“Болгар” һәм “татар” атамаларына ачыклык кертүче Каюм Насыйрине ни өчен татар байлары яратмаган?

26 октябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Халыкка фидакарьләрчә хезмәт иткән, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы дип санаган татар галимнәре һәм әдипләре турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Каюм Насыйри – халыкның нәкъ үзе кебек: меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшләвен дәвам итә. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел. Нинди булган ул Каюм бабай? Ни өчен аны татар буржуазиясе аңа читләтеп караган? Болар хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов сөйләде.

“Татар балаларына рус телен өйрәтүне Казанда башлап җибәрүче адәмнәрнең мин беренчесе булдым”

– Каюм Насыйриның шәхес булып формалашуында нинди шартлар роль уйный? Аңа кемнәр йогынты ясый?

– Татар әдәбиятының үсеш-үзгәрешендә XIX йөз әдәбияты гаять әһәмиятле урын алып тора. Бу чор әдәбиятын без ике өлешкә бүлеп өйрәнәбез һәм бәялибез. XIX йөзнең беренче яртысы – Урта гасыр әдәбиятының соңгы дәвере, урта гасырчылыктан күчү буларак билгеләнсә, XIX йөзнең урталарында Яңа заман татар әдәбияты башланып китә. Шушы үзенчәлекле үсеш-үзгәрештә әдәбиятның мәгърифәтчелек дип аталган дәвере, аның танылган вәкиләреннән берсе Каюм Насыйриның гаҗәеп зур урыны бар.

Каюм Насыйри исеме бүгенге көн укучысына яхшы таныш. Шул ук вакытта, минемчә, аның шәхесен, иҗатын, алдагы буыннарга йогынтысын – бөтен тирәнлектә аңлап бетерү җитми кебек. Бу очракта мин әлеге бөек шәхеснең иҗат мирасын барлау, аңа даими мөрәҗәгать итеп тору һәм алдагы буыннарга да җиткерү кирәклеген тагын бер кат искәртәсем килә.

Ул 1825 елда Казан артындагы Зөя өязе Югары Шырдан авылында туып үсә, бүгенге көндә Яшел Үзән районына керә. Ата-бабалары укымышлы нәселдән булалар. Ул үзе дә бу турыда истәлекләрендә яза. Әти-бабалары гарәп телен, әдәбиятын яхшы белгән. Аның буенча хәтта кулъязма китаплар да эшләгәнлеге мәгълүм. Башлангыч белемне әтисеннән алганнан соң, Казанга килеп, Тукай урамындагы бишенче мәхәллә каршындагы мәдрәсәдә унбиш ел дәвамында укый.

Белем алганнан соң, К.Насыйриның тормышы шактый җитди үзгәреш кичерә. Бу, күрәсең, мәдрәсә елларында ук аның гаять кызыксынучан булуы белән бәйле. Гарәп-фарсы телләрен белүе аша (мәдрәсәдә уку ул телләрне өйрәнергә мәҗбүр иткән) ул гарәп һәм фарсы әдәбиятына, шәрык дөньясы казанышларына мөрәҗәгать иткән, аларны өйрәнгән һәм алдагы хезмәтләрендә күп тапкырлар Әл-Фәраби, Әбу-Гали Ибне Сина (Әбүгалисина), Сәгъди, Фөзүли, Нәваи исемнәре аның иҗатына килеп керә икән, димәк, ул аларның хезмәтләрен өйрәнгән, таныш булганлыгын күрсәтә.

Икенче яктан, мәдрәсәдә уку елларында үзлегеннән рус телен өйрәнеп, рус теле, әдәбиятына тартыла. Рус мохитенә тартылуы киләчәгенә шактый җитди үзгәреш кертә: ул унбиш ел дәвамында христиан дине белгечләре әзерли торган “Духовная семинария”дә татар теле укыта. 

Аның бу адымын төрлечә кабул итәләр: берәүләр аны үз диненнән баш тартуда, башка дингә күчүендә гаепли, чөнки ул христиан дине вәкилләре белән даими аралашкан, икенче яктан, бу рус дөньясы, рус мәдәнияте белән танышуга, аның белән тирәнрәк кызыксынуга китергән. Шуның нигезендә алга таба ул тюрколог Василий Радлов тәкъдиме белән Казанда беренче тапкыр татар-рус мәктәбе оештыра. Дөресрәге, аның тәкъдиме белән, төрле игъланнар элеп, үз фатирында балаларны рус теленә укыта башлый. “Татар балаларына рус телен өйрәтүне Казанда башлап җибәрүче адәмнәрнең мин беренчесе булдым” дип, горурланып яза.

“Кадыймчелек һәм җәдитчелек күренешләрен каршы куеп түгел, ә уку-укыту системасының алгарышлы үсеше дип кабул итү кирәк”

– Алга таба татар балаларына рус телен өйрәтү тәҗрибәсен башкалар да кабул итә, әмма К.Насыйри мәгариф инспекторы булып эшләүче В.Радлов белән каршылыкка керә. Үзе бу турыда мондый фикерне язып калдыра: “Радлов немец педагогикасын алга сөрә, ә без бит Россиядә яшибез. Безнең үзебездә дә бу турыда белемнәр җитәрлек. Үзебезнең халык педагогикасына таянмыйча, нигә белемнәрне чит илдән алырга?” Аңлашыла, Каюм Насыйри халык авыз иҗатын яхшы белүче, җыючы буларак, халык тәҗрибәсенең белем бирүдә, тәрбиядә гаять уңышлы таяныч булуын аңлаган һәм үз халкыбыз педагогикасына таянуны хуплаган. Шул вакыттан алып, ул уку-укыту эшләрен ташлап, бары тик фәнни-әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый.

Каюм Насыйри турында сүз алып барган вакытта, шундый үзенчәлекне ачыкларга кирәк: без мәгърифәтчелек хәрәкәте дибез, ә мәгърифәтчелек хәрәкәте әдәби-эстетик күренеш кенә түгел, гомумән, яңарышка бару юлындагы бер уяну күренеше булып тора. Мәгърифәтчелеккә бәйле кадимчелек һәм җәдитчелек төшенчәләрен каршылыкта карау күзәтелә. Бу дөрес түгел. Кадимчелек һәм җәдитчелек күренешләрен уку-укыту системасының алгарышлы үсеше дип кабул итәргә кирәк. 

Кадимчелек – элек кабул ителеп, күп еллык тәҗрибәгә тупланган уку-укыту системасы, әмма вакыт үтү белән заман таләпләренә җавап бирми башлый. Җәдитчелек – заманча уку-укытуны алга куюны теләп, яңа дөньяви белемнәр кертү рәвешендәге (әйтик, иҗек системасыннан аваз системасына күчү) уку-укытуның яңа баскычы. Без бүген дә мәгариф системасына даими үзгәрешләр кертелүен күрәбез бит, соңгысы федераль дәүләт стандартлары (ФГОС) белән бәйле булды. Бу – аңа кадәрге уку-укытуны тулысынча кире кагу түгел, аны бары тик заманга яраклаштыру, таләпләрне үзгәртү, үстерү, дөнья казанышларына нигезләнү дигән сүз. Кадимчелек һәм җәдитчелекне дә әнә шул рәвешле кабул итүләрен, аңлауларын теләр идем.

Каюм Насыйри – татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең башында торган шәхесләренең берсе. Аның эшчәнлегенә беренчеләрдән булып Җамал Вәлиди, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов кебек шәхесләр мөрәҗәгать итә. Ф.Әмирхан, Насыйри эшчәнлегенә бәя биреп, аның Яңа заман әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе булуын билгели.

Каюм Насыйри бик гади гомер кичерә. Кызганыч, гаилә тормышы уңышсыз була: хатыны бала тапканда вафат була. Башка өйләнмичә, ялгыз гомер кичерә. 1902 елда 77 яшендә Казанда вафат була.

“Каюм Насыйрины соңгы юлга киң җәмәгатьчелек, зыялы шәхесләребез озатмаган”

– Насыйри үзенең эшчәнлеген халыкка җиткерү, ниндидер танылу алу, аның әҗерен күрү белән кызыксынмаган. Үз гомерендә 40тан артык хезмәт язган, алар тел белеменә, халык авыз иҗатына, әдәбиятка, тәрҗемә итүгә һ.б. карый. Шул ук вакытта аны “Каюм бабай”, “сукыр Каюм” дип йөрткәннәр, гади халык арасында исеме яхшы билгеле булган. Кызганыч, 1902 елда вафат булгач, бу татар халкының яңарышка йөз белән борылган вакыты булса да, Каюм Насыйрины соңгы юлга озатучылар иң якын кешеләре һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре генә була. Ә инде зыялы шәхесләребезнең, гомумән киң җәмәгатьчелекнең аны соңгы юлга озатуда катнашулары турында мәгълүмат юк. Үлеменнән соң гына әлеге бай мирасның әһәмияте, кыйммәте таныла башлый. Ә бит хезмәтләре белән үз чоры укучысына гаять зур йогынты ясаган һәм чын мәгънәсендә энциклопедик галим буларак үсеп җиткәнлеген күрәбез.

“Каюм Насыйри татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзеп, грамматика буенча дәреслекләр язып, телебезне фәнни нигезгә салуның башлангычында тора”

Каюм Насыйри эшчәнлеге күпкырлы булып, аеруча дүрт юнәлеше аерылып тора. Берсе – татар телен өйрәнү белән бәйле. Ул беренчеләрдән булып “Ләһҗәи татари” дип исемләнгән татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, грамматика һәм синтаксиска бәйле беренче кагыйдәләрне эшли. Шулай ук татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр төзи. Грамматиканың беренче үрнәге булган “Әнмүҗәз” (“Үрнәк”) хезмәтен яза. Шуңа күрә татар теленең үзенчәлеген өйрәнүче галимнәр, моның башлангычында Каюм Насыйри торганлыгын таныйлар һәм аның хезмәтләрен нигез итеп алалар. Мәгърифәтче төрле фәннәрдән (география, геометрия һ.б.) татар телендә дәреслекләр булдыру, фәнни терминнар эшләү белән дә шөгыльләнә.

“Фольклор үрнәкләрен җыюны һәм фәнни эшкәртүне бурычы дип саный”

– Икенче юнәлеш – халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм туплау. Насыйри гомере буе халык арасында яши, туган авылына кайтып йөри, аның Уфада, Оренбург төбәгендәге Каргалы авылында, Мәскәүдә булуы билгеле. Шул ук вакытта тирә-як авылларга чыгып, мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр, табышмаклар җыюны һәм гыйльми эшкәртүне үзенең бурычы дип санаган. Мәгърифәтче бик күп санда фольклор үрнәкләрен җыеп, туплап калдырган. Бүгенге көндәге фольклор жанрлары томлыкларында, һичшиксез, Насыйри җыеп-туплап калдырган әлеге байлыкның урын алуын беләбез. 

Мисал өчен, аның “Кырык бакча” дип аталган хезмәтенең кырыгынчы бүлеген халык авыз иҗаты әсәрләре тәшкил итә. Хәтерем ялгышмаса, 300гә якын мәкаль-әйтем, байтак җыр, бәет, табышмаклар һәм әкиятләр туплап бирелгән. Үзенең “Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият” хезмәтендә дә гыйбрәтле мисалларын Шәрык фикер ияләреннән ала, аларны җирле материаллар белән баетып, халкыбыз кулланган мәкаль-әйтемнәрне даими мисал буларак китереп барган.

“Татар халкын рус дөньясына таныта”

– Насыйри үз вакыты өчен җитди бер алгарыш ясый. Ул әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгаруны мөһим эшчәнлек дип саный һәм монда зур хезмәт куя. Татар халкы турында русларга һәм башка халыкларга гаҗәеп бай мәгълүмат биргән дигән сүз. Мисал өчен: “Поверия и обряды Казанских татар”, “Образцы народной литературы Казанских татар”, “Сказки казанских татар и сопоставление их со сказки других народов”. Нәкъ менә фольклор әсәрләрендә халыкның яшәү рәвеше, дөньяга карашы, менталь сыйфатлары чагылыш табуын беләбез.

“Татар матбугатын булдыру өчен хезмәт куя”

– Каюм Насыйри – үз вакытында татар вакытлы матбугатын булдыру буенча кыю, җитди адымнар ясаган кеше. Ул “Таң йолдызы” газетасы чыгару теләге белән Казан губернаторына мөрәҗәгать итә. Кызганыч, рөхсәт ала алмый. Ләкин бу теләген ул 24 ел дәвамында чыгарып килгән еллык өстәл календарьларында тормышка ашыра. Анда ул, көн һәм төн озынлыгы, кояш чыгу һәм кояш бату кебек фактлар белән бергә, бик күп сынамышлар, тарихи материаллар, аерым шәхесләр турында мәгълүматлар кертеп җибәргән. Шулай ук фольклор үрнәкләрен дә биреп барган. Ә аерым еллык календарьларында бәетләр, риваятьләр, легендалар да урнаштырган. Болар барысы да Насыйриның татар вакытлы матбугатын булдыру өлкәсендәге эшчәнлеген күрсәтә, ә аның проекты, эчтәлеге алдагы елларда татар зыялылары тарафыннан файдаланылгандыр дип уйлыйм.

“Ата-аналарга үзенең нәсихәтләре белән мөрәҗәгать итә”

– Каюм Насыйри эшчәнлегендә уку-укыту, белем-тәрбия мәсьәләләре зур урын алып тора. Аның 1860 елда ук “Буш вакыт” дигән беренче хезмәте басылып чыга. Монда ул балалар өчен рус әдипләре, бигрәк тә рус педагогы Константин Ушинский хезмәтләренә таянып, табигать күренешләрен аңлата. Мисал өчен, чык, томан төшү, яңгыр яву, болыт барлыкка килү һ.б. Насыйри үз вакытында ук укучыларга аңлаешлы телдә бик бай мәгълүмат бирә.

Мәгърифәтченең “Әхлак рисаләсе” дигән китапчыгы бар. Күләме зур түгел. Әмма ул анда баланы ничек тәрбияләү, укыту һ.б. турында ата-аналарга үзенең нәсихәтләре белән мөрәҗәгать итә. Ә инде 113 тәрбияне үз эченә алган “Тәрбия китабы”, тормыштан алынган мисалларга бәйле, һәрбер очрак буенча ата-аналарга киңәш булып яңгырый. Әйтик, яшь вакытта ук балага тиешле тәрбия бирү кирәклеге, үскәч кешене тәрбияләп булмавын искәртү, халык педагогикасына таяну һ.б.

“Әбүгалисина” һәм башка әсәрләре ничек туган?”

– Татар әдәбияты өчен әһәмиятле юнәлеш булып Каюм Насыйриның әдәби-тәрҗемәи эшчәнлеге тора. Ул шәрыктан кергән, нигездә төрек телендәге әсәрләрне татар теленә иҗади тәрҗемә иткән.

Урта гасыр әдәбиятында урын алган назыйрәчелек күренеше бар, Насыйри гарәп авторларыннан төрек әдәбиятына кергән әсәрләрне, сюжетларын саклаган хәлдә, яңа җирлектә, яңа идея-эстетик карашлар белән баетып, укучыга җиткерә. Мисал өчен, аның “Әбүгалисина”сын белмәгән кеше юктыр. Ә ул төрек теленнән иҗади тәрҗемә ителгән әсәр. Анда Әбүгалисина һәм Әбелхарис язмышлары гаҗәеп кызыклы фактлар белән баетылып китерелгән, мәгърифәтчелек чорында уку-укытуны, белем алуны, яңарышка баруны яклаган әнә шундый Әбүгалисина тормышын язу кирәк булган һәм ул, татар укучылары арасында бик тә популяр булып, күп тапкырлар басылып чыккан.

Кырык бакча” әсәренең һәр бүлегендә кешегә хас булган яхшы һәм начар сыйфатлар күрсәтелә: акыл, белем, изгелек турында һ.б. сыйфатлар макталып китерелсә, киресенчә, гайбәт сөйләү, ялганлау, хөсетлек, аңгыралык кебек сыйфатлар гыйбрәтле мисалларда күрсәтелеп, алардан котылуга өмет итеп, укучыга тәкъдим ителә.

Кырык бакча”ның тулыландырылган варианты буларак “Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият”(“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре”) әсәре языла. 1884 елда бастырылып чыккан китапта шәрыктән кергән гыйбрәтле, афористик яңгырашлы фикерләр “хаким” исеме белән китерелә. Алар туган як, татар халкына хас әйтемнәр, мәкальләр, гыйбарәләр белән баетып, тулыландырыла.

К.Насыйриның “Кырык вәзир” исемле кыйссасы – гарәп теленнән төрек теленә, төректән татар теленә килеп кергән әсәр. Анда гаять гыйбрәтле, берсеннән-берсе кызыклы хикәятләр урын алган. Берсенең эчтәлеге моннан гыйбарәт: Бер егет шәһәргә барырга чыга һәм юлда гаҗәеп хәлләргә юлыга. Кешеләр икмәк чәчә, ул шунда ук үсеп чыга, ләкин үзләре үк бу икмәкне ут төртеп яндыра. Шәһәр капкасы төбендә утырган карт бабай аннан ниләр күрүен, ул хәлләрне аңлавын сорый. Егетнең аңламавын белгәч, сөйләп бирә: Кешенең икмәк чәчүе – изге гамәл кылуы. Икмәк бик тиз үсеп чыга, ягъни изге гамәлнең нәтиҗәсе шунда ук күренә, чөнки ул кешегә яхшылык булып барып ирешә һәм аңа шатлык, рәхәтлек китерә. Ә ут төртеп яндыру нәрсә? Кеше еш кына үзенең изге гамәлләрен сөйләп йөри, ә изге гамәл сөйләп, мактану өчен эшләнми, син аны үзеңнең иманың кушкан өчен эшлисең. Ә инде аны сөйләп йөрисең икән, ул үз икмәгеңә ут төртеп яндыруга тиң дигәнне аңлата. Карагыз әле, берничә юлдан торган гап-гади хикәягә нинди гыйбрәт, фәлсәфә салынган.

Каюм Насыйри: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул!”

– Каюм Насыйри татар халкының иҗтимагый фикере үсешендә, әдәбият тарихында нинди урын алып тора?

– Ул беренчеләрдән булып татар телен, укыту мәсьәләләрен күтәреп чыга, аның татар теле турындагы сүзләре, миңа калса, мәктәп елларында бик күпләргә таныш булгандыр. Насыйри чорында гарәп-фарсы телләрендәге сүзләрне катнаштырып сөйләшүне еш кына руханилар хуплаган. Ул билгеле бер дәрәҗәдә гыйлемлелек билгесе саналган. Мисал өчен, XIX йөздә рус дөньясында француз теле кулланылган кебек. 

Каюм Насыйри исә татар телендә сөйләшүне яклап чыга. “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул!” – дип яза. Шуңа күрә алдагы елларда татар халкының милләт буларак формалашу процессына керүе һәм XX йөз башында татар милләте буларак формалашуы турында сүз алып барабыз икән, Каюм Насыйриларның татар телен яклап чыгулары, халыкның үзаңын уятулары моңа таяныч, этәргеч булган.

“Татар”, “болгар” һәм “мөселман” төшенчәләренә беренчеләрдән булып ачыклык кертә”

– Насыйри татар халкы тарихын өйрәнүгә дә өлеш кертә. Бүгенге көндә төбәк тарихын өйрәнү күренеше, Аллага шөкер, киң җәелде, күп районнар тарихын өйрәнгән китаплар чыкты. Ә бит бик күп мәгълүмат югалып калган! Каюм Насыйри исә үз вакытында Яшел Үзән авыллары тарихын өйрәнгән. Галимҗан Ибраһимов аның бу өлкәдәге эшчәнлеген бик зурлап, татар тарихын язуга да өлеш керткән шәхес, дип билгели.

Ул чорларда безнең кем булуыбыз күп бәхәсләр уяткан: татармы, болгармы, әллә мөселманмы? Әлеге өч термин-төшенчә еш кулланылган. XX йөз башында бәхәснең җитди төс алганлыгын беләбез. Насыйри үз чорында ук “татар” атамасын яклап чыга. Ул болгарларны бүгенге татарларның бабалары дип карый. Ләкин тарихи планда без татар сүзен кабул иткәнебез икән, димәк, татар булып без калырга тиеш дигән фикерне хуплап яза. Бүгенге көндә дә очраган болгарчылыкны яклаучыларга Каюм Насыйри инде 170 ел элек үк җавап биргән булып чыга.

“Совет чорындагы хезмәтләрдә исламга карашы үзгәреш кичергән дигән фикер – нигезсез”

– Белгәнебезчә, Каюм Насыйри Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөри. Шунда алган гыйлеме исламга объектив карарлык югары дәрәҗәдә булган дип саныйсызмы?

– Әйткәнемчә, мәдрәсә елларында ук рус телен өйрәнүе, аннан соң “Духовная семинария”дә рус, керәшен балаларына татар телен өйрәтүе аны рус дөньясы белән якынаюга китерә. Университет каршында эшләп килгән “Археология, тарих һәм этнография” җәмгыятендә әгъза була һәм Н.Катанов, В.Григорьев, В.Радлов һ.б. үз чорында Казанда исемнәре билгеле галимнәр белән аралашып яшәгән. Бу аны рус фәне казанышларын өйрәнүгә дә китергән. Алардан файдаланып, татар тарихы, татар яшәеше турындагы мәгълүматларны рус теленә тәрҗемә иткән. Әлеге җәмгыятьнең утырышларында докладлар укуы билгеле. Әнә шул рәвешле, Насыйри үзен баеткан, белем туплаган, нәтиҗәдә кырыкка якын татар һәм рус телендә китаплар бастырып чыгаруга ирешкән.

Каюм Насыйри иманлы кеше булган. Ислам динен таныган һәм, мөселман булып, мәңгелеккә китеп барган. Кабере Яңа бистә зиратында. Совет чорында аның аерым бер карашларына, надан муллаларны тәнкыйтьләп әйткән фикерләренә таянып, исламга карашы да үзгәреш кичергән дигән фикерләр урын ала. Ләкин ул, минемчә, бөтен эшчәнлегеннән чыгып түгел, бәлки контексттан аерып алынган фикер генә. Алай карасак, Кандалый, Тукай, Әмирхан һ.б. классикларыбызда дин әһелләрен тәнкыйтьләгән фикерләр юкмыни? Ләкин ул һич тә Коръәнгә, дингә тел тидерү түгел. Ә бары тик ислам динен халыкка җиткерүче кешеләрнең үз вазифаларын тиешенчә башкармавына бәйле, аларны тәнкыйтьләү чагылышы. К.Насыйриның фәнни һәм әдәби хезмәтләре нигезендә Ислам фәлсәфәсе ята.Ул Аллаһыдан килгән Акылны, Гыйлемне, Сүз сәнгатен һәрдаим зурлый. Шул ук вакытта дини китаплардагы фикерләргә сукырларча ышануны да хупламый. Әйләнә-тирәсендә булган ялган суфыйларны да икейөзлелектә гаепләп, усал тәнкыйтьләгән.

“Татар буржуазиясенең Насыйрига мөнәсәбәте аның эшчәнлегенең чын асыл кыйммәтен аңлап, белеп бетермәүдә”

– Ни өчен Каюм Насыйрига татар буржуазиясе читләтеп карый?

– Үлеменә бәйле, ялгызлыкта, киң җәмәгатьчелек тарафыннан бераз онытылган халәттә мәңгелеккә китә. Беренче сәбәбе – Духовная семинариядә эшләве. Бу чорда ислам дине гаять көчле булып, татар һәм рус дөньясы кискен аерылган. “Кемнеңдер” русларга хезмәт итүен ислам дөньясында тәрбияләнеп үскән кешеләр кабул итмәгән, бу аннан читләшүгә китергән дип уйлыйм. Озак еллар рус милләтеннән булган кешеләр белән аралашуы, университетка йөрүе, “Археология, тарих һәм этнография” җәмгыятендә докладлар укуы, аның татар зыялылары белән азрак аралашуына китергән. Татар буржуазиясенең Насыйрига битараф мөнәсәбәте, бер яктан, аның эшчәнлегенең чын асыл кыйммәтен аңлап, белеп бетермәүдә булса, икенчесе, Насыйриның шәхесе, характеры, шактый йомылып яшәве белән бәйле, күрәсең. Истәлекләрдән күренгәнчә, ул аралашуга бик омтылмаган, холкына бәйле үз көнен үзе күрергә тырышкан.

“Гомәр Хәйямне Европада безгә караганда әйбәтрәк беләләр кебек...”

– Бүгенге көндә Каюм Насыйрига караш нинди?

– Каюм Насыйриның исеме күпләргә таныш, билгеле. Аның урамы бар, туган ягында да зурлыйлар, конференцияләр уздыралар. Каюм Насыйри исеме әдәбиятта әдәби образ буларак урын алды. Якташы Эльмира Шәрифуллинаның “Каюм коесы” дип аталган поэмасы бар, ул анда Насыйри эшчәнлегенә бик югары бәя биреп, якташының матур образын иҗат итә. Каюм Насыйри музее актив эшли, күптөрле чаралар үткәрелеп тора. Безнең кулда аның дүрт томлык сайланма хезмәтләре бар. Ә инде “Җыен” фонды “Шәхесләребез” сериясендә Р.Исламов һәм Җ.Миңнуллин тырышлыгы белән “Каюм Насыйри” китабын укучыларга ирештерде. Аллага шөкер, Насыйри тормышын, иҗатын өйрәнү буенча зур эш башкарылып, монда Я.Абдуллин, М.Гайнуллин, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов һ.б. зур хезмәт куйды. Хәзерге бурычыбыз – әлеге бай мирасны яшь буынга җиткерү. Яшьләр олы мәгърифәтче хезмәтләрен белеп, аның белән горурланып үсәргә бурычлы. Татар тарихы, иҗтимагый фикере әнә шундый шәхесләрдән оеша бит инде.

Гомумән, бүгенге көндә безнең йомшак урыныбыз шунда: татар укучысы Европа язучыларын (Бальзак, Байрон, Шиллер, Гёте һ.б.) белә, әмма ислам дине аша безгә якын булган шәрык дөньясы әдәбиятын начар белә. Ә бит К.Насыйрилар аларны яхшы белгән, шулар аша белем туплаган, ул әсәрләрне татар теленә күчергән. Шәрыкнең Яңарыш (Ренессанс) дәверендәге әдипләрен, әйтик Гомәр Хәйямне Европада безгә караганда әйбәтрәк беләләр кебек. Рус телендә шигырьләре дә һәр китап кибетендә бар, ә татар телендәге шигырьләрен табуы кыен. Кызганыч ки, бүгенге татар укучысы атаклы Рудакый, Фирдәүси, Сәгъди, Низами, Нәвои һ.б. иҗатыннан хәбәрдар түгел. Ә бит алар иҗаты үз вакытында дөнья шаулаткан, аларны Европа өйрәнә. Ә без бу өлкәдә артка калып киләбез, аларны әллә нигә бер генә телгә алып китәбез. Тукай, Ибраһимов, Әмирхан һ.б. кебек классикларыбыз шәрык әдәбиятын бик яхшы белгән, еш кына алардагы сюжетлардан, тема-мотивлардан, сурәт чараларыннан файдаланган, таяныч, җирлек булып торган. Әлеге шәхесләребез иҗатына да ачкычның еш кына Шәрык әдәбияты аша табылуын онытмыйк.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Тарих

Дамир Исхаков: "Алтын Урда төрки халыкларның тарихи аңында җуелмаслык эз калдырган"

Алтын Урда тарихының аз билгеле сәхифәләре, Казах ханлыгының килеп чыгышы һәм Җүчи Олысыннан (Алтын Урда) чыккан төрле дәүләтләрнең үзара мөнәсәбәтләре үзенчәлеге турында Нур-Солтанда узган “Алтын Урда: тарих һәм тарихи хәтер” дип аталган түгәрәк өстәл утырышында галимнәр сөйләште.

Тарих

Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр: Ни өчен Һади Такташны "татар Маяковские" итеп санау хата һәм нигә Такташ үзе үлгәч кенә “революция шагыйре”нә әйләнә?

"Төрки-татар иҗатчылары һәм әдәби ядкярләр" сәхифәсенең чираттагы каһарманы - татар әдәбияты классигы, шагыйрь һәм драматург Һади Такташ. Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Миләүшә Хәбетдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә Һади Такташ турында стереотипларны җимереп, әлеге бөек шәхес турында аз билгеле фактлар турында сөйләде.

Тарих

Татарстан тарихы: республиканың беренче юбилееннан уникаль фотокадрлар

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында Татарстан Республикасының беренче юбилееннан – 1995 елның 30 августыннан уникаль фотокадрлар белән таныштыра.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла