Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрки-татар иҗатчылар һәм әдәби ядкярләр: “Үзен зыялы дип санаган кеше Кол Гали иҗаты белән таныш булырга тиеш”

"Төрки-татар иҗатчылар һәм әдәби ядкярләр" сәхифәсен татар язма әдәбиятына нигез салган, “Кыйссаи Йосыф” поэмасының авторы буларак билгеле булган дөньякүләм танылган шагыйрь Кол Галидән башлыйбыз. Аның иҗатының үзенчәлеге, тарихи фактлар, сәхнәләштерү һәм музей булдыру проблемасы турында “Татар-информ” хәбәрчесенә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

news_top_970_100
Төрки-татар иҗатчылар һәм әдәби ядкярләр: “Үзен зыялы дип санаган кеше Кол Гали иҗаты белән таныш булырга тиеш”

Коръән, әт-Тәүхид һәм гуманизм мәсьәләләре: әсәрнең үзәгендә нинди үзенчәлекләр чагылыш таба?

– Әдәбият тарихында, халык тормышында алып торган урыны нидән гыйбарәт һәм аның кыйммәте нәрсәдә?

– Чынлап та, әдәбият тарихы белән таныш булган кеше Кол Гали исемен белә. Алай гына да түгел, аның әсәрен, эчтәлеге белән таныш дип саныйм. Үзен зыялы дип санаган кеше аның танылган иҗат җимешен белергә тиеш. 

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре язылуына 800 елга якын вакыт үткән. “Кыйссаи Йосыф” – пәйгамбәрләр тормышы белән бәйле. Игътибар итсәгез, әсәрнең геройлары – Йосыф, аның әтисе Якуб пәйгамбәр бар. Автор нәкъ менә ислам дине һәм аның изге китабы булып саналган Коръән белән тыгыз бәйлелектә әсәр иҗат иткән. Бу аның ул вакытта, дини һәм ярымдини китаплар таралган чорда, аять-сүрәләрдә урын алган фикерләрнең күпләп әсәрдә булуы, шушы рухта укылуына китергән дип әйтә алабыз.

Икенчедән, әлеге әсәр ислам диненең таянычы булып торган әт-Тәүхит (бер аллалык) фәлсәфәсенә нигезләнә. Эчтәлектә Йосыфка, Зөләйхага һ.б. геройларга бәйле вакыйгаларны алып карыйбыз икән, анда, киресенчә, мәҗүсилек, потларга табыну кире кагыла. Автор Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген әсәр дәвамында укучыга тәкъдим итә, шушы фикерне яклый, үстерә.

Әсәрнең популярлыгы сәбәбе – аның эчтәлегендә гуманизм идеяләренең киң чагылган булуы. Кешелек җәмгыяте барыбер матурлыкка, әдәпкә, әхлакка омтылып яшәгән. Тормышта без яхшылык һәм явызлык көрәшен күрәбез, ләкин безне яхшылыкның һәм матурлыкның бергә генә булса да өстен чыгуына ышаныч саклый. Гомумкешелек кыйммәте булып кабул ителгән әлеге сыйфатлар әсәрдә үзәк урын ала.

– “Кыйссаи Йосыф” ни өчен көйләп укылган?

– “Йосыф китабы”н элек көйләп укыганнарын хәтерлибез. Дөрес, яшьрәк буын инде аны бик белмидер. Кызганыч, бүгенге көндә аны күршеңә көйләп, сөйләп утыру гадәте бетте. Әмма безнең чорда телевизор юк иде. Кич белән күршеләрнең кунакка кич утырырга керү гадәте булган вакытта, шушы китапның эчтәлеген көйләп, мәкам белән уку кабул ителгән иде.

– Кеше әсәрдән җәмгыять куйган сорауларга җавап таба аламы?

– Фәнни телдә антропоцентризм дигән төшенчә бар. Ягъни кешене, шәхесне галәмнең үзәгенә кую. Сүз Йосыф пәйгамбәр, аның туганнары турында барса да, автор аңа нисбәтле кеше шәхесе турында уйлана. Кеше бу һәм “теге” дөньяда матур, бәхетле яшәргә тиеш дигән идеяне үткәрә. Йосыфка бәйле сыйфатларны карыйк, автор махсус аның ун сыйфатын аерып күрсәтә: ул гаҗәеп матур, булдыклы, күп телләр белә, тырыш, сабыр, гадел, кешелекле, миһербанлы, ярдәмчел һ.б. сыйфатлар артында Коръәнне иңләп үткән, анда ассызыклап күрсәтелгән фикерләрнең без урын алганлыгын күрәбез. Әнә шул рәвешле, кеше, аның шәхесе, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан иңдерелгән Коръәндә урын алган сыйфатлар белән тәңгәлләшә һәм чын, идеал кеше нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирә. Китап укучылар исә әсәрне, кеше яшәеше белән бәйлелектә, “Йосыф”ны укып, гамәлләрен бәяләп, өйрәнеп, үз сорауларына җавап тапкан дип саныйм.

Әсәрдә ярату төрләре һәм аларның чагылыш үзенчәлеге

– Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар гыйбрәтле. Анда ярату төшенчәсе алгы планга куелган. Дөрес, яшьрәк буынны, бәлки, Йосыф-Зөләйха мәхәббәте күбрәк кызыксындырадыр. Укучы гашыйк булу, тугрылык саклау, хыянәт итү кебек сорауларга җавап эзли. Зөләйха белән Йосыф арасындагы мөнәсәбәтләрне карыйк. Зөләйханың ир хатыны була торып, Йосыфны үзенеке итәргә теләве, шуның аркасында ачуланышулары, Зөләйханың Йосыфны зинданга яптыруы, әмма күңелендә мәхәббәт хисе сүнмәве, озак вакыттан соң карчыкка әйләнгән Зөләйха белән Йосыф очрашкач, алар күңелендә мәхәббәт хисенең саклануын күрәбез. Зөләйха орынган камчыга ут каба, аның мәхәббәте шундый көчле була. Әлеге гаять тәэсирле, әдәби сурәтләр, детальләр үзе үк мәхәббәт хисенең көчен, зурлыгын, матурлыгын ачып бирә.

Ярату ике җенес арасында гына түгел, ул туган якка, туган җиргә, әти-әнигә, туганнарга булган ярату – әсәр дәвамында эзлекле рәвештә үткәрелә. Аны уку барышында минем күңелдә дә балачак, яшьлек белән бәйле бик күп хатирәләр искә төшә. Боларның барысы да “Кыйссаи Йосыф”ның гасырлар дәвамында яратып укылуы һәм әдәбиятыбызда, аның аша халыкның рухи күңелендә тирән эз калдыруын күрсәтә, дәлилли дип саныйм.

Кол Галинең ни өчен “кол” булуына аңлатма һәм татар халык авыз иҗатында Йосыф-Зөләйха образлары

– Кол Гали турында мәгълүматны Бәхиш Иманның 1680 елда борынгы Болгар кулъязмаларына таянып язылган “Җагъфар тарихы” китабыннан табарга була. Бу китапта Болгар Әмире Гази Бараҗ шагыйрьне йә Мөхәммәд Гали, йә сәет һәм мулла Гали, йә Кол Гали дип әйтә. Ни өчен әдәбиятта аны нәкъ менә Кол Гали дип атыйлар?

– Ислам дине кабул ителгәннән соң, мөселман дөньясында киң планда алып караганда, шәхесне Аллаһ колы итеп карау кабул ителгән. Аллаһ колы буйсынганлык, түбәнлек билгесе түгел, ә кешенең кемнеңдер әйбере, заты булудан бигрәк, киресенчә, аның Аллаһы Тәгаләгә генә нисбәтле булуын ассызыклап әйтү өчен кертелгән атама, төшенчә. Без шуңа күрә дә Кол Галине әсәрендә атаган исем белән – Кол Гали дип йөртәбез.

– Дәртле Зөләйха белән тугрылыклы Йосыф образлары Казан татарларының җыр репертуарында киң урын алган – алар турында дүртьюллыклар, сюжетлы җырлар иҗат ителгән. Ничек уйлыйсыз, ни өчен әлеге образлар фольклорга тирән үтеп кергән?

– Монда ике фактны атап китәргә кирәктер: беренчедән, татар әдәбиятының башлангычы фольклор белән бәйле, шуның кебек үк, “Кыйссаи Йосыф”та да без фольклорның тирән йогынтысын күрәбез. Ягъни ул күпмедер дәрәҗәдә халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнгән һәм үз чорында халыкның уй-фикерләре әлеге әсәргә дә үтеп кергән. Икенчедән, әдәбиятта, мәдәни мираста үзенчәлек бар: халык күңеленә тирән үтеп кергән вакыйга, хәл, күренеш, аерым шәхесләр әкренләп символга әйләнә. 

Бүген без Йосыф һәм Зөләйханы мәхәббәт символы дип саныйбыз икән, ул бик гадәти. Аның дәвамчысы буларак без Таһир-Зөһрәне беләбез. Галиябану белән Хәлил дә мәхәббәт символлары булып киттеләр! Карагыз, берсе 800 ел элек язылган булса, икенчесе әле 100 ел элек кенә язылган (саннар шартлы рәвештә алынды – ИТ), ләкин кешегә хас булган ярату хисенең гаҗәеп матур сыйфатлары сурәтләү рәвешендә бирелгәнгә күрә, символлар рәвешендә тәкъдим ителә.

Татар әдәбияты тарихы бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Ислам дине үтеп кергәннән соң, анда суфичылык киң урын ала. Без бик күп әсәрләрдә Аллаһы Тәгаләгә яратуның алга чыгарылганлыгын күрәбез. Ул – илаһи ярату, гашыйклык.

“Кыйссаи Йосыф”ны без Яңарыш (Ренессанс) әдәбиятына кертеп карыйбыз, анда җир кешеләре арасында була торган мәхәббәт хисенең зурлыгы, матурлыгы күрсәтелә. Ә бу исә реаль чынбарлык, тормыш белән бәйле. Яшәештә күңелендә мәхәббәт хисе барлыкка килгән кеше, билгеле, идеал итеп әлеге тугры Йосыфны алган, син әйткәндәй, дәртле Зөләйханы да кире какмаган, чөнки ул хис тә һәркемгә якын, таныш. Шуңа күрә алар аны реаль тормышта да булырга мөмкин булган мәхәббәтнең бер идеалы, матур үрнәге буларак кабул иткәннәр. Ул исә бәетләргә, җырларга, шигырьләргә үтеп кергән.

Ахыр чиктә, Йосыф һәм Зөләйха сюжеты ул – Коръәннән килүче сюжет. Кол Галинең әлеге әсәре татар әдәбиятына шундый көчле тәэсир иткән ки, аның аерым мотивлары, сурәтләре дистәләгән автор иҗатында урын ала. Йосыф-Зөләйха сюжеты Мәхмүт Болгари, Мәҗит Гафури, Нурмөхәммәт Хисамов, Юныс Сафиуллин кебек авторларыбыз тарафыннан яңа вариантларда эшкәртелде һәм пьеса, әдәби әсәр буларак мәйданга килде. Берничәсенең сәхнәгә дә куелганын, уңыш белән барганын беләбез.

Ачыктан-ачык мөнәсәбәтне кабул итү һәм кире кагу очраклары: “Кыйссаи Йосыф”ка ни өчен төрле караш белән караганнар?

– Кайбер чыганакларга таянсак, ул вакытта хөкем иткән Челбир хан бу поэманы укыгач, үзенә һәм энесенә ишарәләнгәнен аңлап, әсәрне аяк астына салып таптаганы мәгълүм. Ни өчен әсәргә ул вакытта шундый мөнәсәбәт булган дип уйлыйсыз?

– Сез әйткән фикер киң танылу алган әсәрләргә нисбәтле төрле риваять-легендалар барлыкка килүне күрсәтә. Бу фактның фәнни дөреслеген үзем генә дәлилли алмыйм. Шуңа күрә мин аны аерым очракларда барлыкка килгән риваять дип кабул итәм. Еш кына риваятьләрнең тарихи нигезе дә барлыгын әйтәбез.

Болай караганда, әлеге әсәргә карата төрле урыннарда, дәүләтләрдә сез әйткән вакыйгалар булырга мөмкин. Әгәр дә булган икән дигән фикергә килеп, аның хаклылыгына ышанабыз икән, болай дип әйтер идем: Йосыф-Зөләйхада сурәтләнгән вакыйгаларга мөнәсәбәт төрлечә булган. Бер караганда, еш кына ислам дине кешегә үзенең хисләрен ачыктан-ачык күрсәтүне тыя дигән фикер киң урын ала. Һәм ул гасырлар дәвамында билгеле факт. Шуңа күрә яшьләрнең үзара очрашуы, бер-берсенә мәхәббәт аңлату күренешләре гөнаһ кылу буларак кабул ителгән. Бу очракта бер-берсе белән сөйләшеп тору кебек сыйфатларның әле XIX йөздә дә зина кылуга тиңләнгән. Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повестен генә алып карыйк. Ул Җилем-Каран авылында булган вакыйгага нигезләнеп язылган.

“Кыйссаи Йосыф”та җир кешесенә хас ярату хисе һәм аны ачыктан-ачык чагылдыру, аның кешене гөнаһ кылырга да этәрергә мөмкинлеге бирелгән – Зөләйха бит гөнаһка да керергә әзер икәнлеген сиздерә. Бу фикерне кемнәрнеңдер кире кагуына гаҗәпләнмәскә кирәктер.

Йосыф үзенә хыянәт иткән туганнары килер алдыннан гаҗәеп сарай салдыра, аны бизәтә. Анда туганнарының эш-гамәлләре урын ала. Моны күргәннән соң, алар каршыларында Йосыф торганын аңлап ала, үзләренең гөнаһларын искә төшереп (коега салдылар, сатып җибәрделәр, кыерсыттылар), гафу үтенәләр. Бу яктан, ислам диненең сурәт ясауны тыю фикере дә нык таралган иде. Шуңа күрә дә мөселман дөньясында рәсем ясау сәнгате киң үсмәгән дигән фикер әлегәчә сакланып килә.

Коръәндә рәсем ясауны тыю юк, бары тик кеше сурәтен генә ясарга ярамый. Мин моны башка диннәрдән читләшү, аерылып тору дип кабул итәм. Шул рәвешле, бу әсәрдә кеше сурәтләре дә килеп керә икән, димәк, бу динне дә, аның таләпләрен дә кире кагу кебек кабул ителеп, шулай ук башка төрле мөнәсәбәт урын алган булырга мөмкин.

Башка халыклар иҗаты һәм Гёте фикере

– Без Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен “йөзек кашы” дип атыйбыз. Ә башка халыкларның әсәрләре белән чагыштырып үтсәк?

– Сөйләшү башында бер кызыклы фактны әйтеп китәргә тиеш булганымдыр, аны еш кына киң җәмәгатьчелек искә алмый. “Кыйссаи Йосыф” Болгар дәүләте чорында язылган. Ул дәүләт XIII гасырда яшәүдән туктый, дөресрәге, Алтын Урда составына керә. Ләкин без аны татар дәүләтчелегенең башлангычы, үзебезнеке дип саныйбыз.

Шунысы үзенчәлекле: Кол Гали яшәгән чорда халык инде ислам динен кабул иткән була. Шуңа нисбәтле, шәрык белән тыгыз мөнәсәбәт урнаштырылган. Чит ил авторларының сәяхәтнамәләре басылып чыкты, һәркем укып таныша ала. Аларда Болгар дәүләтенең сәяси-икътисади яктан үсеше, авыл һәм шәһәрләренең матурлыгын, төзеклеген, аларда су каналлары эшләнгән булуын, кешеләрнең күн аяк киеме киеп йөрүен һ.б. барлыгы дәлилләнгән.

Ислам дине кабул ителгәннән соң, якынча VII-XV гасырлар арасында шәрык дөньясында яңарыш күзәтелә. Аны Шәрык Ренессансы дип атау кабул ителгән. Ул чорда бүген дә гаҗәпләнеп укыла торган әсәрләр языла. Карагыз сез: дөнья әдәбияты тарихында Фирдәүси, Сәгъди, Низами, Гомәр Хәйям кебек дистәләгән авторларны атый алам, аларның иҗаты X-XV гасырлар арасында язылган, бөтен дөньяга таралган.

Гёте кебек күренекле немец шагыйре дә шәрык әсәрләрен укыганнан соң, соклануын белдереп: “Алар бөек дип биш шагыйрьне атаганнар, әмма читкә каккан башкалар арасында күпләре миннән яхшырак”, - ди. Шәрыктагы әлеге яңарыш Болгар дөньясына үтеп кергән.

Рус һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш дәверләре һәм ислам дине аша әби-бабаларыбыз яшәгән җирендә яңарыш җиле

– Кол Гали иҗат иткән дәверне татар-төрки әдәбиятының яңарыш дәвере дип атыйбыз. Әсәр 800 ел элек язылган икән, шуннан соң татар әдәбиятының үсеш-үзгәреше бер төшү, бер күтәрелү рәвешендә барган. Алтын Урда чорын без шәрыктагы яңарыш тәэсирендә күтәрелеш дибез. Ләкин 1552 елда Иван Грозный гаскәрләре Казанны басып алганнан соң, халкыбыз рухи яктан төшенкелек, торгынлык дәвере кичерә. Аннан соң без, эчке потенциалыбызны җыеп, бар тик XIX йөздә генә күтәрелешкә киләбез һәм XX йөз башында инде икенче яңарыш дәверенә – Тукай, Исхакыйлар дәверенә киләбез.

Бу яктан караганда, Россиядәге дистәләгән халыкның тарихына мөрәҗәгать итәбез икән, аларның күбесендә IX-XII гасырларда – Болгар дәүләте чәчәк аткан чорда булган кебек үк мәдәни күтәрелеш урын алмаган. Бу һич кенә дә мари, мордва һ.б. халыкларын түбәнсетеп әйтү түгел. Ләкин тарихта шулай килеп чыккан, нәкъ менә ислам дине аша безнең бабаларыбыз яшәгән төбәккә яңарыш җилләре иртәрәк үтеп кергән һәм икътисади-мәдәни күтәрелешкә китергән. Ә башка халыклар хәзергә борынгы община, ырулар, кабиләләр дәрәҗәсендә яшәгән булырга мөмкин. Каберләренең дәүләтчелеге оешса да, икътисади яктан үсеп китүе арткарак калган.

Рус әдәбиятын алып карыйбыз икән, “Повесть временных лет”, “Слово о полку Игореве” әсәрләре рус мәдәниятенең башлангычында тора. Аларның эчтәлеге дә якын, таныш. Күпме вакыт үткән, әдәбиятның чын-чынлап күтәрелеше, Европа тибындагы әдәбиятка күчеш XVIII гасырда гына Кантемир, Ломоносов, Сумараков, Карамзин һ.б. дәверендә генә була. Әмма ике гасыр эчендә рус әдәбияты дөнья әдәбиятының алгы сафына чыга, бигрәк тә 19 йөздә.

Әнә шул яктан алып караганда, без Кол Галинең үлемсез әсәре белән чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Без бүген дә Кол Гали әсәрендәге таң җиле, саба җиле кебек образларны шигырьләребезгә, җырларыбызга кертеп сөйлибез, символларга, метафораларга мөрәҗәгать итәбез һәм бүгенге әдипләр Кол Галидән килү торган күп кенә традицияләрне дәвам итүен күрәбез.

Кол Галинең Болгардагы "Кол Гали" кунакханәсендә куелган сыны

Кол Гали легендасы һәм музее турында

– Кол Галинең һәйкәле Казанның Меңьеллык паркында урнашкан. Ә музеен булдырып булыр идеме? Кирәк дип саныйсызмы?

– Бу сорауга ачык кына җавап бирү бераз катлаулырак та. Кызганыч, Кол Галинең язмышы, тормышы турында белешмәләр юк дәрәҗәсендә. Бары тик әсәрендә генә ул үзе турында кыска гына мәгълүмат биреп китә. Без аны шуннан гына беләбез. Дөрес, аның атаклы шәхес булуы һәм әсәренең көчле тәэсир итүе шулай ук күптөрле уй-фикерләргә, легендаларга китергән. Мисал өчен, Нурихан Фәттах дигән атаклы язучыбызның “Кол Гали” трагедиясе бар. Ул 1973 елда язылып, сәхнәгә куела. Соңгы арада аңа мөрәҗәгать иткәннәре юк, театрларга куярга бик тә мөмкин булыр иде.

Анда Кол Гали Болгар дәүләтендәге ханның улы буларак тәкъдим ителә. Ул монгол яуларына каршы көрәшкә күтәрелә һәм үз дәүләтен яклап, саклап һәлак була. Әсәр сюжетында ул сөйгәненә поэмасын бирә һәм сөйгәне кулъязманы, бу яулардан саклап, кешелек җәмгыятенә тапшыра. Шул рәвешле, легендаларга нигезләнеп, фантазияне алга җигеп, Кол Галинең әдәби образын тудыру мөмкинлекләре әле бүген дә бар. Бәлки, тагын әсәрләр язылыр.

Ә инде музей мәсьәләсенә килгәндә, күптән түгел генә Шәриф Камал музее белән бергә Татар китабы музее оешты. Моның өчен Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” китабының татар әдәбияты музее тарихында алыштыргысыз урыны бар. Анда ул иң алдынгы планда, беренче рәтләрдә булырга тиеш һәм бу шулай да. Әсәрнең күптөрле басмалары, кулъязмалары табылу, таралу, йогынтысы кебек сораулар урын алган хезмәтләр дә киң урын алган, әле тагын да баер..

Кол Гали әсәре бар, Аллага шөкер, яши. Аның традицияләре татар әдәбиятын гасырлар дәвамында сугарып килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100