Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тыңлаган саен каз тәне чыга". Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җырының клибы чыкты

"Тыңлаган саен каз тәне чыга". Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җырының клибы чыкты

news_top_970_100
"Тыңлаган саен каз тәне чыга". Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" җырының клибы чыкты
Илсөя Бәдретдинованың "Гафу ит, әнкәй" җырының клибы чыкты. Җырчының фан төркемендә "Җырны тыңлап бер  елаган идем, клипны карап тагын бер еладым", - дип язалар. 

"Искиткеч җыр, Илсөя, бик күпләр өчен сабак булырлык, авыр сүзләр әйтмәскә әниләргә, ничек кенә әйтәсең килсә дә тыелырга. Чөнки шушы ук синең үзеңә әйләнеп кайтырга мөмкин". "Тыңлаган саен каз тәне чыга", "Елый-елый, әнине искә алып тыңладым", - дип бәяләгәннәр. 

Клипта Илсөя авырлы булып төшкән кадрлар бар. Аларны да социаль челтәрләрдәге укучылар бик ошаткан.


Илсөя Бәдретдинованың "Кичер мине, әнкәй" ("Гафу ит, әнкәй) җырының шигырен Ренат Галиаскар, көен Риваль Хисмәтуллин язган. Рөстәм Ахунов һәм Адель Хәмзин аранжировкасы.

Көзге каршысына басам да
Әнкәй, синең белән сөйләшәм
Шул ук күзләр, шул ук җыерчыклар:
Еллар үткән, мин дә үзгәргән...

Әнкәй, ә син хәтерлисең микән?
Хәтерлисең... Күзләр яшьләнә.
Әйтеп аткан идем кызуланып:
"Өйрәтмә син мине яшәргә!"

Менә әни. Ул көн килеп җитте.
Миңа бүген нәкъ шул сүзләрне
Күзләремә карап, улым әйтте.
Белсәң иде ничек түзгәнне?



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100