Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борис Тимеркәев: “Татар телен камилләштерү өчен төгәл фәннәрне татарча укытырга кирәк”

А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында физика-математика факультетының гомуми физика кафедрасы мөдире, профессор, физика-математика фәннәре докторы Борис Ахунович Тимеркәев татар телендә югары белем бирү, бердәм дәүләт имтиханының татар теленең үсешенә йогынтысы, мәктәптә төгәл фәннәрне татарча укыту, укытучылар әзерли торган аерым уку йорты булдыру, туган телне саклап калу турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Борис Тимеркәев: “Татар телен камилләштерү өчен төгәл фәннәрне татарча укытырга кирәк”
Узган гасырның туксанынчы еллары азагында Борис Тимеркәев, Гали Даутов, Дамир Галимов төркеме югары уку йортлары өчен татар телендә, өч бүлектән торган “Физика” дәреслеге, мәсьәләләр җыентыгы чыгарган иде. “Бу татар тарихында югары уку йортлары өчен физикадан татар телендә беренче дәреслек иде”, - ди горурланып Борис Тимеркәев.


 
Дәреслек ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” законны гамәлгә ашыру комитеты ярдәме белән нәшер ителгән иде. Бу елларда югары уку йортлары өчен татар телендә “Математика”, “Тракторлар һәм автомобильләр”, “Санлы анализ нигезләре”, “Симметрик күпбуыннар” һәм башка шундый дәреслекләр, уку әсбаплары нәшер ителде. Аларны югары уку йортларының татар төркемнәрендә укучы студентлары кулланды.


“Югары уку йортларында татарча белем алырдай татарлар юк”

“Без Татарстандагы югары уку йортларында 15-20 ел дәверендә татар телендә югары белем бирүне оештырдык. Бу эш яхшы гына барды. Без КАИда 15 ел дәвамында ел саен физика, математика, информатика укыту өчен 25ләп белгеч әзерли идек. 15 ел эчендә 1-2 төркем татар укучыларын җыеп, аларны татарча укыттык. Имтиханнарны да татарча алдык, биш ел буена укытып, аннары мәктәпләргә укытучылар итеп озаттык. Алар әле дә мәктәпләрдә эшли. Физика, математика, информатика фәннәрен укыталар. Ул чорда татар телендә югары белем бирүне Татарстан Хөкүмәте финанслады”, - ди Борис Тимеркәев. 

Галим фикеренчә, компьютерлар, телевизор, кесә телефоннары, смартфоннар соңгы елларда иң көчле “укытучыларга” әверелде. "Нинди информация, нинди белем кирәк – барысы да бар. Алардан мәгълүмат рус телендә килә. Шуңа күрә татар теленә мохтаҗлык кими. Соңгы елларда хәтта югары уку йортларында татар телендә белем алырдай татарлар да бармак белән генә санарлык. Татар телен белгән студентлар булса да, алар математика, физиканы рус телендә укыган була. Студентларны татарча укыту өчен, аларны башта татар теленә өйрәтәсе була”, - ди ул. 

 

“БДИ татарча укып килгән абитуриентларга кабул итүгә киртә булды”

Бөтен Россия күләмендә бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәнче, техник вузларда татарча белем бирү өчен абитуриентлар кабул итү җайга салынган булган. Борис Тимеркәев сүзләренчә, югары уку йортына БДИ баллары буенча гына кабул итү тәртибе барлыкка килгәч, татар телендә укыган балаларга вузга керү кыенлашкан.


“БДИ килеп чыкканчы абитуриентлар югары уку йортларына имтиханнар биреп керәләр иде. Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшырып була. Татар телендә белем алып русча БДИ биреп булмый. Бердәм дәүләт имтиханы барлыкка килү татарча белем алган студентлар кабул итүгә киртә булды. Башта Бердәм республика имтиханы дигән чара бар иде”, - дип искә ала Борис Тимеркәев. 


Бердәм республика имтиханын (БРИ) татар телендә биреп була иде, моның өчен имтихан материаллары татар теленә тәрҗемә ителде. Бу вакытта укучылар физикадан имтиханны да татар телендә бирә алды.  2009 елдан башлап татар телендә бердәм республика имтиханы тапшырып югары уку йортларына керү тыелды. Бу елдан башлап Россия югары уку йортларына бары тик БДИ билгеләре аша гына керергә була.

Борис Тимеркәев, Гали Даутов, Дамир Галимов – өч галим бергәләп мәктәп укучылары өчен бердәм имтиханга әзерләнергә әсбап та чыгарды. “Физика: Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез” китабында физикадан мәсьәләләр татар телендә бирелә. Җыентыкта 1 меңгә якын мәсьәлә тупланган. 3000 тираж белән чыккан басма инде күптән таралып беткән. 

 
Татар балаларын да, аларның ата-аналарын да аңларга кирәк

“Математиканы нинди телдә укысаң да, русча биреп була. Анда саннар, тигезләмәләр. Татар телендә уку әсбаплары, дәреслекләр язучылар хәтта математика фәнен өйрәнү өчен татар теле иң кулай тел дип тә әйтәләр. Ә физика фәнен өйрәнү өчен логик фикерләү дәрәҗәсе үстерергә кирәк. Физика фәнен мәктәптә татарча өйрәнеп, рус телендә БДИ тапшырып булмый. Мәсьәләне башта үзеңә аңларга, аннары аңлатып бирә белергә кирәк. Анда крестик кына куясы түгел бит. Имтиханнан 40-50 балл җыйнаган бала беркая да укырга керә алмый бит”, - ди укытучы.

“Татар балаларын да, аларның ата-аналарын да аңларга кирәк. Алар үзләренең балаларының теләгән юнәлештә югары белем алуларын, зур дәрәҗәле белгеч булуларын тели. Фәннәрне татарча укып, югары уку йортына керә алмаса, бу бала киләчәктә ата-анасын да, сәясәтне дә гаепләргә мөмкин”, - дип көрсенә Борис Тимеркәев. 



“Татар теле дәресләрен арттырып кына татар телен өйрәтеп булмас”

Тел өйрәнү мәсьәләсенә килгәндә, татар телен камил белим дисәң, телне генә түгел, ә фәннәрне дә татарча өйрәнергә кирәк. Әйтик, мәктәптә 7 сыйныфка кадәр татарча укытырга була, ә 8 сыйныфтан башлап фәннәрне рус телендә укытырга кирәк, ди Борис Тимеркәев.

“Химия, физика, биология башлангач, аларны татарча өйрәнеп, русча имтихан биреп булмый. Гомумән, татар телен саклап калу, үстерү дигәндә, татар теле дәресләре санын гына арттыру татар телен камил белү өчен җитеп бетми. Башка фәннәрне 7 сыйныфка кадәр татарча укытсаң – бу телне үстерергә, саклап калырга ярдәм итәр иде”, - ди ул.

“Республикага педагоглар әзерли торган югары уку йорты кирәк”

Фәннәрне татарча укыту өчен белгечләр – укытучылар кирәк. Алар хәзер юк диярлек. Татар телендә укыта алырдай белгечләргә дә ихтыяҗ бар, ди Борис Тимеркәев. 

“Миңа әледән-әле татар телле белгечләр кирәк, диләр. Татарстан мәктәпләрендә шулай ук физика фәне буенча рус телле укытучыларга да ихтыяҗ көчле. Безнең уку йортының Әлмәттәге филиалында кулланма математика һәм физика белгечлеге буенча юнәлеш ачарга да уйлыйлар. Шунда физика, математика укытучылары әзерләргә исәпләре.

Гомумән, укытучылар әзерләү – бик әһәмиятле өлкә. “Укытучылар әзерли торган югары уку йорты аерым кирәк. Галим ул укытучы түгел. Галимнән укытучы ясап та булмаска мөмкин. Ә менә укытучыдан галим ясап була әле. Бала теләген, дәртен уята алырдай укытучылар җитешми. Педуниверситетның галимнәре дә үзгә бит аларның. Аларның үз мохите бар. Педуниверситетка укырга баручы бала моңа мәктәп елларында ук әзерләнә. Безгә балаларны ярата торган, тирән белем бирә алырдай, балаларны тәрбияли белә торган укытучылар әзерлисе иде. Нәкъ менә шуның өчен педагоглар әзерли торган югары уку йорты кирәк тә инде. Аларның фәннәре дә икенче, алар методиканы өйрәнә.

Хәзер физика укытучылары КФУның физика институтында әзерләнә. Физика институты фән белгечләре әзерли. Алар дөньякүләм галимнәре белән берлектә эш итәләр, ачышлар ясыйлар, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Ә укытучыга исә аерым игътибар булырга тиеш. Укытучыларны галимнәр белән беррәттән әзерләп булмый. 

Безнең республикага педагоглар әзерли торган югары уку йорты кирәк. Безнең педагогика институтының зур тарихы, үз мохите бар иде. Анда мәктәп укытучылары әзерләнә иде ”, - ди Борис Тимеркәев.


“Татар баласының соравына татар телендә җавап бирә торган укытучылар кирәк”

- Татар телен саклау гаиләдә булырга тиеш. Менә яһүдләрне карагыз сез. Кая гына барсалар да, алар шул урындагы телдә аралаша. Израильдә үз телләрендә сөйләшә, үз телләрен үстерәләр. Һәр яһүд ивритны белергә тиеш. Алар үзләренең телен булдырды бит. Ә безнең телебез бар бит инде – кулланырга гына кирәк.

Җитәкчеләр, табиблар, укытучылар ике телне дә белергә тиеш. Алар сорауларга да ике телдә җавап бирә алсыннар иде, - ди ул. 

Галим фикеренчә, татар баласына рус телендә белем бирә торган укытучы татар телен дә белсә, яхшы булыр иде. “Дәрес рус телендә барсын. Әгәр татар баласы татарча уйласа, укытучы янына килеп, аңламаган соравын татарча бирсә, укытучы шуны татар телендә аңлатып бирә алырга тиеш. Шул чакта телнең дәрәҗәсе дә була”, - ди ул.


Наноинженерия юнәлеше популярлашкач, Татарстан абитуриентларына керү кыенлашкан

Татар төркемнәре беткәч, бу кафедра наноинженерия буенча белгечләр әзерли башлаган.

- Башта наноинженерия юнәлешенә татар телле кешеләрне кабул иттек, Казаннан, авыллардан күп керделәр. Соңгы берничә ел эчендә бу юнәлеш зур популярлык яулады. БДИ биреп керүчеләрнең уртача баллары 270 кә җитте. Бер фән буенча уртача туксан балл дигән сүз. Шуңа күрә безнең юнәлешкә Татарстан абитуриентларына керү кыенлашты. Сонгы елларда Татарстаннан бары тик 2-3 бала керә. Баллары җитешми. Баллары югары булганнары Мәскәүгә китәләр. Безгә Иркутск, Төмән, Чиләбе, Сыктывкар, Вологда якларыннан югары баллы укучылар килә, чит илләрдән - Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан килүчеләр дә күп.

Мин үзем, татар җанлы кеше буларак, бу юнәлешкә безнең Республика укучылары керүен телим. Алар алга таба үсеп китеп, фәнне үстереп, дөньяга танылган галимнәр булырлар дип өметләнәм. Россия зур, Татарстан кечкенә. Россиядән килүчеләрнең баллары да югары була, Мәскәүгә дә, Петербургка да бармыйча безгә киләләр, - ди Тимеркәев.


Соңгы елларда наноинженерия, наноматериаллар, нанотехнологияләр өлкәсендә бу кафедра галимнәре зур уңышларга ирешкән, берничә кандидатлык диссертациясе якланган, берничә дистә фәнни хезмәт чит ил басмаларында бастырылган. 

“Безнең галимнәр углерод, кремний, германий элементларыннан нанокөпшәләр ясыйлар. Безнең бу эшләр бөтен дөньяга танылган. Соңгы елларның иң зур казанышы – наноалмазлар. Без җиңел генә юл белән микро һәм наноалмазлар ясау ысулын ачтык”, - ди горурлык белән Борис Тимеркәев. 

Бу өлкәдә эшләүче студентлар, аспирантлар, галимнәр грантлар ота. КНИТУ-КАИ да Борис Тимеркәев җитәкчелегендә татар галимнәре эшләгән җайланмаларны конденсаторлар, батарейкалар, аккумуляторлар, кояш батареялары ясаганда файдаланырга мөмкин. 

Әлеге кафедра эшләнмәләре белән Франциядә дә кызыксыналар. Алар өчен нанокөпшәләр конденсаторлар ясау өчен кирәк. Сарапул шәһәрендәге шундый завод Казанда белгечләр әзерләнүен белгәч, абитуриентларны КНИТУ-КАИга махсус юллама белән җибәрә башлаган. 

Чит илләр белән эшләү дигән сүз чыккач, санкцияләр һәм сәясәт турында да сорау барлыкка килә. “Санкцияләр дә, сәяси вәзгыять тә комачауламый. Без бит сәясәт белән шөгыльләнмибез, галимнәр белән аралашып эшлибез”, - ди Борис Тимеркәев.


“Таҗикларның миллилегенә сокланам, ә татарларның саны аз”

Сентябрьдә Борис Тимеркәев Таҗикстанда фәнни утырышта катнашкан. Ул докторлык диссертациясен яклау чарасында оппонент булган. “Каршы алулары бик күңелле булы. Мин аларның миллилегенә бик сокланып кайттым. Аларның Рудаки, Омар Хайам, Фирдәүси кебек зур әдипләре бар. Абу Али ибн Сина да таҗик галиме санала. Алар югары уку йортларында таҗикча укыта башлаганнар. Мәктәпләр дә, балалар бакчаларында да таҗикча аралашалар. Русча да сөйләшәләр”, - ди ул. 

“Дөньяда илле миллион таҗик бар, диләр. Алар үзара мохитне таҗик телендә кора. Биредә руслар да, башка милләтләр дә яши, тик мохит таҗик телендә. Үзләрен бик борынгы милләт дип горурланалар”, - дип таҗик халкын үрнәк итеп китерде Борис Тимеркәев.

Галим сүзләренчә, таҗиклар Россиягә бик рәхмәтле. Һаман СССР вакытларын искә алалар. Уку-укыту системасы да Россиягә карап эшләнә. Аларның Югары аккредитация комиссиясе (ВАК) Россиягә карый. Хәзер исә алар үзләрендә дә ВАК системасын булдырганнар. Утырышлар рус телендә бара, җай чыгуга ук таҗик теленә күчәләр. Таҗик телендә сораулар биреп, аларга җавап алып була, дип сөйли Тимеркәев.

“Ун миллион таҗик Таҗикстанда яши, ә калганнары читтә – Әфганстанда, Төрекмәнстанда, Иранда һәм башка илләрдә яши, дип сөйли таҗиклар. Фәнни мохит булсын өчен, тел саклансын өчен халык саны шактый күп булырга тиеш. Татарстанда исә бары тик ике миллион татар бар. Бөтен яшәешне татар телендә алып барыйк, дөньядагы һәр казаныш татар теленә тәрҗемә ителсен дисәк, безнең бөтен халык шушы эш белән генә шөгыльләнергә тиеш булыр иде. Татарлар саны аз, шуңа күрә, Минтимер Шәймиев әйткәнчә, без полилингваль халык булырга тиеш”, - ди ул.


Борис Тимеркәев фикеренчә, дөнья үзгәрде, моның белән килешергә кирәк. Бу дөньякүләм процесслар. Без дөньяны үзгәртә алмыйбыз, килешеп эшләргә, килешеп яшәргә кирәк. Һәм шул ук вакытта татар булып калырга, милли үзенчәлекләрне сакларга кирәк, дип өнди галим.

“Бүгенге көндә татарлар дөнья фәннәре өлкәсендәге фәнни тикшеренүне үз телләрендә алып бара алмыйлар. Техник фәннәр буенча югары белем бирү дә хәзерге вакытта мөмкин түгел. Чөнки фән өлкәсендәге үзгәрешләр шундый зур тизлек белән бара, күп телләрне (инглиз, рус телләрен) камил белгән очракта гына аның артыннан җитешеп барып була”, - дип саный Борис Тимеркәев. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100