Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен....

Җәй көне авылда рәхәт инде, бигрәк тә җиләк-җимеш өлгергән вакытларда. Җиләкләрнең өлгергәнлеген иң башта Уфа-Казан трассасында йөрүчеләр күреп ала. Хәзерге вакытта җиләк сатучылар гөмбәгә күчеп маташалар. Ә без җиләкле җәйләрне искә төшерик.

news_top_970_100
Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен....
“Иң оста җиләкчеләр – Мамадышта”

Беренче җиләкләр өлгерә башладымы, халык казлар су коенырга кергән шикелле җиләккә ашыга. Хәтта кемнәрдер шуның өчен эштән ял сорап кайта, чөнки җиләк вакыты гадәттә бер ике атна була. Күп районнарда исә быел җиләк булмаган да. Ләкин Мамадышта аның беткәне дә юк. Зөлфәт Зиннуров та юкка гына “Иң оста җиләкчеләр - Мамадышта” дими, үзенең тапшыруларында. Тырыш, эшчән Мамадыш халкы табигать байлыгыннан ел саен файдаланырга тырыша.

Албай авылында яшәүче Биктяшевлар гаиләсеннән җиләк турында сорашырга булдым әле. Аларның сезонны ябып ятулары иде.


“Без җиләкне гаиләбез белән бергәләп җыябыз . Гаиләдә без 5 кеше. Мин әти-әнинең өлкән кызлары Янина булам. Мәктәптә укучы ике сеңлем бар”, - дип таныштырды ул үзе белән.

- Җиләкне күптән җыясызмы?

-Җиләкне күпләп җыя башлаганга 7 ел бар инде. Бу эшкә беренче булып әтиебез этәрде. Шулай Мамадыш трассасыннан кайтканда җиләк сатып торучы әбиләрне күргән. Кайтып безне дә кызыктырды. Кызык өчен генә 1,2 чиләк җыеп сатарга булдык. Ул вакытта безгә 300 сум шундый зур акча булып тоелды. Ул бит табигать биргән җиләк, аңа су сибәсе, чүбен утыйсы юк. Иренмичә, бар сабырлыгыңны җыеп җыярга гына кирәк. Авыл җире өчен менә дигән бизнес. Бу эшне бар кеше дә булдыра да алмый. Сезонны 16 июньдә башлап җибәргән идек. Башта каен, аннары җир җиләгенә күчтек.

“Бик күңелле Сабантуй шикелле”

- Җиләкчеләр иртә торып китә диләр. Сез ничәдә китәсез?

- Без иртә торабыз дип бик әйтмәс идем, чөнки иртәнге 3 тә торучыларны ишеткәнем бар. Без шул 6 да, кайчак 5 тә торган чаклар булды. Иртәнге һавада җыю рәхәтрәк. Көндез кызу. Ул җиләк җыюлары тәнгә рәхәт бит. Шәһәрдән туеп, авылда рәхәтләнеп ял итәсең. Ахырга таба туйдыра, җиләкнең тәме дә бетә.

- Яшерен җирләрегез бармы соң?

- Яшерен җирләре юк, авыл халкы белән бергәләп җыябыз. Бик күңелле, Сабантуй шикелле.


- Ә җиләк сездә күп булдымы соң быел?

- Дөресен генә әйткәндә урынына карап, ләкин быел башка еллар белән чагыштырганда аз булды. Иртән шулай бергәләп җиләкне җыябыз да, төштән соң әти сатарга чыгып китә. Иң авыры шул инде аның – сату. Безнең авылларда алай сатучылар күп түгел, көндәшләр әз. Шулай да бар. Әти Балык Бистәсендә урнашкан самавырга чыга, чөнки Чаллы-Казан юлында Кирмән, Уразбахта авыллары ду китереп сата. Сатылмаган җиләкне үзебезгә калдырабыз. Икенче көнгә аны инде сатып булмый, бозыла.


- Бәясе ничек?

- Каен җиләгенең 1 литры 500 сумнан, җир җиләгенең 5 литры - 500. Җиләктән кала гөмбә дә җыйгалыйбыз әле. Тиз җыелса да, сату авыррак бара. Ә җыелган акчага яңа яртыбызны торгыздык, машина алганда да ярдәме тиде - диде Янина.

“Җәвит Шакировка калмаган җиләкләр шушы якныкы”

Җиләкнең иң кызган урыны Янина әйтмешли Кирмән, Уразбахта авылына туры килә икән. Бер-берсен уздырырга тырышып, тырмашып җыялар ул авылларда. Хәтта күрше - тирәләрдән дә килеп җыялар. Җәвит Шакиров Салават Фәтхетдиновны "бер генә дә чиләк калдырмадың" дип гаепләгән иде. Шул якларныкы икән.

“Без кунакка гына кайткан идек, бөтен авыл җиләк сата. Әле ялкаулар күзен ачмаган була. Бу авыл кешеләре таңнан торып, җиләк җыеп инде сатып утыра. Уңганраклары икешәр, өчәр тапкыр җыеп тагын юлга чыга” – дип сөйләде Зөлфирә Хәҗипова.

Әле генә мәктәпне бетергән Урта Кирмән кызы Таңсылу Мөхлисова исә җиләкне кечкенәдән 4-5 сыйныфларда укыганнан бирле җыя икән. Алар исә җайлашканнар: билгеле кешеләргә җыеп торалар икән.

“Күршеләр(дус кызлар) белән бергә җыябыз. Җиләктә төрле кызык хәлләр дә булгалый. Чиләкләр онытылып калган чаклар, бер-береңне югалтып, кабат эзләп йөргән чаклар була инде ул. Без күбесенчә заказга җыйдык, шуңа күрә артык иртә чыгып китүнең мәгънәсе юк. Табигать кочагында бөтен җаның-тәнең белән ял итәсең. Әле шуның өчен акча да түлиләр.

- Ә җиләк бәяләре сездә ничек?

- Без җәй буе җир җиләге һәм бераз каен җиләге җыйдык. Иң башта 5 литры 800-1000 тирәсенә саттык, соңыннан безнең шикелле “бизнесменнар” күбәя башлагач, җиләк бәясе 600-700 гә төште. Җир җиләге бездә бик уңды, Аллага шөкер.


“Язмышлардан узмыш юк”

Җиләк дигәч тә, бардың да чиләкне тутырдың да түгел бит әле ул. Җиләктә төрле хәлләр дә булгалый. Мин әле кечкенә чакларымны хәтерлим: бабай белән әби кызларын, киленнәрен, оныкларын җыя иделәр дә, төялешеп җиләккә алып китәләр иде. Учалы авылында гомер итүче 78 яшенә җиткән, ләкин бер ел да җиләк җыймыйча калмаган Зиннәтов Миңнулла бабам күрше авылда булган кызганыч бер хәл сөйләде. “Элек безнең якларда урманда кура җиләген күпләп җыйдылар. Шулай бер апаның кызлары киленнәре дүртәүләп җиләккә китәләр. Яшенләп яңгыр килә, күрәсең, кайтырга җитешмиләр, һәм 3 кеше бер агач төбенә, ә берсе имән төбенә яңгырдан кача. Язмышлардан узмыш юк, диләр. 3 кеше торган агачны яшен суга. Имән төбендә качканы гына үлемнән котылып кала. Авылга тезендә төшеп җитә”, - дип сөйләде бабам. Шуннан соң халык урманга бик саклык белән генә йөри башлаган бездә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100