Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар үзе нинди - атлары да шундый"

15 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында “Ат көне” узды. Өченче тапкыр узган бәйрәмдә 118 спортчы катнашты. "Татар-информ" хәбәрчесе татар атларының нинди булуы, чабышта яулап алынган призның күпме өлеше җайдакка бирелүе һәм ат спортының республика өчен әһәмияте турында белеште.

news_top_970_100
"Татар үзе нинди - атлары да шундый"

Приз - 200 мең сум!

Ярышларда уннан артык номинация иде. Татар токымлы, чиста нәселле һәм катнаш нәселле атлар төрле дистанцияләрдә ( 40, 80, 120 км) көч сынашты. Нәселсез атлар ярышын "Авыл егетләре" - "Сельские джигиты" дип атаганар. Шулай ук ат бизәү, җигүле атта йөк ташу кебек кызыклы бәйгеләр дә бар иде. Гомуми приз фонды 1 миллион 800 мең сум тирәсе. Бәйгенең төренә карап, номинацияләрнең приз фонды 10 мең сумнан 200 мең сумга кадәр иде.

“Атсыз татарны күз алдына да китереп булмый!”

Ат көне бәйрәмен Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. "Безнең татар халкы гомер-гомергә тормышын аттан башка күз алдына китерә алмаган. Һәм бүген дә, югары технологияләргә карамастан, без тормышыбызны атсыз күз алдына китерә алмыйбыз. Ат гомер-гомергә ашатучы булган, сугыш елларында сугышчан иптәш булган. Хәзер без аны геннарыбызга салынган истәлекле вакыйгалар белән бәйле рәвештә күрәбез. Кечкенә вакытымда атта чапканымны хәтерлим, Сабан туйларында катнаша идек. Ат чабышында катнашырга килгән кешеләргә баш иябез",- диде ул.

“Татарстанда 34 мең ат бар”

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. "Татарстанда 34 меңнән артык ат бар. Алар шәхсән кешеләрдә, фермерларда,. Һәрбер районда ат спорты мәктәпләре, остазларыбыз бар. Бәйрәмгә төрле районнардан бик күп катнашучылар килде. Һәрберебезгә үзен күрсәтергә мөмкинлек бар. Кемнәр ат ярата, ат спорты белән шөгыльләнә, чабышларда катнаша, шуларга зур рәхмәтемне белдерәм.

“Беренче елларны Ат көнен үткәргәндә 40 һәм 80 км га гына узыштыра идек. Былтыр, дөньякүләм статус биреп, 120 километрлы дистанцияне дә керттек. Якын тирәдән, чит илләрдән килә башладылар. Бу, әлбәттә, куандыра. Бу - ат яратучылар бәйрәме. Атлар аша тарихыбызга кире кайтабыз. Алар һәрвакыт безнең ярдәмчеләребез булган. Без атларның көчен күрсәтәсебез килә", - дип сөйләде ул. 

“Ат урынына үгез җиктем”

Бәйрәмнең беренче өлеше ат бизәү конкурсыннан башланып китте. Берсеннән-берсе матур, кабатланмас итеп бизәлгән атларның хуҗалары белән әңгәмә кормый китә алмадым. Кулына самавы тоткан, Татарстан һәм Россия флагын тагып куйган арба хуҗасы Курса Почмак авылыннан физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов булып чыкты. “Бәйрәмнәргә ат җигеп 27 ел йөрим. Өйдә ике атым бар. Ат үзенә тарта инде. Минемчә, ат яраткан кеше нечкә күңелле. Атлар да яратканны ярата. Һәр елны үзенчәлекле итеп бизәргә тырышабыз. 1997 ел үгез елы иде, шул елны Сабан туена үгез җигеп бардым. Кәҗә дә, пони да җиккәнем бар”, – дип сөйләде ул.

Чәчәкләргә тулган, дилбегәсен хатын-кыз кулында булган арбага да тап булдым. Тукай районыннан Ксения Городина булып чыкты ул. “Мин күптәннән ат спорты белән шөгыльләнәм. Ел саен төрләндереп бизәргә тырышабыз. Нәрсәнедер буяп, тегеп, матур уенчыклар ясыйбыз. Бизәү 10 мең сумга төшә”, - дип сөйләде ул.

Атта йөреп алган интервью

Бер абый атын бик яратып, сыпырып, сөйләшеп тора. Исәнләшкән генә идем, мәйдан әйләнергә боерык бирелде. Абый белән мәйданны урарга да насыйп булды.

Балтачтан Мансур Сәлахов булып чыкты ул. "Атларга мәхәббәт әтиемнән килде. Ул электән ат җикте. Мин дә өйрәндем. Бизәп йөрсәң ничек булыр икән дип уйладым. Җиңим дисәң, атны гади итеп бизәргә кирәк”, - дигән киңәшләрен бирде ул. 

Ат елыймы?

Ат чабышының комментаторы - 42 ел укытучы булып эшләгән Фәргать Зыятов иде. "Техника заманы булганга атларга начар караш начарайган иде. Әмма соңгы елларда бу карашлар үзгәрде. Берәүләр кызыксынып ат асрый, чабышка әзерли, берәүләр эшкә кулланыр өчен ала. 200 ат тоткан кешеләр дә бар хәзер.

Үземә иң истә калган ат чабышы Сикертәндә булды. Берсеннән-берсе калышмый и чаба атлар! Беренче урынга омтылалар, күзләреннән очкыннар чәчелә. Шулай, финишка бер-ике метр кала Сабадан килгән атның аягы шартлап сынды, җайдагы да егылды. Җайдагы атын җәлләп елады. Атның да күзләрендә яшьләр иде. Бик кызганыч булып истә калды”, – дип сөйләде ул.

Татар үзе нинди, аты шундый?

Татар  атлары нинди алар? Әлеге сорауны Васил Шәйхразиевка юлладым. “Минем үземә иң ошаганы - татар атлары. Безнең ата-бабаларыбыз үзебезнең ат төрен булдырулары белән горурланам. Безнең атлар тиз чаба, түзем. Тәүлек буе сиңа булыша ала, чыдам. Һәм аның үзенчәлеге матур булуында", - дип җавап кайтарды ул.  

Татарның үзе кебек икән бит атлары да!

Ат көне турында

- Ат көне ни өчен Яңа Кырлайда үткәрелә? - дип сорадым премьер-министр урынбасарыннан.

- Монда урын уңай. Бу трассаны Россиядә иң яхшысы, диләр. Табигать матур, килер өчен юллар уңай. Казанга якын. 

- Ат спорты Татарстанда популярмы?

- Ат спортын популяр дип әйтер өчен без үзебезне Россия күләмендә күрсәтергә тиешбез. Соңгы ике елда татар атларын ярыштырабыз. Безнең атларны таныту өчен күп эшлибез. Башкаларның да безнең атларны аласы килергә тиеш. Шуңа күрә яңа проектлар башладык. Лениногорск районында да татар атларын таныту максатыннан ярыш уздырырга җыенабыз.

Ат җиңә, ә бүләге кемгә?

Ат спортының үзенчәлеге бар. Гадәттә, узышка ике кешенең һәм бер хайванның өлеше керә. Ат, ат хуҗасы һәм җайдак. Жокей авыр профессия санала. Ул никадәр җиңелрәк булса, шулкадәр яхшырак. Шул сәбәпле, озын буйлы, зур гәүдәле кешеләр жокей була алмый. Кечкенә буйлылары да даими рәвештә авырлык куа. Билгеле, бу сәламәтлеккә зыянлы. 

Ат беренче булып килгәндә, приз ничек бүленә соң? Дөньякүләм бәйгеләрдә жокейга призның нибары 10 проценты түләнә. Мәсәлән, Дубайдагы Дөнья кубогында беренче урынның приз күләме 10 миллион доллар. Шул акчаның 10 проценты гына җайдакка түләнә. Ә инде икенче, өченче урында килгән җайдакларга тагын да азрак - 5 процент кына бирелә. Мәсәлән, ат спорты "йолдызы" Хавьер Кастеллано төрле ярышларда 28,1 млн доллар откан, аның байлыгы 2,25 млн доллар бәяләнә. Ул дөньядагы иң бай жокейлардан санала.

Арчага мондый кануннар килеп җитмәгән әле. Арча районының “Ак Барс” агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов: “Җайдак җиңсә, бүләге аңа. Алай итеп, акча бүлешкәнем булмады”, – дип җаваплады.

“Чабыш алдыннан дога укыйм”

Ат чабышына әзерләнгән Илнур Рамазанов белән сөйләшеп алдым. Ул Арча районы Курса Почмак авылыннан, йөзенә борчылу чыккан. Нинди борчуың бар, дип сорадым. 

“Чабыш алдыннан борчылмый калып булмый. Һәр чабыш алдыннан мин дога укыйм. Барысы да әйбәт булсын дим", - ди Илнур. Ул 6 яшьтән үк атлар белән җенләнә башлаган. Җәй буе атларны ярышка әзерләгән. 

Лаеш районыннан Анна Юркевич үз атының язмышын сөйләде. Ул иткә җибәрелергә тиешле атны сатып алган, хәзер шул ат кызның аерылгысыз дусты. 

Ат көнендә җиңүчеләр

Татар токымлы атлар ярышында 1 урынны Лениногорскийдан "Ахра" аты белән Динә Хәйретдинова, 2 урынны Саба районыннан "Тулпар" аты белән Камилә Нәбиуллина, 3 урынны Лениногорскийдан "Ак морза" аты белән Елизавета Карпухина алды. 
Нәселсез атлар ярышында 1 урынны Түбән Камадан "Орбит" аты белән Ильяс Якупов, 2 урынны Алексеевскийдан "Цыган" аты белән М.Сәйфетдинов, 3 урынны Әлки районыннан "Талисман" аты белән Олег Синкин урыннар яулады. 
Катнаш нәселле атлар ярышында 1 урынны Арча районыннан "Зидан" аты белән В. Семенов, 2 урынны Арча районыннан "Загира" аты белән Зөлфәт Рамазанов, 3 урынны Аксубайдан " Карина" аты белән Владимир Ермолаев алды. 
Нәселле атлар ярышында 1 урынны " Рашен Глим" атында Азат Закиев, 2 урынны "Кабур" атында Артем Миронов, 3 урынны " Гренд бой" атында Александр Александров яулады.

Ат көненнән Салават Камалетдинов фоторепортажы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100