Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан ханнары: Сафа Гәрәй

«Татар-информ» хәбәрчесе укучыларны үзенең Казан ханнары турындагы китабыннан өзекләр белән таныштыруын дәвам итә. Китап тиздән Татарстан китап нәшриятында дөнья күрәчәк.

news_top_970_100
Казан ханнары: Сафа Гәрәй

Сафа Гәрәй. Исемнең русча язылышлары: Сафа-Кирей, Асафа-Кирей, Сава-Кирей, Сава-Гирей, Сыфа-Кирей.

Казан ханлыгында Кырым династиясенең дәвамчысы буларак хакимлеккә 13 яшьлек Сафа Гәрәй килә. Ул Сәхиб Гәрәй ханның туганы Фатих Гәрәйнең улы. Сафа Гәрәй Мәскәүгә башка ханнар белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күп мәшәкать тудыра. 

Әлбәттә, тәхетттә утыруының беренче елларында яшь хан - Казан аксөякләренең һәм Кырым вәкилләре кулында ихтыярсыз бер уенчык. Ләкин, ничек кенә булмасын, тыштан караганда нәкъ менә Сафа Гәрәй 1524 елның сентябрендә Казан халкының Мәскәү белән көрәшен җитәкли. Рус хәрби башлыклары Казан янында булган сугышларда хаталар ясап ташлый, нәтиҗәдә солых төзелә, бу килешүдә Васлилий III Сафа Гәрәйне Казан ханы дип таный. Ханлыкның Мәскәүгә баш иеп торган вакытлары артта кала. Ике күрше илнең чикләрендә киеренкелек арта.

Ул арада Казан белән Мәскәү әкренләп дипломатик алмашуны җайга сала. 1525 елның көзендә һәм 1527 ел мартында Мәскәүгә Казан илчеләре килеп китә. 1525 елның көзендә Василий Ш Сафа Гәрәйне инде хокукый яктан да Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була. Казан хакимнәре, үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, катлаулы дипломатик хәйләләр кора, ә Василий бу вакытта Литва мәшәкатьләренә муеннан чумып, Казан белән илчелек алмашуны тулысынча куәтли. 1528 ел көзендә Казанан килгән дипмиссия Мәскәүдә Сафа Гәрәйнең “төзәлергә һәм дөреслек бирергә” теләвен белдерә. Чыннан да, Казанда Сафа Гәрәй А.Ф.Пильемов атлы рус илчесе каршында Казан илчеләре Мәскәүдән алып кайткан “килешү язуы” белән ант итә. Шулай да бу килешү тексты Василийны нәрсәсе беләндер кәнәгатьләндерми, һәм ул Иделгә яңа боярын – Палецкий атлы кенәзне җибәрә. Илчесе аша ул Сафа Гәрәйдән килешүне төзәтергә куша.

Палецкий Казанга килеп җитә алмый, чөнки анда хан, моңарчы үтәлеп килгән шартларны санга сукмыйча, Пильемовны юк итә. Чынлыкта бу кискен адым, мондый җаваплылыкны хан Кырым ярдәменнән башка үз өстенә ала алмаган булыр иде. Моннан кала, 1530 ел җәендәге руслар белән сугышканда ногайлар – Мамай морзалары да Казан яклы булып сугыша. Мамайның кызы - Сафа Гәрәйнең хатыны. Ул вакытта казаннарга ярдәмгә Әстерханнан гаскәрләр дә килә. Шулай итеп, русларга каршы берләшүнең шактый киң колачлы һәм әзерлекле булганлыгы монда ачык күренә.

Никон, Воскресенье һәм Львов елъязмаларына караганда, Сафа Гәрәй 1530 ел июлендә Казан диварлары янында руслар белән уңышсыз бәрелешеннән соң, шәһәргә кереп бикләнә. Вологда-Пермь елъязмасы буенча, Сафа Гәрәй “Казаннан Арча шәһәрчегенә таба йөгереп чыга” һәм шунда ук аның артыннан куа китәләр. Татищев кулланган “Казан тарихы” на караганда, шәһәр диварлары янында җиңелгәннән соң хан 3 меңлек Кырым төркеме белән рус сугышчылары рәтен бәреп чыга алган һәм атлар алыштырып, ханбикәләрен дә алып, “яраланган килеш, Казанны буш калдырып”, Кырымга качкан. Шул ук “Казан тарихы”на ышансаң, Сафа Гәрәй Кырымда “бер җәй һәм алты ай” тора, ләкин бу дөреслеккә ошамаган, чөнки 1530 нчы елның ноябрендә Мәскәүгә Сафа Гәрәй исеменнән Казан илчеләре килә.

Никон, Львов һәм Воскресенье елъязмаларына кертелгән 1530 нчы ел кышы – 1531 нче ел язында барган рус-казан сөйләшүләре турындагы язмалар байлыгы белән уникаль, алар чын дипломатик протоколларны хәтерләтә. Мөгаен бу язмалар бүгенгә кадәр сакланмаган Казан илче кенәгәләренә нигезләнгәндер. Илче приказы архивында андый кенәгәләр булганлыгы турында искә алына.

1530 ел ахырында Василий III Казан вәкилләре үтенече буенча Сафа Гәрәйне таный, үзенең “карендәше һәм угылы” дип игълан итеп, алга таба “кан кою булмасын” дип белдерә. Тик 1531 нче ел гыйнваренда Казанга килгән И.В.Полев, Василий Ш илчесе, 1531 елның мартында Сафа Гәрәйнең Мәскәү белән килешүгә кул куймавын хәбәр итә. 1530 нчы елның җәендә казанлылылар кулларына төшергән рус ату коралларын да, бу турыда килешү булуга карамастан, хан кире кайтармый. Хан бөек кенәздән Казанга “зур илчене” җибәрүен таләп итә, аны Полевның дәрәҗәсе генә кәнәгатьләндерми. Соңрак Сафа Гәрәй анлатып бирә – аңа Василий III нең Казанга яңа һөҗүм әзерләп ятканы турында хәбәр җиткергән булалар.

Бөек кенәзнең Казан илчеләре белән ачыктан-ачык сөйләшүе вакытында казанлыларның Сафа Гәрәйдән риза булмаулары ачыклана. Ханны сүзендә тормауда, тулысы белән ногайлар һәм кырымнарны тыңлап, казанлыларның күпчелегенең мәнфәгатьләренә игътибар итмәүдә гаеплиләр. Сафа Гәрәй илчеләре Василий III кә үз ханнарының язмышын хәл итәргә кушалар: “Казанда ул патша булачакмы, әллә башка патшаны җибәрер Казанга”. Шунда Сафа Гәрәйнең киләчәге хәл ителә: “ә Казан патшасына хезмәт итәргә теләмибез”.

Мәскәү ярдәме белән Казан аксөякләре, Кырым басымына кәнәгать булмыйча, Сафа Гәрәйне 1531 нче елның апрель ахыры – май башында тәхетеннән бәреп төшерә. Мәскәүдә бу турыда 1531 нче елның 17 нче маенда белеп алалар. Сафа Гәрәй күршеләре белән солыхны бозып, рус илчесен үтерергә ниятләгән, ә үзен “бөек кенәзнең дошманы итәргә” җыенган. Нәкъ менә шушы кискен вакытта Казанга Гәүһәршат ханбикәгә (русларда “Ковгоршад”, Мөхәммәд Әминнең кыз туганы) һәм оппозициянең башка башлыкларына юлланган грамота килеп төшә. Бөек кенәзнең юлламасы Казан оппозиөиясенә тәэсир ясаганмы-юкмы, хәзер инде белә алмыйбыз, гәрчә, елъязмаларга караганда, шулай килеп чыккан да.

Тиздән шәһәр халкы “һәм Казанның бөтен кешесе бер урынга җыелып” Сафа Гәрәйгә рус илчесен үтерергә бирми, яклап кала, ә ханның үзен “бөек кенәз кушуы буенча Казаннан чыгарып җибәрә”. Куылган хан хатыны белән ногайларга, каенатасы Мамай морзага җибәрелә. 19 нчы майда Мәскәүгә бу фетнә белән җитәкчелек иткән казанлылардан илче төркеме килеп җитә, һәм Казан тәхетенә кем утырырга тиешлеге турында сөйләшү башлана. Сафа Гәрәй урынына Җан Гали килә.

Киләсе очеркта Җан Гали хан һәм Казан тәхетенә Сафа Гәрәйнең икенче тапкыр килүе хакында сүз барыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100