Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дамир Исхаков: "Алтын Урда төрки халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган"

Алтын Урда тарихының аз билгеле сәхифәләре, Казах ханлыгының килеп чыгышы һәм Җүчи Олысыннан (Алтын Урда) чыккан төрле дәүләтләрнең үзара мөнәсәбәтләре үзенчәлеге турында Нур-Солтанда узган “Алтын Урда: тарих һәм тарихи хәтер” дип аталган түгәрәк өстәл утырышында галимнәр сөйләште.

news_top_970_100
Дамир Исхаков: "Алтын Урда төрки халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган"

Казахстанда узган фикер алышу хакында “Казинформ” мәгълүмат агентлыгында Акбота Кузекбай яза.

Казахстан өчен Алтын Урда ни дәрәҗәдә әһәмиятле? Бу сорауга Беренче Президент Фонды каршындагы Дөньякүләм икътисад һәм сәясәт институтының (ИМЭП ) баш эксперты Радик Тимергалиев җавап бирде.

“Казахстан өчен әлеге тарихи дәвернең актуальлеге нидән гыйбарәт? Дәүләт җитәкчелеге ни өчен мондый инициатива белән чыкты? Беренчедән, төрле сәбәпләр аркасында озак вакыт дәвамында Алтын Урда ватан тарихында ак тап булып торды. Элек Казахстандагы тарих дәреслекләрендә Җүчи хан тарихы, Дешт-и-Кыпчак халкы белән үзара мөнәсәбәтләр, Бату ханның яулап алу походлары, Үзбәк хан реформалары һәм башка бик күп темалар бервакытта да каралмады. Гәрчә болар барысы да Казахстан тарихына кагыла һәм казах халкының ата-бабалары тормышында чагылыш таба. Бу Казахстан бәйсезлек алуга ирешкәч тә гадәт буенча сакланып калды. Иң беренче, урта гасыр тарихы буенча белгечләр җитмәү моңа сәбәп була. Һәм тормыш белән тәэмин итүнең әһәмиятле мәсьәләләре өстенлекле булып торганда, бу дәүләткә тарих фәне үсешенә тиешенчә игътибар бирергә мөмкинлек тудырмады”, - дип саный Р. Тимергалиев.

Тарихчы әйтүенчә, Беренче Президентның “Олытау әңгәмәсе” (“Улытауское интервью”) урта гасыр тарихы турында иҗтимагый фикер алышуга кире кайтуга этәргеч биргән. Әңгәмә 2014 елда чыккан һәм анда Казах ханлыгының 550 еллыгын бәйрәм итү турында хәбәр ителә.

“Аңлашыла ки, тарихның асылына төшенмичә, бер генә дәүләтнең дә барлыкка килүен һәм үсешен аңлау мөмкин түгел. Ә бу очракта Алтын Урда чоры күздә тотыла. 2015 елда Казах ханлыгының 550 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясаганда Нурсолтан Назарбаев Казах ханлыгы Алтын Урданың законлы варисы булуын аеруча басым ясап әйтте. Быел Касыйм-Жомарт Токаев Алтын Урданың 750 еллыгын бәйрәм итү идеясен әйтте. Һәм бу Казахстан Республикасының Беренче Президенты идеясенең һәм милли тарих, тарихи мирас әһәмиятенең логик дәвамы булды”, - диде ИМЭП баш эксперты.

“Казахстан өчен Алтын Урда нәрсәсе белән әһәмиятле? Беренчедән, шушы кадәр озак вакыт дәвамында игътибардан читтә булу безнең тарихның тулылыгын юкка чыгара. Без үз ата-бабаларыбызның ике йөз еллык тарихын сызып ташлап Караханид каханлыгыннан яки кыпчак ханлыкларыннан шундук Казах ханлыгы тарихына күчә алмыйбыз. Бу Кытай тарихын Тан династиясеннән яки Россия тарихын Рюриковичлар династиясенән башка гына өйрәнүгә тиң. Шулай итеп берни белән дә акланмаган вакыт аралыгы барлыкка килә, тарихи логика җуела, тарихи вакыйгалардагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен югалтабыз. Алтын Урда тарихын өйрәнмичә һәм аның асылына төшенмичә без Казах ханлыгы тарихын ахырга кадәр аңлый алмыйбыз”, - дип саный спикер.

Радик Тимергалиев әйтүенчә “Алтын Урдадан башка Казах ханлыгы символик капиталның мөһим өлешен югалта”.

“Төрле билгеле тикшеренүләр күрсәткәнчә, үзеңне аерым бер уңышлы төркемгә мөнәсәбәтле итеп тою, аерым шәхесләрнең һәм җәмгыятьләрнең үсеше өчен җитди этәргеч бирә. Алдынгы икътисадлы һәм бай мәдәнияте булган куәтле хәрби-сәяси держава төзегән ата-бабаларның үрнәге хәзерге җәмгыятьнең мин-минлегенә, дан-шөһрәт яратуына саллы гына йогынты ясый. Бу планда бөек Алтын Урда тарихы халыкның рухын ныгыта һәм казахларның ватанпәрвәрлеген ныгытырга ярдәм итә. Казахстан тарафыннан Алтын Урданың тарихы мирасын үзләштерү турында, әлбәттә, сүз дә була алмый. Бу барлык төрки халыкларның уртак мирасы”, - диде дөнья икътисады һәм сәясәте институтының баш эксперты.

Шулай ук ул бары тик бергәләп эшләгәндә һәм тыгыз элемтәдә булып кына Алтын Урданың дөнья тарихындагы урынын кире кайтарырга мөмкин, дип тә өстәде.

Казахстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт тарихы институты директоры, профессор, тарих фәннәре докторы Буркит Аяган Алтын Урда тарихы бүген тиешле дәрәҗәдә өйрәнелми, тикшерелми дип саный.

“Шулай ук бик күп илләр әлеге дәүләт каршында бурычлы булып тора. Ни өчен Евразия тарихчылары Алтын Урда тарихын телгә алмый? Бер төгәл гаделлекне әйтергә кирәк: Россиядә революциягә кадәр Ключевский, Костамаров, Зернов, Бартольд кебек тарихчылар тарихны объектив өйрәнгән, әмма без аларның тикшеренүләрендә субъектив хаталар таба алабыз. Әлбәттә, алар гаять зур хезмәт башкарган. Мәсәлән, татар галиме Мәхмүд Сапаргалиев хезмәте иң зур, яхшы тикшеренүләрнең берсе булып тора”, - дип саный Буркит Аяган.

Тарихчы әйтүенчә, соңгы вакытта татар халкы Алтын Урда чоры тарихын тирәнрәк аңлый һәм өйрәнә башлады.

“Татар халкы өч томнан торган “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын бүләк итте. Казахстан өчен әлеге тема “Бөек даланың җиде чиге” программасы кысаларында өйрәнелә. Авырлыкларга да карамастан, без Алтын Урда кыйммәтен бүгенге көнгә кадәр китереп җиткән кешеләргә рәхмәтле. Шул сәбәпле, бу чор тарихын өйрәнүгә Алькей Маргулан, Вениамин Юдин, Клавдия Пищулина зур өлеш кертте. Шулай ук хәзерге тикшеренүчеләр арасыннан Меруерт Абусеитова, Берекет Карибаев, Радик Темиргалиев исемнәрен атый алабыз”, - диде Б. Аяган.

Нур-Солтанга Татарстаннан килгән кунак, тарих фәннәре докторы, профессор, этнограф Дамир Исхаков Алтын Урданың дөнья тарихына йогынтысы турында сөйләде.

“Алтын Урда – гаять зур дәүләт. Аннан бик күп төрки халыклар чыккан. Шуңа күрә әлеге дәүләтнең тарихы безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле. Бу дәүләт һәм аның мәдәнияте - безнең уртак мирасыбыз. Шуңа күрә без һәрвакыт Алтын Урда тарихы белән шөгыльләнергә тиеш. Бу - безнең этносларның формалашуының мөһим этабы. Анда безнең тамырлар. Әлбәттә, борынгы төрки дәвер дә булган, ул да мөһим. Әмма төрки телле халыклар өчен Алтын Урда чоры хәлиткеч була. Төрки телле халык мондый масштабтагы дөньякүләм империяне башка төземәгән”, - диде Дамир Исхаков.

“Тарихи дәүләт нәрсәсе белән аерылган? Ул күчмәнлек белән уртак тормышны берләштереп алып барган”, - диде тарихчы. 

Аның сүзләренчә, Алтын Урда шәһәр тормышы чәчәк аткан, алга киткән дәүләт дип санала.

“Гадәттә бу дәүләтнең үсешен бәяләп бетермиләр, әмма без Алтын Урда чорында булган һәм чәчәк аткан бик күп шәһәрләрне беләбез. Шундый кызыклы факт бар: Алтын Урдадан Европа территориясенә, мәсәлән Италиягә ашлык алып чыкканнар. Димәк, бу һич тә күчмә дәүләт кенә булмаган. Алтын Урда турында сөйләгәндә без төрки, монгол тамырлары булган катлаулы цивилизацияне күз алдына китерәбез. Шушы дәүләттә славяннар да яшәгән. Моннан тыш, Алтын Урда башка төбәкләр, аерым алганда Юань империясе (Кытай), Иран, Европа белән дә үзара тыгыз элемтәдә булган. Алтын Урда хәтта, Европаның ерак районнарына да йогынты ясаган дигән фикер бар. Шуңа күрә Кытай һәм башка төбәкләр белән сәүдә элемтәләре Алтын Урда территориясе аша узган”, - диде Д. Исхаков.

Тарихчы әйтүенчә, Алтын Урда чорында Бөек Ефәк юлы мөһим сәүдә юлы ролен үтәгән.

“Иң мөһиме, Алтын Урда безнең халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган. Безнең эпосларда, легендаларда, риваятьләрдә Алтын Урда геройлары бар. Мәсәлән, күпчелек төрки халыкларда Идегәй (Едигей) турында эпос бар, казахларда да бар ул”, - диде Татарстан галиме. 

Түгәрәк өстәл барышында экспертлар әлеге тарихи дәвернең хәзерге Казахстан һәм Россия җәмгыятенең тарихи аңы өчен мөһимлеген сөйләделәр. Шулай ук тискәре стереотиплар һәм каршылыклар, халык арасында һәм профессиональ даирәдә әлеге тарихи чорга карата мөнәсәбәтнең ничек үзгәрүе турында да фикер алыштылар. Чара ахырында Беренче Президент Фонды каршындагы ИМЭП уздырган хәзерге масштаблы социологик тикшеренү нәтиҗәләре әйтелде. Әлеге тикшеренү Казахстан халкының тарихи хәтеренә һәм совет чорына кадәрге тарихны аңлавына, кабул итүенә багышланган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100