Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: ТАССРның беренче этнографик картасы нинди булган?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) беренче этнографик картасы белән таныштыра.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: ТАССРның беренче этнографик картасы нинди булган?

Тел галиме, язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Милләт Мәҗлесе депутаты, Идел-Урал штатлары төзү тарафдары, атаклы бертуган Шәрәфләрнең берсе Галимҗан Шәрәф Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче этнографик картасын 1922 елда, революцияләрдән соңгы Россиянең территориаль бүленешенә бәйле җитди үзгәрешләр башлану йогынтысында төзи. Карта 1920 елның халык санын исәпкә алу буенча тупланган мәгълүматлар нигезендә төзелә. 

Соңрак, 1935 елда, Галимҗан Шәрәф СССР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы зур совет атласының фәнни-нәшрият институтына (НИИ БСАМ при ЦИК СССР) 680 елга һәм ТАССРның торак пунктларының татарча атамаларын җыеп, туплап бирә. Әлеге атамалар Зур совет атласында билгеләнә. 

Галимҗан Шәрәф ТАССРда төп сорау булып милли үзбилгеләнү мәсьәләсе торган чордагы вакыйгаларның үзәгендә була. Яшь чагыннан ук тарих-филология юнәлешенә тартылган галим ТАССРның әлеге өлкәдәге барлык комиссияләреннән, утырышларыннан, яңалыкларыннан хәбәрдәр була. Моннан тыш, аларның барысында да актив катнаша. ТАССРның территориаль бүленешенә, аның халкына һәм киләчәгенә битараф булмаган Галимҗан Шәрәф якынча биш ел эчендә (төгәл билгеле түгел) ТАССРның беренче этнографик картасын төзи. 1920 елдан алып 1933 елга кадәр Татарстан Республикасының тышкы чикләренә, зур үзгәрешләренә һәм эчке административ бүленешенә кагылган барлык мөһим проектлар Галимҗан Шәрәф тарафыннан яки катнашында эшләнә.

Карта лаеклы рәвештә ТАССРның беренче этнографик картасы дип исәпләнә. 

Картада 13 кантон (район): Әгерҗе, Арча, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Зөя, Спас, Тәтеш, Чаллы һәм Чистай кантоннары һәм 224 вулыс күрсәтелгән. Вулыс атамаларының күбесен белеп бетереп булмый. Ничек кенә булмасын, картага 97 (!) ел. Карта ике телдә: гарәп шрифты белән татар һәм рус телләрендә төзелгән. 1925 елда карта, кантоннар үзгәрүен исәпкә алып, яңадан эшләнә. 1922 елда 13 кантон булса, 1924 елда – унике була. Картада ТАССРның якын күршеләре дә күрсәтелә. Мәсәлән, Башкорт Социалистик Совет Республикасы (көнчыгышта), Чуваш һәм Мари өлкәләре (көнбатышта), Вәтке губернасы (төньякта) һәм башкалар. (Атамалар картада күрсәтелгәнчә язылды).

Картада татарлар – яшел, руслар – сары, башка милләтләр – кызыл төсләр белән билгеләнгән. Картадан күренгәнчә, руслар Идел, Кама һәм Нократ елгалары ярлары буенда, шулай ук Казан, Зөя, Лаеш, Спас, Тәтеш, Алабуга, Чаллы, Мамадыш, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Буа һәм Арча шәһәрләрендә һәм шәһәрләре янында яшәгән. Татарлар республиканың бөтен территориясе буенча таралган, әмма күбрәк авыл җирендә. Чувашлар һәм мордва нигездә көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш районнарында урнашкан. Марилар һәм арлар (удмуртлар) республиканың төньяк, төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешендә тупланган.

1920 елның халык санын исәпкә алу буенча тупланган мәгълүматлары буенча ТАССРның шәһәрләре һәм авылларының милли составы шактый аерылган. Авыл халкы арасында татарлар – 55,1%, руслар – 36,5%, чувашлар – 5,4%, мордва – 1,5%, арлар (удмуртлар) – 0,9%, марилар – 0,5%, башкалар – 0,1% тәшкил иткән. Шәһәрләрдә, киресенчә, рус халкы өстенлек иткән, татарлар – 22,2% һәм башкалар – 3 % тәшкил иткәндә, руслар – 74,8% тәшкил иткән.

Халык саны буенча Казан республиканың иң эре шәһәре, 1920 елда анда 50 милләт вәкиле яшәгән. Руслар – 73,95%, татарлар – 19,43%, яһүдләр – 3,47%, чувашлар – 0,4%, марилар – 0,09%, башкалар – 2,69% тәшкил иткән. Башкаларга поляклар, латышлар, немецлар, литвалылар, мадьярлар, эстоннар, мордва, әрмәннәр, греклар, арлар (удмуртлар) һәм французлар кергән.

Бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң күп милләтле территорияләренең берсе санала, республикада 173 милләт вәкиле яши. Республикада яшәүче милләтләр арасында халык саны буенча татарлар өстенлек итә. Икенче урында – руслар, өчтә – чувашлар, дүрттә – удмуртлар тора. Халык саны буенча бишенче урында – мордва, алтыда – марилар, җидедә – украиннар һәм сигездә – башкортлар исәпләнә.

Казанда 48,6% – руслар, 47,6% – татарлар яши. Чаллыда халык саны буенча татарлар өстенлек итә. Республиканың барлык муниципаль районнарында да, рус халкы аеруча күп яшәгән тугыз районнан кала, татарлар күбрәк яши. Әлеге тугыз район: Алексеевск, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Яңа Чишмә, Спас һәм Чистай. Тәтеш муниципаль районында татарлар һәм руслар саны якынча бертигез: татарлар – 32,7%, руслар – 35,7% тәшкил итә.

Татарлар һәм руслардан тыш, Татарстан районнарында башка милләт халыкларының да шактый күп өлеше яши. Аксубай районында күпчелекне чувашлар тәшкил итә – алар 44%, Чүпрәле районында – 41,1%, Нурлат районында – 25,3%, Чирмешән районында – 22,8%, Тәтеш районында – 20,9%, Буа районында – 19,9%, Әлки районында – 19,2%. Удмуртлар Кукмара районында – 14%, Балтач районында – 11,9%, Әгерҗе районында – 6,4%, Баулы районында – 5,6% яши.

1920 елда ТАССР территориясендә яшәгән халыклар:

Казан шәһәре: руслар – 73,95%, татарлар – 19,43%, яһүдләр – 3,47%, чувашлар – 0,4%, марилар – 0,09%, башкалар – 2,69%.
Зөя районы: татарлар – 38,2%, руслар – 60%, чувашлар – 1,8%.
Тәтеш районы: татарлар – 58,8%, руслар – 32,2%, чувашлар – 6,3%, мордва – 2,7%.
Буа районы: татарлар – 56%, руслар – 13%, чувашлар – 26,2%, мордва – 4,8%.
Арча районы: татарлар – 64%, руслар – 32,3%, чувашлар – 0,2%, арлар – 2,7%, марилар – 0,7%, башкалар – 0,1%.
Лаеш районы: татарлар – 49,9%, руслар – 50%, башкалар – 0,1%.
Мамадыш районы: татарлар – 70,2%, руслар – 24,6%, арлар – 4,1%, марилар – 1,1%.
Алабуга районы: татарлар – 50,6%, руслар – 43,8%, арлар – 2,1%, марилар – 3,5%.
Спас районы: татарлар – 37,8%, руслар – 50,7%, чувашлар – 8,3%, мордва – 3,1%, башкалар – 0,1%.
Чистай районы: татарлар – 36,4%, руслар – 46,1%, чувашлар – 15,7%, мордва – 1,7%, башкалар – 0,1%.
Чаллы районы: татарлар – 59%, руслар – 38,2%, чувашлар – 1,3%, мордва – 1,5%.
Минзәлә районы: татарлар – 78,8%, руслар – 19,1%, чувашлар – 0,2%, марилар – 1,8%, башкалар – 0,1%.
Бөгелмә районы: татарлар – 62,3%, руслар – 27,3%, чувашлар – 4,6%, мордва – 4,3%, арлар – 1%, башкалар – 0,5%.

Идел-Уралдан - ТАССРга кадәр


Галимҗан Шәрәфнең карта төзүе сәбәпләре:

1917 елның Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң бөтен Россия буенча илнең территориаль бүленешенә бәйле җитди үзгәрешләр башлана. Билгеле, әлеге үзгәрешләр Урта Идел регионына да кагыла. Яңа совет хакимияте тарафыннан 1917 елда Финляндия белән Польшага үзбилгеләнү бирелә, Россиянең башка халыкларының да милли мәсьәләләре гадел юл белән хәл ителер дип сүз бирелә. Финляндия белән Польшаны мөстәкыйль итүләре Россиянең башка төбәкләрендә дәүләт булып оешу теләге уята. Татар дәүләтчелек идеясе тирәсендә төп бәхәсләр мәдәни-милли автономиягә (бу очракта татар дәүләте конкрет территориясез кала) һәм территориаль автономиягә (бу очракта тарихи нигезләнгән территория бирелә) кагылышлы проектларга бәйле була. 

1917 елның 22 ноябрендә Уфада милли парламент (Милләт Мәҗлесе) утырышлары башлана. Парламентка депутатлар ноябрь дәвамында сайлап алына. Депутатлар төрле сәяси көчләрне күз алдында тота. Төрле мәсьәләләрне тикшергәндә төп сорау булып милли үзбилгеләнү мәсьәләсе чыга. Озакка сузылган фикер алышудан соң парламент Россия республикасы составындагы Идел-Урал штаты формасындагы милли-территориаль автономия идеясен тәкъдим итә. Әлеге идея Россиянең унитар дәүләттән федератив дәүләткә әйләнүен ниятли. Әмма “Идел-Урал” штаты проекты тормышка ашырылмый.


Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче этнографик картасын төзүче Галимҗан Шәрәф 1896 елның 29 декабрендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Буа районы) Аксу авылында туа. 

Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәнең икенче баскычын тәмамлагач, үзлегеннән әзерләнеп, Казанның 2нче реаль укуханәсенә укырга керә һәм аны 1915 елда тәмамлый. Петроградка китеп, тимер юл инженерлары институтына керә. Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары булу сәбәпле укуын ташларга мәҗбүр була. 1917 елның маенда Мәскәүдә мөселман халыкларының милли-дәүләтчелек төзелешләре мәсьәләсен караучы Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда катнаша. Татарлар өчен территорияль автономия - "туфраклы мохтарият" кулай булачагы турында чыгыш ясый. Июль аенда Казанда узган Бөтенроссия мөселман хәрбиләре, татар укытучылары, мөселман руханилары корылтайларында да татарлар өчен милли-мәдәни мохтарият (әгәр ул территориаль булса) игълан ителүен яклый. Аны милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашырырга тиешле составка сайлыйлар. 

1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли Мәҗлес сессиясендә Идел-Урал штатлары игълан ителүгә күп көч сала, республика мәйданының картасын төзи. Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашырырга тиешле һәйәт Казанга күчкәч, аның рәисе итеп Ильяс Алкин, урынбасары итеп Галимҗан Шәрәф раслана.

Галимҗан Шәрәфнең милли дәүләт төзелеше турындагы фикерләре беркадәр үзгәрә. Беренчедән, ул Милли-мәдәни мохтариятне федерация составындагы республика итеп төзергә тәкъдим итә. Икенчедән, хакимият органнары Советлар системасы буенча сайланырга тиеш, дип әйтә. Өченчедән, һәр Совет халыкның милли нисбәтен искә алып сайлануын яклый. 

Иосиф Сталин Галимҗан Шәрәфне телеграфка чакыра һәм Идел-Урал штатлары мәсьәләсе белән кызыксына. Галимҗан Шәрәф телеграф аша Идел-Урал штатлары, аның мәйданы һәм чикләре турында тәфсилле аңлатма бирә. Ике көннән, 1918 елның 22 мартында РСФСР милләтләр эше буенча халык комиссариаты “Татар-Башкорт республикасы төзү турында” декрет игълан итә. 

Идел-Урал штатларының эше туктатыла. Идел-Урал штатлары төзеләсе төбәктә 1920 ел урталарына өч административ берәмлек — Кече Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Уфа губернасы барлыкка килә. Уфа губернасының язмышы референдум юлы белән хәл ителергә тиеш була, ләкин 1922 елда Уфа губернасы Үзәкнең декреты белән генә Кече Башкортстанга кушыла. 

Татар халкының күп гасырлар дәвамында өметләнгән дәүләтчелеген торгызу теләге җимерелә барганын күреп, Галимҗан Шәрәф сәяси активлыгын киметә һәм гыйльми-фәнни эшчәнлеген көчәйтә. 1919-1920 елларда Казан университетында Николай Катанов җитәкчелегендә төрки телләр, Николай Ашмарин җитәкчелегендә чуваш теле, Василий Богородицкий җитәкчелегендә татар теле һәм гомуми тел белеме буенча тикшеренү эшләре алып бара. 

Татар теленең орфографиясен үзгәртү буенча зур тырышлык белән эшләр алып бара. 1921-1922 елларда ТАССР халык мәгарифе халык комиссариатының Академүзәгенең Шәрык бүлеге мөдире була. Татарча язманы үзгәртү буенча Татарстан АССР хөкүмәте каршында оештырылган комиссиянең гыйльми сәркатибе булып тора. 1922-1937 елларда Шәрык (1931 елдан Татар, 1934 елдан Казан) педагогик институтында фәнни-педагогик эш алып бара.


“Идел-Урал” штатын төзү булып чыкмагач, әлеге мәсьәлә буенча инициативаны совет хакимияте үзенә ала. 1918 елның 22 мартында “Хәбәрләр” газетасында милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында эшләнгән “Татар-Башкорт Совет Республикасы турында нигезләмә” бастырыла. Нигезләмә буенча Татар-Башкорт Совет Республикасының Көньяк Урал һәм Урта Идел буе территорияләрен РСФСР составында дип белдерүе күздә тотыла. Булачак республиканың чикләре күбесенчә “Идел-Урал” штаты проектын хәтерләтә. Әмма бу очракта совет хакимияте Урта Идел буенда милли дәүләтчелек булдыру процессын үз контроленә алган булыр иде.

1918 елның май-июнендә Татар-Башкорт Республикасы проекты иҗтимагый һәм сәяси даирәләрдә актив тикшерелә. Проектны халык та хуплый кебек. Әмма әлеге проектка да тормышка ашырылырга насыйп булмый. Беренчедән, 1918 елның җәендә нәкъ Урта Идел буе гражданнар сугышының күпчелек мөһим вакыйгалары, барыннан да элек Чехословакия фетнәсе өчен мәйданга әйләнә. Икенчедән, абруйлы башкорт сәясәтчеләренең бер өлеше башкортларның татарлар белән бер республикада берләшүенә актив рәвештә каршы чыга. Алар үз башкорт советын – шура җыя һәм үз милли автономияләрен игълан итә. Шулай итеп Татар-Башкорт Республикасы проекты да проект кына булып кала.

1920 елның 26 гыйнварында Мәскәүдә большевиклар Россия Федерациясе коммунистлар партиясенең үзәк комитетының сәяси бюросында (Политбюро ЦК РКП (б)) Татарстан Совет Социалистик Республикасын булдыру турында принципиаль карар кабул ителә. Шул ук вакытта булачак республиканың чикләрен билгеләү өчен Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкчелегендә административ комиссия булдырыла. 1920 елның 22 мартында РСФСР халык комиссарлары советы рәисе Владимир Ленин Татарстан Республикасы оешу турында фикер алышу өчен Кремльдә инкыйлабчы, Татарстан Республикасын төзүчеләрнең берсе, 1920-1921 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) рәисе Борһан Мансуровны һәм Татарстан Республикасын булдырган, аның беренче хөкүмәт җитәкчесе булган Сәхибгәрәй Сәетгалиевны чакыра. 1920 елның феврале азагында Татарстан АССР турында нигезләмә бастырыла. Нигезләмәдә республиканың булачак теритториясе турында да әйтелә. Татар халкы өстенлек иткән түбәндәге биш губернаның районнарын кушып кую планлаштырыла: Казан, Уфа, Самар, Сембер һәм Вәтке. Нигезләмәдә ТАССРга кертелергә тиешле өязләр һәм вулыслар гына түгел, кече шәһәр һәм авыллар да санала. Шулай итеп сәяси картада Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы барлыкка килә.


  • 1937 елның 20 февраленнән, “педагогия институтында оялаган халык дошманнарын фаш итү кампаниясе” кысаларында, институт җитәкчелеге Галимҗан Шәрәфкә бөтен бүлекләрдә һәм курсларда лекцияләр укуны тыя. Галимҗан Шәрәф 1937 елның 23 мартында кулга алына. 1940 елның 27 февралендә ССРБ НКВДсы каршындагы махсус киңәшмә аны “Советка каршы милләтче оешма эшендә катнашкан өчен” 8 елга хезмәт белән төзәтү лагеренә ябарга карар чыгара. Хөкем мөддәтен Севжелдорлагта үткәреп, аннан 1945 елда кайта. Галимҗан Шәрәф 1950 елның 13 гыйнварында Казанда вафат була. 1991 елда аклана.


ТАССРның беренче этнографик картасы белән безне Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлегенең баш архивисты Роман Обрусный таныштырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100