Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр: Ни өчен Һади Такташны "татар Маяковские" итеп санау хата һәм нигә Такташ үзе үлгәч кенә “революция шагыйре”нә әйләнә?

26 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали, Светлана Щеглова
"Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр" сәхифәсенең чираттагы каһарманы - татар әдәбияты классигы, шагыйрь һәм драматург Һади Такташ. Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә Һади Такташ турында стереотипларны җимереп, әлеге бөек шәхес турында аз билгеле фактлар турында сөйләде.

“Такташ, бәлки, Маяковский да, Есенин да түгелдер?”

– “Земля стоит на трех китах” дигән әйтем бар. Татар шигърияте өч “т”да басып тора: Тукай, Такташ һәм Туфан. Бу әйтемнән Такташның безнең әдәбиятта, тарихыбызда, мәдәниятебездә нинди роль уйнаганын әйтә алабыз. Безнең әдәбиятта Такташны “йолдыз” дип кабул итәләр. Беләсездер, Галимҗан Ибраһимовның зур хезмәте бар, ул Такташны күтәреп чыга һәм ул Дәрдемәндне, Сәгыйть Рәмиевне, Тукайны һәм Такташны беренче урынга куя, безнең аңыбызны формалаштыруда аларның ролен югары бәяләп яза.

Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова 

Мин татар әдәбиятына рус әдәбиятыннан килдем, шуңа күрә әлеге шәхескә минем караш бөтенләй икенче иде. Такташка тотынганда аның турыда бернәрсә дә белми идем, чөнки мәктәптә укыганда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре факультатив дәрәҗәсендә генә укытылды. Мин Такташны, археолог кебек, китаплардан эзли башладым, аны шәхес буларак беләсем, җәмгыятьтәге карашларын аңлыйсым, кайсы укытучыларда белем алганын, нәрсәгә таянып, иҗатын үстергәнен беләсем килде.

Бездә “кечкенә” һәм “зур” халык концепциясе бар. Рус әдәбияты – “зур”га керә, “кечкенә” әдәбият – татар әдәбияты. Белгечләр өчен рус әдәбияты көзге булып саналды. Алар Такташны бәяләгәндә дә: “Бу – безнең татар Маяковские!”, “Бу – безнең татар Есенины!” – дип яздылар. Мин, рус бүлеген бетергән әдәбият белгече буларак, моңа каршы тордым. Ничек инде бер стаканда Маяковский белән Есенинны яшәтеп була? Булмый бит! Бу – ике дөнья. Алар бер-берсе белән берничек тә укмашып яши алмый. Математика логикасына таянып, мин шундый нәтиҗәгә килдем: бәлки, ул Маяковский да, Есенин да түгелдер? Бәлки, ул татар әдәбиятына Такташ булып кергәндер? Такташның бу үзенчәлеген аңлыйсым килде.

“Безнең мәдәният һәм аның киләчәге бар икәненә инандым”

– “Достоевский буенча диссертация язарга тотынган кеше булып, ни өчен син татар әдәбиятына борылдың да киттең”, -дип миннән көлделәр. Минем үз татарлыгымны ныгытасым килде. Миңа Такташ чоры ярдәм итте. Шәхес буларак китапларны, чыганакларны укып, шул чорда формалаштым дип әйтәсем килә.

– Үзегез өчен нинди проблеманы ачтыгыз?

– Без Такташны дөнья күзлегеннән һәм рус күзлегеннән карыйбыз. Моның нигезе дә бар: “Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны / Еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны”, - дип яза Такташ. Рус һәм дөнья әдәбиятын белгән кешеләр “Күктән сөрелгәннәр” әсәрен укыганда, төрки әдәбиятын белмәгән укучы: “Моның бит бернинди дә яңалыгы юк, бу бит Лермонтовның “Демон” поэмасына таянып язылган”, - дип нәтиҗә ясый. Мәсәлән, “Җир уллары” трагедиясен укыганда да: “Бу яңарыш түгел, Гете “Фауст” поэмасы, Байронның “Каин” поэмасы бар бит. Бу - эпигон”, - дип әйтә. Төрки әдәбиятны өйрәнмәгән кешеләр шундый нәтиҗә чыгара. 

Мин бер ел шушы “штамплар” эчендә яшәдем, чөнки безне рус әдәби белеме методлары белән өйрәттеләр, мин татар әдәбиятын белмәдем. Бу “штамплар”дан арынырга теләп, өйрәнергә керештем. Иремә (галим, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов – ИТ) рәхмәтлемен, ул Иж-Бубый мәдрәсәсе программасына нигезләнеп, китаплар алып килә башлады. Үземә тиз генә ике-өч айда Такташ нинди белем алган, шәхес һәм иҗат ягыннан ничек үскән, шул юлны үтәргә кирәк дигән бурыч куйдым. Шунда мин Такташның үзенчәлеген аңладым, әдәбиятымның бөеклеген, мең еллык тарихын һәм традицияләрен ачтым. Без буш урында түгел, без эзлебез икән, безнең мәдәният һәм аның киләчәге бар икәненә инандым.

– Такташны өйрәнгәндә кайсы хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– “Минем Такташ” дип чыгарга бик җиңел ул, дип әйтәм яшьләргә. Ләкин “минем Такташны” ачканда аның нигезе булырга тиеш. Бина фундаментсыз чәлпәрәмә килә. Менә бу “фундамент” – безнең белгечләрнең, аның белән бергә яшәгән чордашларның фикере. Без аны өч китапка таянып ача алабыз. Такташка багышланган истәлекләр китабы Совет чорында чыкса да, каршылыклы фикерләр булса да, син анда Такташны кеше буларак һәм иҗади шәхес буларак ачасың. Аннан соң “перестройка”дан соң, 2010 елларда мәктәп өчен чыккан китап бар. Монда да яңа материаллар, фикерләр тупланган. Һәм Такташ турында хатирәләр китабы. Менә шуларга таянып, без фикер туплый алабыз һәм “минем Такташ” дияргә ныклы нигез таба алабыз.

“Такташны татар Маяковские дип атау – миф” яки ни өчен Такташка “попутчик” дигән исем тагалар?

– Такташны еш кына “бунтарь”, “революция” шагыйре дип әйтәләр. Бу фикер чыннан да дөреслеккә туры килә дип әйтеп буламы?

– Такташ революция шагыйренә үзе үлгәч кенә әйләнде. “Попутчик” исеме астында йөрде бит ул. Кем була соң ул? Аны алга чыгармыйлар, чөнки ул революция шагыйренә әйләнми. Такташ 1931 елда үлә һәм аннары аның турында “революция шагыйре”, “новатор”, “татар Маяковские” дигән миф туа.

“Попутчик” – яңа идеологиягә күчмәгән, арттан сөрелеп баручы кеше дигәнне аңлата. Күз алдыгызга китерегез, бу фаҗигане аңлар өчен безгә әдәбият белгечләренең (М.Маминның, Фоат Галимуллинның, Хәсән Хәйринең, Гали Халитның, Тәлгать Галиуллинның) хезмәтләрен укырга кирәк. Аерым рәхмәтемне Нил Юзиевка әйтәсем килә, ул Такташның шигъри үзенчәлеген, структурасын һәм системасын өйрәнде, аның өч томлыгын төзүдә зур хезмәт күрсәтте. Туксанынчы елларда Лена апа Гайнанова да зур эшләр башкарды, ул Такташның биографиясен төзеде. Марсель Әхмәтҗанов та шулай ук күп чыганаклар буенча эшләде.

Менә бу нигезгә таянып кына без Такташның кем икәнен аңларга адым ясый алабыз. Аннан соң гына үзебезнекен өстәргә мөмкин. Гали Рәхимнең Такташ иҗатына багышланган “Нәләтләр шагыйре” мәкаләсе – минем күземне ачкан хезмәт. Мин аны беренче урынга куяр идем. Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Нигъмәтиләр Такташны белгәннәр, тойганнар, аның белән аралашканнар. Алар Такташны беркайчан да татар әдәбияты кысаларында гына карамаган. Алар аны дөнья әдәбияты кысаларына утырткан һәм шуның аркылы чагыштырып караганнар. Менә бу методиканы куллансаң, син Такташның бөеклеген ача аласың.

“Шәхси тормыш беренче урында торырга тиеш түгел”

– Кызганыч, хәзерге әдәбиятта Такташ фигурасын өйрәнгәндә сары материалга таянып, белгечләр тапталып кала. Әллә нинди тарихлар эзләргә тырыша. Без әдәбиятны өйрәнгәндә әйе, шәхес бик зур урын ала дибез. Ләкин аның шәхси тормышы иҗатына йогынты ясаса да, ул язучы белән бергә калсын. Ул беренче урында торырга тиеш түгел. Ә менә иҗаты, үз милләтенә хезмәте безне кызыксындырырга тиеш.

– Такташ әдәбиятка нинди яңалык керткән?

– Иҗатчылар яңалык кертергә дип омтылган. Безнең әдәбият мең еллык тарихы белән шәрык әдәбиятына карый, XIX гасырның уртасыннан без революция ясыйбыз – Европа юлына басабыз, ләкин үзебездән баш тартмыйбыз. Без Казанда бөтен яңалыкны бергәләштереп, прогресска омтылабыз, җәдит программасына күчәбез. Шуңа күрә татар әдәбияты тиз адымнар белән бара, монда мәгърифәтчелек реализмы, реализм, неореализм, романтизм, неоромантизм, импрессионизм, модернистик агымнары формалаша башлый. Модернизм бар дип әйтмибез, аның беренче чәчәкләре генә ата башлый. 

Ләкин 1930 елларда әдәбиятыбыз түбән тәгәри, чөнки Совет әдәбияты чорында татар әдәбиятының йөзе юкка чыга.

“Үзенең мең еллык тарихыннан бер татар да баш тартмаган”

– Без Такташ иҗатын бу күзлектән бәяләргә тиешбез. Нәрсә белән яшәгән бу шагыйрь? Ничек килгән? Әйе. Әдәбият белгечләре Такташ иҗатын ике чорга бүлеп карый.

Гади генә авыл малае, 1901 елның беренче гыйнварында Тамбов губернасы (Хәзерге Мордва республикасы) Сыркыды авылында туган. Карагыз, татарлык хисе нинди көчле булган! Кайдан шагыйрьләр килә? Авылдан дибез. Күптән түгел миңа кино төшергәндә “тагын татар авылын күрсәтәсез” дип, белгечләр тәнкыйтъләп чыкты. Ләкин авыл – хәзинә бит ул. Шул хәзинәдән күпме шәхесләр чыккан.

– Хәзинә йөзен югалтмас өчен нәрсә эшләргә тиешбез?

– Бу сорауга җавапны без Такташ биографиясендә табабыз. Мәктәп. Башта ул үзенең авыл мәктәбендә укый. Ләкин ул – Бохара традициясенә таянган искелек. Бу мәктәп белән әтисе канәгать булмый, мулла белән сатулашып, улын җәдит Пешлә мәдрәсәсенә күчерә. Монда Европа рухлы программа буенча укыталар: география, физика, математикалар керә һәм бик бай китапханә була. “Вакыт”, “Шура”, “Йолдыз” һ.б. бөтен газета-журналларны Такташ менә бу авыл мәктәбендә укый алган.

Бүгенге авыл мәктәбен күз алдыгызга китерегез. Бүген матбугатка язылу ни дәрәҗәдә бара? Авыл баласы бүген безнең бөтен матбугатны укый аламы? Юк. План буенча төшерәбез, кирәк түгел, аны өч кеше генә укый. Ә менә ул чорда татарлар уйламаган. Бер Такташ кынамы бу авыл мәктәбенә, китапханәсенә кереп укыган? Бер баламы, әллә йөзләпме? Без бу калькуляторга килеп, мәдәниятебезне, милләтебезнең киләчәген юкка чыгарабыз. Менә аның нинди нәтиҗәсе дип, без борылып карарга тиеш.

Тормыш авыр булган. Туганнары Такташны Урта Азиягә, Бохарага алып киткән. Ул анда кибет малае булып эшләгән. Ләкин Такташ әдәбиятка күптән тугры булган: беренче иҗат җимешләрен дә чыгара, тик ул сакланмаган.

– Такташның планкасы нинди булган?

– Сәгыйть Рәмиев һәм Габдулла Тукай белән үзенең шигырьләрен чагыштырган, аларның иҗаты яшь шагыйрь өчен көзге булган. Дәрдемәндне дә бит европалашкан шагыйрь диләр. Имеш, ул үзебезнең мең еллык тарихыбыздан баш тарткан һәм Европага борылган, дигән манифест чыгардылар. Мин бәхәскә керәм. Юк, ул – хата! Аның тәрҗемәи хәлен һәм эшчәнлеген карагыз. Юк, беркайчан да гасыр башында үзенең мең еллык тарихыннан бер татар да баш тартмаган, андыйлар бик сирәк булган. Яңалыкка кул сузганнар, ләкин аны үзенең тарихына нигезләнгән хәзинәсенә таянып үзләштергәннәр.

Такташ та, Бохарага килеп, рус әдәбиятын, рус телен өйрәнә, укый! Туганнары канәгать булмагач, куып чыгаралар аны. Такташ ул чакта яшь малай түгел: татарлар Беренче Дөнья сугышына каршы булган (Төркиягә каршы сугышуны хупламыйлар) һәм армия сафларыннан качарга тырышкан. Такташ та качып кала. Авылдашлары аны яшь малай дип, биографиясен “үзгәртә”.

Такташның символист буларак формалашуы

– Такташның яшь булмаганы турында нинди фактлар раслый?

– Һади Такташ “Яшь бохарачылар” хәрәкәтендә катнаша. Аны акча өчен җаваплы кеше итеп билгелиләр. Яшь малайга акчаны, хәйрия кассасын тапшыралармы? Юк. Мәскәүләргә дә акчаны илткән була ул. Без инде аны формалашкан шәхес дип уйлыйбыз. Ир-егет. Аңа таянганнар. Алар мәгариф системасында реформа үткәрә һәм Бохара системасы белән каршылыкка килә. 1917-1918 елларда тетрәндергеч вакыйгалар – кеше үтерүләр була. Октябрь революциясе соңра Ташкент Советы лидерлары Бохара әмирен тәхетеннән куарга тырыша. Әмма ләкин бу һөҗүм бик сай эшләнгән, аны “Колесов авантюрасы” дип атыйлар. Бохара гаскәрләре үзенең әмирләрен саклаган. Соңрак Бохара әмире әмере буенча җәдидләрне һәм Бохарада яшәүче татарларны юк итәләр, ике меңләп кеше үтерелүгә дучар була. Һәм бу вакыйгалар яшь шагыйрьне тетрәндерә. Монда бит кяферләр белән мөселманнар сугышмый, бу – мөселманнар арасында чыккан сугыш. Мондый вакыйгалар узгач, Такташ әсәрләр яза, символист шагыйрь буларак формалаша башлый. Сыркыдыга кайта.

Ул мөселман әдәбиятының мең еллык тарихын үзләштерә. Гыйсъянчылык Әхмәд Ясәви (XI гасырда яшәгән төрки әдип) чорыннан килә. “Мин, шашкан бүре кебек, дала буенча чабам”, - дип яза борынгы шагыйребез. Шул ук традиция таҗик-фарсы шагыйре Насыйр Хөсрәүдә дә күзәтелә. Юк, бу Маяковскийга танып килгән гыйсъянчылык (бунтарьлек) традицияләре түгел, болай бәяләү – хата. Такташ артында моның мең еллык тарихи үрнәкләре бар.

“Ул бу җирне үзләштереп, аны гөлбакча итмәкче була”

– Иҗатының башлангыч чорының үзенчәлеге нәрсәдә?

– Тематик принцип, әсәрнең эчтәлеге һәм формасы бар. Эчтәлек ягыннан карасак, беренче урында мифологик сюжет һәм символик образлар тора. Борынгы мифологик образлар – мөселман, Европа нигезендә булган Библия мифологиясенә таяна һәм Такташ моны үзләштерә. Романтик принциплар да монда зур урын ала – күк һәм җир дөньясы.

Композицион принцип – капма-каршы. Һәм монда Такташның герое килә. Ул мәгърифәтчелек реализмына таянган, дөньяны үзгәртергә омтылучы романтик герой, “ут”, “таң” образларын кертә. Ул бу җирне үзләштереп, аны гөлбакча итмәкче була. “Таң атамы, яктырамы?” – дип чыга Такташ. Татарлар өчен бу дөнья үзгәрәме? Без бит дәүләтебезне төзибез дип яшәдек, моңа күпме көч салдык, һәм Такташ “таң ата” дип ышана, искелек белән көрәшкә чыга. “Күктән сөрелгәннәр”дә Газраил Фәрештәне - идеаль образны - үтерә. Хыял һәм кырыс чынбарлык. Такташ герое – мәхәббәттә янучы лирик герой (“Урман кызы”, “Таң кызы”, “Зәңгәр күзләр”).

Менә бу мифологик этапта Такташ үзе дә: “Җир уллары трагедиясе”нә кадәр мин символист булдым”, - дип әйтә. Әйе, ул бик күп китаплар укыган. Дөнья әдәбиятын, рус әдәбиятын, үзебезнең мөселман әдәбиятын мәдрәсәдә үзләштергән... Ул милли нигезгә таянып, милли символизм образларын ача. Аның шигырьлеренә фәлсәфи эчтәлек хас. Ләкин... революция. Һәм татарның тормышы кискен үзгәрә.

Такташның Маяковскийга каршы эндәшү вакыйгасы

– Такташ Бохарадан китәргә мәҗбүр була, чөнки аңа да үлем яный башлый. Сыркыдыга кайта, соңыннан Оренбургка китә, Мәскәү аша Казанга кайта. Мәскәүдә ул Владимир Маяковский алып барган түгәрәккә йөри. Әмма ләкин Такташ Маяковскийга каршы эндәшә. “Володя, ты не прав”, - дип әйтә ул Маяковскийга. Аның караламаларында бар бу сүзләр. Шулай эндәшкән шәхесне табыгыз әле! Такташ бит яшь бала, яшь әдип булмаган. Ул формалашкан шагыйрь булып Казанга килә.

– Ни өчен ул Маяковскийга каршы чыга?

– Маяковский Совет идеологиясенең рупорына әйләнә. Ә Такташ әле җәдит идеологиясендә яши һәм аның барлык дуслары җәдитчелектә ныгыган зур шәхесләр була. Алар дәүләтне төзибез дип хыялланган. Казанга кайта, дуслар эзли.

Казан – фахиш шәһәр?!

– Татарның йөрәге булган Казанны Һади Такташ “фахиш шәһәр” дип әйтә. НЭП чоры, җәдитләрнең бер өлеше – Урта Азиядә, яртысы басмач булып китә, бер өлеше чит илгә чыгып киткән, берләре тормышта үз урыннарын тапмыйча эчеп ята, бер өлеше Совет властенә буйсына. Оренбургта күргәннәрен ул Казанда да күрә. Һади Такташ безнең милли интеллигенциянең трагедиясен күрә. Такташ аларны “сез үзегезнең идеалларыгызга һөҗүм ясадыгыз”, - дип бәяли һәм Казанны шуңа күрә “фахиш шәһәр” дип бәяли.

Киләчәктә юкса мине дәме

Шушы ваклык басар, күмәрме?

Күкрәгемдә яңган җәһәннәмнәр

Шулай әкрен генә сүнәрме?

Дөньяны үзгәртергә тырыша. Романтизм, неоромантизм приемнарын кулланып, шундый әсәрләр яза һәм акрынлап аның әдәбия хәрәкәте үзгәрә башлый. Шул ук мифологик геройлар икенче төс ала.

1922-1923 елларда гыйсъянчылык (бунтарьлек) чорына күчәбез. Һәм ул үзендә Аллаһы Тәгаләдә булган көч барлыгын сизә. Бер яктан – Насыйр Хөсрәү традициясе, икенче яктан – Леонид Андреев, Федор Достоевский китапларын яратып укый ул. Аллаһы Тәгаләгә тиң булган шәхесне алга чыгара (кара халыкның “явыз гыйсъянчысы”). Космик масштабтагы таулар, төрле образлар чыга. Айга бүрек кидерәм, дип чыга ул. Күз алдыгызга китерегез, шушы араларны күрмичә, зур гигантлык бит бу: “мин”нең азатлыгы өчен көрәшә”.

Ләкин Такташка дәүләт болай иҗат итәргә ирек бирми, чөнки аңа һөҗүм башлана. Аңа гына түгел, бөтен әдәбиятка. Ә аны бер калыпка салалар: Совет әдәбияты канунары һәм социаль реализм, РАПП принциплары.

Такташка карата әдәби судлар, әдәби дискуссияләр уза, аны “попутчик” дип бәялиләр. Фәүзия Бәйрәмова Такташның фаҗигасен “Атылган йолдыз” әсәрендә күрсәтә. Ничек итеп Кави Нәҗмиләр, Галимҗан Нигъмәтиләр Такташтан Совет язучысы ясарга теләгәннәрен күрсәтә.

“Совет әдәбияты аннан Маяковский ясарга ставка ясый”

– Такташның бу хәлләргә нинди реакциясе була?

– Такташ бирешми. Такташка тагын икенче көч – Солтангалиевлар чыга. Алар Туран дәүләтен төзибез дип, син безгә хезмәт итәргә тиеш, диләр. Чөнки Такташны яраталар. Такташ әле генә язган шигыре белән урамга чыга, аны халык сөйли башлый. Такташ әсәрләрен яттан белгән татар халкы бүген юкка чыга!

Такташ – Шәхес. Шуның өчен Совет әдәбияты аннан Маяковский ясарга омтыла, чөнки аның харизмасы бар, трибун-шагыйрь.

Ләкин Такташ кайсы юлга барырга икән дип бик каты уйлана. Әйе, Блок кебек баштан инкыйлабка ышана (“Октябрь төне”, “Давылдан соң”). Аннары “Страна негодяев” язган Есенин кебек, ул да шундый нәтиҗәгә килә. Такташ Оренбургта “Юксыллар сүзе” газетасы редакциясендә эшли. Аңа регионнардан хатлар килә. Ач, ялангач халыкка бу революциянең бәхет китермәгәнен күрә. Такташ халык алдыны

Түзә алмый канга, вәхшәткә,

Мәхәббәт байрагы алдым.

дип чыккан шагыйрь.

Ул халык язмышы турында уйлана....

“Җир уллары трагедиясе” манифесты белән чыккан Такташ үзе турында “үлде” дип әйтә”

– Әйе, “атылган йолдыз” үсә алмаган. Ләкин бу метеорның артта бик зур койрыгы бар һәм ул безнең әдәбиятта җимешләр биргән. Утыз ел яшәсә дә бу дөньяда, аның артыннан безнең шигърият үскән. 1920нче елларда Такташ нәрсә эшләргә белми, бәргәләнә, иҗади кризис кичерә. Күз алдыгызга китерегез, “Такташ үлде” шигыре белән чыгарга күпме көч кирәк! “Җир уллары трагедиясе” манифесты белән чыккан Такташ үзе турында “үлде” дип әйтә.

“Җир уллары трагедиясе” китабы – нәрсә ул? Такташ Тукайны чәлпәрәмә китерә дип әйтәләр. Бутарга ярамый. Такташ Тукайга каршы түгел. “Шигъри система үзгәрергә тиеш”, - дип әйтә ул. Күз алдыбызда яңа тел формалаша. Ул бит башта гаруз белән яза. “Бу система авыр, чөнки инкыйлаб чоры килде, интонацион, сөйләм шигырьгә күчәргә кирәк”, - ди. Менә шундый революция ясый ул шигърияттә. Шигърияткә урам тавышы, гади кешеләрнең тавышы ишетелергә тиеш, ди ул. Ул бары тик форманы гына үзгәртә, Тукайга каршы бармый. Аның бөтен милли традицияләренә таяна.

Такташ симфонизм принцибын үзләштергән шәхес. Такташ өчен мең еллык тарихтан баш тарту – үлү белән бер булган. Ләкин Такташ бирешми. Ул неоромантизмнан реализмга адым ясый.

– Аннан дәүләт нәрсә сорый?

– Соцзаказ… “Байрак тегәбез”, “Пионерлар маршы”, “Провокатор”... Ә кая барасың? Чорны бит үзгәртеп булмый, яшәргә кирәк, гаиләне ашатырга кирәк. Хатыны Мәскәүдә укый, кулында – имә торган күкрәк баласы, өйдә сигез кеше, асрау бала, күпме мәчеләр, этләр... Әле үзенең әнисенә һәм әтисенә булыша! Ә әнисенә һәм әтисенә кулаклар тамгасы салып, 1926 елда “лишенец” дип, тавыш чыга. Нәрсә соң ул? Сайлану хокукыннан баш тартырга мәҗбүр итәләр. Син дәүләткә дошман. Хәнифә апасын училищедан куалар, ә Такташ көрәшә! Ул гаризалар яза. Такташ редакциядә эшләгәч, гел командировкаларга йөри. Бөтен Россияне гизеп чыга.

Дәүләткә буйсынып язган шигырьләре бар, кая барасың? Бу чорны кара буяу белән генә буяп аңлап булмый, без анда яшәмәгән. Ләкин шул ук Совет социализмына буйсынган Такташ безгә шедеврлар бүләк иткән! “Мокамай”, “Зәңгәр күзләр”, “Нәни разбойник”. “Үтеп барышлый”. Такташны артта калган, Совет идеологиясенә буйсынган дип, ничек бу образларны сызып алып ташлый алабыз? Без бу шәхесне аңларга тиеш. Совет чорына нигезләнгән яңа символлар туа, ләкин аларда Такташ эчтәлеге, идеологиянеке түгел. Һәм без яңа герой күрәбез: бу – яңа кеше. Сүз әйтергә шагыйрь гади кеше исеменнән чыга.

Архивтагы чыганакларда күренә, Совет әдәбиятына адым ясагач, халык Такташны танымый башлый, ул моны авыр кичерә. Чөнки үзе дә бит, авылдан чыккан кеше буларак гади фольклор образына таянып язган шигърияттән баш тартып, яңа әдәбият төзи булып чыга. Һәм юл таба: әдәбиятка гади образлар кертә. Әле мондый җил образын тагын кайда күрәбез? Көчек итеп күрә ул аны. Кем әле кар бөртекләрен “ак чәчәкләр” дип язып чыккан? Кем әле “үтеп барышлый” дигән шигърияттә каен белән усак бергә булган мәхәббәт, тормыш энергетикасы бирелгән образын тудыра алды?

“Җир уллары трагедиясе” - Гражданнар сугышының символы

– Такташны дөньяга таныта алырлык нинди әсәрләрен атар идегез?

– Симфонизм принцибы – зур ачыш. Такташ шигъри формада зур, эре адымнар ясый – европалаштыра. Такташны дөньяга таныта торган әсәр – “Җир уллары трагедиясе” дип бәялим мин. Ни өчен ул поэмасына Кабил яисә Һәбил дип исеме бирмәгән? Әйе, борынгы мифка таяна, ләкин ул Библия тарихы гына түгел. Бу – революция фаҗигасен аңлата торган әсәр. Татар халкы нинди юл белән барырга, юлда очраган хаталардан ничек арынырга тиешлеген аңлата ул.

Монда бер генә милли миф түгел. Беренче өлешен укыганда без Аллаһы Тәгаләнең функциясен ачабыз. Ул – галәмне дөньяга китергән. Такташның урыны – гади кеше һәм гади кеше бу галәмдә нинди урын ала? Шундый сорау куя ул. Гади кеше урынына ул Кабил образын чыгара. Кабил башта Аллаһы Тәгаләгә буйсына, әтисе сүзеннән чыкмый. Әмма гадел булмаган әйберләрне күреп, бу дөньяга нәфрәтләнеп, үзенең гаиләсенә ярдәм итә алмыйча ул Аллага кулын күтәрә, каршы эндәшә һәм язмышына буйсынмый.

Без, татарлар “язмыштан узмыш юк” дип яшибез. Патриархаль тормышыбызны юкка чыгарсак, ата-анага каршы эндәшсәк, безнең галәм хаоска әйләнә. Менә бу революция – шул хаос. Такташ Аллаһы Тәгаләгә һәм ата-анага каршы эндәшкән кешедә Гражданнар сугышының символын таба. Катализатор итеп мәхәббәт сюжетын куя. Кабил Әкълимәгә өйләнергә тели һәм Аллаһы Тәгалә куйган сүздә тормый. Аңа Лабудага өйләнергә кушыла. Кабил буйсынмый, юк дип эндәшә. Шулай булгач, мәхәббәт тә юкка чыга дип күрсәтә Такташ.

Әкълимәгә ул:

“Китмә ташлап ялгызымны,

Алтыным, кил”, - дип эндәшә. Такташның хөр йөрәкле, шашкан герое.

“Син минем белән китәргә һәм гаиләңнәң баш тартырга тиеш”, - дигән шарт куя. Ләкин Әкълимә мәхәббәт белән галәм арасында соңгысын сайлый. “Мин Аллаһы Тәгаләгә буйсынам, гаиләдән чыгып китә алмыйм”, - дип әйтә. Мәхәббәт челпәрәмә килә. Мәхәббәттән усаллыкка бер адым ясала һәм кеше өчен, үзе өчен йодрыгын күтәргән Кабил кеше үтерүчегә әйләнә. Без моны Достоевскийның “Преступление и наказание” әсәрендәге Раскольников героенда күрәбез. Кабил чит кешене үтерми. Ул үз энесенә – туганына кул күтәрә. Һәбил, эндәшмичә, үлемен кабул итә. Менә бу – Гражданнар сугышының символы.

Әтисе баласына, баласы атасына каршы чыккан. Без бу трагедияне кичердек һәм дөньябыз хаоска әйләнә башлый. Нинди юллар күрсәтә Такташ! Кайда Такташның тавышы? 70 ел буена безгә Такташ Идея яклы дип, әйтеп бардылар, иблис-Такташ дип чыгарырга тырыштылар. Имеш, муллаларга каршы, Аллага каршы чыга. Ләкин анда бер образ бар – тавыш.

Ул кылыч батырыр кара канга

Бөтен җир дөньяны,

Ул кылыч – шәфкать мәхәббәт дошманы!

Хәнҗәрне кулга тоттыргач, ул канга әйләнә. Менә ул Такташның тавышы! Газетада утырган Такташ бу хәрәкәтләрнең нәрсәгә китерүен белә. Дөньяны гөлбакча дип ясыйсы килгән аның. Шуңа күрә ул дөньяны үзгәртергә, галәм, яңа мәдәният төзергә омтыла. “Казан” исемле шигъри роман язарга хыяллана, “Югалган матурлык”, “Күмелгән кораллар”, “Камил” пьесаларын яза. “Киләчәккә хатлар” поэмасы өстендә эшли. Халыкчанлык, тел бизәкләре, нечкә юмор иҗатының икенче чорына хас. Такташ иҗтимагый тормыштагы социаль-психологик каршылыкларны ачарга омтыла (“Бүгенге матурлык”).

Яңалык алып килүче Такташ

– Такташ иҗади планнар белән яши. Аңа каршы булган көчкә буйсынмыйча, үзенең адымнарын иҗатка багышлый. 1930 елда Мәскәү студиясенә барып, кино төшерәм дип йөргән ул. Кем мактана ала бүген шуның белән? Бу – Такташ. Әле нинди әсәр белән чыга: “Камил” әсәре, Павлик Морозов тарихы белән. Бу бит шәхес буларак курыкмыйча проблеманы кинога чыгарырга нинди зур адым ясау! Малай әтисенә каршы бара. Бу – гражданнар сугышы һәм НЭП, коллективизация символы.

Инде 1930 елларда Һади Такташның әсәрләре рус телендә Ленинградта, Мәскәүдә чыга башлый. Ул Мәскәүдә кайный башлый. Дүрт ел блокада бара, ә Такташ бу блокаданы җиңеп чыга. Һәм шуның өчен мин “Такташ үлде” дип бәяләмим. Чөнки без, татарлар, гел хәйләкәрлек күрсәтәбез. Такташ, белемен күтәреп, яңа жанрлар кертә. Мәсәлән, “Ак чәчәкләр”дә идиллия жанры. “Алсу” – кечкенә генә поэма.

Такташ футуристик экспериментлар ясап карый, ләкин ул безнең моңлы телгә каршы әйбер була. Имажинизмга да кереп карый, анысыннан да баш тарта. Реалистик образлар тудыра һәм кечкенә генә тормыштагы матурлыкны күрсәтә башлый.

Чорлар үзгәрә бара, ә һәр буын “Алсу”да үзен таный. Такташның чоры артта калды дип, нинди генә фәнни хезмәтләр белән аңлатырга тырышмасыннар, бу – дөрес түгел. Чөнки “Алсу”да һәр яшь йөрәк үзен таный. Һәр тормышка чыккан хатын-кыз “Мәхәббәт тәүбәсе”н һәм “Югалган матурлык”ны укыганда үзенең йөрәгендә булган проблемаларны таный.

“Такташ кебек шәхес булып син үзеңне формалаштырасың килсә, үзеңнең образларыңны бүләк итәргә тиешсең”

– Менә Такташың бөеклеге! Ул чор проблемаларына гына сеңеп калмаган, ул гомумиләштергән образларны тудырган. Бөтен җәмгыять, дөньяның төрле почмагында булган укучылар бу проблеманы таный. Чөнки ул гомуми проблема: мәхәббәт, нәфрәт, яшәү, үлем. Мин Такташның үзенчәлеген һәм бөеклеген шунда күрәм.

Ул 30 яшендә үлсә дә, үзеннән соң хәрәкәт калдырды. Аны 1930 еллардагы репрессияләр дә бетерә алмады. Такташ хәрәкәте 1960 елларда дөрләп яна башлады. “Җепшеклек” чорыннан соң татар әдәбияты бөек кыя кебек югарыга менде.

Бүген дә әле Такташның иҗаты бик көчле иде дип әйтәм. Ләкин мин хәзер күзәтә барам, яшь шагыйрьләр Такташ иҗатыннан үзләренә бер генә әйберне суырып ала: бу процессның диалектикасын аңламыйча, традицияләрне тар-мар китергән революцион шагыйрь диләр.

Нигезсез әдәбият үлә. Нигезсез бина челпәрәмә килә. Без бүген “шәһәрчеләр”, “яңа мәдәният” төзибез дибез. Ләкин үзеңнең хәзинәңне нафталин, искелек дип бәяләп, баш тартып, яңа мәдәният төзи алмыйбыз. Бу – копия. Тегеннән, моннан суырып алган әйбер булачак. Ә менә Такташ кебек шәхес булып син үзеңне формалаштырасың килсә, үзеңнең образларыңны бүләк итәргә тиешсең.

Такташ дип әйткәч, нинди образлар күз алдыгызга килә? “Үтерелгән пәйгамбәр”. Менә бит ул ни рәвешле үзенең автомифын үзләштерә. “Кабил”, “Алсу” образларын күрәбез. Безнең иҗади шәхесләр шундый персонажлар тудырырга омтылышрга тиеш. Чәлпәрәмә китерергә түгел, үстерергә, төзергә кирәк.

“Такташны үзен үтергән шәхес буларак күрсәтү – дөрес түгел”

– Такташның мифы безнең әдәбиятта хәзер үзгәреп килә. Әле генә Рүзәл Мөхәммәтшинның “Минем Такташ” дигән либреттосы чыкты. Аны үзенең иҗатына тап салган, үзен үтергән шәхес буларак күрсәтергә омтылалар. Юк, бу дөрес түгел. Такташ зур шәхес булмаса, үзен үтергән шәхес булса, аның иҗаты белән без кызыксынмас идек. Әле хәзер янәдән безнең буын кичергән фаҗигәгә әйләнеп кайтабыз: факультатив дәрәҗәсендә ике сәгатькә күчерәбез.

“Без XX гасырда Тукайны, Такташны яттан белгән халык”

– Ничек итеп халкыбызны яңадан үзенә кайтарырга? Без бит XX гасырда Тукайны, Такташны яттан белгән халык. Ә XXI гасырда язучыларыбызны укымаган, белмәгән, безгә бүләк иткән “штамплар” белән бәяли башладык. Такташның тавышы язылмаган, аның тавышы әсәрләрендә исән. Аның тавышын яңгыратырга, әсәрләрен, музыкага керткән өлешен күрсәтергә тиешбез. Күпме җырлар туды! Күпме композиторлар опералар, романслар, ораторияләр бүләк итте. Алар яңгырыймы бүген?

Күптән түгел генә ачыш ясадым: шагыйрь Зөлфәт балалар өчен “Мәкерле песи” дигән либретто язган икән! Бу юл белән китсәк, без Такташны мәңгеләштерербез. Үзебезнең хәзинәбезне күтәрерлек дәрәҗәдә, бу китапларны үзләштереп, хәрәкәтләр ясарга тиешбез.

Фатих Хөснинең "Минем тәрәзәләр" автобиографик повестенда Такташ турында менә мондый хатирәләр бар, безгә Такташны танырга ярдәм итүче хатирәләр:

"Островский урамы почмагындагы, хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасында атна саен яшь язучылар түгәрәге җыела, анда озын йонлы кыска тунын киеп, тирән эчле кепкасын күзләренә чаклы батырып, кулына мәңге аерылмастай күренгән кәкре башлы таягын тотып, салкыннан алсуланып Такташ килеп керә. [Карагыз, нинди хәрәкәтчән образ]. Аңарга ияреп, киеме белән дә Такташка охшарга тырышып йөрүче, эт тиресеннән теккән тунлы Кутуй, озын шинельдән Демьян Фәтхи килә. [Карагыз, алар ничек үзләренең имиджы турында кайгырганнар, холыкларын да күрсәтә алганнар].

«…Ә менә Такташ... Өстендә нәрсә була иде аның? Хәзер инде, утыз-утыз биш елдан соң, ул турыда сүз алып бару да кыен. Бер нәрсәне бик ачык әйтергә мөмкин: энә-җептән генә төшкән бик модный костюм булмас иде бервакытта да. Садә генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез, киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр... Калын иреннәреннән әлегә әйтелмәгән, менә-менә әйтеләчәк елмаю нуры узар һәм секундның кыска бер мизгелендә аның, горур җилпенеп, башын артка ташлап алуы булыр... Аннан соң да мин байтак кына сәхнәләрне, ораторларны, үз әсәрләрен укый белеп укучы язучыларны, шагыйрьләрне, сәхнәдә үзен судагы балыктай тотучы эстрада артистларын күргәләдем. Әмма Такташ чыгуы кебек сәхнәгә чыгуны һәм Такташ кебек башын чайкап башлап китүе кебек башлап китүне беркайчан да күргәнем юк. Тел белән әйтеп булмый торган ниндидер бер садәлек бөркелеп торыр иде аңардан. Һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый. Әйе, элек әкрен генә, кабаланмыйча гына, аннары, ахрысы үзе дә мавыгып булса кирәк, тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара, без, тыңлаучы буларак, үз-үзебезне онытабыз, тотышыбыз белән аның "сихеренә" бирелеп, ул тавышның күңелне иркәләүче аһәңе, шагыйрьнең хөкемдарлыгы астында калабыз...”.

Галимҗан Ибраһимовның бәяләмәсен укып китәсем килә: “Реализм белән бер үк сафта символизм, футуризм, имажинизм хәрәкәтләре дә баш күтәрделәр. Футурист-Кутуев беренче адымнарын атларга тели, ләкин аяклары ныгып җитмәгән әле. Кави Нәҗми имажинизмны алга сөреп карады, кире чигенде. Бу адым бездә үлә тудымы яки башта климаттан ясалма рәвештә күчертеп утыртылганга татар әдәби бакчасында һаваны күтәрә алмый шиңдеме? Ни дә булса бу хәрәкәт 1923 елда йомшаклык күрсәтте. Символизм көчәергә, тирәнәергә уйлый. “Җир уллары” мәҗмугасында моның беренче үрнәкләре бирелде. Газета-журналларда бу дәвам итә. Бу агымны көчле, үткен талантлы шагыйрь Такташев белән аерым ялгыз бер урында торадыр”.

– Менә Такташны чордашлары ничек бәяли. Ул ут кебек дөрләп янды һәм аның энергетикасы хәзер дә әдәбиятта исән, яши. Безнең иҗатчыларга көч бирә.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Тарих

Мөхлисә Буби турында 7 факт

Әгерҗедә Мөхлисә Бубиның 150 еллыгына багышланган «Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» дип исемләнгән төбакара фәнни-гамәли конференциядә беренче татар казыясы, мөгаллимә, күренекле мәгърифәтчене тирән ихтирам белән искә алдылар. "Интертат" мәшһүр татар кызының биографиясендәге кызыклы фактларны барлады.

Тарих

“Габделҗаббар Кандалый - мулла була торып, интим хисләре турында язган беренче татар әдибе"

Татар әдәбиятында җитди урын алып торган шәхесләребез белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы каһарманыбыз – Габделҗаббар Кандалый. Шигырь-поэмаларында чынбарлык күренешләренә мөрәҗәгать итеп, халык авыз иҗатына таянган хәлдә чорның мөһим мәсьәләләрен сурәтләгән шагыйрьләрнең берсе ул. Ни өчен аны Тукай оят сүзләр кулланып яза дигән? Мулла кешегә интим хисләрне чагылдырып язганы  өчен нинди мөнәсәбәттә булганнар? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

Тарих

Уграда таптану кемгә файдалы? "Мондый вакыйгалар татарның милли үзаңын күтәрә..."

Дәүләт Думасы Угра елгасындагы басып тору тәмамлану көнен - 1480 елның 11 ноябрен федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә торган дата булуны карарга җыена. Бу идея Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамоновныкы. Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, шушы көннән соң "Алтын Урда игосы" тәмамланган һәм Русь бәйсез дәүләткә әйләнгән. "Татар-информ" Татарстан галимнәреннән бу вакыйгага карата фикерләрен сорашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла