавы дип бәяләргә мөмкин. Халыкара мәдәни чаралар бары тик үзәктә генә үткәрелә ала. Бу, беренчедән, чит ил кунакларына шәһәрнең туристик потенциалын күрсәтү булса, икенчедән, татар кунакчыллыгы бар бит әле. Ә татар кадерле кунагын һәрчак түргә утырта – чаршау артындагы почмакка түгел.

Ни өчен быел кинофестиваль “Ривьера” күңел ачу комплексын сайлады соң? Фестивальнең башкарма дирекциясе матбугат конференциясендә моны уңайлылыкка бәйләп аңлатты. Янәсе, кунаклар “Ривьера” отелендә яшиләр, шушында ук кинозалга керәләр. Трансфер проблемасы юк, ягъни мәсәлән. “Мелочь, а приятно”, дип әйтә бу очракта руслар. Татар алай дими, киресенчә, “өч тиенлек куян”, ди.

Мөселман киносы фестивале күңел ачу комплексында үзен ничек хис итә соң? Әйе, кино заллары уңайлы, кәнәфиләр дә җайлы. Фойеда диваннар да бар, бәдрәфләр дә чиста.

Тик шунысы игътибарга лаек – “Ривьера” күңел ачу комплексы адәм баласына күңел ачуның бөтен рәсми төре буенча хезмәт күрсәтү урыны. Гафу итегез, шул исәптән стриптиз да.

Менә комплексның рәсми сайтыннан кайбер юллар. Сүз ирләр клубы турында бара. “Загораются огни, открывается занавес... На сцене появляются девушки – таинственные нимфы, прекрасные волшебницы стриптиза, очарования и соблазна...”
Кыскасы, мөселман киносы фестивале кысаларындагы фильмнарны караганнан соң, ирләрчә ял итә аласыз, җәмәгать. Сайттан әлеге клубның бөтен хезмәтләре турында үзегез кереп укый аласыз.

Журналистлар өчен матбугат үзәге “Ривьера” отелендә бүлеп бирелгән. Тимер эзләгечләр аша гына үтеп керәсең. Кергәч тә борынга аквапарк һавасы бөркелә, баскычтан күтәрелгәч тә сулга таба аквапарк күрсәткече тора. Әмма журналист андый кызыктыргычларга кызыкмыйча уңга таба китергә тиеш. Уңда – кинофестивальнең матбугат үзәге.
  
Кыскасы, киләсе елга мин быелгы ялгышны кабатламыйча, “Родина”га әйләнеп кайтырга тәкъдим итәм. “Родина-Ватан” үз баласының бер хыянәтен гафу итәр.

2. Ундүрт ел эчендә кемнәр килде, кемнәр китте?

Матбугат чараларында Казан халыкара мөселман кинофестивален оештыручы команданың китүе турында мәгълүмат актив таратыла. Элеккеге команда дигәндә Альбина Нафигова, Александр Ишимов һәм Әдилә Хәйбуллина турында сүз бара. Альбина Нафигова Казан кинофестивалендә дүрт-биш ел чамасы программа директоры булды. Ягъни, ул әзер фестивальгә килде һәм биредә тәҗрибәле команда янында тәҗрибә туплагач, үз эшен ачып җибәрде. Аның кинофестивальдән китүе “Татаркино” оешмасына һәм Кинофестиваль дирекциясенәяңа җитәкче – Миләүшә Айтуганова килүе белән аңлатыла. Кинофестиваль буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә бу каршылыкны шәрехләүне сорап Миләүшә Айтугановага сорау бирүчеләр булды. Миләүшә Айтуганова каршылык булмавы турында әйтә. Моңарчы Нафигова башкарган программа директоры вазыйфасын хәзер танылган кино белгече Сергей Лаврентьев башкара. Ул озак еллар Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясен җитәкләгән белгеч.

Альбина Нафигова белән бергә “Мир” кинотеатры директоры Александр Ишимов та китте. Хәзер кинотеатр директоры Ишимов, Альбина белән бергә яңа кинофестивальдә эшли, ул анда башкарма директор. Китүчеләр дип Әдилә Хәйбуллинаны санарга була. Моңарчы Казан кинофестивалендә сайлап алу комиссиясе әгъзасы булган Әдилә Хәйбуллина хәзер Халыкара Яшьләр кинофестиваленең программа директоры.

Тагын бер нәрсәгә игътибар итик – кинофестиваль 14 ел бара. Бу вакыт эчендә күп кеше килеп, күп кеше китте. Кинофестивальне “Бибинур” фильмының продюсеры Светлана Бухараева оештырган чаклар да бар иде, хәзер “Идел” журналын җитәкләгән Айсылу Хафизова да бер чорда кинофестивальдә эшләп алды. Ул вакытта да биредә кешеләр командага тупланып эшләде. Кинофестивальнең программа директоры Илшат Латыйпов булганын да хәтерлим. Хәзер Илшат Камал театрының матбугат үзәген җитәкли. Бер-ике тапкыр театр белгече Нияз Игъламов та эшләп алды.

Командалар килә дә китә һәм бу нормаль күренеш. Бу фестивальнең тере организм булуын һәм үсешкә омтылуын күрсәтә.  Нафигова туплаган команданың Казан кинофестиваленнән китеп, үз фестивален оештыруын төрле телеграм-каналлар да бик актив тарата. Әмма, кабатлап әйтәм, әлеге команданың кинофестивальне барлыкка китергән команда түгеллеген, ә бары тик уңышлы эшләп килгән командага кушылып киткән булуын гына искә алмыйлар. 

3. Бер Казанга ике кинофестиваль сыямы?

Сентябрь аенда бер Казанда параллель ике кинофестиваль бара.

Без никадәр оптимист булырга тырышсак та, дөресен күрик - юк әлегә безнең Казанда ике кинофестивальгә йөрерлек тамашачы. Без бер фестивальне тәэмин итәрлек тамашачы тапсак та, сөенеп туярлык түгел. Кинофестивальне “торак районына” күчерү генә аны тамашачы белән тәэмин итәр дип уйларга ярамый. Булмый алай. Кичә, әнә - Алферова белән очрашуга да халык өелеп килмәгән иде. Ни өчен икәнлеген белмим, әмма аз иде тамашачы.

Кинофестивальләрнең икесе дә нигездә республика бюджетыннан уздырыла. Ягъни, алар Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы канаты астында үтә. Димәк, министрлык вакытында төзәтмәләр кертә ала иде. Әмма бу эшләнмәде. Ул гына да түгел, министрлыкның Кинематография секторы җитәкчесе Лия Гыйльметдинова моңарчы Казан кинофестивале канаты астында эшләп, хәзер аерылып чыккан “Время кино” форумының һәм Яшьләр кинофестиваленең матбугат конференциясендә катнашты. Ә ундүртенче тапкыр уздырыла торган зур кинофестивальнең матбугат конференцияләре министрлык вәкилләреннән башка гына узды. Кинофестиваль ачыла торган көнне министрлыкта була торган традицион матбугат конференциясе дә узмады.

Инде искәртеп киткәнемчә, Казандагы икенче кинофестивальне Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең элеккеге командасы уздыра. Бу кинофестиваль яңалык түгел, ул моңарчы да бар иде. Әмма моңарчы ул Казан халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале дип аталса, хәзер Халыкара яшьләр кинофестивале дип кенә атала. Аны Казан Мәдәният институты уздырса, ә башкарма директоры “Иман” продюсерлык үзәге генераль продюсеры Кузьма Морозов иде. Ул зур кинофестиваль алдыннан башланып, матур гына зурысы алдыннан тәмамлана да иде. Ни сәбәпле фестиваль яңа хуҗаларга тапшырылган – билгесез.

4. Кинофестивальгә оркестр да, думбыра да сыя

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ачылу тантанасы традицион урынында – “Пирамида”да үтте. Ачылу тантанасы катнашучылар өчен оештырылган. Шуңа да аншлаг юк иде. Җитмәсә, партердан биш-алты рәтне алып, “Ля Примавера” оркестрын урнаштырганнар. Алар күп уйнамадылар да инде. Ачылганда Идриз Газиевка уйнадылар да, уртасында – Зарага. Калган вакытта зал тутырып тордылар инде. Кунаклар гармун тартып мәҗлес уздырганда читтә торган фортепиано кебек. Минем өемдә дә фортепиано тора. Ә музыканы колакчын киеп, компьютердан тыңлыйбыз.

5. 183 журналист - кемнәр ул?

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашырга теләк белдереп, 183 журналист аккредитация үткән. Болар – мәдәният һәм дин темасын яктыртучылар дип аңларга кирәк. Җәмәгать, юк бездә аның кадәр мәдәни һәм дини тема язучы журналист. Юк! Журналистлар белән иң актив хезмәттәшлек иткән Камал театры һәм Филармония матбугат үзәкләре дә ул кадәр журналист китерә алмый. Кем бу 183 кеше – билгесез. Хәтта телевидениеләр запас белән берничә кешене аккредитацияләсәләр дә ул кадәр җыелмаячак.

Гафу итегез, әмма шуны әйтми кала алмыйм. Ул 183 арасында Казан мөселман кинофестивален яратучы һәм пенсиягә чыккач матбугат чараларына хатлар язучы өлкән буын вәкилләре бар. Алар фестивальнең "журналистлары". 

6. Чәкчәгегез тәмле булсын!

Кызыл келәм – Казан кино тусовкасы өчен бер якты мизгел. Дөрес, соңгы елларда катнашучыларны лимузиннарда китермиләр. Алар зур автобуслар белән килеп, чират буенча шуннан төшәләр. Әмма оештыручыларның шулкадәр күңеле киң: кызыл келәмнән кинофестиваль кинокартинасында катнашмаучылар да үтә. Әйтик, фильм Татарстанда төшерелгән яки төшерелә башлаган икән, фестивальдә катнашмаса да, аны төшерү командасы, матур күлмәген киеп, кызыл келәмнән үтә. Мәсәлән, “Кире” фильмы катнашмый, аның әзерлеге турында мәгълүмат булмады, ә режиссерлары барыбер келәмнән үтте.

Казан кинофестивале "попсалаша". Кызыл келәмнән "Мунча ташы"ннан Гамил Әсхәдулла да узды. Киләсе фестивальләрдә Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Зөлфәт Зиннуровларны көтеп калабыз.

Шунысы кызык – келәмнән федераль журналистлар һәм аларны бирегә китергән пресс-атташе да узды. Ә Татарстан журналистларына һәм фестивальнең матбугат үзәге хезмәткәрләренә андый хокук бирелмәгән. Пресс-атташе Михаил Похваленый хәтта келәмнән чәкчәк ашый-ашый узды. Кем өчендер кызыл келәм сәхнәгә тиң булса, кем өчендер бары тик залга үтү юлы.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100