Дамир Исхаков: “Татарстан дәүләтчелеге Олуг Мөхәммәд нигез салган Казан ханлыгыннан башлана”

13 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Рамил Гали, баннер: Светлана Щеглова
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, Казан ханлыгына нигез салган Олуг Мөхәммәд ханга һәйкәл куелырга тиеш. “Татар-информ”га интервьюсында ул Олуг Мөхәммәднең ни рәвешчә тәхеткә күтерелүен, Алтын Урда ханының Казан ханына әйләнү тарихын, Казан ханлыгы тарихындагы мөһим вакыйга – Олуг Мөхәммәднең Мәскәү кенәзе Василийны әсирлеккә алуын һәм бу вакыйганың татар тарихында нинди роль уйнавын сөйләде.

Дамир Исхаков интервьюсындагы төп фикерләр: 

1. “Олуг Мөхәммәд трагик һәм бөек шәхес...”

2. Тәхеткә күтәрү дигән сүз каян чыккан?

3. Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан китүе

4. Биләү – Белев шәһәре янындагы бәрелеш: 3500 яугир 40 меңлек гаскәргә каршы

5. Олуг Мөхәммәд – Казан ханы

6. Мәскәү кенәзен әсирлеккә алган хан

7. Олуг Мөхәммәд - диндар шәхес булган

8. Олуг Мөхәммәднең кайда җирләнгән?

9. Олуг Мөхәммәд нигез салган Касыйм ханлыгы татар тарихында нинди роль уйнаган?

10. Олуг Мөхәммәд – милләте буенча татар кешесе

11. “Олуг Мөхәммәд шәхесен популярлаштырырга кирәк”

  • Олуг Мөхәммәд (Олы Мөхәммәт), рус елъязмаларында – Улуг_Мухаммад (1405-45гг.), Алтын Урда ханы, Казан ханлыгын булдырган шәхес.

“Олуг Мөхәммәд, бер яктан, трагик шәхес...”

- Дамир Мәүләвиевич, Олуг Мөхәммәд фигурасын сез ничек бәяләр идегез? Ул татар халкы тарихында ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

- Татар дәүләтчелегеннән чыгып карасаң, Олуг Мөхәммәд татар тарихында бик әһәмиятле урын тота. Чөнки ул Алтын Урданың соңгы ханы һәм шул ук вакытта Казан ханлыгының беренче ханы. Бу бәхәсле мәсьәлә, чөнки Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүтәк беренче хан булган дип тә сөйләүчеләр бар. Ләкин барыбер мондагы дәүләтчелеккә нигез салучы – Олуг Мөхәммәд. Моны хәзер ышанып әйтергә була, чөнки ул хакта яңа мәгълүматлар да бар.

Бер яктан караганда, Олуг Мөхәммәд бик трагик фигура. Алтын Урда таралган вакытта тәхеткә менгән шәхес. Икенче яктан, ул үзенең вазифаларын җиренә җиткереп эшләгән һәм ахыргача Алтын Урданы саклау өчен көрәшкән. Анда эшләр барып чыкмагач, бу якларга китеп, Урта Идел буенда, Болгар виләяте нигезендә яңа дәүләт - Казан ханлыгы корган. Бу дәүләт шуннан соң шактый озак еллар яши бит, 100 елга якын. Шуңа күрә, уңышлы хан дип тә карарга була.

Олуг Мөхәммәд турында безнекеләр хәзер дә бик дөрес язмыйлар. Ул Туктамыш ханның якын туганы. Мин үз вакытында бу темага аерым бер мәкалә дә язган идем. Аның шәҗәрәсе буенча Туктамыш ханның якын туганы, туганнан туганы булып чыга. Шуңа күрә Туктамыш хан нәселе кырылып беткәннән соң, Олуг Мөхәммәдне тәхеткә күтәрергә мәҗбүр булганнар.


Борынгы рәсем: Олуг Мөхәммәднең Муромга һөҗүм белән баруы. Авторы билгесез

Тәхеткә күтәрү дигән сүз каян чыккан?

Бу хакта яңа китап чыкты, Үтәмеш Хаҗинең “Кара тәвәрих” дигән хезмәте. Бу бик кызыклы, XVI гасырның ахырына, XVIIгасырның башына карый торган хезмәт. Үтәмеш Хаҗи -Хива тарихчысы. Ул Олуг Мөхәммәдне тәхеткә күтәргәннәрен тасвирлый.

Идегәй белән Туктамышның улы Кадыйрбирде бик каты сугыша. Кадыйбирде яралана һәм үлеп кала, аның гәүдәсен дә таба алмыйлар. Идегәй шулай ук бик каты яралана һәм якыннары,үләр инде бу дип, аны бер күл янына алып барып куя. Менә шул вакытта Кадыйбирде Урдасында, ягъни Алтын Урданың төп җирләрендә ханлык итүче бәкләр Олуг Мөхәммәдне тәхеткә күтәрергә була. Бу сугыш вакытында, сугыш шартларында. 

Алар сайлап карый - кемне күтәрергә була?

Әле ул вакытта Олуг Мөхәммәд яшь булган, 14 яшьләр чамасында гына. Шулай булса да, аны тәхеткә күтәрергә уйлаганнар һәм традицион гадәт уздыралар. Айдар һәм Тәгәнә исемле ике бәк, болар русча әйткәндә воеводалар, гаскәр башлыклары төп фигуралар. Айдар – Коңгырат кабиләсенең бәге, ә Тәгәнә- Ширин кабиләсенеке. Мөхәммәдне атка атландыралар да, ике ягыннан тотып гаскәр уртасына кертәләр. Ханны тәхеткә утырткан вакытта ак киезгә утыртып күтәрә торган булганнар, шуннан татарларда “тәхеткә күтәрү” дигән сүз калган. Монда бернинди киез дә булмый, шуңа күрә бәкләр ат өстенә яба торган ак япанча өстенә утырта да, әле бик яшь Олуг Мөхәммәдне ике яктан хан итеп күтәрәләр.

Алар бит инде олы яшьтәге кешеләр, бик данлы сугышчылар булган. Шуннан соң Олуг Мөхәммәд әйтә, мин ничек ханлык итәрмен икән, әллә нәрсәләр белмим, ди. Әгәр дә сез миңа минем сүздән чыкмаска ант итсәгез, мин сезнең белән уртак тел тапсам, мин хан булып тора алам инде, ди. Шулай итеп тәхеткә яшь килеш килә.

Олуг Мөхәммәдне тәхеткә күтәрү вакытында Идегәй дә үлеп китә, озак тора алмый. Шушы Олуг Мөхәммәд тирәсендәге кешеләр Идегәйне табып үтерә. Шуннан соң Олуг Мөхәммәд көчәеп китә.

Аксак Тимер җимергәннән соң күп еллардан соң да, Сарай шәһәре исән була әле. Хәтта 1480 нче елларда да исән булган. Олуг Мөхәммәд Сарайга да керә, ләкин күбрәк Иделнең уң ягында хакимлек итә. Берникадәр вакыт, 1425-1427 еллар тирәсендә Кырымда да хан булып тора. Ул вакытта Кырым Алтын Урданың төп өлешләре булган. Олуг Мөхәммәд Олы Урданың ханы була. Олы Урданың төп җирләре Иделнең уң ягында, Иделнең сул ярында башка шәхесләр хөкем итә, шул исәптән олуг Мөхәммәднең көндәшләре дә. Алтын Урданың уң канаты, төп җирләрендә Олуг Мөхәммәд хан булып тора.

Тарихи чыганакларга караганда, аның гел проблемалары туып тора, чөнки сул канатта калган шәхесләр - Идегәйнең варислары, тәхетне кире кайтарырга тырыша һәм ике арада гел каты сугышлар булып тора. Шул сугышларның кайберсендә Олуг Мөхәммәд җиңелә. Шул вакытта ул Сарайдан Кырым ягына таба чигенә, шунда яшәп тора, ике арада йөри.

Олуг Мөхәммәднең Алтын Урдадан китүе

Олуг Мөхәммәд хан булган вакытта Мәскәү бөек кенәзлеге Урда дәүләтенә ясак түләп торган. Нәкъ шул сәбәпле конфликт чыга. 1432 елда мин телгә алган Ширин кабиләсенең бәге Тәгәнә белән Коңгыратлар кабиләсенең бәге Айдар арасында Мәскәү бөек кенәзлегенә кемне куярга дигән мәсьәлә буенча конфликт чыга. Айдарның сүзе өскәрәк чыга, чөнки Айдар туганлык ягыннан да Олуг Мөхәммәдкә якынрак. Ширин бәге Тәгәнә Кырымга кышларга кайтып китә. Аның төп җире Кырымда булган. Олуг Мөхәммәд Айдар тәкъдим иткән кешегә Мәскәү кенәзлегенә ярлык бирә.

Ике бәй арасындагы конфликт Олуг Мөхәммәд өчен начар нәтиҗә белән бетә. 1437 елда Айдар Олуг Мөхәммәдтән аерылып чыга. Ә аның кул астында 30 меңгә якын гаскәр булган, ул бик көчле бәк, Коңгыратлар башлыгы. Ул киткәннән соң, Олуг Мөхәммәднең кулыннан хакимият тә китеп бара.

Ханның якыннары - кул астында булган, ата-бабаларыннан калган гаскәрләрне каучин дип йөрткәннәр, шәхси гвардия кебек әйбер. Болар дүрт кабилә гаскәре - Ширин, Барын, Аргын, Кыпчаклар. Шуларның бер өлешен җыя Олуг Мөхәммәд. Барысын да ала алмый үзе белән, бер өлеше Кырымда кала. Шушы якыннары - бер 3500 гә якын кеше белән китеп бара. Рус җирләре ягына чигенәләр, качалар дөресен әйткәндә.

Биләү – Белев шәһәре янындагы бәрелеш: 3500 яугир 40 меңлек гаскәргә каршы

Олуг Мөхәммәд үзе ярлык биргән Василий янына барсам, кабул итеп, саклап торыр дип ышанган була. Олуг Мөхәммәд Мәскәү җирләренең көньягындагы Биләү - Белев шәһәре янына килә. Ләкин көткән нәтиҗә килеп чыкмый, Олуг Мөхәммәдне руслар гаскәр белән каршы ала. Рус чыганакларына караганда, 40 меңлек рус гаскәре Олуг Мөхәммәдкә каршы сугышка чыга. Ә Олуг Мөхәммәд кулында 3500 гә якын гаскәри булган. Бөтен гаиләсе дә үзе белән булган анда, ул үзенә күрә Урда инде. 

Бу кыш көне була, Олуг Мөхәммәд беркая да китә алмый. Ул Белев янындагы бер тауга ныклап урнаша, су сибеп, боздан катырып ныгытма ясыйлар. Сугыш башлана. Иң кызыгы шунда: бу 3500 татар гаскәре 40 меңлек рус гаскәрен турап сала. Руслар кача.

Олуг Мөхәммәд Биләүгә якынлашып килә - Н.Петров картинасы

Олуг Мөхәммәд, аларны җиңгәннән соң,кая барып урнашырга дип үзенә урын эзли башлый. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул Түбән Новгородның элеккеге, инде кеше яшәмәгән крепостендә дә торып алган. Башка, ышанычлы мәгълүматлардан чыгып фикер йөрткәндә, Олуг Мөхәммәд бу якка килә һәм Иске Казан янында урнаша. Аның төгәл урыны бик билгеле түгел. Иске Казан янында бер ныгытма бар, аны соңыннан Камай дигән авыл исеме белән дә атап йөрткәннәр. Бәлки шунда урнашып торгандыр Мөхәммәд.

Әмма ышанып әйтергә мөмкин -Олуг Мөхәммәд әллә кайда булмаган, барыбер шушы җирлектә яшәгән ул. Иске Казан янында башка бер шәһәр корып торган булырга мөмкин. Зилант монастыре янындагы җирдә дә булырга мөмкин. Шушы ике урынны Олуг Мөхәммәд урнашып торган җир дип әйтергә була.

Килеп урнашкач, җирле хөкемдарлар белән сөйләшүләр алып бара башлый. Ул хөкемдарлар безгә рус елъязмалары буенча билгеле. Алар - Галимбәк һәм аның янында ниндидер бер солтан булган, аның исеме Алытай йә Алтынбай дип бирелә. Бу солтан шибанилар нәселеннән булган дигән мәгълүматлар бар. Олуг Мөхәммәд монда калып торырга уйлыйм дип, сөйләшүләр алып барган. Ул вакытта Болгар виләяте, ягъни өлкәсе, мөстәкыйль булмаган, ул шушы Алтын Урданың бер кисәге генә булган. Алар ханны кабул итә һәм сөйләшүләр нигезендә ханга бу җирләрдә яшәп торырга рөхсәт бирә.

Мин Олуг Мөхәммәднең, шушында калып торырга, көчләр җыйганнан соң кире һөҗүм итеп Сарайны кайтарып алырга һәм Сарай ханы булырга дигән планы булган дип уйлыйм.

1437-1438 елларда ул шушында утыра, рус җирләренә һөҗүмнәр дә ясап карый. Үзен кабул итмәгән өчен руслардан үч ала. Һәм уңышлы хәрәкәт итә. Шушы “Кара тәвәрих”та язылган буенча, ул, җирле бәкне алдап (чыганакларда хәйлә белән дип язылган) Казан шәһәренә кереп урнаша һәм шунда хөкемдарга әйләнә.

Ул үзе анда озак яши алмый, ләкин 1445 елда әле исән була. Татар чыганаклары бу турыда әйтми, рус чыганаклары да ышанычлы түгел - улы Мәхмүтәк әтисен үтергән икән дигән сүзләр дә бар. Ләкин бу бернәрсә белән расланмый, публицистик әсәрдә генә шундый мәгълүмат бар. Минем мәгълүматлар буенча, ул үз үлеме белән үлгән.

Аннан соңгы рус елъязмаларында аның улы Мәхмүтәк Казан ханы буларак телгә алына.

Олуг Мөхәммәд – Казан ханы

Олуг Мөхәммәд чынлыкта Казан ханы булган. Ләкин ул  үзе утырган вакытта кире кайтып хакимиятне алырга була дип уйлаган, шуңа күрәл үзен Сарай, Алтын Урда ханы дип санаган. Аның фикере дөрес булган дип уйлыйм мин. Аннан соң Казанда хөкем итүче ханнар әле XVI гасырның башларына кадәр хөкем иткән, барысы да шушы Олуг Мөхәммәд династиясеннән, ягъни Алтын Урда ханнары. Алтын Урда тәхетенә варис булучылар.

Шушы уңайдан бер кызык кына мәгълүмат та китерә алам. Татар чыганакларында “Болгар ул алтын тәхет иде” дигән сүзләр бар. Болгардан китте Иске Казанга алтын тәхет диелгән. "Алтын тәхет" әһәмиятле бер төшенчә. Чөнки Сарай шәһәрендә алтын тәхет булган, Чыңгыз Хан заманыннан ук хакимият билгесе саналган. Алтын тәхет торган урын - чатыр булсынмы ул, тирмә булсынмы, "Алтын юрта" дип аталган һәм Алтын Урда дигән сүз дә чынлыкта шуннан килеп чыккан. Димәк, Болгарда ниндидер хакимият билгесе саналган тәхет булган. Һәм ул тәхетнең Иске Казанга күчүе турында мәгълүмат бар. Ул татар дастаннарында да күренә. 

Бу нәрсә дигән сүз? Алтын Урда таркалган вакытта шушы дәүләтчелекнең бер билгесе булган төшенчә, яисә реаль рәвештә шул тәхет каядыр күчерелгән. Бәлки Олуг Мөхәммәднең монда килеп урнашуына бер ишарәдер ул. Аның белән бергә хөкем итү традициясе дә монда килгән дигән сүзләрдән калган булырга мөмкин бу әйбер. Һәрхәлдә, “Идегәй” дастанында шундый мәгълүмат күрә аласыз.

Хан, улы белән монда килеп урнашып, Болгар виләятеннән Казан ханлыгын барлыкка китергән. Ничек кенә карасак та, хәзерге Татарстанның җирләре шушы Казан ханлыгының төп җирләре. Без әйтә алабыз - Татарстан дәүләтчелеге шушы Казан ханлыгыннан башлана. Бу ханлыкның оешуы Татарстан тарихы өчен дә бик әһәмиятле.

Олуг Мөхәммәд - бик әһәмиятле тарихи шәхес. Алтын Урда таркала башлагач барлыкка килгән татар ханлыклары чорындагы фигура.

Һәм, һичшиксез, бу шәхескә Татарстан җирлегендә һәйкәл дә куелырга тиеш. Кая гына барсагыз да, тарихи шәхесләргә һәйкәлләр күрәбез. Казахстанда да, Башкорстанда да, Кыргызстанда да бар андый һәйкәлләр. Мин үзем гел аптырыйм: татарлар гомер буе атка атланган сугышчылар булган халык, ә билгеле шәхескә атлы һәйкәлен куя алмый.

Олуг Мөхәммәд

Минем фикеремчә, Олуг Мөхәммәднең атлы статуясы шәһәрнең гүзәл, күренекле бер урынында булырга тиеш. Ул Татарстанның үзенә күрә бер символы булыр иде. Тик, ни кызганыч, моңарчы бу эшләнмәде. Хәлбуки, безнең скульпторлар арасында модельләр бар. Минем берничәсен үзем дә караганым бар. Бик матур атлы һәйкәл модельләре бар. Әгәр дә ул кирәк булса, аны татар скульпторлары ясый ала. Бәлки Татарстанның 100 еллыгына бу эшне башлап җибәрерләр. Һәрхәлдә, миндә андый өмет бар.

Мәскәү кенәзен әсирлеккә алган хан

- Олуг Мөхәммәднең Василий кенәзне җиңүе әдәби әсәрләрдә дә урын алган күренекле вакыйга. Бу ничегрәк була?

- Дөресен әйткәндә, Олуг Мөхәммәднең гаскәрләре Василийны ике тапкыр җиңә. Беренчесе Белев янында 40 меңлек рус гаскәрләрен тар-мар итү. Аннан соң 1445 елны Олуг Мөхәммәднең улы һөҗүм итә. Каты сугыш була һәм руслар өчен бик начар нәтиҗә белән бетә. Василий сугышта үзе катнаша һәм аны әсирлеккә алалар. Василийны Казан ханлыгы җиренә алып кайталар һәм ул монда бераз яши. Һәм шул вакытта татарларга вәгъдәләр бирә. Дөрес, без аның язма рәвештә кул куйган документларын таба алмыйбыз, әмма нәтиҗәләрен күрәбез. Василий Казан ханлыгына ясак түләп торырга, аны руслар дань диләр, вәгъдә итә. Бу - буйсыну билгесе, һәм озак вакытлар Мәскәү бөек кенәзлеге Казан ханлыгына түләп тора. Бусы бер нәтиҗәсе.

Икенчесе - Олуг Мөхәммәд белән килешү нәтиҗәсендә бер төркем татарлар, 500 кешелек хәрби отряд дигән мәгълүматлар бар, рус кенәзлегенең эченә кертелә һәм соңыннан шунда Касыйм ханлыгы барлыкка килә. Чөнки бу төркемнең башында Олуг Мөхәммәднең улы Касыйм булган. Ул рус җирләрен контрольдә тоту өчен җибәрелә. Бөек кензәлек аларны ашатып торырга мәҗбүр була.

Бу турыда рус тарихчылары язарга яратмый, чөнки зур җиңелү һәм Василий өчен начар беткән вакыйга. Татарларга шундый ташламалар ясаган өчен рус боярлары соңыннан Василийның күзләрен чокып алалар, сукырайталар.Аны шуңа күрә “Василий Темный” дип йөртә башлыйлар.

Василий Темный

Ә Василийга бүтән мөмкинлек булмаган, әсирлектән кайту өчен ул шундый ташламалар ясарга мәҗбүр булган. Бу, билгеле, татарларның зур җиңүе. Һәм шул заманнан соң озак кына дәвердә Мәскәү бөек кенәзлеге Казан ханлыгы ягына һөҗүм ясамый. Ягъни, мөнәсәбәтләр җайлана һәм сәүдә элемтәләре башлана.

Мәсәлән, ике бик кызык документ сакланган. Мөхәммәднең олы улы Мәхмүтәк заманында бу. Русларның патриархы дип әйтсәк тә була инде, Иона Казан белән сәүдә элемтәләренә кагылышлы хатлар язган. Ничек сәүдә алып барганнар, нәрсә сатканнарын яза. Җанвар тиреләре күз алдында тотыла анда, ике арада сәүдә барганы күзәтелә. Ягъни, Олуг Мөхәммәдтән соң аның улы шактый тыныч дәвердә хөкем итәргә мөмкинлек алган. 

Казан ханлыгы шул вакытта ныгый.

Олуг Мөхәммәд диндар мөселман

- Олуг Мөхәммәднең нинди кеше булуы турында мәгълүматлар сакланганмы?

- Язучылар язсалар да, мәгълүматлар күп түгел. Булган мәгълүматлар нигезендә күренә: яшьли хан тәхетенә утырса да, чынлыкта бик сугышчан рухлы кеше булган. Күп санлы сугышларны алып барган һәм еш кына уңышкада ирешкән. Һәрвакытта да түгел. Чөнки аның белән сугышучылар арасында көчле шәхесләр дә булган. Мәсәлән, Иделнең сул ягында хөкем иткән Мәхмүт. Ул соңыннан Әстерхан ханлыгына нигез сала. Андыйлар белән сугышкан вакытта Олуг Мөхәммәд кайвакыт җиңелгән дә. 

Әмма тулаем алган вакытта, мин аны уңышлы хан дип карыйм. Алтын Урданың хәле авыраю ул эчке сәясәт белән бәйле һәм аны Олуг Мөхәммәднең начар эшләве белән бәйләп карап булмый. Мәсәлән, мин әйттем бит Айдар белән мөнәсәбәтләрен бозган дип, ул эчке халәттән килеп чыккан нәрсә.

Олуг Мөхәммәд шактый диндар кеше булган дигән мәгълүматлар да бар. Ул чын мөселман булган, ислам дине өчен дә көрәшкән һәм шул юнәлешне саклаган. Казанга килеп утырганнан соң ул традиция дәвам иткән. Аның балалары вакытында Казан ханлыгында ислам бик нык ныгый, чәчәк ата дип әйтсәк тә ярый. Ул ханнарның сәясәтеннән дә торган, минемчә.

Олуг Мөхәммәднең кайда җирләнүе билгеле түгел

- Казан ханлыгының оешуы рәсми рәвештә игълан ителми, әйеме?

- Мин Казан ханлыгының барлыкка килүен 1438-1445 еллар белән билгелим. Чөнки төгәл генә мәгълүмат юк.

Ул бит Сарай, Алтын Урда ханы буларак билгеле шәхес. Шуңа күрә бәлки Казан ханына әйләнергә уйламагандыр. Кире кайтырмын һәм Алтын Урда тәхетен кире үз улына алырмын дип уйлаган булырга мөмкин. Ул вакытта без аны турыдан-туры Казан ханы дип карый алмыйбыз, әмма Казан ханлыгын барлыкка китерүче шәхес буларак карый алабыз.

Аның улы тарихи мәгълүматлар нигезендә Казан ханы буларак билгеләнә. Мин уйлыйм, улы әтисе утырган тәхетне кире кайтарып булмаячагын аңлый, шуңа күрә монда ныгып кала, читләргә китеп йөрми.

Ә Олуг Мөхәммәднең андый теләге булган. Хәтта Казанда утырган вакытта көньякка да бер барып кайткан дигән сүзләр йөри кайбер чыганакларда. Бәлки тырышып та карагандыр кире кайтырга.

- Ул Казанда җирләнгәнме?

- Шулай дип уйларга мөмкин, әмма кабере билгеле түгел бит. Алтын Урда ханнарын җирли торган традицион урыннар булган. Мәсәлән, Әстерханнан шактый еракта Алтын Урда заманыннан сакланган бик зур некрополь бар. Аны казыганнары юк, өстән-өстән генә чокып карадылар. Анда бәлки Бату хан заманыннан күмелгән шәхесләр ятадыр. Ул бик зур каберлек, аны традиция буенча шунда кайтарган булырга да мөмкиннәр. Ләкин без бу хакта төгәл әйтә алмыйбыз, андый мәгълүмат юк.

Олуг Мөхәммәд нигез салган Касыйм ханлыгы татар тарихында нинди роль уйнаган?

- Олуг Мөхәммәдне рус кенәзлеген җиңгән Казан ханы дип тә атарга мөмкинме?

- Рус кенәзлеген ике тапкыр бик нык җиңгән шәхес дип әйтсәк, дөрес булыр. Ул рус гаскәрләрен тулысынча тар-мар иткән. Әйтәм бит инде, ул мәгълүмат турында рус тарихында бик язарга яратмый. Ә чынлыкта бу татарлар өчен әһәмиятле вакыйга һәм тарихи исбат итеп була торган мәгълүмат.

- Аның гаиләсе хакында сөйләсәгез иде. Бер улы Касыйм ханлыгына, берсе Казан ханлыгына нигез сала дип әйтеп була алайса?

- Башка балалары да булган. Якуп исемле улының көньякка китеп йөргәне билгеле. Мин башка балалары да булган дип уйлыйм. Соңыннан бер өлеше көньякка китеп яшәгән булырга мөмкин. Чөнки Олуг Мөхәммәд нәселенең Кавказ яклары белән дә элемтәләре булган. Шунда киткән булырга мөмкин аның балалары. Һәрхәлдә, шундый бер-ике шәхес шундый күренә. Аларның Олуг Мөхәммәд нәселе белән бәйле икәнлеге турында бик ышанычлы булмаса да, дәлилләр бар.

Бәлки Олуг Мөхәммәд Урдасының бер өлеше күчмә килеш яшәгәндер. Алар туганлык мөнәсәбәтләрен саклаган, ләкин башка җирдә яшәгән булырга мөмкин.

- Хәзерге территорияләр белән чагыштырсак, Казан ханлыгына нинди өлкәләр, республикалар кергән?

- Ул бик зур территория. Көнбатышта Сура елгасыннан башлап, Алатырь тирәләре, Чувашстанның зур өлеше, хәзерге Мордовиядә чикләре. Көньякта Самарага кадәр, төньякта Чепца елгасына кадәр,Удмуртия, мари җирләре керә. Көнчыгышта хәзерге Уфа шәһәренең Казан ханлыгына кергәнлеге турында мәгълүматлар бар. Агыйдел бассейны шулай ук Казан ханлыгына кергән. Бик зур мәйдан, Болгар виләяте булган җирләр. Олуг Мөхәммәд тә шул җирләрне үз кулына алган. Хәзерге берничә берничә республика, өлкә урнашкан җирләр кергән.

Олуг Мөхәммәд – Алтын Урда татары

- Олуг Мөхәммәднең милләтен ничек билгели алабыз?

- Ул чын Алтын Урда татары инде. Ул Чыңгызхан нәселеннән, чыңгызлы. Аның бабасының җирләре Иделдән шактый еракта була. Аның нәселе хәзерге Казахастандагы Мангышлык ягында. Алар Мангыш җиреннән чыгучылар. Олуг Мөхәммәд кул астында булган Шырын, Аргын, Барын, Кыпчак кабиләләре Чыңгызхан заманыннан аның бабаларына бүләк ителгән кабиләләр. Аларның эзләре казахлар арасында һәм Кырымда әле дә бар.

Бу кабиләләрнең барлыкка килү рәвеше төрлечә. Аларның бер өлеше монгол кабиләләре, араларында кыпчаклар да бар. Шырын дигән кабилә, минемчә,Каспий диңгезе тирәсендә яшәгән. Элеккеге ас, ягъни осетиннар белән тугандаш булган, кайчандыр төрки булмаган кабиләләр, соңыннан төркиләшкәннәр. Үзләре Чыңгызхан нәселеннән булган монголлар, ә алар кул астындагы шәхесләр төрле төркемнәрдән оешкан, ләкин төркиләшкән Алтын Урда татарлары. 

Олуг Мөхәммәд үзе һәм аның кул астындагы кешеләр чын Алтын Урда татарлары. Аларның эзләре Татарстан җирендә дә сакланган.

Мәсәлән, безнең Казан эчендә булган Караваево бистәсе Кара Бий исеменнән алынган. Кара Бий - Аргын кабиләсенең бәге. Аларның кайбер җирләре Дөбьяз тирәсендәге авылларда да булган, шунда да сакланган исемнәре. Мәсәлән, моннан ерак булмаган Карауҗа авылы шушы нәсел белән бәйләнгән, шушы Кара Бий нәселенең кешеләре утыра анда, Аргын кабиләсе кешеләре.

Мәсәлән, Барын кабиләсенең бер шәхесе – Шаптак. Мин телгә алдым бит, митрополит Иона белән хат алышу турында, шул шәхес хат алышкан. Аның әтисенең исеме Сарай, Сараевич дип бирелгән. Сарай - Идегәйне үтергән Барын кабиләсенең бәге.

Алар барысы да Олуг Мөхәммәд белән килгәннәр дә монда утырып калганнар. Ул шул ук татарлар. 

XVI гасыр башында Олуг Мөхәммәд белән килгән татарларның саны 20 мең кеше булган. Ир кешеләрнең саны 20 мең кеше, хатын-кызлар, балаларны алсак, 80 мең чамасы булгандыр дип уйлыйм.

- Олуг Мөхәммәд монда килеп 100 ел үткәннән соң аның улы нигез салган Касыйм ханлыгы белән ул үзе нигез салган Казан ханлыгы арасында каршылык чыгамы?

- Каршылык элек тә булган. Мәсәлән, 1468 елда Касыйм, тәхеткә үзе утырырга теләп, Казанга рус гаскәрләре белән килә. Ләкин уңышка ирешә алмый һәм шуңа күрә кире кайтып китәргә мәҗбүр була. Ахыргача ул руслар белән мөнәсәбәттә кала һәм Касыйм ханлыгы әкренләп бөек Мәскәү кенәзлегенең вассалына әйләнә. Касыйм ханлыгын рус кенәзләре Казан ханлыгы белән көрәшү өчен бик оста файдалана. Руслар аны үз кулларындагы татар йорты буларак сәясәттә бик оста куллана.

“Олуг Мөхәммәд шәхесен популярлаштырырга кирәк”

- Сез Олуг Мөхәммәдкә һәйкәл кирәклеге турында әйттегез. Аның турында Гаяз Исхакыйның әсәре бар инде, күптән түгел Марат Әмирханныкы чыкты. Олуг Мөхәммәд исемен тагын ничек мәңгеләштереп була?

- Соңгы вакытта бу юнәлештә эш бара. Бу хан турында язмалар күренә. Ләкин иң әһәмиятлесе - Гаяз Исхакыйның “Олуг Мөхәммәд” дигән драмасы. Ул 40нчы елларда язылган әсәр буларак кадерле, ул турыда мондагы татарлар гомумән уйлый да алмаган чорда язылган. Чөнки ул бездә тыелган иде. Гаяз Исхакый, читтә яшәгән шәхес буларак, аны халыкка кайтарды. 

Мин уйлыйм, Олуг Мөхәммәднең вакыт-вакыт безнең җәмгыятькә кире кайтуы татарның милли аңы белән бәйле. Мондый романнар языла икән, татар үзенең тарихын яңадан күзаллый һәм һәр әһәмиятле шәхесне өскә калкыта. Ул юкка гына барлыкка килгән әйберләр түгел. Без үткән заманны искә төшерәбез икән, үзебезнең тарихны һәм үзебезнең тарихтагы урынны искә төшерәбез. Олуг Мөхәммәд турында әсәрләр, картиналар бар, скульптура әсәре дә куйсак, яхшы булыр иде. 

Алга таба Олуг Мөхәммәд турында тарихи әсәрләр тагын булыр дип уйлыйм. Чөнки аның язмышы бик кызыклы. “Кара Тәвәрих” кебек чыганаклар нигезендә без аны яңадан кайтара алабыз.

Яшьләргә аңлату җитеп бетми. Гомумән, балалар өчен тарихи шәхесләр турында китаплар бик юк. Чыккалады, әмма систематик рәвештә бөек татар шәхесләрен балаларга аңлатырык итеп язылганы юк. Йөзгә якын шундый шәхес бар татар дөньясында. Алар турында язылган, әмма балалар теле белән язылган популяр китаплар кирәк. Нинди шәхесләр булган алар, нинди уңышларга ирешкән - барысын да күрсәтергә кирәк. Аларны бөек шәхес итеп күрсәтеп, милли горурлыкны көчәйтү өчен. Бу хезмәтләр әлегә язылмаган. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Тарих

Татарстан тарихы: республиканың беренче юбилееннан уникаль фотокадрлар

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында Татарстан Республикасының беренче юбилееннан – 1995 елның 30 августыннан уникаль фотокадрлар белән таныштыра.

Тарих

ТАССРның иң караңгы көннәре - 1921 елдагы ачлык турында. “Ачлыктан кешеләр акылдан язган, кеше ашау очраклары булган...”

Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова татарлар, Татарстан тарихын тирәннән өйрәнгән кеше. Без аңардан республикада 1920-1921 елларда булган ачлык турында сораштык. Ул коры саннар, фактлар гына китереп калмыйча, күп кенә фаҗигале хәлләр турында сөйләде, шул вакытта яшәүчеләрнең истәлекләрен китерде.

Тарих

Татарстан тарихы: ТАССРның беренче этнографик картасы нинди булган?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) беренче этнографик картасы белән таныштыра.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла