Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган һәм онытылган татар кешесе: Болгар патшасының улы Бохара халкын читек тегәргә һәм дингә өйрәткәнме?

Бохара - дөнья күләмендә танылган ислам мәгърифәте үзәкләренең берсе. Бу атнада данлыклы “Мир Араб” мәдрәсәсендә татар халкының иң күренекле шәхесләренең берсе - Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә истәлек тактасы урнаштырылды. “Татар-информ” Бохарадагы тагын бер мәшһүр татар улы – мәчет, мәдрәсә салдырган, халыкны һөнәргә өйрәткән һәм дин гыйлеме биргән Хуҗа Хәсән Болгари хакында билгеле булган мәгълүматларны ачыклады.

news_top_970_100
Танылган һәм онытылган татар кешесе: Болгар патшасының улы Бохара халкын читек тегәргә һәм дингә өйрәткәнме?
Кеше бер үк вакытта танылган да, онытылган да була ала икән. Хуҗа Хәсән Болгарины шундый кеше дип әйтеп була. Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге Киңәшчесе Нариман Кәримов Хуҗа Болгари мәчете турында сөйләгәч, Татарстанда билгеле булмаган диярлек шәхесне өйрәнергә теләк туды. Татарстаннан килгән бер төркем галимнәр - Азат Ахунов, Илһам Гомәров, Марат Гыйбатдинов һәм "Татар-информ" хәбәрчесен ул урынга татар кызы, экскурсовод Рәшидә Бакирова алып барды.

Ни гаҗәп, Хуҗа Болгари Бохарада, аерым алганда Иске шәһәрнең шушы комплексында бик билгеле шәхес булып чыкты, әмма аның кем икәнен тәгаен генә беркем дә белми. 

Хуҗа Хәсән Болгари мәчете шәһәрнең иске өлешенең үзәгендә. Күкелташ мәдрәсәсе каршындагы тар гына урамнан кереп китеп бераз гына барасың да Болгари урамына килеп чыгасың. Шул урамнан барганда “Хуҗа Болгари” дип язылган элмә тактага тап булдык. Болгарилар зираты дип саналган урынга шундый истәлек билгесе урнаштырылган булып чыкты. 

  
Хуҗа Хәсән Болгариның зираты янындагы элмә такта   

"Болгарларның кем икәнен беләсезме?"

Акбар Хәкимов челләханә янында

Ерак Бохара җирендә кардәшебезне хөрмәтлиләр дип куанып барып, Хуҗа Болгари мазарына (Шәхесләр белән бәйле, изге урыннар дип саналган комплекс) килеп чыкканыбызны да сизми калганбыз. Төзелеше белән Болгардагы Кара пулатны, күпмедер дәрәҗәдә мәгарәне хәтерләткән бинада - элмә такта. Анда аның XVIII гасырда төзелүе һәм Үзбәкстан дәүләте тарафыннан саклануы хакында язылган. Фотога төшереп торганда урамнан баручы бер ир туктап, бу бина турында сөйли башлады.

Челләханә. Элмә тактада мәчет дип язылган

- Бу – Хуҗа Болгари чәлләханәсе. Иделне беләсезме? Идел буена болгарлар яши. Менә ул шуннан килгән Изге кеше булган. Ә болгарларның кемнәр икәнен беләсезме? Татарлар!
  • "Чәлләханә (челохона) - суфи традициясендә бикләнеп, зикер әйтеп, дөньялыктагы уйлардан китеп утыра торган урын.

Бу кеше Акбар Хәкимов булып чыкты, үзбәк милләтеннән. Безнең дә татарлар икәнне белгәч, бик сөенеп, чәлләханә каршысындагы мәчет эченә чакырды. Акбар туризм бизнесы белән шөгыльләнә, шәхси кунакханәсе бар. Шушы бина янында яшәү сәбәпле, "савап өчен" дип, мәчетне ремонтлый башлаган.


"Аллаһ чыннан да бар ул. Тикшереп карый аласыз: хәер ясасагыз, ул кире кайта. Мәчеткә бирелгән акча, һичшиксез, савап булып үзеңә, үзеңә булмаса, улыңа кайтачак. Минем дә шулай булды. Мәчетне төзекләндерергә керткән акчам кире кайтты: шәхси галереямны ясап чыктым, өемне төзедем. Хуҗа Болгари миңа шулай әйтте - син миңа булыштың, мин сиңа булышам", - ди Акбар. 

Мәчет эчендә Акбарның өч эшчесе бар иде. Кунакларны күргәч, эшләреннән аерылып, экскурсия уздырдылар. Акбарның күршесе Мөхәррәм Кәримова да йөгереп килеп җитте. Казан кунакларына аның да әйтер сүзе бар икән, шуңа ашыккан. 

Мәчет эчендә ремонт эшләре

Карар әйбер күп: кайчандыр татар кешеләренеке булган иске мәчет бинасы бит! Өстәвенә Акбар мәчет бинасы үз кулына бирелгән чагында аның нинди хәлдә икәнен фотога төшереп калдырган. Шул фотолардан чыгып, Акбарның шактый тырышканын әйтеп була.

"Идел буендагы бизнесменнарга әйтергә кирәк, килсеннәр, ремонтласыннар мәчетне, - ди Акбар. - Бу - аларның мәчете. Әгәр Бохара кешесе Идел буенда үлеп калган булса, мин шунда барып, шуның хөрмәтенә мәчетне төзекләндереп, эшләп чыгар идем."

Мәчет бинасы

Акбар һәм экскурсовод аңлатуынча, бу кварталда Хуҗа Хәсән Болгарига караган берничә истәлекле урын бар. Ул Хуҗа Болгариның, дөресрәге аның нәсел дәвамчыларыныкы булган йорт (хәзер анда башка кешеләр яши), мәчет, шәкертләр, имамнар яшәгән урыннар – хөҗрәләр. Урамның каршы ягында – челләханә. Акбар әйтүенчә, халык арасында шундый ышану бар: имам 40 көн ябылуда ашамый-эчми яшәп, үзен Аллаһка хезмәткә, зикер әйтүгә генә багышлый торган булган.  

"Бохарада татар мәчете юк диләр, менә ул!"

Акбарның күршесе Мөхәррәм Кәримова - 63 яшьлек ялгыз ханым. Хөкүмәт аңа Хуҗа Болгариның сакланып калган биш хөҗрәсе янындагы кечкенә генә бүлмәне биргән. Билгеле, ялгыз ханымның реставрация ясарга мөмкинлеге юк, әмма ул шушы хөҗрәләрне тәртиптә тота. "Изге урын", - дип атады Мөхәррәм ханым бу җирләрне. 




Хөҗрәләр. Берсен хуҗалар кухня итеп файдалана

"Минем әни Болгариларның нәсел дәвамчыларын белә иде. Миңа 13-14 яшьлек чагында сөйләгәннәрен хәтерлим. Аларның кавеме беткән", - ди ул. 

Мөхәррәм Кәримова безгә хөҗрәләрне күрсәтте. Кечкенә генә бүлмәләр - аркылысы-буе ике метрга өч метр булыр. Шәкертләр, мөгаллимнәр бик тыйнак тормыш рәвеше алып барган, Хуҗа Болгари үзе дә халык хәтерендә дөнья байлыгын түгел, рухи байлыкны кадерләргә өндәгән рухани булып калган. 

Болгариның нәсел дәвамчылары калмаган, төгәлрәге, биредә яшәүчеләр алар хакында белми. Әмма берничә ел элек аны эзләп япон һәм америка туристларымы, журналистларымы килгән булган. Аннары бер татар хатыны аның хакында сораштырган булган. 


"Бу - татар мәчете, - дип кат-кат тәкърарлады Мөхәррәм ханым. - Мин күпме көттем сез татарлар килгәнен! Татарлар килсеннәр монда. Бохарада татар мәчете юк диләр, менә бу - сезнең мәчет! Татарлар килсен, зыярат кылсын, Хуҗа Болгар хөрмәтенә үз ризыкларын пешерсен. Үзегезнеке итеп алыгыз. Билгеле, безнең дәүләт белән килешеп, чөнки болар барысы да дәүләтнеке", - дип аңлатты ханым. 

Мөхәррәм ханым биредәге традиция буенча үзенең Хуҗа Болгари хөрмәтенә пылаулар пешереп, чәйләр ясап, кешеләрне сыйлавы хакында сөйләде. "Бу - Изге урын", - дип сөйләде ул.

Күккә омтылган ачык кул: татар изгесеннән фани дөньядагыларга символик хәбәр

Мөхәррәм Кәримова безне Хуҗа Болгариның кабере дип саналган урынга алып барды. Алга китеп булса да әйтик: Хуҗа Болгариның җирләнгән урыны хакында төрле фаразлар бар.Чыганакларда ул Иранның Тәбриз шәһәрендә вафат булган дип санала. Ә биредә, имеш, аның рухи, яки шартлы кабере. 

  
Хуҗа Хәсән Болгариның кабере    

Хуҗа Болгариның каберенә үзенчәлекле һәйкәл дә куелган – озын колга башында кул сурәте һәм бизәлгән ат койрыгы кебек элемент. Мөхәррәм Кәримова бу символны җирле халыкның ничек аңлатканы турында сөйләде: "Кулым буш, үлгәндә үзем белән берни дә алып китмим".

Биш бармак исламның биш нигезен, ә ат койрыгы Хуҗа Болгариның татар кавеменнән булуын күрсәтә дигән аңлатма да бар.


Хуҗа Болгариның "шартлы кабере" янында таҗик телендә аның әйткән сүзе язып куелган. Мөхәррәм ханым ул юлларны шагыйрәнә тәрҗемә итеп күрсәтте. "Әҗәл көне килгәч, мәетнең ите сөягеннән аерылыр. Саф күңелең белән монда дога кыл. Шундый күңел белән килсәң, сиңа бәхет килер". 

  
Хуҗа Болгари каберендәге язу    

Татарстан вәкилләре Хуҗа Хәсән Болгари мәчетендә дога кылды. Акбар "бу догаларыгыз Хуҗа Хәсәнгә барып ирешер, савап булыр" дигән нияттә булуын әйтте. 

 

Кем ул Хуҗа Болгари?

Хуҗа Хәсән Болгарины өйрәнгән галим - “Бохара мирасы” фәнни-тикшеренү үзәге директоры, тарих фәннәре докторы Роберт Әлмиевнең дин әһеле хакында күпсанлы тикшеренүләре бар. 

  
Роберт Әлмиев    

922 елда Болгар дәүләте ислам динен кабул иткәч, биредә галимнәр барлыкка килергә нигез туа. Галим исемнәрендә "Болгар", "Болгари" атамасы булган галимнәр унынчы гасырда барлыкка килә башлый дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Исламда, аеруча суфиларда бер юнәлеш бар - сәяхәт итү. Игътибар итсәгез, барлык бөек кешеләр төрле урыннарда белем алган һәм эшләгән. Хуҗа Болгари XIII гасырда яшәгән Сәйфетдин Бохарзи белән әңгәмәләр алып барган. Болгари шәхесенә бәйле, унынчы, унөченче гасырларга караган истәлекләр бар. Билгеле, кеше алай озак яши алмый, бирегә Болгари исемле берничә кеше килгәндер. Булгари ул Бохарага Болгардан килгән вәкилләренең җыелма образы", - дигән фикердә Роберт Әлмиев.

Роберт Әлмиев, Николай Ханыковның «Описание Бухарского ханства” китабындагы чыганакларга нигезләнеп, Хуҗа Болгарның Болгар шәһәреннән килгән, Болгар патшасының улы икәнлеген яза. Имеш, әтисе белән сүзгә килеп, ул туган җирен ташлап чыгып китә. Бохарага килә, мәчет янында урнашкан, дәрвишләр өчен кельеда (челләханә) төпләнә. 



Болгар патшасының улы күн эшкәртә, читек тегә белгән. Ул бу һөнәренә җирле осталарны да өйрәтә. Хәсән Болгари Аллаһны беркайчан да онытмаган, бик тыйнак яшәү рәвеше алып арган. Аның Ташкентта, Бохарада күпсанлы шәкертләре – мөридләре була.

Фәргать бин Нуретдин әл Болгари чыганаклары буенча, Хуҗа Болгари Болгар дәүләтендәге "Сабан" мәчете имам-хатыйбы була. Алтын Урда хакимияте тарафыннан худаярлыкта - социализмда гаепләнә, шуңа күрә Болгардан кача.

Ташкентның шәрыкне өйрәнү институтында Хисаметдин бин Шәрәфетдин Болгариның (тагын Болгари!) татар телендә язылган хезмәтләре саклана. Кулъязмада Хуҗа Болгариның нинди кеше булганлыгы әйтелә: “хуҗа, гадел, Аллаһка бирелгән шәех, илһамлы”.


XV гасырда яшәгән Фәхретдин али Сафи Хуҗа Хәсән Болгари 1299 елда Иран шәһәре Тәбриздә вафат булган һәм җирләнгән дип язган. Ул Бохарада челләханәдә вафат булган дип тә язалар. 

  
Хуҗа Хәсән Болгариның зиратыннан шушы мәйданчык кына буш калган   

Бохарадагы Хуҗа Хәсән Болгари мазары

Истәлекләр буенча, Хуҗа Болгариның вафатыннан соң бер бай кеше аның кабере (яки шартлы кабере) өстендә мавзолей сала һәм символик колга урнаштыра. Билгеле, аның дәвамчылары яшәп кала. Инде әйтеп үтелгәнчә, кайбер биналар XVII елларда салынган.

Хуҗа Хәсән Болгари мазарына (изге урыннарны туплаган комплекс дип атарга була) шул исемдәге зират, мәчет, мәдрәсә, хавыз (сулык), кое, кызлар өчен мәктәп кергән, дип яза Роберт Әлмиев.

Совет заманында Болгари нәселе дә, мазары да юкка чыга. ХХ гасырның икенче яртысында Болгари зираты урынында медицина институты салына. Хавыз - сулык киптерелә. Кварталның күп кенә биналары юкка чыга. Әмма кварталда яшәүчеләр Хуҗа Хәсәнне онытмый. Мәсәлән, аның каберен саклар өчен элек булган урыннан 40-50 метр ераклыкта шартлы кабер урнаштыралар. Хуҗа Хәсән Болгари кайда вафат булуына карамастан, хәзерге кабер урыны - тулысынча шартлы кабер дип ышанып әйтеп була.

Хәзерге вакытта элекке Хуҗа Хәсән Болгари мазарыннан мәчет, хөҗрәләр, челләханә биналары сакланган. Кое һәм хавызның кайда икәнлеге билгеле түгел. 


Рәшидә Бакирова

Экскурсовод Рәшидә Бакирова әйтүенчә, Хуҗа Болгар турында мәгълүмат Х гасыр азагы - XV гасырлар арасында очрый, ә вакыф документларында бу квартал беренче тапкыр XVIII гасырда очрый. 1910 елгы планда Хаҗи Болгарның хавыз, мәчетеннән тыш басуы да күрсәтелгән. 1923 елда Хуҗа Болгар кварталына 83 йорт кергән. 

2001 елда галим Н.Йулдошев Хәсән Болгариның кабере Бохарада түгел дип дәлилләп яза. Галим язуынча, Хуҗа Болгари Аллаһка хезмәт итә, әмма хезмәттән баш тартмый. Аның мөридләре бик күп булган, ул шәех Умар Багистанины суфичылык юлына кертеп җибәргән остаз булып санала. Шәех әүлияләрдән санала, аның кабере Ташкентта.


"Татар гомуми мөселман дөньясына өлеш керткән халык"

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы Илһам Гомәров:

"Болгари" булгач, ул - безнең төбәктән чыккан шәхес. Андыйлар кешеләр турында мәгълүматлар шактый. Мәрҗани, Риза Фәхретдиннәр андыйлар турында әйтә. Әмма бу кешенең тәгаен кем икәнен әлегә әйтеп булмый. "Хуҗа" ул исем түгел, титул. Галимнәрнең киләчәктәге бурычыбыз - аның кем икәнлеген ачыклау. Аннары, башка чыганаклар табып, аның турындагы мәгълүматны тирәнәйтергә була, аның кулъязмалары килеп чыгуы бар.

Бохара - ислам мәгарифе үзәге. Бу кешенең тарихы төгәлрәк ачыкланса, ул татарларның мөселман дөньясын, мәдәниятен формалаштыруга керткән өлешен күрсәтергә ярдәм итәр иде. Бездә татар дөньясына Урта Азия, гарәп, фарсы тәэсире еш телгә алына. Әмма тәэсир бит берьяклы гына бармаган. Татар кешеләре дә Урта Азиягә, мөселман мәдәниятенә үз йогынтысын ясаган. Татар үз эчендә локаль культура булдырган халык кына түгел, ул гомуми мөселман дөньясына өлеш керткән. Бу шәхеснең тормышын, эшчәнлеген өйрәнү шушы момент турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.

Хуҗа Болгари турында хәбәребез аз. Әмма безнең белмәвебез алар булмаган дигән сүз түгел. Аларны бөртекләп эзләргә кирәк. Бу кешеләрне шушы рухта өйрәнергә кирәк.

"Болгари мәчетен торгызу Урта Азиядә татарны таныту булыр иде"

Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирасы Үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов:

Татар халкы тарихына бәйле ышанычлы чыганаклары бик аз. Бигрәк тә Болгар турында чыганаклар берничә генә. Алар бар, Иран, Төркия архивларыннан эзләргә кирәк дип уйлыйм.

Бу кеше белән генә түгел, башка шәхесләр белән бәйле легендаларны, халык авыз иҗатын өйрәнергә кирәк. Фольклорның бер ун проценты дөрес булса да, ул - чыганак.

Хуҗа Болгари, минемчә, җыелма образ, ул бер конкрет тарихи шәхес белән бәйле. Аны XVIII гасыр белән бәйлиләр. Болгари атамасы аның Идел буеннан чыкканын аңлата, үз исеменә "Болгари"ны кушу XX гасырга кадәр дәвам иткән. Татар исемен Чыңгыз хан яулары белән бәйләгәннәр; фарсылар, гарәпләр татарларны яратып бетермәгән, шуңа ул Болгари исемен алгандыр. Әмма ул кеше татар мохите белән бәйле шәхес.

Чәлләханәдә утыру - Иран культурасына хас күренеш, аны "бест" дип атыйлар, кайдадыр мәгарәгә качып, йогалар кебек, аралашмыйча транска керү. Шуңа күрә бу кеше Иран культурасы белән бәйләнештә булган дип әйтеп була.

Безнең бай мөселманнар Африкада коелар казып, шундый хәйрия эшләре башкара. Әгәр бу мәчетне торгызсалар, зыян булмас иде. Беренчедән, ул татар тарихы белән бәйле. Татарлар өчен дә кызык, икенчедән үзбәк, таҗик, фарсылар арасында татарны таныту булыр иде. Шәһәргә дә файда, ике арадагы мөнәсәбәтләрне дә ныгыту булачак. 

Бохарага да үзенчәлекле ярдәм, хәдия, бүләк булыр иде. Аларга да туристик объектлар да булуы кирәк. Шуңа күрә моңа Үзбәкстан хакимияте дә каршы чыкмас иде.

Бохарадагы Болгари урамы

Челләханә тәрәзәсе




     
Мәчет бинасы


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100