Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Россия – Алтын Урданың дәвамчысы дигәнгә, беркадәр вакыт узгач, җәмгыять тынычрак карар"

Икенче апрель көнне “Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары” күргәзмәсе ачылды. Тантанада Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Фәннәр академиясе директоры Рафаэль Хәкимов, Шиһабетдин Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов катнашты. “Татар-информ” хәбәрчесе күргәзмәнең ачылышында “татар-монгол игосы” төшенчәсенә мөнәсәбәтне, Чыңгыз Хан империясендә нинди дин һәм милләт халкы яшәгәнен ачыклады.

news_top_970_100
"Россия – Алтын Урданың дәвамчысы дигәнгә, беркадәр вакыт узгач, җәмгыять тынычрак карар"

Күргәзмә XIII йөзнең 60нчы елларында Чыңгыз ханның бөек империясе таркалуыннан соң оешкан, урта гасырларның иң олы һәм этник яктан гаҗәеп чуар дәүләт булган Алтын Урда (Җүчи Олысы) дәүләтенә багышлана. Белгечләр аның сәяси һәм мәдәни глобализациясе нәтиҗәләрен чагылдыра торган күзәтүләрне берләштереп күрсәтте.

Михаил Пиотровский: “Алтын Урда Россиянең бүгенге хәтер сугышының мөһим сюжетларының берсе”

Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Алтын Урдага багышланган күргәзмәне зур эзләнүләрнең нәтиҗәсе дип атады: “Әлеге күргәзмәдә Россия музейларының нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрергә була. Алар хәтер сугышын мәдәниятләр диалогына чыгара. Алтын Урда – Россиянең бүгенге хәтер сугышының мөһим сюжетларының берсе. Мәдәни диалоглар булмаса, хәтер дә юк дигән сүз.

Алтын Урдага багышланган күргәзмә бер генә тапкыр оештырылмый, ул фәнни яктан эшләнгән. Эрмитажга Россия музейлары җыелган икән, димәк, безнең төп максат – илебезнең мәдәни киңлекнең берлеген саклап калу. Бу очракта Казан моңа үрнәк булып тора.

Күргәзмә – матур экспонатлар җыелмасы гына түгел, ул зур эзләнүләр нәтиҗәсе дә булып тора”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев: “Алтын Урда күргәзмәсендә күп сорауларга җавап табып була”

Татарстан Дәүләт киңәшчесе тарихны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк дип саный: “Алтын Урда дәүләте үрнәгендә тынычлык һәм тынлыкны ничек итеп булдыруны, төрле милләт халыкларының бергәләп яшәү мөмкинлеген күрергә була. Бу – безнең тарихыбыз. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк.

Күргәзмәдә Монголия, Алтын Урда мәдәнияте белән танышырга була. Күп гасырлар дәвамында нинди мирас калганын күрәбез. Мәдәниятләр диалогы шулай гасырлар буена дәвам итә.

Иң мөһиме – җаваплы булу. Әйтик, барлык күчмә күргәзмәләрнең дә Мәскәүдә булганы юк. Әгәр без Санкт-Петербургның тарихи әйберләрен үзебездә чыгарабыз икән, барлык гарантияне дә бирергә кирәк. Моңа иминиятләү, тиешле климат, барлык яктан да куркынычсызлыкны тәэмин итү керә", - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт киңәшчесе күргәзмәгә егерме ел тулуын искә төшереп узды. "Беренче елларда мин шикләнеп карый идем: ялгышмыйбызмы, озакка барырмы дип уйладым. Әмма барысы да киресенчә килеп чыкты, күргәзмә үсте, яңарыш кичерде”, - диде ул.

Рөстәм Сөләйманов: “Татар-монгол "игосы" булмаган"

Күргәзмәнең ачылышында Шиһабетдин Мәрҗани фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов белән аралаштык. Тарихи яктан, бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык кертеп карады ул.

– Рөстәм абый, тарих китапларында “Татар-монгол игосы” дигән сүзтезмә язалар. "Иго" булганмы соң, юкмы? Булса, аны ничек аңлатыр идегез? Булмаган булса әгәр, ни өчен бу хакта ачык игълан ителми?

– Традицион рус тарихы аңлатмасында килгән “иго”, әлбәттә, булмаган. 

Бу терминның барлыкка килү сәбәбе берничә. Билгеле бер вакытта Россия тарихчыларының кайбер мәсьәләләрен чишәр өчен "иго"ның кирәге чыккан. Тарих еш кына сәясәтнең дәвамчысы булып тора. Көнчыгыш һәм Көнбатыш, Россия һәм Алтын Урда арасында тыгыз мөнәсәбәт булганда “иго” дигән яңа аңлатма уйлап табалар. Бу – заманча тикшеренүләр белән расланмый, фән аны кире кага.

Монда мөһим моментны да әйтеп китәргә кирәк: чит гаскәрләр Россия җирләрен беркайчан да басып алмый. Чыңгыз явы искәрмә булып санала. Ул данлыклы Россия Империясендә булган бердәнбер очрак. Шуңа күрә дә моны Россия башлыклары авыр кабул итә. Кешенең мондый реакциясе табигый. Уңай моментлар төшерелеп калдырыла, тискәреләре күпертелеп сөйләнелә.

“Алтын Урдада кыпчак нигезле телдә сөйләшүче төрки халык яшәгән”

– Ничек уйлыйсыз, Алтын Урдада кайсы дин һәм милләт кешеләре өстенлек иткән, һәм алар нинди телдә сөйләшкән?

– Алтын Урда чәчәк аткан чагында империядә төрки халык яшәгән һәм алар ислам динен тоткан. Төрки телнең төгәл кайсы диалекты дигәндә, әлбәттә, ул кыпчак нигезле төрки тел булган. Ул телне хәзерге татар, казах, ногай кешесе дә аңлар иде. Миңа калса, без Алтын Урда Империясендә кулланылган телдән ерак китмәгәнбездер. Тел – тере организм, ул үсә, үзгәрә, өстәлә һ.б.

“Чыңгызхан империясенең калдыклары озак сакланып калган”

– Алтын Урдада салымнар ун проценттан артмаган дигән фикер бар. Бу чыннан да шулаймы?

– Әйе, нәкъ шулай дип уйлыйм. “Йомшак” икътисади, салым сәясәте булган, бар яктан да толерантлык хөкем сөргән. Кануннарның өстенлек итүе Чыңгыз империясенең озак яшәвен тәэмин итүче бер фактор булган дип уйлыйм. Алтын Урда, бер карасаң, озак та яшәмәгән. Әмма Чыңгызхан империясенең калдыклары озак сакланып калган. Берничә гасыр үткәннән соң алар аерым дәүләт булып үсеш кичерә.  Моголлар Һиндстаны, Кырым ханлыгы һ.б. яшәвен дәвам иткән.

Бу кануннар хәрбиләрнең горурлыгына басым түгел, ә киресенчә, күп гасырларга сузылган стабильлекнең дәлиле булып саналган.

“Алтын Урда – булачак Россия дәүләтенең прообразы”

– Кайсы дәүләтне Алтын Урданың дәвамчысы дип атап була?

– Казан тарихчылары ягыннан карасак, Мәскәү кенәзлеген, ягъни Россия Империясен дәвамчы дип атарга мөмкин. Бу караш белән Мәскәү тарихчылары бәхәсләшә, алар Мәскәү кенәзлеген төзүдә, булдыруда Мәскәү идарәчелеге катнашкан дип саный. Әмма чын дөреслек кайдадыр уртада.

Минем карашым мондый: Алтын Урда – булачак Россия дәүләтенең прообразы булган. Әйткәнемчә, бу бәхәсләр күптәннән бара. Әгәр дә без картага яхшырак карасак, анда Монголия (Татар яисә Чыңгыз) Империясенең башка тармакларын да күрербез. Алар хәзерге вакытта булган Кытайның да, Иранның да, Һиндстанның да чикләрен билгеләргә ярдәм иткән. Әлеге илләр Чыңгыз барлыкка китергән Империянең калдыклары.

Дүртенче чик – Россия. Без эчке чикләр буенча бәхәсләшәбез. Миңа калса, тикшеренүчеләрнең күбесе Россия – Алтын Урданың дәвамчысы дип әйтер. Моннан тыш, ул Көнбатыш публицистикасында да, фәнни хезмәтләрдә дә күзәтелә. Шуңа күрә, беркадәр вакыт узгач, җәмгыять моңа тынычрак карар. Минтимер Шәймиев әйтмешли: “Бу – безнең тарихыбыз. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100