Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Лилия Сөнгатуллина - көрәштә төп бүләкне жирәбәдә уйнату турында: “Миңа бу ирләр өчен оят!”

XIX федераль сабан туендагы көрәш мәйданында былтыргы хәл кабатланды - төп приз баш батырга түгел, жирәбә буенча откан көрәшчегә эләкте. Шулай итеп, баш батырдан җиңелеп, соңыннан очраклы жирәбә тартып кына бәхет откан Лениз Абдуллин - Фольксваген Поло автомобилендә, ә гадел көрәштә җиңгән абсолют батыр Раил Нургалиев бары тәкә кыстырып кайтып китте. Әлбәттә, бу хәл җәмәгатьчелекне кабат кузгатып җибәрде - төп призны лотерейга уйнатуның тарафдарлары да бар, каршы төшүчеләр дә күп. Журналист, өч бала әнисе Лилия Сөнгатуллина төп бүләкне уйнату дөрес түгел дип саный. 

news_top_970_100
Журналист Лилия Сөнгатуллина - көрәштә төп бүләкне жирәбәдә уйнату турында: “Миңа бу ирләр өчен оят!”

Сабан туенда көрәштә һәрвакыт бер батыр - баш батыр билгеләнә. Ләкин менә инде ике ел рәттән федераль Сабан туенда Татарстанның төп бүләге җиңгән батырга тыпшырылмый, ә төрле авырлык категорияләрендә җиңгән көрәшчеләр арасында жирәбә белән уйнатыла. Чиста рулеткага әйләндереп бетерделәр инде... Бу дөрес түгел! 

Бу бит спорттагы бер гаделсезлек кенә түгел, ә безнең тормыштагы гаделсезлекнең, ялганның, кешеләр битарафлыгының бер өлеше. Һәм татар көрәшенең дә шунда кереп китүе бик аяныч. 

Бу факт, әлбәттә, минем ачуны китерә. Әле хатын-кыз булсам да, баш батыр калган егетләрнең реакциясен мин бик әйбәт аңлыйм (баш батыр Раил Нургалиев төп бүләк иясен жирәбәдә билгеләүгә ризасызлык белдерде - ред.). Һәм болай булырга тиеш түгеллеген дә аңлыйм. 



Ләкин мин көрәшчеләрнең үзләренең ник бер сүз дә әйтмәгәннәрен аңламыйм. Алар бит бу проблеманы ирләрчә хәл итәргә тиеш! Үзләре чын егет булсалар, алар баш батырга: “Әйе, брат, син җиңдең, бүләк тә синеке”, - дип килеп әйтергә тиеш, минемчә.  
 
Бер тапкыр шулай эшләсәләр, проблема хәл ителер иде. Төп бүләк автомат рәвештә баш батырга калыр иде. 

Ләкин аларның берсе дә алай әйтми! Шулай булгач, нинди батыр булсын соң алар? Көрәшеп түгел, ә жирәбә ярдәмендә алынган машинада йөрү көрәшченең үзенә дә рәхәт түгел бит, ул аның күңелен тырнап торачак. Намус – әрлән кебек, йә йоклый, йә кимерә, ди бит халык. 
 

Миңа бу ирләр өчен оят! Чөнки мин үзем ике ул үстерәм. Мин, мәсәлән, аларның шушы ирләр янында алай пычранып йөрүләрен теләмәс идем, “Улым, кулыңны селтә дә, жирәбәдә катнашма, кайтып кит моннан”, дип әйтер идем. Батыр җиңде бит инде, бүләк аңа булсын, дияр идем. 

 
Жирәбәдә җиңгән көрәшче, машина ачкычын откач, аны бөтен кеше алдында баш батырга – Раил Нургалиевка китереп бирсә, менә булыр иде чып-чын батыр! Бөтен кеше бу татарлыкны, горурлыкны күрер иде. Аңа хөрмәт артыр иде. Бу милләткә зур плюс булыр иде: менә безнең татар егетләре нинди икән дип, горурланыр идек. 
 
Бу бит әле спорт мәсьәләсе генә түгел, ә тәрбия, әхлак проблемасы да. Менә бит аның асылы нәрсәдә! Аннары нигә татар кызлары башка милләт кешеләренә кияүгә китә дип аптырыйлар. Татар кызлары татар егетләрен ничек яратсын инде, аларның батыр дигәннәре дә үзләрен шулай тоткач...

"Татар блогерлары" сәхифәсендә авторлар фикерләре редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин.

Әгәр сезнең дә бу мәсьәләгә карата фикерегез булса, редакция почтасына язып җибәрегез: info@tatar-inform.tatar "Интертат" электрон газетасында сезнең фикерегез дә урын алыр.

Быелгы федераль сабан туе көрәше турында репортаж да укыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100