Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре Әхмәт Исхакның сабый уллары фронтка нинди хатлар язган?

Татар шагыйре һәм тәрҗемәче Әхмәт Исхак (1905-1991) Бөек Ватан сугышында булганда, аның сабый уллары Иршат белән Илик әтиләренә хатлар язып тора. Хатлар арасында 1945 елның 9 маенда язылганнары да бар. Әхмәт Исхак үзе дә гаиләсенә, улларына әллә ничә тапкыр хат җибәрә. Хәзер бу хатлар Татарстан архивында саклана. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитетының уртак проекты кысаларында сезне әлеге документлар белән таныштырабыз.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре Әхмәт Исхакның сабый уллары фронтка нинди хатлар язган?
  • Әхмәт Исхак (Әхмәт Габдулла улы Исхаков) 1905 елның 1 маенда Казан шәһәрендә конторщик гаиләсендә туа. Җиде яшендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1919 елдан укуын Казандагы татар педагогия техникумында дәвам итә. Укым бетергәч, комсомолның Татарстан өлкә комитеты карамагындагы матбугат бүлегендә эшли. Шушы елларда Әхмәт Исхак шигырьләр яза башлый. “Кызыл кошлар” исемле беренче шигыре 1923 елда “Кызыл Шәрекъ яшьләре” журналында басыла. 1925 елда Таткино оешмасы әдипне Мәскәү Дәүләт кино техникумының сценарий бүлегенә укырга җибәрә. Әмма бу бүлек шул ук елны бетерелә һәм шагыйрь Мәскәүдәге “Эшче” исемле татар газетасы редакциясендә эшли башлый, Муса Җәлил белән якыннан аралаша, үзенең шигырь китапларын бастырып чыгара. 1928 елда Әхмәт Исхак Казанга кайта, “Кызыл Татарстан” (хәзерге “Социалистик Татарстан”) газетасы һәм “Чаян” журналы редакциясендә, 1939-1942 елларда СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле булып эшли. Әхмәт Исхак 1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, взвод командиры һәм хәрби журналист була. 1963-1967 елларда “Чаян” журналының баш редакторы булып эшли. Шагыйрь 1991 елның 24 июнендә вафат була.

Әхмәт Исхакның сугышка киткәндә Иршат һәм Илик исемле ике улы кала. Малайлар бик сәләтле була, нарасый булуларына карамастан, гел дә әтиләренә хат яза. Иршат яза һәм рәсем ясый, Илик исә рәсем ясарлык кына яшьтә була. 



1945 елның 9 маенда язылган хатта Иршат Иосиф Сталин турында яза. Ул чорда хәтта сабый балалар да илбашының нинди роль уйнавын белгән дигән сүз бу. Моннан тыш, Иршат әтисенә туган ягындагы һава торышы турында даими язып тора, радиодан ишеткән мәгълүмат белән таныштырып бара.

Сигез хатның берсе генә татар телендә язылган. Хатлардан малайларның әтиләрен никадәр сагынганнары, аның өчен борчылганнары, әтиләренең өйгә кайтуын теләгәннәре һәм зарыгып көткәннәре сизелә. 

"Тиздән сугыш бетәчәк һәм син безнең янга кайтачаксың"

“Казан, 1943 елның 7 ноябре.

Исәнме, кадерле әти! Мин укый башладым, бик яхшы укыйм. Бер тапкыр да соңга калганым юк. Син көрәшчеләрне өйрәткән кебек, әни бик күп эшли. Бүген бәйрәм. Без Ренарт янына бардык. Бик күңелле булды. Без бик шат идек. Әти, безнең сине нык күрәсебез килә. Һәрвакыт синең турыда сөйләшәбез. Тиздән сугыш бетәчәк һәм син безнең янга кайтачаксың һәм безнең белән уйнаячаксың. Әти, кадерлем, миңа хат яз. Әти, тиенне мин ясадым. Әйбәт ясалганмы? Хәзер мин уң кул белән язам, ә рәсемне сул кул белән ясадым. Сиңа әби-бабайдан һәм Иликтан сәлам. Нык итеп үбәм.

Улың Иршат.”




"Әти, сине ничек көткәнне белсәң иде!"

“1943 елның 12 декабре.

Исәнме, кадерле әти. Мин сине бик сагындым. Надя апаның улы – минем иптәшем Лёва. Мәктәптә минем иптәшләрем күп. Илик белән тату уйныйбыз. Радиодан бик күп яхшы хикәяләр сөйлиләр. Нигә минем хатларга җавап бирмисең? Тиздән Яңа ел булачак. Мәктәптә чыршы булачак. Сине Яңа ел белән котлыйм. Зур командир булуыңны һәм тизрәк безнең янга кайтуыңны телим. Әти, без сине ничек көткәнне белсәң иде. Нык итеп үбәм.

Иршатың.”



 "Әти, без сине бик сагындык"

“Исәнме, кадерле әти. Әти, без әйбәт яшибез, ләкин сине бик сагындык. Әти, Илик рәсем ясарга өйрәнде. Ә мин көн саен радио тыңлыйм. Әти, Илик балалар бакчасына йөри. Әти, мин йорт куянын һәм хәтта филне дә ясый беләм. Ә Илик тавыклар һәм чебиләр ясый белә. Әти, монда мин безнең очучыларның немецларны бомбага тотуларын ясадым.

Улың Иршат.”




"Әти, сугыш беткәч, синең белән күрешәбезме?"

“Әти, минем Шамил абыем хастаханәдән кайтты. Аның бер аягы гына авырта. Икенче аягы авыртудан туктады. Әти, мин хәзер мәктәпкә йөрим. Әти, сугыш беткәч, синең белән күрешәбезме? Хуш.

Калам, улың Иршат.”



"Әттә, синең белән бик сөйләшәсем килә"

“Әттәгә бик зур сәлам. Әттә, без монда бик яхшы торабыз. Әттә, минем синең белән бик сөйләшәсем килә. Әттә, миңа 9 мартта 8 яшь тулды. Әттә, син дә сурәт ясап җибәр!

Сине үбеп, Иршатың.”



"Бездә чәчәкләр үсә"

“Исәнме, кадерле әти! Уку елы тәмамланды. Табельдә минем “бишле” билгеләре генә. Әти, укудагы бик яхшы уңышларым һәм үрнәк булырлык тәртибем өчен миңа мактау грамотасы бирделәр.

Шушы көннәрдә мин 45 көнгә пионер лагеренә барам. Мине анда әни җибәрәчәк. Мин аңа моның өчен нык рәхмәтле булачакмын.

Әти, без бәрәңге утырттык. Әти, без яшелчә бакчасында җиде кәлтә тоттык. Бер кәлтәне без өйгә алып кайттык. Ул бездә озак яшәмәде. Без аны жәлләдек һәм иреккә чыгарып җибәрдек. Әти, җәй көне ничек рәхәт. Без йөгерәбез һәм уйныйбыз. Тик безнең сөйкемле бабаебыз юк шул инде хәзер. Ул вафат булды. Бездә чәчәкләр үсә. Бик нык итеп үбәм.

Сәлам белән, улың Иршат.”

 

"Исәнме, яраткан әтием!"

“16 апрель, 1945 ел. 

Исәнме, яраткан әтием! Әти, мин әле дә авырыйм. Әмма үземне яхшы хис итәм. Тиздән сәламәтләнермен инде. Мин табиб янына йөрим, дару эчәм. Тиздән 1 Май бәйрәме. Кичә кар яуды. Әти, безгә бер рәсем булса да ясагызчы. Мин Хуҗа Насретдин турында китап укыдым. Китап миңа бик ошады. Мин урамга чыкмыйм, өйдә уйныйм. Бездә яз, ләкин барыбер дә бераз суык. Әнидән сәлам тапшырам. Бик нык итеп үбәм. 

Сәлам белән, улың Иршат.”

 

"Бүген иртән иртүк сугыш тәмамланды"

“9 Май, 1945 ел. 

Җиңү Бәйрәме! 
Исәнме, кадерле әти! Бүген Җиңү Бәйрәме. Без иртәнге сәгать дүрттә тордык һәм урамга чыгып киттек. Әни дуслары янына китте. Без ишегалдында калдык. Хәзер иртә. Без өчебез хат язабыз. Бүген без, Иршат һәм Илик мәктәпкә бармыйбыз, ә әни эшкә бармый. Бүген бөтен кеше бәйрәм итә. Тизрәк кайт, әти! Кичә бик күп боерык бирелде. Бүген иртән иртүк сугыш тәмамланды. Безнең маршал И.В.Сталин “Без җиңәчәкбез” дип әйтте. Шулай килеп чыкты да. Безнекеләр җиңде! Бүген барлык кеше бөек җиңүне бәйрәм итә. Бөтен гаиләнең сәламнәрен тапшырам сиңа. 

Иршат.”


Әхмәт Исхак үзе дә гаиләсенә, улларына әллә ничә хат язган. Мәсәлән, әдипнең 1945 елның 5 маенда Одессадан җибәргән хаты.

“Дусларым! Минем кадерлеләрем Иршат һәм Илик! Сезгә тагын бер чәчәкле ачык хат җибәрәм. Бездә инде өрекләр һәм чияләр чәчәк ата. Шәһәрчектә бик матур. Бар җирдә дә кар сыман чәчәкләр. Бу ачык хатны алганнан соң, сездә дә бакчалар чәчәк атачак. Каникуллар булачак, сез уйнаячаксыз. Мин сезнең сәламәт булуыгызга, Иршатикның тазаруына, Ирикның борынына бернәрсә дә булмаганына бик шатланам. Сез “Әни кинога һәм театрга барды”, дип язасыз. Сез аны тоткарламагыз. Аңа ял итәргә кирәк. Ул көннәр буе эшли, сезнең өчен борчыла, тырыша. Сез аны ихтирам итәргә, ул сезне яраткан кебек яратырга тиеш. Сезнең хатларыны мин еш алам. Сезнең икегезгә дә зур рәхмәт. Сезнең хатлар мине нык сөендерә. Сугыш тиздән бетәчәк һәм без сезнең белән хатлар аша түгел, шушындый чәчәкләр арасында берәр кая бакчада утырып сөйләшәчәкбез.

Сезне яратучы Әхмәт.”


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100