Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда Галимҗан Ибраһимовның роле нинди булган?

1917 елның маенда Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае җыела. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында шул чорда төшерелгән фильмны тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда Галимҗан Ибраһимовның роле нинди булган?


Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае турында

Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае 1917 елның 1-11 май көннәрендә Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында җыела. Корылтайда 900 ләп делегат катнаша. Корылтай мөселманнарның Вакытлы Үзәк бюросы инициативасы белән чакырыла. Делегатлар арасында мөселман зыялылары, хәрбиләр һәм руханилар була. 

Съездда каралган мәсьәләләр: эшчеләр, крестьяннар, хатын-кызлар тормышы, милли мәдәният, Россиянең киләчәктәге дәүләт төзелеше, милли мәнфәгатьләрне тәэмин итәрдәй идарә ысулы, хатын-кызлар хокукын ир-атларныкы белән тиңләү, мөселман гаскәри берәмлекләрен туплау. 

Корылтайда кабул ителгән төп карарлар: 

Россиядә милли федерациягә нигезләнгән демократик җөмһүрият булдыру кирәклеге;
Билгеле бер территорияләре булмаган халыкларга милли-мәдәни мохтарият төзү хокукы бирү;
Дәүләт хисабына түләүсез башлангыч белем бирүне оештыру;
Укуның милли телләрдә алып барылырга тиешлеге;
Рус теленең аерым предмет рәвешендә кертелергә тиешлеге;
Армиянең милли принципка нигезләнеп, аерым милли гаскәри берәмлекләр берләшмәсен тәшкил итеп, солдатларның үз туган төбәкләрендә хезмәт итәргә тиешлеге.

Корылтайда мөселманнарның дини оешмалары мәсьәләсе дә тикшерелә, Диния нәзарәте эшчәнлеген үзгәртеп кору, кирәклеге, мөфти һәм мөфтият әгъзаларының сайланып куелу зарурлыгы әйтелә. 

Корылтай Бөтенроссия мөселманнарының милли шурасын оештыра, мөфтине һәм Диния нәзарәте идарәсен сайлый. Беркетмәләрен 1917 елда Петроградтагы “Әманәт” ширкәте бастырып чыгара.

Россиядәге дәүләт төзелешенең нинди булырга тиешлеге мәсьәләсе корылтайның игътибар үзәгендәге, күп бәхәсләр тудырган проблемага әйләнә. Делегатлар милли төбәкләрдә миллият мәсьәләләренең ничек хәл ителәчәге проблемасы Россиядә ничек хәл ителүгә бәйле булуын яхшы аңлый. Корылтай күпчелек тавыш белән Россия демократиягә нигезләнгән Федератив республика булырга тиешлеге турында карар кабул итә. Бу исә мөселман сәясәтчеләренең милли мәсьәләнең нәзари һәм гамәли аңлаганлыкларын күрсәтә, чөнки бу вакытта большевиклар партиясе һәм Владимир Ленин үзе дә бөтен тырышлыкларын унитар дәүләтне саклап калуга юнәлтәләр.



“Халык алдында минем бер гаебем дә юк”

Фильм корылтайда катнашкан татар әдәбияты классигы, язучы, җәмәгать һәм сәясәт-дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның сүзләре белән башлана. Фильмның төп персонажы - ул. “Партия, халык алдында минем бер гаебем дә юк. Дөреслек җиңеп чыгар. Тарих үз сүзен әйтер”, - ди Галимҗан Ибраһимов.

Кадр артындагы тавыш “Бу – Галимҗан Ибраһимовның соңгы сүзләре. Ул үз гомерен инкыйлабга һәм социализмга бирә”, дип сөйләп китә. “Галимҗан Ибраһимов мулла гаиләсендә туа. Әтисе соңыннан рухи дәрәҗәдән баш тарта һәм гади игенче була. Башта Галимҗан авыл мәдрәсәсендә, соңыннан Оренбург шәһәрендә “Вәлиулла” мәдрәсәсендә укый”, ди кадр артындагы хатын-кыз.

Фильмда кадр артында ике кеше – хатын-кыз һәм ир-ат сөйли. Фильмнан аңлашылганча, кадр артындагы ир-ат Галимҗан Ибраһимов булып сөйли. Икенче төрле әйткәндә, ир-ат әйткән сүзләрне Галимҗан Ибраһимовныкы итеп кабул итәргә кирәк.

“Без элек-электән килгән фанатиклык һәм наданлык бишегендә тудык. Безнең акыл, безнең фикерләр кара хорафат әсирлегендә үсеш алды. Мәдрәсәдә үткәргән еллар шәкертләргә каторга келәймәсе салды сыман. Бөтен кешене дә кыюсызлык, битарафлык, өметсезлек басты”, ди ир-ат.



“Коръәннең авторы Аллаһ Тәгаләме?”

Кадр артындагы хатын-кыз тавышы Галимҗан Ибраһимов турында сөйләвен дәвам итә. “1905 ел. Инкыйлаб Россия халкын дулкынландырып җибәрде. Мәдрәсә укучылары читтә кала алмады. Ибраһимов булган тәртипләрне үзгәртүләрен таләп итүче кешеләр арасында була. Шуның өчен мәдрәсәдән куыла. 

1906 елның көзендә Галимҗан Ибраһимов Уфага килә һәм “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Биредә Коръәнне генә түгел, фән нигезләрен дә, музыканы да, рәсем сәнгатен дә өйрәнәләр. Галимҗан Ибраһимов фикердәшләр, дуслар эзли... һәм таба. Нәкъ менә “Галия” мәдрәсәсендә язмыш аны Хөсәен Ямашев белән таныштыра. Беренче татар большевигы, ленинчы яшь Ибраһимовка зур йогынты ясый. Мәдрәсәдә яшерен газеталар бастырыла, листовкалар тарала башлый. Ибраһимовның “Коръәннең авторы Аллаһ Тәгаләме?” дигән дингә каршы китабы да чыга. Ирекле шәкерткә кабат ишеккә төртеп күрсәтәләр".

Реакцияләр котырынган чор

Галимҗан Ибраһимов илнең зур сәяси һәм мәдәни үзәкләренең берсе булган Казанга килә. Ул вакыт – реакцияләр котырыну чоры була. Ул биредә Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов кебек татар мәдәниятенең зур эшлеклеләре белән аралаша. Үзенең беренче хикәяләрен Галимҗан Ибраһимов “Әл-ислах” газетасында бастырып чыгара. Хикәяләрендә ул патриархаль тәртипләрне тәнкыйтьли, социаль дөреслек яклаучысы буларак чыгыш ясый. 

Фатих Әмирхан яшь язучы турында болай ди: “Менә безнең әдәбиятнең киләчәге. Монда сәләт очкыннары ачыктан-ачык күренә. Көтеп торыгыз. Ул әле зур милли тукымалар ясаячак.”

Ямашев йогынтысында Галимҗан Ибраһимов революцион әдәбият белән таныша, фәлсәфә, тарих, эстетика буенча белемнәрен арттыра. Рус классиклары әсәрләре Галимҗан Ибраһимовта бөек рус мәдәнияте өчен горулык хисе һәм аңа рәхмәт әйтү теләге уята. Ул елларда Галимҗан Ибраһимов күп яза. Аның “Казакъ кызы”, “Татар хатыны ниләр күрми”, “Яшь йөрәкләр” кебек беренче әсәрләре үз әһәмиятләрен бүген дә югалтмый. 

Яшь язучының иҗаты билгеле бер вакытка кадәр самодержавие хезмәтләренең махсус борчылуларын уятмый. “Яшь йөрәкләр” романыннан Зыя герое, “Без яшәргә, ирекле булырга телибез. Әйләнә-тирә дөнья үзсүзле. Тормыш безне баса. Безнең чиста югары теләкләрне һәм изге хисләрне тыя”, дип сөйләшә башлагач, самодержавие сакчылары бу кешенең куркыныч икәнен аңлый һәм Галимҗан Ибраһимовны ашыгыч рәвештә Киев төрмәсенә яба. Сәбәбе табыла”, ди Галимҗан Ибраһимов турында кадр артындагы хатын-кыз.



“Төрмә минем өчен файдалы мәктәп булды”

“Төрмәдә булу минем өчен мәктәп, һичшиксез файдалы мәктәп булды. Алар күзләремне ачты. Мин тормышны дөресрәк аңлый, кешеләрне яхшырак белә башладым”, ди Галимҗан Ибраһимов төрмәдә үткәргән вакыты турында.

“26 яшендә Ибраһимов пролетариат идеологиясеннән ерак була, большевиклар партиясенең авангард ролен аңламый. Бу аңа соңрак килә. Әмма ул патша самодержавиесенә каршы көрәш – туган телгә һәм милли әдәбият булдыруга сәяси хокук өчен көрәш икәнен бик яхшы аңлый”, ди хатын-кыз.

“Патша хакимиятен дин куркытмый. Алар хезмәт ияләре арасында мәгариф һәм мәдәният белемнәре таралу өчен курка”, ди Галимҗан Ибраһимов.

“Киеме аның пөхтә һәм матур иде. Шәкертләр аны яратты”

“1915 елда 28 яшьлек Галимҗан Ибраһимов укучылар таләбе буенча “Галия” мәдрәсәсенә татар әдәбияты һәм туган тел укытучысы буларак кайта. Галимҗан Ибраһимов яза: “Белергә тырышучанлык, кызыксынучанлык, укучыларның иҗади эшкә, актив фикерләү эшчәнлегенә тартылулары – укытучы укучысының аңына сала ала торган иң кыйммәтле әйбер”.

Укучылар хатирәләреннән: “Киеме аның пөхтә һәм матур иде. Озын чәчләр чиста итеп артка таралган. Аның сөйләме эчтәлекле һәм күңелгә ятышлы иде. Бер генә артык сүз дә, ишарә дә юк иде. Шәкертләр аны яратты. Ул тыйнак, гади һәм дөреслекне ярата торган туры кеше иде”, диелә фильмда Галимҗан Ибраһимов турында.

“Максатларыбыз өчен көрәшергә чакырам!”

“Эшче иптәшләр, солдатлар, ярлы крестьяннар, хатыннар һәм кызлар, бүгенге көнгә кадәр хокуксызлык һәм коллыкта үз хезмәтләре белән яшәүче абыйлар! Мин, кулыма социализм эше өчен һәлак булганнар хәсрәте белән юылган Кызыл Байрак тотып, сезнең белән барам. Мин сезне тәртипкә салынган һәм берләшкән рәтләр белән социализм юлы буйлап барырга, армый-талмый безнең максатлар өчен көрәшергә чакырам. Яшәсен социализм!”, ди Галимҗан Ибраһимов.

“Ленин җылы каршы алды”

“Бөек Октябрь социалистик революциясе үтте. Элекке вакытта кебек Ибраһимов идеяләрнең һәм сәяси фикерләрнең иң шәфкатьсез бәрелешләре булган, ахыр чиктә массалар кем артыннан барыр, революция алга таба нинди юл белән үсеш алыр кебек мәсьәләләр хәл ителгән җирдә булды.

1918 елның 5 гыйнварендә Ибраһимов гамәлгә кую җыелышы делегаты буларак Петроградка килә һәм большевиклар белән бергә аннан китә. 

Ибраһимов татар революциячесе Мулланур Вахитов белән бергә Смольныйга бара. Аларны анда Владимир Ильич җылы каршы ала. Ленин Россия эчендә һәм Себердә үзәк мөселман комиссариатын булдыру турында декрет имзалый. Рәис булып Мулланур Вахитов, аның урынбасары һәм “Чулпан” газетасы редакторы булып Ибраһимов билгеләнәләр”, дип фильм тәмамлана.


Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында (иске стиль белән 28 февральдә) Россиянең элекке Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) Солтанморат авылында туа. Авыл мәдрәсәсендә, Оренбург шәһәрендәге Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. 1905 елгы революция тәэсирендә үк демонстрацияләрдә катнаша, мәдрәсәдән куыла. "Галия" мәдрәсәсендә укый. 1907 елда үзе хакында "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" әсәрен яза. "Гыйшык корбаннары" (1908), "Татар хатыны ниләр күрми" (1909), "Яз башы", "Уты сүнгән җәһәннәм", "Карак мулла", "Яшь йөрәкләр" әсәрләре белән таныла. Яшерен оешмаларда катнашкан өчен төрмәдә утыра. Революциядән соң актив рәвештә сәясәт һәм язучылык белән шөгыльләнә. 1927 елдан соң үпкә авыруы сәбәпле Кырымда яши. 1937 елда "халык дошманы" дигән яла белән кулга алынып Казандагы Пләтән төрмәсенә ябыла. 1938 елда төрмә хастаханәсендә үлә, Казанның Архангел христиан зиратында җирләнгән булырга мөмкин. 

Г.Ибраһимов – татар әдипләреннән иң зур әдәби һәм гыйльми мирас калдырып киткән шәхесләрнең берсе. Утыз еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, дүрт роман, биш бәян (повесть), бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча дистәдән артык дәреслек бастырып чыгара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100