Илнур Миргалиев: Алтын Урда – тарихта тирән эз калдырган көчле дәүләт

18 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында Алтын Урдада дәүләт теле татар теле, аның төп халкы татарлар булуы, андагы салым системасы, "иго" ярлыгының каян килеп чыгуы һәм Алтын Урданың 750 еллыгы ничек билгеләп үтеләчәге хакында сөйләде.

Илнур Миргалиев интервьюсындагы төп фикерләр:

1. “Алтын Урда һәм калган чыңгызи дәүләтләрнең эчендә милләтләр барлыкка килгән”

2. Алтын Урданың төп халкы татарлар булган

3. Алтын Урда халкы төрле телләр белгән

4. “Ул вакытта ханнар хаклык белән эш иткән”

5. “Алтын Урда үз территориясендә икътисади зоналар корган һәм анда өч-дүрт, иң күбе биш процент салым алган”

6. Алтын Урданың таркалу сәбәпләре

7. Алтын Урда Рус дәүләтен берләштергән

8. “Алтын Урдада “Аллаһ – бер” төшенчәсе булган, шуңа күрә алар бер дингә дә тимәгәннәр”

9. Алтын Урданың юбилеена бәйле төп чаралар Казанда уза

10. “Алтын Урда татарныкы түгел дип язу - көлке”

11. Алтын Урда турында мәктәпләрдә дәресләр үткәреләчәк

12. “Золотоордынское обозрение” - Скопус, ВАК кебек базаларга кергән абруйлы журнал

13. “Рус тарихыннан татар факторын алып ташласак, әлбәттә, ул тулы тарих булмый”

14. “Дәреслекләрдән “иго” алынгач, татар тарихы да алынды”

- Илнур Мидхәтович, быел Алтын Урданың 750 еллыгы көтелә, һәм Казанда конференция булачак дип билгеләп үтелде. Сез бу датаны ни дәрәҗәдә әһәмиятле дип саныйсыз?

- Бу дата нәрсәсе белән мөһим. 1269 нчы елда Чыңгызи дәүләтләренең башындагы ханнар Талас буена корылтайга җыелалар. Алар: “Моннан соң дәүләтләребез бәйсез була, бер-беребезне таныйбыз һәм иң мөһиме чикләребезне таныйбыз”, - дип килешә.

Моңа кадәр бу олыслар, бердәм Монгол империясе составында булалар, бәйсезлек алырга телиләр. Алар арасында үзара сугышлар, бер-берсен танымау озак еллар дәвам итә.

Бу корылтайдан соң дәүләтләр бер-берсен таныйлар. Шулай итеп, Алтын Урда дәүләте таныла, 2019 елда моңа 750 ел була.

- Империядән Алтын Урдадан тыш тагын нинди дәүләтләр аерылып чыга?

- Монгол империясе төзелгәндә үк, Чыңгызхан үз дәүләтен улларына, бертуган энесенә, әнисенә бүлә. Ул олыслар бер каханны таныйлар, әмма шул ук вакытта үз эшләрендә мөстәкыйль дә булалар. Конфедерация шикелле дип әйтергә мөмкин.

Бер каханны тану каханның кем булуына бәйле була. Чыңгыз хан үзеннән соң өченче улы Үгәдәйне калдыра. Үгәдәй нәселе бераз дәвам итә, соңыннан аның урынына төпчек улы - Толуйныкылар килә. Династияләр арасында каршылыклар китә. Династия – ул Урта гасырлар өчен бик мөһим әйбер. Алар бер-берсен танырга тиеш.

Җитмәсә, Чыңгызның уллары гаскәрле дә булган, ягъни дәүләт эчендә дәүләт. Бер кахан булган, әмма дәүләтләрнең үз ханнары. Болар - Алтын Урда, Урта Азиядәге Чагатай олысы, Кытай территориясен контрольдә тоткан Юань империясе, Ирандагы хулагулар дәүләте. Дүрт дәүләтне күрсәтә алабыз.

“Алтын Урда һәм калган чыңгызи дәүләтләрнең эчендә милләтләр барлыкка килгән”

- Бу дәүләттә төркиләр, гомумән, хәзерге татарларның бабалары нинди роль уйнаган?

- Урта гасырлардагы“милләт”, “кабилә” төшенчәсен күз алдында тотарга кирәк. Үзаң, дингә караш төрле булырга мөмкин.

Алтын Урда һәм калган чыңгызи дәүләтләре нәрсәсе белән үзенчәлекле? Бу күренешне феномен дип әйтүчеләр дә бар. Ул тарихи процесс зур вакытны алмаган, әмма бик мөһим булган. Нәкъ менә бу дәүләтләр эчендә милләтләр барлыкка килә, этник кайнашу була, милли цивилизацияләр синкретизм аша үтәләр.

Әйтик, чыңгызилар дәүләтенең бер өлеше Кытай җирендә була. Кытай – борынгы цивилизация, аның үз мәдәни коды бар. Андагы Юань империясе 70 ел тирәсе яшәгәч, Кытай мәдәнияте җиңә дип әйтә алабыз.

Ирандагы чыңгызи дәүләт шулай ук борынгы фарсы мәдәнияте тәэсиренә эләгә. Дәүләт таркалгач, Иран фарсы телле цивилизация дәвам итә.

Урта Азиядә – Чагатай олысы. Анда да күп кабиләләр һәм алар янындагы дәүләт шикелле шәһәрләр – Сәмәрканд, Бохара. Милләт оешу формасы шулай ук каршылыклы булып кала.

Ә Алтын Урда алардан нәрсәсе белән аерыла? Беренчедән, Алтын Урда зур җирне биләп торган. Алтын Урда барлыкка килгәнче бу җирләрдә, далаларда кыпчаклар йөргән. Ул дәүләт булмаган, полития дип әйтергә була, ягъни дәүләтләшә башлаган форма.

Алтын Урда җирендәге чын дәүләтләрдән Идел буе Болгары – зур булмаган бер дәүләт, ул зур территорияне контрольдә тотмый. Иң зур дәүләт – Урта Азиядәге Хәрәзмшаһлардан булган Төньяк Хәрәзм.

Калган җирләрдәул вакытта ниндидер бай дәүләтчелек тарихы юк. Алтын Урда җирен Кытай белән чагыштырып булмый әлбәттә. Монда бер-берсен алыштырып торган төрки кабиләләр дөньясы. Алтын Урда нәкъ менә шуңа нокта куя, дәүләтчелек урнаштыра. “Дәүләт”, “хан” төшенчәсен ныклап утырта. Ул хан Евразия территориясендә таныла. Шәһәрләр, дәүләт институтлары корыла.

Ә дәүләт нәрсә ул? Дәүләт – конструкция, берләштерә, милләт кора. “Дәүләт коручы милләт” дигән төшенчә бар. Нәкъ менә төрки кабиләләр, Урта Азиядән килгән монгол-татар исеме астындагы төрки-татарлар, кыпчаклар, болгарлар һәм башка төр ваграк төрки кабиләләр – бөтенесе татар үзаңы астында берләшеп, Урта гасыр татар милләте барлыкка килә. Алар татар исеме астында берләшә һәм“дәүләт милләте” буларак илнең төп халкы булалар.

Алтын Урданың төп халкы татарлар булган

- Ә Урта гасырда башка халыклар бу дәүләтнең халкын кем дип атаган? Алар үзләрен ничек атаган?

- Монда проблема нәрсәдә? Әйтик, бер милләтне чит милләтләр ничек атый – моны “экзоним” диләр. “Этноним” – бу милләтнең үз-үзен атавы. Бу формада карасак, әлбәттә, беренче урында бөтен җирдә “татар” исеме чыга.

Кайчак,бу үзатама булмаган дип әйтергә телиләр. Юк, булган. 

Мәсәлән, безгә Алтын Урда, Кырымның соңгы ханнарыннан килеп җиткән ярлыкларда татар атамасы кулланыла. Бу аның татар ханы икәнлеген күрсәтә. Абдулгаффар Кырыми, мәсәлән, Алтын Урданы бөтенләй Татарстан, Бөек Татарстан дәүләте дип атый. 

Әйтик, бөтен Европада язылган латин чыганакларында “татар”, яки“тартар” дип языла, әмма ул шул ук мәгънәгә туры килә.Урыс чыганакларында “татар” сүзе дәүләткә карата да, милләткә карата да кулланыла. Кавказ, Анатолия, Иран, Гарәп илләрендә – бөтен җирдә “татар”атамасы кулланылган.

Үзбәк хан заманында Урта Азия территориясендә“үзбәк” экзонимы кулланылышка керә башлый. “Үзбәк” исеме Үзбәк ханнан, без – Үзбәк хан кешеләре, дигән мәгънәдә. Бу хәл Алтын Урданың бигерәктә көнчыгыш өлешенә хас була, ундүртенче гасыр соңындагы чуалышлардан соң Үзбәк хан заманына илне кайтару идеологиясе белән бәйле була. Моны шул ук Абдулгаффар Кырыми, Үтәмеш-хаҗи кебек чыганакларда да күрәбез.

“Үзбәк” бүгенге көндәге Урта Азиядәге үзбәк милләте мәгънәсен аңлатмаган. Ул Алтын Урда татарларының бер исеме буларак аңлатылган.Соңыннан, Урта Азиядә яңа милләт формалашканда, ул исем кала.

- Алтын Урданың төп халкы татарлар булганмы?

- Әлбәттә, татарлар. Алтын Урданы бүгенге критерийлар белән карасак,ул империя кебек дип әйтеп була. Турыдан-туры идарә ителгән территория,вассал рәвешендәге җирләр бар, “ тәэсир зоналары” бар.

Әйтик, бүгенге Көнбатыш Украина, Балкан җирләре Алтын Урданың вассалы шикелле торганнар. Рус дәүләте, ярлык алып, үз кенәзләре белән идарә иткән, әмма тулысынча Алтын Урда эченә кергән. Хәтта Мәскәү олысы, ягъни “Хан олысы”(“Царев улус”), “Урыс олысы”турыдан-туры ханга буйсынган. “Олыс” соңыннан рус теленә кереп китеп, “область” сүзенә әйләнгән.

Безнең Болгар олысы – шулай ук турыдан-туры хан олысы, дәүләтнең нигезе булган.

Алтын Урда халкы төрле телләр белгән

- Алтын Урданың теле нинди булган, ул бүгенге татар теленнән ни дәрәҗәдә аерылган?

- Аллага шөкер, бераз чыганаклар сакланган, аларның телен укый алабыз. Әйтик, Алтын Урда ханнары биргән ярлыклар – рәсми документлар. Әлбәттә, рәсми документ бераз авыррак телдә языла. Әдәби әсәрләр бар, мәсәлән, шул ук тарихи елъязма дип әйтәбез. Татар телен белгән кеше аларны проблемасыз аңлый ала. Әлбәттә, үзенчәлеге бар: сүз шул ук калырга, яки мәгънәсе үзгәргән булырга мөмкин, тел үзенчә үсә бит.

Мәсәлән, татар кешесенә хәтта Алтын Урданың теле, Казан ханлыгы теленә караганда (сүз рәсми һәм әдәби тел турында бара) тагын да җиңелрәк. Чөнки соңрак исламлашу көчәйгән, гарәп һәм фарсы алынмалары бик күп кергән, төрки тел фигыльгә генә кала башлаган.

Алтын Урда теле хәзерге татар теленә бөтенләй бик якын дияр идем мин.

- Алтын Урдага рус дәүләте дә кергән, рус теле, фин-угор телләре кулланылганмы?

- Телне кайда куллану турында сүз бара? Әлбәттә, фин-угор халыклары үз телендә дә сөйләшкән. Язышуда, рәсми, дини китапларда, елъязмаларда телнең куллануын карасак, әлбәттә, урта гасыр рус теле кулланылган.

Бу рус дәүләтенең чукындыруы белән дә бәйле, соңыннан Византия территориясеннән, Балканнан бигрәк тә болгарлар, серблар “әдәби”славян телен алып килгән. Анысы бүгенге рус теленең, елъязмаларның нигезе.

Бу территориядә зур процесслар, милләт оешулар бара. Фин-угор кабиләләрендә христианлашу барган һәм соңыннан рус теле ныклап кергән.

Әмма шул ук вакытта, рус дәүләте300 ел татар факторы йогынтысында булган, шуңа күрә Петр I гә кадәр татар теле кулланылган, соңыннан да чит илләр белән язышуда кулланылган әле.

Казан университеты төзелү белән, анда татар теледә укытыла башлый, чөнки ул вакытта татар теле төрки дөнья белән аралашу өчен кирәк була. Петр I дә татарча белгән, әлбәттә, рус теле дә үз көчен алган. Бу, бердәм рус дәүләте эчендә яшәгәнгә күрә шулай. Кенәзлекләр берләшә, Мәскәү беренче урынга чыга, урыс милләте формалаша.

“Ул вакытта ханнар хаклык белән эш иткән”

- Ә Алтын Урдада яшәгән төп халык татар телен ни дәрәҗәдә белде икән?

- Хәтта Балкан территориясендә дә татар тамырлы династияләр булган (Молдавия, Румыния, Болгария җирләрен атап була), татар теле кулланылганы күренә. Татарлардан соң госманлылар килгәч тә бу дәвам итә, кешеләрнең күп өлеше татар телен кулланган.

Әлбәттә,татар теле югалуга таба барган, христианлашу башлана. Мәсәлән, шул ук Болгария, Молдавия территориясендә. Шундый ук хәл урыс дәүләтендә дә күзәтелә: Алтын Урдада дин иреге булган бит, урыс җирлегендә ул вакытта әле тулысынча чукынып бетмәгән, яки бөтенләй мәҗүсилекне саклаган кабиләләр яшәгән. Менә алар тулысынча христианлыкка күчеп бетә.

Дәүләт булгач, аның эчендә билгеле бер җыйнак структура, вертикаль дип әйтәбез, булырга тиеш. Дәүләт янында һәрвакыт дин торган, чөнки дәүләтнең терәге дин булган. Ул халыкны тынычландырган, тәрбияләгән, халыкка дәүләтчелек фикерен сеңдергән. Бу бөтен җәмгыятьләргә дә хас. Рус дәүләтедә шул яктан караганда “дөрес” итеп оеша.

Ул вакыттагы рус чиркәве урыс кенәзләренә буйсынмаган. Беләбез: рус кенәзләре ярлык белән идарә иткән, ул ярлыклар бүгенге көндә сакланмаган, йә табылмаган. Ә менә митрополитларныкы табылган, һәм күп алар.

Ни өчен?! Аның сәбәбе бик җиңел аңлатыла: митрополитлар ярлыкларны үзләре саклаганнар, тәрҗемә итеп саклаганнар һәм кирәккәндә ярлыкларны үз хакларын саклар өчен кулланганнар! Рус чиркәве ундүртенче гасырда бигрәк тә күп итеп монастырьлар төзи. Ә монастырь нәрсә ул?! Аңа авыллар да буйсына, ягъни бу – үзенә күрә икътисади бер берәмлек һәм акчаны яшереп калдыру ысулы да әле ул. Алтын Урда ханнары чиркәүләрдә салым алмаган бит. Кенәздә аларга кереп әмер бирә алмаган.

Алтын Урда дәүләте көчсезләнә башлагач, татар ханнарына буйсыну аларга бүләк җибәрү белән генә чикләнә башлагач (урыс документлары моны “поминка” дип әйтәләр), кенәзләр, әлбәттә, бу чиркәүләрне контрольга алырга телиләр, ягъни секуляризация башлана. Шул вакыт поплар кенәзләргә ханнарның ярлыкларын күрсәткән дә инде: “Менә бит татар ханы безгә биргән иде, бу – минем хокук”, - дип, милекләрен саклау өчен көрәшкәннәр. Шуңа күрә ханнар биргән ярлыкларны алар саклаганнар да.

Чиркәү милләтне формалаштыручы институтлардан берсе. Әйтик, Алтын Урдада бер генә дин булган булса, Үзбәк хан исламны барсына да көчләп керткән булса, ул вакытта башка төрлерәк булыр иде.

Ул чорда ханнар хаклык белән эш иткән. Күпчелек кешеАлтын Урдада канун булмаган, ханнар теләсә нишләгән, кискән-аскан, дип күз алдына китерә. Юк, бервакытта да алай булмаган. 

Әйтик, Үзбәк хан вакытында ике рус кенәзе үзара талашып, берсе икенчесен үтергәч, үтерүчене төрмәгә утыртканнар. Бер ел буе тикшерү барган, соңыннан гына аңа җәза карары чыгарылган. Хан үзе генә карар бирмәгән, канун нигезендә эш иткән, чөнки дәүләт бар. Төп мәгънәсе шул: җинаять кылган кеше мәхкәмәгә тапшырылырга тиеш. Ханның һәм халыкның үз суд системасы булган.Күз алдыгызга китерәсез, әйеме?! Бу – урта гасыр һәм Алтын Урда! Башкача булмый да, дәүләт шулай яши.

Әмма һаман да әле кызганычка каршы, татар ханнары теләгәнен көч белән алган, җимергән, талаган дигән фикер таралган.

“Алтын Урда үз территориясендә икътисади зоналар корган һәм анда өч-дүрт, иң күбе биш процент салым алган”

- Салымнар турында сүз барганда Алтын Урдада ун процент кына алганнар дип әйтәләр. Бу дөрес мәгълүматмы?

- Бик үк дөрес түгел. Дәүләт булгач, фискаль система төрлечә булган. Әйтик, шәһәр халкы, утрак тормышта яшәгәннеке бертөрле, күчмәнеке – икенче төрле. Урыска карата фискаль системасы турында сүз барганда, аның тулы күләме билгеле түгел, чөнки чыганаклар җитми. Чыганаклар җитмәсә дә, ярлык ябыштырылган – “безне татар талаган” дигән сүз чыккан.

Мин күптән түгел чәчтарашка кердем, чәч алдырам. Миннән чәч алучы хатын: “Сез кайда эшлисез?” – дип сорый. Мин: “Академиядә”, – дим.

- Кем булып?

- Тарихчы.

- Нәрсә өйрәнәсез?

- Алтын Урда.

- О, ул – 300 ел буе рус дәүләтен талаган дәүләт бит, – дип, Алтын Урданың нәрсә икәнен миңа аңлата башлады. Мин бу калыпларның кешеләренең күңелләренә кергәнен, ярлыклар ябыштырылганын, аны үзгәртү бик авыр булуын күрәм. Чөнки бу фикерне бүген дә алга этүчеләр күп.

Юкса, әйтәм бит, күпме түләнелгәннең чыганагы да юк. Әлбәттә, рус елъязмаларында бераз бу турыда сүз бар, мәсәлән, ул вакытта Владимир кенәзлегенә дүрт мең көмеш дип әйтелә. Әмма, сез ишеткәнегез бармы, Алтын Урда җимерелгәч урыслар ул вакытта берәр бәйрәм уткәреп моннан соң шушы татар салымын туктатабыз дигәнне?

Мәскәү университетында эшләгән, кызганыч, мәрхүм инде, Андрей Леонидович Пономорев бар иде. Ул нәкъ менә Кара диңгез буенда итальяннар белән алып барылган алып-сату эшләре буенча бик яхшы белгеч, шул ук вакытта нумизмат та иде. Аның тикшерүләре буенча, Алтын Урда алып-сатуга корылган, транзит юлларны саклаган һәм бу аның икътисади артериясе булган. “Ирекле икътисади зона” дип сөйлибез бит, ул үз территориясендә шундый зоналар корган һәм анда өч-дүрт, иң күбе биш процент салым алган. Бу бик әз.

Ул вакытта әле Америка кыйтгасы ачылмаган, Кытай, Һиндстан, Европа арасындабөтен алып-сату безнең аша үткән, һәм, әлбәттә, өч процент кына түләргә булгач, бөтенесе атлыгып килгән.

Пономарев үзе сөйли иде, ул шулай санаган: бер кораб килә, әйтик, ниндидер эшләнмәләр, пычаклар яки кылычлар алып килә икән. Бер кораб түли. Ул дукатлар белән әйтелә инде. Бер кораб өч процент түли, 60 мең дукат була. Рус дәүләтенең дүрт мең көмеше 20 мең дукат була. Ни өчен?! Чөнки рус җирләре Алтын Урданың составына кергән. Икенчедән, ул вакыт өчен, икътисад күзлегеннән караганда, Рус дәүләте Алтын Урда ханнары өчен артык кызык булмаган җирләр әле. Анда көмеш табылмаган, көмеш таба торган җирләр юк. Ул вакытта көмеш – бүгенге көндәге кебек доллар инде, ул бөтен җирдә йөргән, көмеш белән түләткәннәр. Рус җирендә көмеш чыкмаган.

Алтын Урда җимерелә башлагач,үзара сугышлар, болганышлар китә,XV гасыр азагында Америкага юл ачыла, соңыннан госманлылар, сефевилар зур дәүләт кора. “Ефәк юлы”ның әһәмияте кими. Алтын Урда территориясе чынында деградацияләнә башлый, чөнки алып-сату юллары үзгәрә, төп артерия моннан үтми башлый. Кара диңгез юлын госманлылар яба, итальяннарны кертми башлыйлар.

Шундый проблемалар киткәч, бигрәк тә Олы Урда, аннан соң Кырым ханлыгында барымта башлана.

Нәрсә дигән сүз бу?! Ул вакытта Кавказ һәм Украина территориясендә, рус территорияләрендә, коллар алу, талау булган. Монда чыннан да “набег” дигән сүзне кулланып була. Һәм шушы бер чор бөтен Алтын Урда чорына күчерелеп, гел шулай булган дигән мәгънәдә йөри. Юкса бу вәзгыять Алтын Урда таралгач башлана.

Шуны ассызыклап әйтәсем килә: болар – икесе ике нәрсә. Чынлап та андый хәл булган, әмма гасырның башына кадәр Алтын Урда дәүләте турында сүз йөртәбез икән инде, анда бөтенләй башка вәзгыять.

Алтын Урданың таркалу сәбәпләре тирәндә

- Алтын Урда дәүләтенең соңгы чорында рус дәүләтеннән коллар алып кайту була инде?

- Беренчедән, рус дәүләте Алтын Урдага буйсынган. Ә сәяси чуалыш вакытында ханнар гел алышынып тора. Проблемалар туа: рус кенәзләре кайчан кем хан булачагын белми, шуңа күрә үзләрендә акча суга башлыйлар. Бер ягында үзенең кенәзе, икенче ягында, реверста – башта Туктамыш хан, аннан соң аңлап булмаган гарәпчә хәрефләр. Ягъни, “без татарга, Алтын Урдага буйсынабыз, ләкин кемгә буйсынганны белмибез” дигән мәгънә килеп чыга инде.

Шул вакытта кенәзләр, буйсынырга теләми башлыйлар, хәтта үзләренең васыятьнамәләрендә “Если Бог переменит Орду”, дип яза башлыйлар, ягъни Аллаһ Алтын Урда дәүләтен үзгәртсә, бетерсә, ситуация үзгәрсә дигән мәгънәдә.Алар көтә башлыйлар, чөнки чынлап та зур дәүләт җимерелә башлый, татар бер-берсен, үз-үзен бетерә башлый.

Ул вакытта Алтын Урдада хан билгеләнә, ике айдан соң аны үтерәләр, икенче хан килә. Ул:“Казна түлә, миңа казна, идарә итәргә акча кирәк”, – дип хәбәр җибәрә. Рус дәүләте түләми башлый. Түләмәгәч, хан нәрсә эшли?! Барып ала!Тәхеттә янәдән хан юк, нәрсә эшләргә?! Әмирләр бар, аның кул астында күпмедер гаскәре, ниндидер үз территориясе бар, ә хан юк. Идарә өчен акча кирәк, бара – талый. Андый ситуацияләр була.

Әлбәттә,бу ике яклы сәясәт. Рус дәүләте дә Алтын Урданың зур шәһәрләрен талаган.

Бу шәһәрләрне ачыклап китәргә кирәк. Бары тик зур дәүләт һәм алып-сату булганда гына даладагы зур шәһәр яши алыр иде. Шәһәр яшәр өчен, тирә-ягында авыллар булырга тиеш. Нигә?! Чөнки шәһәр алып-сату белән эшли, һәркем мал тотмый бит, шәһәр ашарга тиеш, үзара алыш-биреш булырга тиеш.

Алтын Урда дәүләтендәге һәр шәһәр янында үз өлкәсе (округ) булган. Һәм икенчесе – Алтын Урда шәһәрләренең крепостьлары, кальгалары булмаган, чөнки алар алып-сату өчен корылган. Дәүләттә бернинди проблема юк, дошманнар килми, крепость корудан нинди мәгънә бар?! Алар соңыннан корыла башлый, әлбәттә.

Соңыннан рус дәүләте көчәеп, Алтын Урда җимерелә башлагач, көнбатыш җирләр югалтыла, Днепр буендагы җирләргә кадәр югалтыла. Алтын Урданың көнбатышында, хазерге Кишиневта мәсәлән иң зур мәчет булган. “Кишинев” та “кәшәнә” сүзеннән– татар сүзе, “мавзолей” дигәнне аңлата. Һаман кулланабыз бу сүзне!

Шул ук вакытта Кавказдагы халык таулардан тигезлеккә күченгән, анда Төньяк Кавказдагы Мажар – (Мазар - мавзолей сүзеннән булса кирәк) татар шәһәре һәм олысы булган. Чуалышлар вакытында ул җирләр нык зарар күргән, халкы киткән.

Кая китә ул халык?! Кызганыч, кистереп әйтер өчен чыганаклар җитәрлек түгел. Әлбәттә, күп өлеше кырылган, киселгән, үтерелгән, калганы коллыкка алынган, бер өлеше күчеп киткәне аңлашыла.

Мәсәлән, чиркәүләргә биргән молдован грамоталарында күренгәнчә, татар авыллары һәм шәһәрләре җимерелә, халкы чиркәүләргә бирелә, бер өлеше кол итеп таратыла. Ниндидер өлеше күчеп китә. Бүгенге Украина территориясендәге әллә никадәр Алтын Урда шәһәрчекләрен әйтә алабыз. Соңыннан рус җирләре Воронеж, Тамбов Алтын Урдадан китә, Идел-Уралны, Себерне алалар.Ул җирләрдә дә күп әйбер калмый, шәһәрләрдән нәрсә калганлыгын әйтә алабыз, иң яхшы очракта бина нигезләре калган, бүген археологлар фундаментларны гына казыйлар.

Шул ук Рычков Урал буендагы татар шәһәрләре турында сөйли. Саратов янындагы Укек турында әйтергә, безнең Болгарны сөйләргә була. Петр I килгәндә генә дә 150 артык бина булган, ә хәзер 6-7 генә калган. Алар да әле йә чиркәү, яки башка нәрсә өчен кулланылганга гына. Ихтыяҗ өчен генә калдырганнар. Бу шәһәрләр нигезенә кадәр җимерелгән.

Бигрәк тә Түбән Иделдәге шәһәрләр. Археологлар бүген дә аларның кайсы Сарай, кайсы Гөлестан булганлыгын әйтә алмый. Нинди зур башкала булган Сарайны да өздереп кенә шушы шәһәр дип һаман әйтә алмыйбыз. Шулхәтле күп шәһәрләр булган. Красноярск, Царев шәһәрчеге – мондый исемнәр белән генә әйтә алабыз. Бәхәсләр һаман бара. Зур шәһәрләрнең фундаментын гына казыйлар, күбесе фундаментына кадәр җимерелгән.

Әле XVIII гасырда итальяннарга кадәр килеп, ирләрне җыйганнар да,биналарны җимереп, кирпеч чыгарганнар. Ул кирпечләр белән Әстерхан, Саратов, Самаралар салынган. Борынгы шәһәрләрне берничә йөз ел җимереп яңа шәһәрләр төзегәннәр. Алтын Урдада ясалган кирпечләр белән бер-ничә яңа шәһәрләр корылган!

Әүлия Чәләби турында белмәгән кеше юктыр инде, ул – бөтен дөньяны йөреп чыккан кеше.XVII гасыр Сарай шәһәре калынтылары турында сөйли.Ул вакытта әле Сарай шәһәре булган, кешеләр яшәмәгән, бәлки,кайбер өлешендә генә яшәгәннәрдер. Ул: “Мин ислам дөньясын йөреп чыктым, шундый матур мәчетләр күрдем, мәдрәсәләр күрдем, әмма Сарай шәһәрендә күргән биналарны ислам дөньясында күрмәдем”, – ди. Бүгенге көндә аларның нигезләре, фундаметлары гына инде калган шул.

- Ә ул ни сәбәпле шул дәрәҗәдә җимерелгән?

- Беренчедән, әйтергә кирәк: ул бер көндә генә җимерелмәгән, озак процесс барган. Татар көчсезләнгән саен, Мәскәү көчәйгән. Татар дәүләтләре әле булган, әмма ханлыкларга бүленгән, бердәмлек киткән. Кайсысыныңдыр, әйтик, Кырым ханлыгының аларны берләштерергә теләге булса да көче җитмәгән.

Аннан соң халыкның зур өлеше күчмә бит. Төп, урта җирләрдә күчмәнлек озак саклана әле. Алтын Урданың көнчыгыш өлешендә тулысынча күчмәннәр булган. Һәм бүгенге көнгә кадәр күчмәнлек үзенең архаикасын -трайбализм, ягъни кабиләләргә бүленүен саклый. Бүген дә казахлар, кыргызлар үз кабиләләрен беләләр.

Татарда нинди кабиләдән чыкканлык турында мәгълүмат әзрәк калган,аңа игътибар ителмәгән. Чөнки шәһәр һәм иртә утрак тормышка күчү, алыш-бирешнең алга китүе, этник процесслар икенче төрлерәк булган. Ләкин шул ук кабиләләр структурасы монда да булган, дип әйтә алабыз.

Казан ханлыгының көнчыгыш өлешендә дә күчмәнлек булган. Бер яктан, күчмән дөньясы– үзенә күрә аерым бер дөнья, цивилизация дип тә әйтәләр аны. Шул ук вакытта, тарихи күзлектән караганда,XVI-XVII гасыр күчмәннәре булганын күрәбез. Татар да ярым күчмәлек баребер озак кына саклана әле. Алтын Урда таралганда алар деградацияләнәләр, чөнки шәһәрдә алыш-биреш юк. Күчмәнлектә шәһәрләр кирәкми дә. Соңыннан дала кучмәннәре русларга: “Мин мәчет төзергә теләдем, миңа кадак җибәр әле”, – дип яза, кадагы да юк.

Мәсәлән, Үтәмеш-хаҗи, Абдулгаффар Кырыми Алтын Урдада бу күчмәнләрне яза. Алтын Урдада җимерелү башлангач, Бәрдибәк хан үлгәч, хан Шибан нәселеннән китерелә. Ул Алтын Урда ханының үзе белән йөрткән, ефәктән ябылган һәм бусагасы алтыннан ясалган тирмә өен ватып, кешеләренә тарата. Шулай ук, Идегәйнең улы Нуретдин мирза үз әтисенә каршы чыкканда әтисенең тирмә өйле мәчете булган була, шуны җимереп, яндырып, келәмнәрен кешеләренә тараттыра.

- Нәрсә ул күчмәнлек?

- Күчмә тормыш. Казан ханлыгының халкы да кучмәнлектән үткән, әмма климат һәм ландшафт күчмәнлек тормышына бездә яраклы түгел, тик Казан ханлыгының көньяк өлешендә, Мангыт олысында гына озагырак дәвам иткән.

Халыкның бер өлеше деградацияләнә, элекке замандагы шәһәр белән тыгыз тормыш алып барган авыл тормышы да бетә. Ни өчен?! Кешеләр шул ук күчмәннәрдән куркып, төньяккарак, Казан артына, урманлы җирләргә күчәләр.

Күчмәннәр дип шул ук татарларны әйтә алабыз.Татар ханлыкларында, бигерәк тә Олуг Урда һәм Эстерхан ханлыгында озак саклана әле. Соңыннан Ногай Урдасы - мангытлар дәүләт кора. Аннан соң аларүзара сугышып җимерелеп бетәләр.

Татар ханлыкларында бөтен җирләрдә дә мангытлар булган. Алар ханлыкларның этник тарихында да катнашалар, төрле җирләргә күчеп утыралар, әйтик, безнең Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикә алардан. Бер өлеше казах эченә кереп китә.

Ногай, казах күчмәнлекне озак дәвам иттерә алган, чөнки алар далада яшәгән. XVII гасырга кадәр татар ярым күчмә була, аннан соң күчмәнлекнебетерә. Дөрес, Абдулгаффар Кырыми әле унсигезенче гасырда да кайсебер Кырымдагы татарларның күчмәнлеккә яңадан киткәннәре турында яза.

Алтын Урда Рус дәүләтен берләштергән

- Алтын Урданы Рус дәүләтенә нигез салган, дип әйтәләр. Бу ни дәрәҗәдә дөрес?

- Рус дәүләте, Алтын Урда килгәнчегә кадәр, бер цивилизацион зона булган. Ул Византия белән бәйле, чөнки православие, ортодокс христианлык дин шуннан килә.

Монда кенәз хакимияте булган. Дәүләтчелек күзлегеннән караганда,“царь” дигән төшенчә юк. Царь Иван Грозныйдан гына башлана. Кенәзлекләр Византия императорларын үзенеке итеп күрә, әмма барыбер үз дәүләт структурасы була. Христиан дине аннан керә, тел аермасы була. Киев Русе дип танылган, соңыннан ул тарала.

Ә менә Алтын Урда кулы астында җыелгач, рус кенәзлекләре берләшә, һәм вертикаль система утыртыла. Рус дәүләтенең дәүләт системасы корылганда,үзенеке сакланса да, 300 ел эчендә татар дәүләт системасында булдырган структуралар кулланыла һәм аларга үтеп керәәлбәттә.

Беренчедән, ханнар ярлык аша үзләренә ничек кирәк, шулай идарә иткәннәр. Әйтик, аңа кадәр кенәзлек әтидән улга күчкән. Алтын Урда ханнары моны карап тормаганнар - алар өчен синең ничек буйсынуың, идарә итүең кирәк, кайсы Рюрик нәселеннән булуың мөһим түгел.

Дәүләт шулай оеша. Дин ягыннан да, ул аларны берләштерә. Ул православиены Алтын Урдадан алмый бит, анда ислам. Византия белән эшне дәвам итә, мәсәлән, митрополитларны Византия куя. Шуңа күрә рухи дәүләт системасында рус дәүләтенең чыганагыВизантиядән, шулай ук үз системасы сакланган, һәм өченчесе – Алтын Урданың, татарларның тәэсире.

Кызганыч, Алтын Урданың, татарларның тәэсирен бүген дә күрмәмешкә салышу дәвам итә. Аверкиев исемле көнчыгышны өйрәнүче булган. Аның язган китабын яшереп куйганнар хаттә. Аны мәскәү галиме Илья Зайцев тапкан, без аны бергәләп чыгардык. Аннан соң Ильяс Камалов та бу темага тәфсилләп китап язды.

Урыс милли тарихчыларыннан Соловьев дигән зур галим татар факторын берникадәр ачып салса да, әйтик, Ключевский бөтенләй күрмәмешкә салышкан, тик рус дәүләтен генә күргән. Татар факторын калыпка утырткан. Кызганыч,Совет заманында да шул система буенча укытылды.

“Аларда барыбер “Аллаһ – бер” төшенчәсе булган, шуңа күрә алар бер дингә дә тимәгәннәр”

- Алтын Урдада дин иреге, вөҗдан иреге булган дигән фикер ни дәрәҗәдә дөрес?

- Беренчедән, монгол империясен, Чыңгызханны, аларның менталитетын карарга кирәк. Аларның менталитеты буенча, күктә – Аллаһ, ә диннәр – төрле. Аларда барыбер “Аллаһ бер” төшенчәсе булган, шуңа күрә алар бер дингә дә тимәгәннәр.

Чыңгызи дәүләтләр үзләренә дин сайлаганда, диннәргә тию булган. Мәсәлән, Кытайдагы Юань империясендә мөселманнарга тигәннәр.

Тибеттәге буддист башлыклары - пандит дип әйтелә - берничәсеарасыннан берсен генә аерып, шуны утыртканнар. Иранда, Хулагу дәүләтендә, ислам территорияләрен контрольдә тотуларына карамастан, иң беренче христианнарга таянганнар. Алар аннан соң исламга күчәләр.

Урта Азиядә, Чагатайда да башта бераз мондый проблемалар була. Анда шуны әйтер идек: христиан, мөселман түгел, ә аны күчмәнлектәге тәңречелек дип тә әйтеп булмый инде, бераз синкретизм булган. Ислам культурасы эчендә булганнар, ә инану буенча бераз мәҗүсилек формасында. 

Мәсәлән, Аксак Тимердә дә, соңыннан аның варислары корган Бөек Могол империясендә дә, шуны күрәбез. Һиндстанда Акбар заманында, анда синкретизм - индуизм белән исламны берләштерергә омтылыш була. Әмма бөек Имам Раббани кебек ислам галимнәре тырышлыгы белән алар уңышка ирешми. Урта Азиядәге синкретизм проблемасы бөек галимнәрнең барлыкка килүенә сәбәпче булган да инде. Шул ук Накшибәнди хазрәтләре Аксак Тимер вакытында яшәгән.

Ә Алтын Урда территориясендә ике төп нәрсәне күрсәтеп була: монда ислам һәм христиан җирләре. Өченчесе – төрле-төрле традицион булмаган диннәр, аларының китаплары булмаган. Дөньяга карашлары тулысынча нинди булуын ачып салуы авыр, әлбәттә, Аллага ышанганнар. Дәүләтнең кагыйдәсе шундый:“Син миңа буйсын, салымыңны түлә, калганы мөһим түгел”. Бу тәгълимәт халыкларны берләштергән.

Чыганакларда әйтелгәнчә, Үзбәк хан исламны кертәм дигәндә, аңа әмирләр, бәкләр килә дә: “Син безнең динебезгә карама, ничек сиңа хезмәт итүебезгә кара”, – дип әйтәләр. Әмма ул барыбердинне көчле итеп утырта. Тик бер ачыклык монда кертергә кирәк, төрки-татарларны гына ислам диненә китерә. Христианнарга тими, руханиларына ярлыклар бирә: “Салым түләмисез, сездән бер генә нәрсә сорыйбыз: сез безгә һәм гаиләбезгә дога кылыгыз”, – дип язган ул ярлыкларда.

Туктамыш хан вакытында буш рус җирләрендә татарлар мәчет салгач, руслар бу турыда шикаять итә, һәм аларны Туктамыш җимертә. Дәүләт булган җирдә кануннар яши. Алтын Урда кебек зур территория белән идарә иткән бер дәүләт кануннар белән яшәгән әлбәттә.

Алтын Урданың юбилеена бәйле чаралар Казанда уза

- Бу дата безгә нәрсәсе белән әһәмиятле, һәм без бу датаны ничек билгеләп үтәчәкбез?

- Беренчедән, татарның тирән дәүләтчелеге булганлыгын күрсәтергә бер мөмкинлек бар. Кызганыч, көнләшү дә, өстән карау, татарны күрмәмешкә салышуны күрәбез, болар барысы да бар. Бу чаралар шуларга дәүләтчелегебезне күрсәтеп, шулай җавап бирү булыр иде. Чөнки бит Алтын Урдага татарларның катнашы юк дип әйтмәкче булучылар да бар.

Безнең Казан Кремлендә алты ханның кабере бар, алар –барысы да чыңгызилар. Монда чыңгызилар дәүләт тоткан. Болгарыбыз Алтын Урданың беренче башкаласы функциясен үтәгән. Соңыннан ханның икенче шәһәре буларак, хан шәһәре буларак торган. Безнең бөтен чыганакларда бу ханнарның безнеке булуы күрсәтелгән.

“Чура батыр” дастанын карасак, ул Кырымга да килә, Казанга да килә, далага да чыгып китә – бөтен җирдә йөри. Ул – аның дәүләте, җире, алар шулай төшенгәннәр дә. Кырымыбыз, Хаҗитарханыбыз, Касыймыбыз, Себеребез, алар бүген дә, ул вакытта да татар өчен үз илләре булып саналган! Бер татар дөньясы! Бер-берсен белгәннәр, “без – бер дәүләт һәм бер халык” дигән төшенчә соңга кадәр дәвам иткән.

Аннан соң рус дәүләте эчендә дә, нигездә, бүгенге көндә без белгән зур татар милләте формалашкан. Әгәр ул нигез булмаса, берләшә, формалаша алмас иде.

Икенче яктан, республикабыз өчен дә мөһим, без буш җирлектә оешмаганбыз, дәүләтчелекле халыкбыз. Татарга ул борынгыдан хас.

Алтын Урдага багышланган форумдагы конференциянең төп темасы да дәүләтчелек булачак.

Дәүләтчелек дигәч, аны киң мәгънәдә карарга кирәк. Аның төрле институтлары ничек эшләгән, ничек формалашкан, ничек идарә иткән?! Дәүләт – ул зур бер организм, болай гына яши алмый. Ул сәясәтне алып барырга, бөтен нәрсә дипломатиягә корылырга тиеш. Гаскәр дә дипломатиягә буйсына, икътисады да, шәһәр төзүләре дә – бөтен нәрсә дәүләтнең дипломатиясенә, аның яшәү рәвешенә буйсына.

Алтын Урда, беренчедән, зур территория биләгәнлектән, икенчедән, көчле булгач, бөтен дөнья белән алыш-бирештә булган, һәм ул зур һәм киңкырлы процесс булган. Аннан соң татар ханлыклары да шулай ук дәвам иткән.

Тагын бер ягы – без фәнни якка җавап бирәбез, фәнни конференция алып барачакбыз.

Рәссамнарыбыз бу юбилейга карата рәсемнәр белән күргәзмә эшләячәкләр, визуализация булачак. Ул, белүемчә, башланды да инде. Аннан соң без язучыларга, театрларга, аеруча Камал театрына “Идегәй” дастаны спектаклен куюны сорап хат язган идек. Мәгариф министрлыгына укытучылар өчен методик китапчык әзерләдек, тарих фәне укытучылары бу дата буенча дәрес алып барырга тиеш, аларга бөтен Алтын Урда турында кыскачамәгълүмат җибәрәчәкбез.

Бу эшне күпкырлы алып барырга, күрсәтергә була. Әйтик, фәнни конференциягә бик күп илдән танылган иң зур, көчле галимнәр киләчәк. Бу Татарстанның, Казанның имиджы өчен бик мөһим.

Татарстанда, Аллага шөкер, төрле кыенлыкларга карамастан, тарих фәне, урта гасырны өйрәнү буенча җитди басып тора. Безнең күрсәтер нәрсәләребез, эшләнгән эшләребез бар, чыганакларыбыз дөньякүләм күрсәтелә. Мәсәлән, Әбүбәкер Каландарның“Каландар-намә” әсәрен бастырып чыгардык. Аның турында мәгълүмат чараларында билгеле инде. Үтәмеш-хаҗи чыгарылды, бүген – Абдулгаффар Кырыми басылды. Махмуд әл-Болгариның “Нәхҗел фәрадис” китабын басарга әзерләдек. Болар барысы да Казанда эшләнелә, Аллага шөкер. Тарих институтының зур булмаган коллективы боларны эшли.

Бу тарихчылардан гына түгел, бөтенебездән тора. Һәрьяктан милләтебезне, дәүләтебезне, Татарстаныбызны күрсәтергә, якларга һәм үзебезнең тирән тамырларыбызны, бөек тарихыбызны күрсәтә алырга бер мөмкинлек, дип уйлыйм мин.

- Алтын Урда форумы кайчан һәм кайда узачак?

- Безнең Алтын Урда форумы ике елга бер үтә. Хәзерге вакытта Министрлар кабинеты белән сметалар, оештыру сораулары килештерелә. Бу ел сентябрьда үткәрергә дип карар бирдек.

Без Алтын Урда форумын башлагач, аның төп үткәрү урыны Казан булырга тиеш дидек, һәм ул һәрвакыт Казанда үтә. Без Болгарга,башка җирләргә барып килергә мөмкинбез. Мондый конференцияләрне Лейденда, Оксфордта, Кырымда үткәрдек. Аларны бу мәйдан нигезендә үткәреп була, әмма Алтын Урда форумы – һәрвакыт Казанда үтә торган чара.

- Кайсы залда икәне әле билгеле түгел инде?

- Бездә, академиядә яки Тарих институтында үткәрербез, дип уйлыйм.

“Алтын Урда татарныкы түгел дип яза - көлке”

- Ни өчен Казанда? Алтын Урда территориясенә кергән башка халыклар да ниндидер дәгъва белдермиме?

- Алтын Урданың мирасы киң. Фейсбук сегментында “ул безнеке, татарныкы түгел” дип дәгъва язучылар бар. Без аны күрәбез, әмма аңарга көлеп карарга кирәк, чөнки андый язучыларның дәрәҗәсе шундый.

Алтын Урдада, Җүчи, Чыңгызның зур улының нәселе дөнья белән идарә иткән. Әгәр татар ханлыклары 16 нчы гасырга, Себер ханлыкларының соңгы көннәре 17, Кырым ханлыгы 18 нең соңына, казах ханлыгы 19, Урта Азиядәге шейбанилар корган дәүләтләр 20 нче гасырның башына кадәряшәсә, ул дәүләтләрең 20 нче гасырга кадәр килеп җиткәннәрен күрәбез.

Бохара әмирлеге турында әйтә алабыз. Анда да Себердән киткән себер татарлары дәүләт кора бит. Алараннан тимуриларны куып чыгарып, үз дәүләтләрен коралар, һәм ул 20 нче гасыр башына кадәр яшәгән. Шуңа күрә алар – мирасчыларыбыз, бүген дә алар безнең тугандаш халыклар.

Мәсәлән, без күптән түгел генә Үзбәкстанга барып кайттык, һәм хәзер андагы архивларны барлый башлыйбыз. Безнең чыганакларны өйрәнү буенча аерым программабыз бар. Без, беренче чиратта, андагы тарихчыларны чакырдык, шулай ук Казахстаннан,башка дәүләтләрдән чакырабыз. Безгә, әлбәттә, мөһим булганы – ул фәндә яңа сүз әйтә алырдай галимнәр, фәнне эшләгән мәркәзләр, фәнни үзәкләр кирәк.

- Алар да бу юбилейны уздырамы?

- Без, әлбәттә, тәкъдим иткән идек, мәсәлән, Үзбәкстанда авыррактыр, чөнки ул үзен бүген күбрәк Аксак Тимер дәүләте белән бәйли, анда шәйбанилар буенча белгечләр юк дәрәҗәсендә. Үзләре дә моның өчен бик борчылалар, эшләргә телиләр. Соңгы елларда Казахстанның бу темага керәсе килә.

СССР вакытында “татар игосы” дип, бөтен тискәре әйберне татар өстенә аудару булды. Чыннан да ул вакытта безнең Казанда Алтын Урданы өйрәнергә ярамаган. Татарлар хәйләкәр дип әйтәләр бит, Миркасыйм Госманов хәйләкәрлекне кулланган. Ул аны Алтын Урда түгел, ә Җүчи Олысы дип атаган да, беркем аңламаган, китабын шулай чыгарган.

Сәфәргалиев, башка галимнәр, соңыннан Болгарны өйрәнгән Фәхретдинов Равил абыйлар – алар барысы да Алтын Урданы төрле яклап өйрәнергә тырышканнар, сәяси вәзгыяткә карап тормаганнар.

1990 еллардан соң, һәркем бу мираска дәгъва кыла башлады, “татар игосы” бетте бит! Минем шәхес буларак, андый дәгъваларга бернинди сүзем юк, әмма дәгъваның артында бер фәнни караш, бер фәнни нигезбулырга тиеш. Амбиция ул фән түгел бит.

Шуңа күрә, без Үзбәкстанга берничә конференциянебергә үткәрергә тәкъдим иттек. Аларда да бит соңгы Җүҗиләр идарәсе яши алган. Алтын Урда һәм татар ханлыклары буенча, Алма-Атада Вәлиханов исемендәге тарих институты бар. Без аларга тәкъдим иттек, аларның директорын Мәрҗанига багышланган конференциягәкитердек, тәкъдимнәребезне әйттек. Әлбәттә, алар – бәйсез дәүләт, үзләренең фәнни оешмалары бар. Үзләре кабул итсә, без, әлбәттә, ярдәм итәргә һәм барып катнашырга ризабыз. Әлегә исә ниндидер уртак әшләр алар белән башкара алганыбыз юк.

- Әлегә бу Казанда гына уза, бүтән шәһәрләрдә мондый юбилейлар көтелми?

- Теләүчеләр, бәлки, бардыр, әмма аның өчен теләү генә түгел, ә ниндидер эшчәнлек кирәк. Без алар өчен җавап бирә алмыйбыз, мин үзебез турында әйтә алам.

Юбилейга әзерлек бүген генә башланмады. 2017 нче елда үткәрелгән Алтын Урда форумы нәкъ шушы юбилейга әзерлек программасы нигезендә башланган иде инде. Без аннан алда ук сөйләшә башладык, әйтик, иҗат кешеләренә, шул ук рәссамнарга чыктык. Тәкъдим һәм идеяләр бирдек, һәм менә кайдадыр нәтиҗәле булгандыр, кайдадыр бик үк түгелдер, әмма бу тема турында, дата турында сөйләшү күптән бара инде.

- Конференция һәм рәссамнар күргәзмәсе – сез санаган чаралардан тыш, тагын нәрсәләр көтелә?

- Мин бөтенесе өчен җавап бирә алмыйм. Ә менә 2017 нче елда ук чараларны әзерләү планы Министрлар кабинетында төзелгән иде. Безтөрле мәдәният оешмалары, музейлар, театрларга үз тәкъдимнәребезнеюлладык. Нинди дәрәҗәдә эш бара, без аларның нәтиҗәсен кайчан күрербез, элегә миңа әйтүе кыен.

Алтын Урда турында чыгарылган ярдәмлек белән тулы бер дәрес үткәрергә була

- Сез мәктәпләргә методик әсбаплар таратылачак, дидегез. Анда кыскача нәрсә турында сөйләнгән?

- Без, беренчедән, тарих укытучыларына ярдәмгә методик әсбап булдырдык. Алтын Урданың кыскача тарихын урнаштырдык. Икенчесе – сораулар, төп даталар, шәхесләр. Өченче өлеше, укучы һәм укытучылар кызыксынса,укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге һәм чыганаклардан өзекләр.

Китапны эзләп йөрергә кирәкми, бүген – интернет заманы бит.Кайсыларын тиз табып булуына карап,китаплар исемлеген әзерләдек. Без боларны җибәрәчәкбез, һәм,мәгариф системасы да бу әйберне халыкка җиткерер дип ышанасы килә. Укучылар гына түгел бит, әти-әниләр бар, конференция, ачык дәресләр үткәреп була. Бер тарих дәресен нәкъ шушы темага багышлап була. Мәктәпләр күп чаралар үткәрәләр, татар тарихына, аның дәүләтчелегенә багышланган чараның әһәмиятен аңлыйлардыр дип ышанасы килә.

“Золотоордынское обозрение” - Скопус, ВАК кебек базаларга кергән абруйлы журнал

- Сезнең бу “Золотоордынское обозрение” журналы кайчаннан чыга, һәм сезнең максат нинди?

- Тарих институтында безнеңАлтын Урданы һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге бар.Үзәк оешканда, безнең директор Рафаил Сибгатович Хәкимов: “Үзегезне бер мәйдан, координатор итеп күрергә тиешсез”, - дип безнең алда беренчел максат куйды. Һәм без төрле еллыклар, җыентыклар, китаплар чыгара идек. 2013 нче елда, өченче Алтын Урда форумында җыелышканда, коллегалар безгә тема буенча статуслы, көчле дәрәҗәле бер журнал кирәклеген әйттеләр һәм тәкъдим ясадылар.

Тема журнал өчен таррак кебек күренә, Алтын Урда гына дибез, әмма бер яктан караганда, бу темада эшләгән кешеләргә бу чынлап та кирәк. Университетлар, фәнни институтларда эшәүчеләргә Скопус, ВАК кебек базаларга кергән статуслы журналлар кирәк. Шуңа күрә без уйлаштык та, чынлап та мондый фикер дөрес, дипкилештек. Тарих институтының гыйльми советы мондый журнал чыгара башларга карар кабул итте. Без, 2013 нче елның язында бу турыда киңәшләшкәннән соң, елныңикенче яртысында ике номерын чыгардык та инде.

Бу еллар эчендә журналны ВАКка кертә алдык, бу – югары аттестация комиссиясе, диссертацияләр яклау өчен кирәк. Аннан Скопуска кертә алдык. Безнең журнал Скопус җыелышларында бер ничә тапкыр үрнәк буларак та китерелде инде.

Бүген бөтен журналларның реферат базаларын алсак, аларның барысына да безнең журнал кергән. Һәм аның алты төрле институт белән партнерлыгыда бар. Румыниядә, Оксфордта, Казахстанда, Мәскәүдә – безнең партнерлар. Аннан бөтен дөньякүләм зур редколлегия, резенция институтыбыз бар. Иң мөһиме - алар барсы да эшли торган коллективлар.

Дөньядагы иң зур галимнәр Алтын Урда белән шөгыльләнергә, бездә басылырга теләүчеләрнең хезмәтләренә, мәкаләләргә резенция бирә. Журнал бүгенге көндә яхшы итеп аякка басты, үзен яхшы хис итә, дип әйтә алам, чөнки киләсе ике елда номерны проблемасыз чыгара алырлык портфель да алдан җыелган. Бу – зур әйбер. Аның артында әлбәттә зур эш тора.

“Тарихтан татар факторын алып ташласак, әлбәттә, ул тулы тарих булмый”

- Сез, кайчан да булса Алтын Урдага караш үзгәрер, дип уйлыйсызмы? Әллә ул үзгәрәме инде?

- Мин шуны әйтә алыр идем:без бөтенебез фәндәге кешеләр белән бер телдә сөйләшәбез. Мәсәлән, шул ук рус галимнәре, мәскәүнекеләр – алар бөтенесе бу мәсьәләнең сафсата булганлыгын аңлыйлар. Дөрес фикер бирәләр, язалар, бу нәрсәне күрсәтәләр. Һәм алар да бу мәсьәләнеңни өчен һаман да идеологиягә корылуына аптырый һәм борчыла.

Без күптән түгел “иго” турында түгәрәк өстәл үткәргән идек. Воронеждан килгән билгеле тарихчы Юрий Селезнев татар дәүләтләре турындагы мәгълүматны тикшерә, соңгы утыз елда университетларда укытыла торган китапларда, дәреслекләрдә ханлыклар,татарлар турында бернәрсә үзгәрмәгәнлеген күрә.

30 ел буе тарих фәне алга киткән инде, ә менә халыкка җиткерү, әйтү авыр, чөнки бу – бер көндә генә була торган әйбер түгел. Ул халыкның үзаңына кергән. Ни өчен?! Чөнки рус дәүләте тарихы антагонизмга корыла, ягъни дәүләттә һәрвакыт читтә дошман булуы әйтелә. Эчтә дә бер дошманлык – кызганычка, татар билгеләнелә. Рус милли үзаңы башта ук татарга каршы корыла. Дөресме ул, түгелме, бу, кызганыч, шул мәгънәдә барган, аны чиркәү дә, дәүләт тә алып барган. Бу – татарга антагонизм, рус дәүләте татардан бәйсезлек алуга көрәшүнебу мәсьәләгә күчергән.

“Дәреслекләрдән “иго” алынгач, татар тарихы да алынды”

Чәчтараштагы сөйләшүне әйтәм бит: ул, мәктәп елларында нәрсәдер ишетеп калганыннан чыгып,безне 300 ел буе татар талаган, дип әйтә. Икенче яктан шуны да әйтәсем килә: бүген әгәр дә әз генә кызыксынып, мәсьәләне аңларга теләгән кеше булса, бераз вакытын бирсә, китапханәләргә дә йөрмичә, интернетта гына утырса да, безнең “Золотоордынское обозрение” генә укыса да, күбесен аңлаячак, ләкин бу мәктәп дәреслекләре белән генә түгел.

“Иго” буенча әйтергә кирәк: ул – икеле әйбер. “Иго” терминына каршы чыктык. Без “иго” терминың ачыкламасына каршы булдык, чөнки анда “иго” экстремистик бер система кебек ачыкланып күрсәтелә иде. Ул – соңыннан кертелгән термин да бит әле.

Алтын Урда дәүләт булган, ул алай гына яшәми дип аңлаткач, дәреслекләрдән “иго” сүзе алынды. Минем моны берничә мәртәбә әйткәнем дә баринде:“Иго” термины алыну белән бергә, кызганыч, татар тарихы да алынды, чөнки татар тарихында Батыйханның яуларын, Куликово сугышын һәм Угра елгасы янында каршылыкны – шушы өч теманы алалар иде дә, аны “иго” белән бәйлиләр иде. Дәреслекләрдә яулап алу бар, дәүләтнең җимерелүе бар, ә уртадагы дәүләт тарихыбөтенләй юк. Ә “иго”ны алып ташлагач, барысы да алып ташланды.

Кызганыч, сәясәт һаман да дәвам итә. Мәсәлән, бүген Россия фәннәр академиясендә Россия тарих институты күп томлы Россия тарихын яза, һәм мин анда эшләгән кешеләрдән белүемчә, анда татар тарихы – бер ярым автор бите генә. 40-50 бит – бөтен татар тарихына! Россия тарихы, Ватан тарихы, дип әйтәбез, ул – Мәскәү генә түгел, рус тарихы гына да түгел бит. Ә монда татар тарихы да юк дәрәҗәсендә.

Ярар, мин Ерак Көнчыгыш өчен, башкалар өчен әйтмим инде, татар мәсьәләсе – бөтенләй аерым бер мәсьәлә бит. Бу дәүләтне корганда, татар факторы аны коручылар арасында татар гаскәре белән дә, эченә кергән элитасы, һәрнәрсә белән дә һәм үзенең тәэсираты белән дә булган. Тарихтан бу өлешне алып ташласак, әлбәттә, ул тулы тарих булмый.

Әмма бу – сәясәт. Ул күп томлыкларны укырлармы икән? Хазер үк сәясәткә корылган20 шәр томның фәндә ул кадәр тәэсире булырмы икән?

Ә Алтын Урда буенча, Аллага шөкер, бүгенге көндә яхшы академик хезмәтләр күп. Безнең җиде томлы татар тарихыбар, аның 3-4 томнары бу мәсьәлә буенча язылган. Соңыннан Оксфорд университеты белән берлектә “Золотая Орда в мировой истории” дигән русча һәм инглизчә китаплар басылып чыкты. Аны укып чыксаң, бөтен нәрсә аңлашыла инде. Ул югары дәрәҗәдәге, яхшы, иң зур 40 тан артык галим катнашында язылган,аның инглизчәсе дә, русчасы да интернетта бар.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Тарих

Татарстан тарихы: ТАССР ничек төзелгән?

Бүген Татарстан Республикасы төзелүгә 99 ел билгеләп үтелә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында әлеге мөһим тарихи вакыйгага кагылышлы уникаль документлар, фото һәм видеокадрлар белән таныштыра.

Тарих

Татарстан тарихыннан уникаль видеокадрлар: 1937, 1939, 1940 елларда 1 Май бәйрәме ничек үткән

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проект башлый. Без Татарстан архивларында саклана торган уникаль материалларны укучыларыбызга җиткерә башлыйбыз. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Беренче материалны бүген, Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә тәкъдим итәбез. Сез 1937, 1939, 1940 елларда 1 Май бәйрәменең ничек үткәрелгәнен белерсез. 

Тарих

"Россия – Алтын Урданың дәвамчысы дигәнгә, беркадәр вакыт узгач, җәмгыять тынычрак карар"

Икенче апрель көнне “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары” күргәзмәсе ачылды. Тантанада Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Фәннәр академиясе директоры Рафаэль Хәкимов, Шиһабетдин Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов катнашты. “Татар-информ” хәбәрчесе күргәзмәнең ачылышында “татар-монгол игосы” төшенчәсенә мөнәсәбәтне, Чыңгыз Хан империясендә нинди дин һәм милләт халкы яшәгәнен ачыклады.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла