Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кукмара – данлыклы һөнәрчеләр иле”

11 сентябрь көннәрендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Кукмара районында күчмә утырышын уздырды. Кунаклар Вахит, Зур Сәрдек авылларында һәм Кукмара шәһәрендә булды.

news_top_970_100
“Кукмара – данлыклы һөнәрчеләр иле”
Күчмә утырышка 10 төбәк, 29 Татарстан районы вәкилләре һәм Төркиядән кунаклар җыелды.

- Без "Оста кулда һөнәр бар" утырышын нәкъ менә Кукмарада уздырырга булдык, чөнки оста кулга баш һәм йөрәк килеп кушылган һөнәр ияләре монда яши, - дип аңлатты Кукмарада җыелуны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының рәисе Кадрия Идрисова.

“Кукмара – данлыклы һөнәрчеләр иле”, - ди Кадрия ханым. Бу фикерне күчмә утырыш дәвамында Кукмарадагы киез итек комбинаты, металл савыт-саба заводы, балалар өс киемнәре, спорт костюмнары җитештерүче Кукмара тегү фабрикасында да еш кабатладылар.

Кунакларны ,Кукмара районына керү белән, чәк-чәк тотып, җыр-биюләр һәм “Баламишкин” гармунчылар ансамбле каршы алды. 
 


Татар халык киемнәрендәге кызларны күреп, Кадрия Идрисова алар кигән изүләргә игътибар итәргә кушты. “Изүләргә карап калыгыз, кызлар! Быелдан без “Татар кызы” бәйгесенә изү тегүне һәм чигүне кертә башлыйбыз, изүләрне таратабыз, чөнки ул капланган булырга тиеш”, - диде ул.

Беренче пункт – Вахит мәдәният йорты



Җитәкчеләр килгән кунакларны хуҗалык белән таныштырып китте. Вахит авылында 221 хуҗалык 866 кеше яши

“Без бик шат сезне үзебезнең җирлектә каршы алырга. Ел саен хуҗалык зурая. Быел хуҗалыкта 80 тонна сөт савабыз, 2020нче елларда икенче ферма төзеп, 100 тонна сөт җитештерергә планлаштырабыз. Безнең якларда соңгы елларда көрәш сүлпәнәйгән иде. Үзең белгән көрәшче булса, Сабантуйны да рәхәтләнеп игътибар белән карап утырасың. Моңарчы батырларга машинасын да, атын да бирдек. Күрше районнар, республикалар киләләр дә, алып кайтып китәләр, үзебезнең көрәшчеләр кала. Шуңа күрә, алга таба андый зур бүләкләрне үзебезнең батырларга бирергә дип, хуҗалыктан акча түләп, тренер куйдык, Аллага шөкер, узган елны бездә Татарстан чемпионы булды", – диде Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. 

Вахит мәдәният йортында күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәнең бер өлешендә Вахит балалар бакчасы тәрбиячеләре кечкенә генә мастер-класс күрсәтте. 



“Безнең җирлектә сөтлекчелек тармагы алга киткән. Без балалар белән берлектә “Сөт илендә кунакта” дигән проект кысаларында сөттән эшләнгән продукцияләрне, сөтнең җитештерелүен, аның файдасын өйрәндек. Без ул продукцияне башка төрле өлкәләрдә дә кулланып булганлыгын ачыкладык. Эремчектән клей ясап булганын белдек. Моның өчен безгә майсызландырылган эремчекне вак иләк аша чыгарырга һәм аңа берничә тамчы нашатырь спирты тамызырга кирәк, шуны келәйсыман формага килгәнче болгатабыз – безнең келәй әзер. Без моны үз хезмәтебездә бик киң файдаланабыз, балалар белән аппликацияләр ясыйбыз”, - диде алар.

Киләсе пункт – Зур Сәрдек мәдәният йорты


Монда ишегалдында ук шәл бәйләүчеләр тезелеп утыра иде.

“Сез мәдәният йортыннан кире әйләнеп чыкканчы шәлләр сатуга әзер булыр”, - дип шаяртты алар.

Мәдәният йортында экспозиция оештырылган иде.

“Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова иң беренче чиратта чиккән сөлгеләргә игътибар бирде. “Киләсе елга Сабантуй батырларын чиккән сөлгеләр белән бүләклисез”, - диде ул “Ак калфак”лыларга. 



“Бу киленнәр чиккән сөлгеләр. Бездә Сабантуйга һәр яшь килен чиккән сөлге бирә – шундый гадәт. Ул аны мәҗбүри бирергә тиеш. Безнең балалар да мәктәп Сабан туе өчен кулъяулыклар чигәләр, зуррак класс кызлары сөлге дә чигә. Сабантуйда килен сөлгеләренә урын билгелиләр. Зур авыл булгач, һәр елны 5-6 пар өйләнешкән була. Моннан 25 ел элек үземнең сөлгем дә беренче урынны алган иде”, - диде Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы Гөлнара Хәсәнова.

“Электән килгән гореф-гадәтләрне дәвам итеп балаларга тапшырырга тырышабыз. Эш сөйгән, һөнәрле халык киләчәктә югалып калмый. Безнең якта шулай тиеш дип кабул ителгән. Яшьләрнең күбесе авылда кала. Егетләрнең берсенең дә шәһәрдә яшисе килми, институт бетерсәләр дә, үзебезнең төбәккә кайтып, шәхси эш ачып, фермалар төзеп, ничек булса да яшәргә тырышалар. Хатын-кызларга да авылда эш җитәрлек, Аллага шөкер”, - дип өстәп куйды ул.

Экспозицияне карап чыкканнан соң әлеге авылларда балалар бакчасында камыр эшләренә өйрәтүләре ачыкланды. Төрле бизәкләр ясарга өйрәнәләр. “Авылыбыздагы икмәк пешерү йортына балалар белән барып икмәк пешерү серләрен өйрәнеп чыктык. Балалар бакчасында төрле камыр ризыклары әвәләргә өйрәндек”, - диде Адай балалар бакчасы тәрбиячесе. 



"Ядегәр авылы балалар бакчасында бүрек тегәргә дә өйрәтәләр икән. “Безнең Ядегәр авылы электән сугыш вакытында сугышчыларны колакчынлы бүрек белән тәэмин итеп торган. Хәзерге көндә ул бүрек әз генә югалып киткән әйбер. Шуңа күрә, балалар бу һөнәр белән танышып үссеннәр дип, шушы эшкә тотындык. Колакчынлы бүрекне тегүе бик авыр, шуңа без шушындый кечкенә генә бүрекләр ясыйбыз. Өч ел шушы проект белән шөгыльләнәбез. Балалар өчен бу ваграк эш шул, тик алар тырышалар, бүрекләрне әниләр, әбиләр белән берләшеп тегәбез, балалар аларны бизиләр. Бүрек теккәнче балалар белән брошкалар ясарга өйрәндек", – диде балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шәяхмәтова. 



Экспозициядә балаларның сабынлы суда чыланган йонны әвәләп беләзекләр ясауларын, сәйләннән бизәкләр эшләвен күреп була иде. 
 
Зур Сәрдек мәдәният йортында “Ак калфак”лыларга уңыш җыйганнан соң алдынгы эшчеләрне бүләкләү вакыйгасын “Кызыл олау” фольклор-хореографик композициясе белән күрсәттеләр. 



Шуннан соң Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина килгән кунакларга Зур Сәрдек авылы мәдәният йорты белән таныштырган Рәмзия Хөсәенованы мактады. “Ул 37 ел дәвамында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, үзе шагыйрә, драматург, җырчы, артист, мөнәҗәтләр башкаручы һәм гармунчы да. Ул безнең зур хәзинәбез”, - диде ул. 

Кадрия Идрисова да аның өчен мактау сүзләрен жәлләп тормады. Мактауларга Рәмзия Хөсәенова: “Сезнең укучыгыз бит”, - дип җавап кайтарды. Практикага Кукмарага килгән вакытта Кадрия Идрисова аның укытучысы булган икән. Шулай итеп, әлеге күчмә утырышта Кадрия Идрисова укучысы белән дә күрешә алды. 



“Бу авыллар миңа бик якын. Беренче елны практиканы Сәрдек авылында үттек, икенче елны – Чурада. Менә шунда керәшен татарларының үзенчәлекләрен өйрәндем. Аларның ничек каз суйганнарын, кайсы җирләрен ашамаганнарын белдем. Башын, бүтәкәсен ашамый иде алар. Унике каз суйган идек, унике башны һәм бүтәкәне тутырып алып кайттым”, - дип искә алды укытырга килгән чакларын Кадрия Идрисова.

"Йолдызлык" һәм "Кояшкай"

Кукмарадагы ике балалар бакчасында балаларның нинди һөнәрләргә өйрәнүләрен карадылар.  

Балалар остаханәләрдә үзләштергән һөнәрләре белән бүлеште. Кайсы тегү машинасында эшли, кайсы итек басарга өйрәнә, кемдер яшелчәләр үстерү белән кызыксына, ә кемдер кызыклы тәҗрибәләр ясарга ярата...






Алга таба “Ак калфак” олырак балалар эшчәнлеге белән танышыр өчен 150 еллык тарихы булган А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейга юл тотты.

“Рус телле мәктәп булса да, бөтенебез дә татарча беләбез. Бездә чип-чи рус кызлары һәм егетләре дә татарча бииләр, җырлыйлар. Без Татарстанда торгач, татар теле безнең өчен беренче урында”, - диде лицей директоры Любовь Камалова. 
 


Әлеге уку йортында укучылар белән нәрсә генә эшләмиләр! Бәрәңге сортларын ачыклап, үз җирлекләрендә кайсысы уңышлырак үсүен өйрәнәләр, калфаклар чигәләр, робототехника юнәлешендә эшлиләр. 5-11 класслар укучылары, 3D-принтер өчен проектлар ясап, пластиктан мәктәп продукциясен чыгара. Хезмәт дәресләрендә малайлар агачтан уенчыклар ясый, кызлар аларны буйый. Укучылар үзләре дизайннарын уйлап, киемнәр тегәләр, коллекцияләрен чыгаралар. Гидропоника һөнәре белән танышалар – гидрогельләрдә чәчәкләр үстерәләр.

“Кабак һәм кыяр орлыклары гидрогельдә җиңелрәк тишелеп чыга, аларны шунда утыртабыз һәм тамыр чыгара башлагач җиргә алып чыгып утыртабыз”, - диде лицей укытучысы. 
 




"Ак калфак" оешмасының Кукмара буйлап сәяхәте пленар утырыш белән төгәлләнде


"Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы, балалар тәрбияләүче, телне, гореф-гадәтләрне буыннардан буыннарга тапшыручы гына түгел, ул бүген дәүләт эшлеклесе, сәясәтче һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы да. Сез, бүгенге кунакларыбыз - милләтебез йөзек кашлары. Сезгә зур эшчәнлегегез өчен рәхмәт", - диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев.



Пленар утырышта "Ак калфак" оешмасының рәисе Кадрия Идрисова тарафыннан яшьтән хезмәткә өйрәнү, үз милләт кешесенә өйләнү, кияүгә чыгу, аерылышу, яшьләр белән эшләү темалары каралды.

- Бүгенге көндә акча янарга мөмкин, ләкин һөнәр кала. Әгәр дә һөнәрне без балачактан ук өйрәтәбез, балаларыбызны, оныкларыбызны һөнәрле итеп үстерәбез икән, ул беркайчан да югалмый торган бала була. Балаларны күбрәк видеолар, әкиятләр карарга калдырабыз, шуңа алар туу белән сурәт карый башлый, кул белән эшләми. Андый балаларның теле көтек була, ул хәрефләрне әйтә белми. Бу куллар белән эшләмәү, баланы уеннан биздерү нәтиҗәсендә килә.

Хәзерге балаларны карагыз. Әти-әниләр “Укысын, аның экзамен бирәсе бар, аның ЕГЭ бирәсе бар, аның алдында шундый сынау тора”, диләр. Бала укый, бәлки ул гел “бишкә” генә укучыдыр, ләкин ул бала тормышка яраксыз булып чыга бит. Аның кулыннан эш килми, ә моңа бит сезнең белән без гаепле, - диде ул.

- Менә дигән егетләрне бөтенләй эш белмәгән кызлар тартып ала – бу турыда да уйларга кирәк. Кечкенә вакытта ук “Балам, үз милләтеңә кияүгә чык, үз милләтеңә өйлән”, дип өйрәтергә кирәк. Бер милләт тә начар түгел, ләкин гореф-гадәтләр аерыла. Бала туа, әти үз ягына каера, әни – үзенекенә, әти-әни үзенекен караган, өйләнешкәннәр, ләкин интегә бала.

Аннан ялгыз әтиләр, ялгыз әниләр проблемасы бар. Хәзер өйләнешәләр, аерылышалар. Кешеләр телевидениегә чыгып, “Без гомер буе әйбәт тордык, ул миңа сүз әйтмәде, мин аңа сүз әйтмәдем”, - дип сөйли. Әгәр дә андый була икән, алар үле җаннар булырга тиешләр, гел алай гына берничек тә яшәп була алмый. Мин андый кешене күрсәм, зинһар, алай дип сөйләмәгез дим. Яшьләр шуңа карый, “Әһә, әнә ничек яшәгәннәр” ди. Күз алдына китереп карагыз, төрле гаиләдә тәрбияләнгән кешеләр кавыша. Шуңа күрә кеше, бигрәк тә хатын-кыз, түземле, сабыр булып яши ала икән, ул гаилә саклана, - диде Кадрия Идрисова. 

Ул хәзер яшьләр белән эшләргә кирәк икәнлеген искәртте.

- Мин “Ак калфак”ка өлкәннәрне алмагыз, мәктәптәге кызларны, яшьләрне, урта буынны алыгыз дим. Картлар үзебездә дә бар бит инде. Әгәр дә без әбиләр генә җыелып йөрибез икән, булмый ул. Без хәзер яшьләр энергиясе белән яшәргә тиеш, - ди “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100