Спорт мастерына кандидат мәктәпне бишлегә генә тәмамлар өчен ничек әзерләнә?

24 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйсән ВӘЛИЕВА, КФУ студенты
Фото: Оксана Сидорова
Оксана Сидорова белән ел саен Сабан туйларында, Питрауда күрешә идек. Кызлар матур күлмәкләрен киеп бәйрәмгә йөргәндә, ул һәр елны бер урында – тауга барып, чабу ярышына әзерләнеп йөри иде. Мамадыш районында йөгерү буенча аңа тиңнәр юк.Үзе җитез, үзе уңган Оксана мәктәпне тәмамлап, уку йортына укырга керү уйлары белән йөри..

"Бер үземә бер зур класс"

Оксана Сидорова Мамадыштан 57 км ераклыкта урнашкан кечкенә генә Албай авылыннан.

- 9 сыйныфка кадәр үз авылымда белем алдым. 5 бала укуга гына карамастан, бик күңелле иде ул чакларда. Укытучыларым да ныклы белем бирде. Имтиханнарымны әйбәт кенә тапшыргач, Усалиның унберьеллык мәктәбенә киттем. Чит авылдан килсәм дә, яңа мәктәптә мине бик җылы каршы алдылар. Калганыма да үкенмәдем. Усалида берүземә зур класс бирделәр. Укытучылар белән дә уртак телне тиз таптым. Шулай да яшермим, ияләнеп китүе авыррак булды, чөнки туган мәктәбемне, укытучыларымны,классташларымны бик юксындым. Шушы авырлыкларны җиңәргә 11 сыйныф укучылары ярдәм итте. Бер ел эчендә ике сыйныф бергә әйләнде.Чөнки аларда 4 егеткә 1 кыз иде, - дип көлде ул.

  • Мамадыш районының Албай авылы безнең илебезгә берьюлы 5 баһадир бүләк иткән авыл. Болар Советлар Союзы Геройлары: Степан Домолазов, Михаил Москвин, Иван Максимов, Георгий Смирнов, Николай Гавриловлар.

- Спортка ничек кереп киттең? Кызлар ул юл белән китми бит гадәттә.

- Албайда зур спортзал булмау сәбәпле, без күбрәк чаңгы, җиңел атлетика һәм гимнастика белән шөгыльләнә идек. Спорт ярышларының берсендә калдырмаска тырыштык. Безнең авыл йөгерешчеләре, чаңгычылары беренчелекне бирми дә инде. Усалида укуымның беренче атнасыннан ук ярышларга йөри башладым. Баскетбол, волейбол уеннарын физкультура укытучысы Нияз абый өйрәтте, хәтта ярышка да команда белән бардым әле.

"Суык дип тә, буран дип тә тормадык"

- Болай еш ярышларда йөрүеңә укытучылар каршы килгәндер инде? Үземнән чыгып әйтәм, безгә гел “укымыйсыз” дип әйтәләр иде.

- Әйе. Дәресләрне күп калдырганга кайбер укытучылар каршы килде. Алдагы тормыш турында да уйлар вакыт бит. Аннары, укуыма зыян килмәгәнен аңлагач, өстәмә эшләр биреп, уңышлар теләп җибәрделәр.

- Спортка мәхәббәтне уятучы кеше кем иде соң? Кемнән үрнәк аласың?

- Спортка кызыксыну уятучы кешем – үз абыем иде. Аңа карап, үземнән ике тапкыр озын чаңгыны киеп шуа идем. Суык дип тә, буран дип тә тормадык. Авылыбызда әле чаңгы түгәрәге эшли иде. Шунда бик рәхәтләнеп йөрдем. Физкультура укытучысы Климент Михайлович бик күп чаңгычылар тәрбияләгән, миңа да күп дәресләрен бирде. Район күләмендә генә түгел, ә республика күләм ярышларда да уңыш яуларлык итеп әзерләде ул безне.

- Димәк, син йөгерүче генә түгел чаңгычы да?

- Җитдирәк итеп җиңел атлетика белән шөгыльләнә башладым, ягъни тренер белән. Кыш көннәрендә исә чаңгыдан төшмим.

- Ә әти-әниең каршы булмадымы соң?

- Юк, киресенчә, уңышларыма минем белән бергә сөенделәр, авыр вакытта терәк булып ярдәм итеп тордылар. Туры эфирларны карап минем өчен җан аттылар.

- Ел саен Югары Кыерлы сабан туенда йөгергәнеңне күрәм. Ул җиңгән велосипедларны нишләтәсең?

- Сатам. Берсен әниемә дә бирдем. Иң кызыгы шул бүләк алу инде ул...

"Сумкамның яртысын китаплар белән йөрттем"

- Чыгарылыш елында вакытка ничек сыеша алдың?

- Яшермим, 11 сыйныфка җиткәч, вакыт бик тыгызланды. Бердәм дәүләт имтиханнарына да тренировкаларга да вакыт табарга кирәк иде. Җитмәсә, ярышлар да күбрәк уздырыла башлады.

Ләкин төшенкелеккә бирелмәдем, сумкамның яртысын китаплар белән тутырып йөрттем, имтиханнарга юлда барганда әзерләнә идем. Шулай сизелми дә бер ел үтте дә китте. Уку елы ахырында бер айга тренировкага Кисловодскийга киттем. Бердә борчылмадым, имтиханнарны уңышлы биреп, мәктәпне алтын медальга тәмамладым.

- Спорт мастерына кандидатны кайчан, ничек алдың?

- Анысы иң зур җиңүем дип саныйм. Оренбургта үткәрелгән IX җәйге спартакиада да Россия чемпионатында 3 урын алып спорт мастерына кандидат булдым. 5000 һәм 3000 м да да чаптым әле. Шулай ук Россия беренчелегендә оештырылган ярышта 2 урын алдым, ә Татарстанда беренчелекне бирмәдем. Саный китсәң, алар күп инде.

- Спорт белән кызыксынгач, укырга шул яклап киттеңме?

- Юк, Казан федераль университетының юридик бүлегенә кердем. Ләкин спортны ташламам дип уйлыйм.

- Башка күңелеңә якын шөгыльләрең бармы соң?

- Буш вакытларымда тортлар пешерергә яратам. Бәйрәмнәрдә якыннарыма тортсыз бармыйм. Укытучыларыма да соңгы звонокта торт пешереп төшкән идем. Хәзерге вакытта хыялым спорт мастеры булырга. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








ЯшьТИ

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен....

Җәй көне авылда рәхәт инде, бигрәк тә җиләк-җимеш өлгергән вакытларда. Җиләкләрнең өлгергәнлеген иң башта Уфа-Казан трассасында йөрүчеләр күреп ала. Хәзерге вакытта җиләк сатучылар гөмбәгә күчеп маташалар. Ә без җиләкле җәйләрне искә төшерик.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла