Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уграда таптану кемгә файдалы? "Мондый вакыйгалар татарның милли үзаңын күтәрә..."

Дәүләт Думасы Угра елгасындагы басып тору тәмамлану көнен - 1480 елның 11 ноябрен федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә торган дата булуны карарга җыена. Бу идея Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновныкы. Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, шушы көннән соң "Алтын Урда игосы" тәмамланган һәм Русь бәйсез дәүләткә әйләнгән. "Татар-информ" Татарстан галимнәреннән бу вакыйгага карата фикерләрен сорашты.

news_top_970_100
 Уграда таптану кемгә файдалы? "Мондый вакыйгалар татарның милли үзаңын күтәрә..."
Июль аенда Омск өлкәсе Тара шәһәрендә Себерне яулап алучы булып саналган казак атаманы Ермакка кагылышлы гауга чыкты. Тарихка башкисәр булып кереп калган Ермакка һәйкәл куюга татарлар каршы. Бу низаг әле тәмамланып та өлгермәде, хәзер шуңа охшаш вакыйга Калуга өлкәсендә күзәтелә.

Биредә "Угра елгасында басып тору"ны - 11 ноябрьне федераль бәйрәм итәргә телиләр. Хәер, бу инде беренче тапкыр гына түгел. 2017 елда да Калуга өлкәсе парламенты бу инициатива белән бер тапкыр чыккан иде инде. Татарстан Дәүләт Советы ул вакытта закон проектына каршы чыкты. “Тарихта мондый вакыйгалар күп, җиңүләр бу якта да, теге якта да булган. Әгәр һәр мондый очракны саный башласаң, алар күп җыелачак. Безгә хәзер кемнең кайчан кем белән сугышканы турында түгел, халыклар дуслыгы турында күбрәк уйларга кирәк“, - дигән иде ул вакытта депутат Разил Вәлиев. 

  • 1480 елда Олы Урда ханы Әхмәт һәм Мәскәү кенәзе Иван III арасындагы хәрби хәрәкәтләр тарихка «Угра елгасында каршы (таптанып дип тә язалар) тору (Стояние на реке Угре) исеме белән кереп кала. 8 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр ике гаскәр елганың ике ярында тора. Әмма хәрби хәрәкәтләр булмый. Совет һәм Россия тарихчылары фикеренчә, бу «монгол-татар изүе» бетүгә һәм Рус дәүләтенең ныгуына китерә. 
Әлегә кадәр кайбер матбугат чаралары бу вакыйганы менә шулай сурәтли:  "Весной 1480 года хан Ахмат с многочисленным войском двинулся к Московскому княжеству, сжигая на своем пути русские города, убивая их защитников и вырезая мирных жителей. Хан был уверен, что ему удастся восстановить власть Большой Орды над Русью. Но на его пути встало русское войско, посланное великим князем Иваном III к Калуге. Русские витязи закрепились на берегу Угры и больше месяца сопротивлялись татарам, не пуская врага дальше ни на шаг..." 

Калуга өлкәсендә ел саен фестиваль уза. "Угра елгасындагы Бөек таптанып тору Россия тарихы өчен хәлиткеч вакыйга. Русь Алтын Урда изүеннән котыла. Уграда җиңү безнең илебездәге халыкларның, шул исәптән нугай, кырым татарлары, калмыклар һәм башка этносларның уртак җиңүе", - дигән губернатор Анатолий Артамонов. 

Анатолий Артамонов (Калуга өлкәсе матбугат хезмәте фотосы)

Калуга өлкәсендәге татарларның моңа мөнәсәбәтен әлегә ачыклап булмады. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Калугадагы вәкиле Ринат хәзрәт Баткаев бу вакыйга хакында комментарий бирмәячәген әйтте. Губернаторның матбугат секретаре киләсе атнада гына булачак диделәр.

"Мондый әйберләрнең килеп чыгуы безнең зәгыйфльлек нәтиҗәсе" 


Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

- Минемчә бу Россиядә шовинизмның көчәюен күрсәтә. Чөнки моның артында татарларга каршы юнәлеш бар. Татарларга тарихи дошман буларак карыйлар. 

Икенче яктан, Россиядә тарих фәненә игътибар итмәү күренә. Тарихи мәгълүматлар нигезендә бу вакыйгадан соң да озак кына дәверләр Мәскәү бөек кенәзләре татар ханлыкларына ясак түләп торган. Кайбер татар ханлыклары, мәсәлән Кырым ханлыгына 18 гасырга кадәр түләгәннәр ул ясакны. Аннан соң анда бик күп тапкыр мәскәүләр җиңелгәннәр татар тарафыннан. Шуңа күрә моны берничек тә "бөек җиңү" дип атап булмый. Ул тарихта булган бер вакыйга гына. Аны бәйрәм итәргә теләү ул фәкать Россия Федерациясен рус дәүләте дип караудан килә. Алай итеп карасаң, ул бу дәүләттә башка халыкларының өлешен инкарь итү дигән сүз. Чынлыкта шовинизм шул инде. 

Бу, һичшиксез, тенденция. Илнең бит рәте юк, икътисади яктан да, сәяси яктан да бик тискәре процесслар бара. Шулар барганда халык борчыла башлый. Кайбер хөкемдарлар милләтчелекне корал итәргә тырыша. Рус халкы башка кимчелекләрне күрмәсен өчен "Без монда үзебез хуҗа, без монда бердәнбер бөек халык", дип шушы яктан үстертәләр. Һәм, кызганыч, кайбер кешеләр моңа бирешә. Үзен чынлап та төп хуҗа, бер хуҗа дип уйлый башлый. Шуңа күрә шул бердәнберлекне билгели торган билгеләрен куярга тырышалар. 

Ермакка һәйкәл куйган вакытта да тарихын уйламыйлар. Мин әле генә Себергә барып кайттым, аның суга батып үлгән урынында булдык, телевидениегә төшердек. Ермак бит батып үлә, Себерне ала алмый! Аннан соң килгән Мәскәү отрядлары шактый көрәшеп, сугышып, озак дәверләр үткәннән соң гына Себерне яулап ала. Себерне алуга Ермакның бернинди катнашы да юк чынлыкта. 

- Бу шартларда татарлар нишләргә тиеш инде?

- Татарларга түзәргә туры килә. Чөнки мондый әйберләрнең килеп чыгуы безнең зәгыйфьлек нәтиҗәсе. Әгәр дә Россиянең башка халыклары, беренчедән татарлар үзләре каты торса һәм көчле булса, безне моның кадәр дәрәҗәдә басмаслар иде. Без үзебез басылганга күрә безне басуны дәвам итәләр. Түзәсе була. Бүтән вариант юк. Демократия килгәнне көтәргә һәм демократия өчен көрәшергә кирәк. Шул вакытта гына берәр нәрсә үзгәрергә мөмкин. Әлегә болай барса, хәл яхшы якка үзгәрмәячәк.

"Ясалма датаны күтәрү - наданлыкның бер галәмәте"


Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев:

- Угра елгасында кара-каршы тору ул тарихтагы эпизодларның берсе генә. Ул вакытта оешып килә торган Мәскәү дәүләте шактый күп конфликтларда катнашкан һәм андый гына бәрелешләр, андый гына вакыйгалар шактый күп булган. Моны күтәрү дистәләгән фактлар арасыннан берсен күпертеп күрсәтү генә. Һәм, дөресен генә әйткәндә, бик ясалма бер уйдырма дип әйтик. Моны Карамзин башлап җибәргән һәм хәзерге көндә тарихчылар аны бик нык күпертә. 

Аннан соң шунысын да онытырга ярамый - Мәскәү оешкан вакытта Алтын Урда дигән дәүләт чынлыкта юк бит инде, Алтын Урданы варислары гына бар. Кайсысын карарга Алтын Урданың турыдан-туры бердәнбер варисы дип? Берсен дә карап булмый. Шуңа күрә ниндидер бер дәүләт белән бәрелешне аерып, имеш Алтын Урда хакимиятеннән котылу дип күрсәтү шактый сай караш.

Шул ук вакытта бит инде Казан ханлыгы да оешкан, Нугай Урдасы бар, Кырым ханлыгы. Алар белән мөнәсәбәтләрне ничек бәяләргә алай булгач? Шул чорда, мәсәлән, 1487 елда Иван өченче гаскәре Казанны ала һәм Казан ханын әсир итә. Бәлки шуны күтәрергәдер алайса? Нишләп без конкрет шушы фактны гына күтәрәбез?

Бер шундый кечкенә генә фактны күпертеп күрсәтү ул тарихны бүгенге көн күзлегеннән генә күрсәтү дигән сүз. Ягъни, бүгенге көн мәнфәгатьләреннән чыгып эш итү генә. Бу бөтенләй дөрес түгел! Бу тарихны  ясалма рәвештә хәзерге көн максатларына буйсындыру. Алай ярамый. Тарих бар ул һәм аны үзгәртергә ярамый. Һәм ниндидер уйдырмаларны  шушындый зур дәүләттә махсус күпертеп беренче планга чыгару ул, минемчә, бик зур хата.

Ярар, күтәрдек, ди, мактадык, ди. Керттек ди бу исемлеккә. Бу безнең күп милләтле дәүләткә файда китерәме? Сорау: руста нинди хис уята ул? Башкаларга карата өстенлек хисе. Менә без нинди бөек, менә без шулай җиңдек, менә без шулай котылдык. Татар халкы үзен Алтын Урданың дәвамы дип карый. Алтын Урда безнең тарихыбызда һәм шул ук вакытта Россия тарихында зур урын алып тора торган дәүләт. Моны татар ничек кабул итәчәк? Бу җәмгыятьтә ниндидер юк-бар имеш-мимешләргә, низагларга, каршылыкларга, милләтара аңлашылмаучанлыкларга китерергә мөмкин.

Рус кешесе бу датаны бер төрле, татар икенче төрле бәяли. Бүген безгә шушы нәрсәләрне яңадан күтәрү кирәкме?


Иго, Монгол-татар изүе турында күпме чәйнәдек. Аны бит шулай ук Карамзин уйлап чыгарган. Нинди иго инде? Ниһаять котыла башладык ул сүздән, хәзер яңадан күпертәбезме шул сүзне. Изүдән котылдык дип күпертеп чыгу кирәкме хәзерге көндә? Бу җәмгыятьтә ниндидер бердәмлеккә яисә бер-береңне аңлауга китерәме? Юк, киресенчә бу ният җимергеч функция үти. Шуңа күрә мин бу идеягә абсолют каршы! Бу кычытмаган җирне кашу.

Бу җәмгыятьнең тарих белән ирекле эш итүе, тарихны буйсындыруга омтылыш. Менә без шундый бөек, шуңа күрә безнең тарихыбызда да бары тик бөек вакыйгалар гына булган дигән нәрсә. Бу - наданлыктан килә торган күренеш. Ясалма датаны күтәрү ул наданлыкның бер галәмәте, нәтиҗәсе. Кызганыч, тарихны без белмибез, безнең җәмгыятьтә тарих өйрәтелми. Шуңа күрә дә мондый хәлләр килеп чыга да инде.

"Бу мәктәп дәреслекләренә керәчәк, бу халыкларны бер-берсенә каршы кую"


Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев:

- Калуга губернаторының бу инициативасы инде өченче ел дәвам итә. Һәр җәй саен без алардан килгән хатларны алабыз. Моңа җавап итеп, институтның белешмәсен ясап бирдек. Анда без бу вакыйганың галимнәрдән нинди бәя алынганын күрсәттек. 

Аларның инде бу бик уникаль күренеш дип әйтәсе килә. Бу бөтен Россиядә русның татарны җиңгән, бәйсезлек алган датасы итеп күрсәтергә, шуңа федераль дәрәҗәгә чыгарырга телиләр. Без, әлбәттә, моңа каршы. Чөнки Алтын Урда дәүләте эченә рус кенәзлекләре дә кергән. Бәйсезлек алу берничә этаптан торган, бер көн белән генә хәл ителмәгән. Монда рус гаскәренең, рус коралының даны диярлек бернинди урын, җирлек юк. Чөнки Уграда сугыш бөтенләй булмаган. Анда ике гаскәр басып торган, соңыннан, сөйләшкәннән соң шул ук ясакны түләү дәвам иткән. 

Бу Угра елгасындагы басып тору хакында рус елъязмаларында "үгет-нәсыйхәт кебек инде бу безгә" дип соңыннан гына язылган әйбер. 

Ә менә кемнәр фән эшләре белән шөгыльләнгән, алар өчен бу бер эпизод кына, бәйсезлек алуда мөһим роль уйнаган дата түгел. Мәскәү университетында эшләгән Антон Анотольевич Горский бу тема буенча шактый гына эшләгән, аның китабында да шулай күрсәтелә.

Алтын Урда таралу ул зур процесс. Анда глобаль әйберләр. Беренчесе - династия проблемасы. Батуистлар нәселе туктагач, фетнә, чуалышлар китә. Аның артыннан соң чума дигән кара үләт чире башланып илне көчсезләндерә. Соңыннан чит илләр, Тамерлан белән сугышып җиңелү. Алтын Урда җимерелә башлагач, сәясәттәге төп уенчылар Кырым ханлыгы, Казан ханлыгы, Олы Урда һәм рус кенәзлекләре була. Алар арасында сугыш, бер-берсенә каршы тору була, бу династия һәм дәүләтне дәвам иттерү өчен. Бу сугыш уникаль әйбер түгел.

Икенчедән, Россия дәүләтен ике зур халык тота – руслар һәм татарлар. Ничек инде без бүген моны федераль дәрәҗәдә татарны җиңгән көн дип атыйбыз? Мәктәп дәреслекләренә керәчәк бу дата.Бу халыкны бер-берсенә каршы кую. Татар халкы зур, киң татар милләте эчендә Кырым татарлары да бар. Менә кырым татарлары хәзер Россиядә. Алар болай да куркып тора, ышанып бетми. Һәм аларны да җиңдек дип бәйрәм итү, халыкны читкә тайпылдыру кемгә кирәк? Бу илебезне бердәм тоту өчен әйбәт нәрсә түгел. Шуңа күрә без бу датаны федераль дәрәҗәдә үткәрүгә бик каршы.

Калуга өлкәсендә моны региональ бер дата итеп үткәрергә мөмкин, туристларны китерү өчен. Алар җирлеге өчен бәлки бу әһәмиятле булырга мөмкин. Әйтик безнең Болгарда исламны кабул итү ул бит федераль бәйрәм түгел, Татарстан дәрәҗәсендә генә. Алай булгач, әйдәгез, татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгаларны - шул ук исламны кабул итүне, дәүләтләр, Алтын Урданың формалашуын барысын да федераль дәрәҗәгә кертсеннәр. 

"Мондый әйберләр татарның милли үзаңын арттыра"


Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев: 

- Бу аерым бер даирәләрнең милли, кайвакыт дини фактор белән гадәттән тыш мавыгуы. Була бит инде ниндидер шундый кешеләр, андый гади кеше дип тә әйтеп булмый, мавыккан һәвәскәрләр. Ясалма патриотизм. Ватанпәрвәрлек түгел, ә уйлап чыгарылганы. Андый категория кешеләр бар, славянофил, тюркоман - шундыйлар булырга мөмкин ул. Бар бит андыйлар. Үзенең дачасында куя Иван Грозныйга һәйкәл.

Хәзерге вакытта башка идеология булмагач, Россиядә милли-дини, тарихи факторны көчәйтү күренә. Моның сәбәбе шул. Ләкин, Аллага шөкер, Конституциябез бар, патшаны кайтарырга теләү антиконституцион эш була ул. Әлегә рәсми җитәкче Президент Путин Россия Федерациясе күпмилләтле дигән сүзгә каршы бармый.

Калуга өлкәсендәге шушы тема белән мавыккан, башка өмете, башка ышанычы булмаганнар үзләренең түгәрәгендә - иҗтимагый оешмасында, берәр авылында, елга буенча үз масштабларында үткәрергә хаклы бу бәйрәмне. Чөнки безнең үзебездә дә тарихи урыннар бар үткәрергә. Федераль дәрәҗәдә булсын өчен конференцияләр үткәрергә кирәк.

Бу Россиянең бастырыктан котылу факты түгел икәнен тарихчылар күптән әйтте инде. 

Иго да шушыннан. Кенәзләр дөрестән дә ярлыкны Сарайдан алган, бер морҗадан ат тиресе кадәр ясак түләгән. Кенәзләрнең өч-дүрт ай гомерләре Сарайга барып, шунда киңәшмәләрдә утырып, тәрбияләнеп, киңәшеп, аралашып кайтканнар. Ярты гомерләре шушы юлда үткән. Ул табигый саналган. Аңа бер дә үпкәләмәгәннәр. Бу әйбер соңыннан әкренләп үзгәргән. 

Тарихны елмаеп, урта гасырлардагы тәртипләрне өйрәнеп, сабак алып, кызыксынып өйрәнергә кирәк. Хәзерге сәясәткә күчерергә тырышырга кирәкми. Реваншизм безнең яктан да, башкалардан да кирәкми.  

Мин тагын бер фикер әйтәм. Мондый әйберләр безнең татар яшьләрендә тарихи, милли үзаңны арттырырга ярдәм итәргә мөмкин. Телне кыстылармы? Тарихны мыскыл иттеләрме? Армиягә баргач, татар дип мыскыл иттеләрме? Менә шуннан соң татарлык уяна һәм, үзаң уянып, кеше үзенең милләтенә кайта. Алардан бер файда бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100