“Габделҗаббар Кандалый - мулла була торып, интим хисләре турында язган беренче татар әдибе"

11 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Светлана Щеглова, Салават Камалетдинов
Татар әдәбиятында җитди урын алып торган шәхесләребез белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы каһарманыбыз – Габделҗаббар Кандалый. Шигырь-поэмаларында чынбарлык күренешләренә мөрәҗәгать итеп, халык авыз иҗатына таянган хәлдә чорның мөһим мәсьәләләрен сурәтләгән шагыйрьләрнең берсе ул. Ни өчен аны Тукай оят сүзләр кулланып яза дигән? Мулла кешегә интим хисләрне чагылдырып язганы өчен нинди мөнәсәбәттә булганнар? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

  • Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый Самара губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә 1797 елның 5 ноябрендә туган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Кандалыйлар нәселе элек Каракитә авылында (Татарстанның Чүпрәле районы) яшәгән булган, Иске Кандалга шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе килеп урнашкан. XIX йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле. 1860 елда вафат була. Кабере Иртуган авылы зиратында.

“Кандалый урта гасырчылыктан яңа заман әдәбиятына күчеш чорында күпер ролен үти”

– Кандалыйның иҗаты кайчан, нинди иҗтимагый шартларда башланып, нинди эволюция баскычларын узган?

– Татар әдәбиятының күп гасырлык үсеш тарихында XIX йөз гаҗәеп үзенчәлекле урын алып тора. Моның асылын аңлау өчен, без үткәнгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Белгәнебезчә, Болгар чоры әдәбиятыннан башлап, Казан ханлыгы яулап алынганга кадәр, ягъни VIII гасырдан алып, XVI гасыр урталарына кадәр татар әдәбияты җитди үсеш юлы – Яңарыш этабы үтә: Болгар чорында Кол Гали, Алтын Урда чорында Котб, Сәйф Сараи, М.Болгари, Харәзми һ.б., Казан ханлыгы чорында Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф һ.б. иҗаты гуманистик эчтәлеге, сәнгати эшләнеше белән бүген дә сокландыра.

Шуннан соң татар халкы тормышында торгынлык башлана. Рус дәүләте басып алганда халыкның иң акыллы һәм батыр ул-кызлары юк ителә, мәчет-мәдрәсәләр җимерелә, татар мәдәнияте туздырыла. Ә инде дәүләт күләмендә алып барылган руслаштыру, христианлаштыру сәясәте халыкны рухи яктан көчсезләндерә. Шуңа нисбәтле, халык билгеле бер дәрәҗәдә үз эченә бикләнә. Болар барысы да халык тормышын торгынлыкка китерә. 

Шундый шартларда татар халкының рухи дөньясында дини башлангыч арта. Татар халкы үзен ислам дине белән чикли, ягъни дин халыкны билгеле бер дәрәҗәдә тышча рәвешендә әйләндереп ала һәм кешенең яшәеше дини кануннарга нигезләнә. Ислам дине халкыбызны этнос буларак саклап калуда хәлиткеч роль уйный.

XVI гасыр урталарыннан XVIII гасыр ахырларына кадәр татар әдәбиятында суфичылык дип аталган күренеш киң җәелә. Ул дөньяга үзенчәлекле карашны һәм эстетик күренешне аңлата, Коръәндә сабырлык фәлсәфәсе белән тыгыз бәйле була.

XIX йөз турында сүз алып барабыз икән, ул урта гасырларның соңгы этабы булган торгынлык хәленнән чыгу һәм яңарышка беренче адымнар атлау белән бәйле. Габделҗаббар Кандалый дигән олы шәхесебез урта гасырчылыктан яңа заман әдәбиятына күчеш чорында күпер, баскыч ролен үти. Аның иҗатының кыйммәте шуның белән билгеләнә.

“Кандалый яшьтән үк туры сүзле, үткен, кыю булып үсә”

– Кандалый нинди шәхес була? Аның муллаларга карата каршылыклы фикерле булуы турында да чыганакларда язылган...

– Габделҗаббар Кандалый 1797 елда Самара губернасының Иске Кандал авылында туып үсә. “Кандалый” тәхәллүсе авылының исеменнән алынганын күрәбез. Үзенең шигырьләрендә әйткәнчә, җиде буын бабалары рухани булганнар. Әлеге укымышлылык, күрәсең, үзенә дә күчкән. Әтисеннән башлангыч белем алганнан соң, ул үз төбәгендә генә түгел, хәтта Казан артындагы, хәзерге Алексеевск, Норлат районнарына караган Кышкар, Мораса, Кизләү, Шонталы, Оры һ.б. мәдрәсәсләрдә белем алган.

Аның иҗатын өйрәнүгә Җ.Вәлиди, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, Г.Сәгъди, Б.Яфаров, Х.Госман, М.Гайнуллин, Р.Әхмәтовлар зур өлеш кертә. Мин аеруча Миркасыйм Госмановның исемен зурлап телгә аласым килә. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән 1988 елда Кандалыйның сайланма әсәрләре дөньяга чыкты һәм алар бик яхшы шәрехләүләр белән басылды, ул шуның белән кызыклы һәм кыйммәтле дә. Миркасыйм абый мондыйрак фикер әйтә: “Кандалый яшьтән үк туры сүзле, үткен, кыю булып үсә”.

Аның күп төрле мәдрәсәләргә йөрүе, укып, белем алуы, бер яктан, әтисенең теләге булуы белән бәйле (алар заманча белем бирә торган мәдрәсә эзләгән), икенче яктан, ул үзенең хәлфәләре белән еш кына каршылыкка кергән. 

Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам;
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам:

Төреп чалма-чапаннарны,
Йөресәм кыр-япаннарны,
Онытмам сез наданнарны, –
Элеп салмыйча һич калмам!” - кебек шигырь юлларында инде ул аларның кайберләрен наданлыкта гаепләп, “тетмәләрен дә теткән”. Аны үз сүзендә нык торуы аркасында мәдрәсәләрдән еш кына куганнар. Төрле төбәкләрдә булып, белем алуы, бер яктан, тормыш тәҗрибәсе булса, икенче яктан, ул рус, чуваш, мордва халыклары белән аралашкан һәм бу телләрне дә белгән. Шигырьләрендә рус сүзләрен дә аралаштырып куллануын беләбез. Аның әзерлекле шәхес булып үсеп җитүе күренә.

– Аның өч тапкыр өйләнүе билгеле, бу иҗатында ни дәрәҗәдә чагылыш таба?

– 1824 елда ул Уфага барып Диния нәзарәтендә имтихан тапшыра һәм “имам-хатыйб” буларак указ алып, үз авылларына әтисе урынына муллалык итә башлый, мәдрәсәдә шәкертләр укыта. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә.

Шәхси тормышы шактый катлаулы булган, ул өч тапкыр өйләнә. Беренче хатыны – Гөлстан исемле булып, аңа багышланган шигыре дә бар. Аннан соң, күрәмсең, үзара аңлашу җитеп бетмәгәндер, Кандалый Фәрхиҗамалга өйләнә. Аңа аталган берничә шигыре һәм аерым бер поэмасы барлыгын беләбез. Әмма 54 яшендә икенче хатынын аерып җибәрә һәм Хәмидәгә өйләнә. Аңа багышланган шигыре юк. Бу үзе үк аларның мөнәсәбәтләренең салкынлыгын күрсәтәдерме, аның белән тормышы барып чыкмый, тиздән аларның аерылышуы турында беләбез. 

Әлеге борчулы халәткә өстәп, улы Садретдин 25 елга солдат хезмәтенә алына. Аңлашыла инде, ул улыннан аерылуны чагылдырган сагыш, үкенү, борчылу хисләре белән тулы шигырьләрен яза.

Кандалый 1860 елда 63 яшендә вафат була.

“Кандалый – урта гасырлардан килүче дини-суфичыл традицияләрне дәвам иттерүче шагыйрь”

– Габделҗаббар Кандалый иҗатында нинди темалар чагылыш тапкан? Ул кемнәрнең иҗатларына мөрәҗәгать иткән?

– Иҗаты, әйткәнемчә, бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле. Моны аңлау өчен, Кандалый чорының иҗтимагый тормышын, фикер үсешен аңларга кирәк. Бер яктан, дини-суфичыл әдәбият, аның үзәген тәшкил иткән дидактика, үгет-нәсихәт өстенлек итә. XIX йөзнең беренче яртысында яшәп иҗат иткән Әбелмәних Каргалый, Һибатулла Салих, Шәмсетдин Зәкиләрнең иҗаты нәкъ менә дини-суфичыл булуы белән игътибарга лаек. Кандалый үзенең беренче чор иҗатында татар әдәбиятындагы әлеге традицияләрне дәвам иттерә. “Рисаләи-әл-иршад”, “Ибраһим Әдһәм” кебек поэмалары фани һәм бакый дөнья арасындагы үзенчәлекләр, кешенең чын яшәеше, мәңгелеккә бару юлы турындагы уйлануларны үз эченә ала. Һәр инсан үзенең бу дөньядагы тормышында мәңгелеккә бару өчен әзерләнергә тиешлеге чагылдырыла. Ул гыйлем, әдәп-әхлак сыйфатлары белән үзен камилләштерергә тиеш дигән фикерне алга сөрә.

Икенче поэма герое Ибраһим Әдһәм – шәрык дөньясының киң танылган аскеты. Бәлех шәһәренең солтаны булган һәм шәрык авторлары да аның исемен кертеп күп санлы әсәрләр язулары билгеле. Солтан булып, ил һәм халык белән идарә итәргә тиешле кеше үзенең яшәвен Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итүдә күрә һәм “солтанлык кешеләргә җәбер алып килә, ә минем изгелек кенә кыласым килә” дип, солтанлыгын ташлап, суфый булып, Аллаһы Тәгалә тәгълиматын дөнья буйлап тарату эшенә керешә, ягъни суфый буларак ул гаделлек сагында торучы шәхес буларак ачыла.

Күрәмсең, Габделҗаббар Кандалый мәдәрәсәдә уку елларында шәрык әдәбиятын, фәлсәфәсен, шул ук вакытта, Коръән, аның нигезен бик яхшы өйрәнгән. Шуңа күрә әсәрләрендә борынгы чорларның Кол Гали әсәрләре генә түгел, ә шәрык әдәбиятында урын алган мисалларга да еш мөрәҗәгать итә.

Башлангыч чорын үткәннән соң, аның иҗатында бер үзенчәлек буларак, юмор һәм сатира белән язылган әсәрләр урын ала. Бу аның чорга, заманга һәм укучысына якын булу теләге, чынбарлыкны үзенең иҗатында чагылдыру омтылышы белән бәйле. Кандалый татар әдәбиятында әлеге яшәешне тасвирлаганда Аллаһы Тәгаләгә булган ярату хисеннән, Коръәни караш-фикерләрдә, суфыйчыл, тән һәм җан каршылыгы үзәккә куелган фикерләрдән чынбарлык күренешләрен сурәтләүгә килүдә зур адым ясый. Ул үз чынбарлыгына мөрәҗәгать итә дә, мәдрәсәдәге тәртипсезлекләрне тәнкыйтьли. Белемнәре белән аерылып тормаган хәлфәләрне, наданнарны фаш итә. Әйләнә-тирә авылдашлары, якыннары арасында әдәп-әхлак сыйфатларын санламаучыларны тәнкыйтьли.

“Кандалый мулла була торып, интим хисләре турында ачыктан-ачык яза”

– Алга таба Кандалый иҗаты бераз үзгәреш тә кичерә. Икенче чор иҗатын шәрехләп китсәгез иде.

– Мәктәп елларыннан “Мулла белән абыстай” шигырен яхшы беләсездер. Бу исемне дәреслек авторлары куя, сайланма әсәрләрендә исә ул исемсез тора, шуңа күрә аны беренче тезмәгә бәйле “Тотынышып кулың кулга...” дип әйтү фактта дөрес. Шигырендә ул халыкка хезмәт итәсе урынга, аштан-ашка йөреп вакытын үткәргән, халыкка Коръән сүзен җиткерергә тиеш мулланы вазифасын үтәмәүдә тәнкыйтьләп чыга.

Шуннан соң Кандалый иҗатында янәдән бер зур адым ясала – ул татар әдәбиятының башлангыч чорында киң урын алган мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. Алгарак китеп әйтсәм, Миркасыйм Госманов Кандалый иҗатының әһәмиятен билгеләп, мондый фикер әйтә: "Суфичылык әдәбияты нигезендә, илаһилык, Аллаһы Тәгаләгә булган ярату хисе өстенлек итсә, шагыйрь ярату хисен күктән җиргә төшерде һәм салам түбәле авыллар буйлап очыртып җибәрде". Ягъни ул чынбарлыкта җир кешесенә хас булган мәхәббәт турында сөйли. Ярату хисенең һәр кешегә хас булуын һәм аның еш кына яшәешнең асылын билгеләвен күрсәтә. Ул чорда боларны сөйләү һәм язу өчен гадәттән тыш кыюлык кирәк, чөнки яшәеш ислам дине таләпләре белән чолгап алынган, ә шәригать кануннары җир кешеләре арасындагы әлеге хисләр турында сөйләү һәм язу катгый тыела.

Күз алдына китерегез, “мин сине яратам, син минем яшәешемнең асылы” кебек гаҗәеп интим хисләрне Кандалый шигырьләрендә чагылдырган! Ул бит мулла кеше! Аның яшәеше Коръән таләпләре, анда язылганнарны авыл халкына җиткерү, Коръән кушканча яшәргә өндәү белән бәйле. Кандалыйга боларны әйтү, язу, үзенең күпсанлы поэмалары аша аны халыкка җиткерү зур кыюлык таләп иткән. Бу татар әдәбияты өчен чыннан да яңалык була.

Кол Гали Коръәнгә нигезләнеп, әт-Тәүхид, сабырлык, акыл фәлсәфәләренә нигезләнеп язган “Кыйссаи Йосыф”ында поэмасында җир кешесен дә зурлый. Зөләйха белән Йосыф мәхәббәте кешегә хас булган гаҗәеп матур хис һәм мәхәббәт анда кешенең бәхете, матурлыгы белән тәңгәлләштерелгән. Кандалый менә шушы онытылыбрак калган, читкәрәк куелган традицияне кире кайтарып, җир кешеләре арасында булган мәхәббәтне гаҗәеп матур сурәтләрдә укучысына җиткерә. 

Аның “Шәфгый”, “Сәхипҗамал”, “Фәрхи”, “Мәгъшукнамә” кебек поэмалары – үз чорын үтеп язылган әсәрләр. Шуңа күрә дә Кандалый еш кына әйләнә-тирәдәге мулла-руханилар, хәтта авылдашларының бер өлеше тарафыннан усал тәнкыйтьләнгән. “Ярамаган, гөнаһлы” мәхәббәт хисләре турында ачыктан-ачык язуы шагыйрьне әдәпсезлектә гаепләүгә китерә. Әтисе вафатыннан соң, аны хәтта муллалыгыннан азат итәләр. Аның турындагы истәлекләрдә әйтелгәнчә, бары тик ике-өч ел үткәннән соң гына Кандалый яклы кешеләр авылның икенче башында аерым мәхәллә аерып алып, шунда имам итеп билгеләнүгә ирешкәннәр.

“Әби-бабаларыбыз хат язышканда еш кына Кандалыйның шигырьләреннән мисаллар китергән”

– Шулай да Кандалый иҗатының үзенчәлекләрен атап үтсәгез иде.

– Кандалый иҗатының кыйммәте һәм әһәмияте түбәндәгеләр белән билгеләнә. Беренчедән, үткән әдәбиятыбыз традицияләрен торгыза. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын күп тапкырлар телгә ала. Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәтен ул берничә шигырендә, поэмасында язып үтә, аларның исемнәрен укучысына мәхәббәт үрнәге, мәхәббәт символы буларак тәкъдим итә. Шагыйрь атаклы шәрык дөньясыннан килгән Ләйлә һәм Мәҗнүн исемле геройларны да берничә тапкыр искә ала. Белгәнебезчә, Кайс исемле егет Ләйләгә булган мәхәббәтеннән юләрләнә һәм Мәҗнүн – юләр – дигән исем ала. “Ләйлә һәм Мәҗнүн” поэмасы геройлары шәрык әдәбиятына мәхәббәт символы булып кергән булса, Кандалый өчен дә алар шуның белән кыйммәтле.

Икенче яктан, ул халык авыз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итә, ягъни халык иҗатын үзенең шигырь-поэмалары аша кире халыкка кайтара. Кандалый халык иҗатындагы “Синең буең Ак Иделнең камышы, /Сөйләгән сүзләрең былбыл тавышы” кебек тезмәләр күп очрый. Карагыз, халык авыз иҗатына караган, халыкчан җырларның гаҗәеп матур яңгырашы Кандалый шигырьләрендә һәм поэмаларында киң урын алган. Фольклорда еш очрый торган “саба җиле” (иртәнге җилне шулай атаганнар) сөйгәненә үзенең мәхәббәт хисләрен, күңел халәтен җиткерүче бер алымга әйләнә. Күпсанлы әсәрләрендә, шул исәптән Кол Галидә дә, “саба җиле” кулланыла. 

Өченчедән, Кандалый чынбарлыкка якын килә, татар әдәбиятының реализм юлына ныклап торып атлавына этәргеч бирә, мәхәббәт тематикасын алып кереп, аны кайтара һәм гаҗәеп матур үрнәкләрен бирә. Дүртенчедән, Кандалый халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнүне дә башлап җибәрүче. Болар халыкчанлыкның нигезе булып тора һәм андый шигырьләрне шуңа да халык та яратып укыган. Элегрәк чорларда безнең әби-бабаларыбыз хат язышканда еш кына Кандалый шигырьләреннән мисаллар китергән. Ягъни сөйгәненә әйтергә теләгән фикерне шигырь юллары аша белдергән, ә алар Кандалый шигырьләре булган.

Шулай ук, Кандалый иҗатында гаҗәеп уңышлы тотрыклы мотивлар күрәбез: сабырлык, мәхәббәт, ярату хисе, кайгы-хәсрәт... Алар кешегә хас хисләр буларак бирелә. Бер яктан, үзенең тормышының да шактый каршылыклы булуы кайгы-хәсрәт хисен бу шәхескә өеп китергән һәм алар шигырьгә күчкән. Шагыйрьнең “Әйа җил...” дип башланган шигыре фәлсәфи лириканың матур үрнәге булып тора: “Әйа агач, яшең күпме?/ Түгелгән җимешең күкме?...”. Анда ул кеше яшәеше, гомер агышы турында уйлана. Ә бу хактагы уйлануларын афористик яңгырашлы ике юллыгына сыйдырган:

“Якутлар табыладыр вакыт берлән, / Вакытлар табылмыйдыр якут берлән”.

Әйе, үткән гомер аккан су кебек, аны кире кайтарып булмый. Бу ике юллыкның яшәеш фәлсәфәсе турындагы тулы бер трактатка тиң.

– Кандалый мирасының документальлек кыйммәте ни дәрәҗәдә бүген?

– Кызганыч ки, Габделҗаббар Кандалый үз әсәрләрен саклау, алдагы буынга җиткерү турында уйламаган. Аның әсәрләре тирә-якка таралган. Аны “Кандал бабай шигыре”, “Габделҗаббар бабай шигырьләре” дип күчереп язганнар, ул кулъязма рәвешендә таралыш алган. Аның иҗаты турында беренчеләрдән булып Каюм Насыйри искә ала. Үзенең “Фавакиһел – җөләсә фил әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре”) хезмәтендә Кандалыйның “Сәхипҗамал” поэмасыннан өзекләр китерә һәм имлясы, теле, сурәтләү үзенчәлекләре миңа уңышлы булып тоелды, шуңа күрә әлеге үрнәкне китерәм, дигән фикерен яза. 

Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” әсәрендә: Кич утырганда мин Каюм Насыйриның “Фавакиһел – җөләсә фил әдәбият” хезмәте белән танышам һәм аның ахырындагы шигырьләрен яратып укыйм, шул ук вакытта андагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм, әдәбиятта шундый сүзләр була ала микәнни, дип үземә сорау бирәм, дигән уйларын яза. Тукай кем икәнен белмичә генә Кандалый шигырьләрен ошатуын белдерә. 

Ә инде “оят сүзләр” дигәнгә гаҗәпләнергә кирәкми, Кандалыйның байтак әсәрләрендә чынбарлык күренешләрен натурализмга хас булганча үз исеме белән атау очрый. Аның мәхәббәт шигырьләрендә дә бар ул. Мисал өчен, хатын-кыз гәүдәсе, әгъзалары турында без телдән әйтүне оят дип санаган сүзләр килеп керә. Икенче яктан, ул үзенең иҗатында “мажик” (мужик, крестьян) тормышын түбәнсетеп, гади сөйләм сүзләре белән атый, бу катлау тормышын сөйгәненә гыйбрәт итеп китерә. Муллага кияүгә чыксаң, синең тормышың матур булыр, балаларың да әдәп-әхлаклы булып үсеп җитәрләр, ди. Әгәр дә мажикка кияүгә чыксаң, синең балаларың пычракта аунар, надан булырлар, аларны да, сине дә киләчәктә тәмуг көтә дип кисәтә. Билгеле, аның бу каршылыгы әдәби сурәт буларак кулланылган. Ул гади сөйләм элементларын да кулланган. Тукай “оят сүзләр” дигәндә, менә шуларны күз уңында тота.

Кандалый иҗаты үз чорын узып язган иҗат буларак, нәкъ менә XIX йөзнең беренче яртысындагы татар әдәбиятында үзгә бер яңалык була, яктылык булып балкып яна. Аның иҗаты шушы чор татар дөньясы, татар тормышы, татар халкының иҗтимагый фикер үсешенең үзгәреше турында җитди сүз алып барырга нигез бирә. Халыкның, дини яшәеш белән бергә, көндәлек тормышы, үз яшәеше турында уйлана башлавын, чынбарлыкка йөз белән борылуын һәм караш-фикерләренең үзгәрешен шигырь-поэмаларында чагылдыруга ирешә.

Кандалыйның беренче җыентыгы Б.Яфаров тарафыннан әзерләнгән булса да, ул басылып чыкмый. Бары тик 1960 елда гына Хатыйп Госман һәм Җәвад Алмазлар аның сайланма әсәрләрен дөньяга чыгара. Ягъни Кандалыйның вафатыннан соң йөз ел үткәч, беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Ә 1988 елда Миркасыйм абый Госманов тарафыннан бик әтрафле эшләнгән тулы җыентыгы киң җәмәгатьчелеккә җиткерелә. Китапка Кандалыйныкы булуы ихтимал булган әсәрләр дә кертелгән. Әнә шундый бай, кызыклы иҗат татар халкының үсеш-үзгәреше, иҗтимагый фикер үсешен билгеләүдә чын мәгънәсендә әдәби факт буларак гаять кыйммәтле материал. 

Габделҗаббар Кандалый шигырьләре


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Тарих

Дамир Исхаков: "Алтын Урда төрки халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган"

Алтын Урда тарихының аз билгеле сәхифәләре, Казах ханлыгының килеп чыгышы һәм Җүчи Олысыннан (Алтын Урда) чыккан төрле дәүләтләрнең үзара мөнәсәбәтләре үзенчәлеге турында Нур-Солтанда узган “Алтын Урда: тарих һәм тарихи хәтер” дип аталган түгәрәк өстәл утырышында галимнәр сөйләште.

Тарих

Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр: Ни өчен Һади Такташны "татар Маяковские" итеп санау хата һәм нигә Такташ үзе үлгәч кенә “революция шагыйре”нә әйләнә?

"Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр" сәхифәсенең чираттагы каһарманы - татар әдәбияты классигы, шагыйрь һәм драматург Һади Такташ. Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә Һади Такташ турында стереотипларны җимереп, әлеге бөек шәхес турында аз билгеле фактлар турында сөйләде.

Тарих

Татарстан тарихы: республиканың беренче юбилееннан уникаль фотокадрлар

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында Татарстан Республикасының беренче юбилееннан – 1995 елның 30 августыннан уникаль фотокадрлар белән таныштыра.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла