Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөхлисә Буби турында 7 факт

Әгерҗедә Мөхлисә Бубиның 150 еллыгына багышланган «Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» дип исемләнгән төбакара фәнни-гамәли конференциядә беренче татар казыясы, мөгаллимә, күренекле мәгърифәтчене тирән ихтирам белән искә алдылар. "Интертат" мәшһүр татар кызының биографиясендәге кызыклы фактларны барлады.

news_top_970_100
Мөхлисә Буби турында 7 факт

  • Мөхлисә Нигъмәтуллина-Буби (1869-1937) -мәгърифәтче, педагог, дин эшлеклесе, мөселман дөньясында хатын-кызлардан беренче казыя 1869 нчы елның 6 мартында элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостенең Иж-Бубый авылында дөньяга килә.

1. Мөхлисә Буби Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя була. 

Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1-10 май, 1917) Мөхлисә Буби Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана. Ул Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) җитәкчелегендә хатын-кызлар арасында зур оештыру, аңлату эшләре алып бара. 1917 елдан Уфада, Диния нәзарәтенең гаилә эшләре бүлеге белән җитәкчелек итә, метрика кенәгәләрен тутыру, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу, ислам диненә дәгъватлау һ.б. эшләр белән шөгыльләнә. «Өлфәт», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында, «Сөембикә», «Ислам мәҗлесе» журналларына мәкаләләр яза, аларда хатын-кызларның вазифалары, гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны яктыртыла, телне, милли һәм дини традицияләрне саклау хатын-кызларның төп бурычы буларак бәяләнә. 

20 ел дәвамында (1917-1937) Русия мөселманнарының Дини идарәсе әгъзасы, ислам тарихында бүгенге көнгә кадәр бердәнбер казыя, ягъни шәригать кануннарына таянып эш йөртүче хөкемдар булып тора.

2. Мөхлисә Буби өч яшеннән укый башлый. Башлангыч аң-белемне, беренче сабакларны Мөхлисә Буби әнисеннән ала. 4 яшендә укырга-язарга өйрәнгән. Соңыннан абыстай кызына гарәп, фарсы телләрен өйрәтә башлаган. Бу гаиләнең йортында бай китапханә булган. Мөхлисә кечкенә чагында ук китапларны су кебек эчкән.

3. Мөхлисә Буби иреннән аерылу өчен хәйлә юлын куллана. Мөхлисәне 1890 яисә 1891 елда Минзәлә өязенең Табанлы күл авылының мулласы Җәләлетдин Әхмәтҗан углына кияүгә бирәләр. Ата-ана кызлары бәхетле булыр, мул тормышта яшәр дип өметләнгән. Берничә ел әнисенә кызлар укытуда ярдәм иткән Мөхлисә ире белән бергә авыл халкын агарту, мәгърифәтле итү турында хыялланган. Ләкин дуамал, бозык фигыльле, каты күңелле, укыту эшен яратмаган хәзрәт яшь абыстайның кызлар укыту теләгенә катгый каршы килгән, китап укудан тыярга тырышкан. Аның көннән-көн караңгылана, аяусызлана барган тормышында ике кечкенә кыз - ире сүзенә карамастан тәрбиягә алган ятимә (баладан үлгән хезмәтче хатынның кызы) Наҗия (1894-1967) һәм үз кызы Мөнҗия (1895-1919) генә юаныч булган. 

Мөхлисәнең авыр тормышын күргән абыйсы һәм энесе аны үзләре белән алып китәргә уйлаганнар. Бу адымга хәзрәтнең рөхсәте булмау аларны ахыр чиктә хәйләгә этәргән. Мөхлисә, ир туганнарын авыл капкасына кадәр озатабыз, дигән хәйлә белән чыга һәм, ике кызын алып, аларның чанасына утырып китә. Атлар чаптырып бик тиз күздән югалганнар. Күрәсең, үз гаебен яхшы аңлаган, Бубиларның бу тәвәккәл адымына шаккаткан хәзрәт, ачуы килсә дә, хатынын эзәрлекләмәгән, ләкин аермаган да. Бары 1917 елда гына казый Ризаэтдин Фәхретдин фәтвасы нигезендә бу аерылышу рәсми төс ала.

4. Мөхлисә Буби мөдир булган мәдрәсәдә дөньяви фәннәр, рус теле укытыла. Мөхлисәнең кайтуы 1895 елда Габдулла белән Гобәйдулла әтиләре мәдрәсәсен үзгәртеп корган вакытка туры килә. Мөхлисә, Нәсимә, Хөснифатыйма, кичләрен ирләрдән сабак өйрәнеп, көндезен кызларны җәдид ысулы белән укыту-тәрбия эшенә тотынганнар. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, Мөхлисә Буби аның мөдире итеп билгеләнә. Анда дин гыйлеме белән беррәттән төрле дөньяви фәннәр, ә 1905 елдан рус теле укытыла. 1907 елда Сарапул өязе земствосы акчасына 1 сыйныфлы рус-татар училищесе ачыла, ул хатын-кызлар мәдрәсәсенең бер бүлегенә әверелә. 1907 дә Сарапул училищеләр эшләре советыннан башлангыч татар училищесе мөгаллимәсе дәрәҗәсе өчен имтиханнар кабул итәргә, аларны уңышлы тапшыручыларга мөгаллимә таныклыгы бирергә рөхсәт алына. Иж-Бубый мәдрәсәсе мөселман мәктәп-мәдрәсәләре өчен мөгаллимәләр әзерләүдә беренче уку йорты була.

5. Мөхлисә Буби Троицк шәһәрендә дә мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә. Ир-балалар мәдрәсәсе таркатылып, Мөхлисә Бубиның абыйсы һәм энесе кулга алынганнан соң (1911), хатын-кызлар училищесе ябыла (1912). Мөхлисә Троицк шәһәренә күчеп китә һәм анда 1910 елда Җәмгыятелхәйрия тарафыннан ачылган Габдрахман Ахмеровлар карамагындагы “Сөембикә” хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. Бер үк вакытта 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә дин гыйлеме укыта. 1914 елда сәүдәгәр Яушевларның матди ярдәме белән хатын-кызлар мәдрәсәсе, 1915елда мөгаллимәләр семинариясен ачуга ирешә.

6. Мөхлисә Буби алтын акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләнә. XX гасырның 20-30 елларында татар зыялыларына кагылган эзәрлекләүләр Дини идарәдә хезмәтен дәвам иткән өлкән яшьтәге Мөхлисә ханымны да читләтеп үтми. Ул 1930 елның 21 сентябрендә беренче мәртәбә НУВД органнары тикшерүчеләре алдына килеп баскан. Бу көнне аны, җинаять кодексының 59 нчы маддәсе буенча алтын акча һәм кыйммәтле әйберләрне законсыз саклауда гаепләп сорау алуга тартканнар. Мөхлисә ханымның Мәккәгә хаҗ кылу ниятеннән җыеп килгән барлык "байлыгы" тартып алынган. Шулай да бу юлы ул үзе иректә калган.

7. Мөхлисә Бубины атып үтергәннәр. 1937 елның 20 ноябрендә Мөхлисә Буби «Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнеп кулга алына. Егерме елдан артык гомерен Русия мөслимәләре арасында мәгърифәт таратуга багышлаган сәләтле педагог, тагын шул кадәр үк вакыт Русия мөселманнарының Үзәк дини идәрәсендә эшләгән абруйлы казыя Мөхлисә Буби 1937 елның 30 ноябрендә Башкортстан АССР НКВДсы "өчлеге" утырышында «Башкортстанның контрреволюцион милләтчеләр оешмасында» катнашуда гаепләнә һәм үлемгә хөкем ителә. 68 яшьлек Мөхлисә абыстайны һәм аның белән тагын алты мөселман руханиен 1937 елның 23 декабрендә атканнар. 

Башкортстан АССР Югары суды президиумының 1960 ел 23 май карары белән аларның барысы да гаепсез дип табыла һәм аклана.

Мәгълүматлар "Иж-Бубый авылы тарихы битләреннән" җыентыгыннан алынды.

Мөхлисә Буби турында

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Мөхлисә Бубиның авыр чорда да иманыннан баш тартмавын искәртте.

- Гобәйдулла хәзрәт, Абдулла хәзрәт, Мөхлисә ханым Бубилар, әлбәттә, иманнарыннан баш тартмаганнар. Үзләренең тормышларын Аллаһ ризалыгы өчен корбан итүләре аларның тормыш юлында күренә. Безгә Аллаһ Тагәлә җиңел чорны насыйп итте. Ләкин без ул җиңел чорда нишлибез? Без аз эшлибез. Эшләмибез дәрәҗәсендә. Аллаһ Тагәлә безгә Коръән укырга өйрәнергә мөмкинлек бирде. Укырга өйрәнәбезме? Коръән укырга өйрәнмәдек. Намазларыбызны укып йөрергә мөмкинлек бирде. Намазларыбызны укыйбызмы?

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла Мөхлисә Бубиның каһарман булуын әйтте һәм аның туган ягында кызлар гимназиясе ачу кирәклеген әйтте.

- Мөхлисә Буби кызлар мәдәрәсәсе җитәкчесе булган. Беренче казыя, гомумән, ислам дөньясында. Монда кызлар гимназиясе ачылса, ул, әлбәттә, Мөхлисә Буби өчен реаль рәвештә дәвам итү булыр иде. Иж-Бубый авылының даны элеккечә калкып китсә, авыл өчен генә түгел, тирә-якта торучы кызыксынган кешеләр дә килүчеләр булыр иде. Әгәр дә без барыбыз да бергәләп тотынсак, бу эшне башкарып чыгарга мөмкин булыр иде.

Ул кулга алынгач та беркемне дә сатмый, нахак бәла якмый. Бу батырлыкны ир-атлар да эшли алмый.

Яшерен-батырын түгел, татар хатын-кызларының күбесе шактый меркантиль. Без яшәгәндә үсеп, тыңлап, үзебезнең әби-апаларны да әйтергә кирәк, татар теле нәрсәгә ул, гомер башында инде аның кирәге калмый дип әйтәләр. Безгә Мөхлисә Буби кебек фидакарь хатын-кызлар кирәк, - диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова:

Мөхлисә ханымның фаҗигасе тарихта битараф булмаган һәр кеше өчен сабак алырлык һәм милләтебезнең киләчәге өчен үрнәк алырлык хәл. Бу җәһәттән, халкыбыз өчен үзен корбан иткән, ханбикәбез Сөембикәнең дә туганына 500 ел. Аны искә алсак та, бу бик рәхмәтле булыр иде. Аның гомере, аның фаҗигасе халкыбызның мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100