Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм: "Автоспорт – чыгымлы спорт төре, миңа да спонсорлар кирәк"

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы, яшь узышчы Рөстәм Фәтхетдинов Россия чемпионатының беренче этабында җиңде. Хәзер ул Россия беренчелегенең чемпион титулына дәгъва кыла.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм: "Автоспорт – чыгымлы спорт төре, миңа да спонсорлар кирәк"

Профессиональ спортка ничек килүе, автоузышлар, гаиләсенең әлеге һөнәренә мөнәсәбәте турында яшь спортчы “Татар-информ”га сөйләде.

- Рөстәм, автоспорт белән кызыксыну нидән башланды? Әлеге спортка ничек тартылдың?

- Беренче тапкыр рульгә балачакта ук утырдым, әтинең алдына утырып йөргән килеш. Аннан соң әти машинасын да биргәләде. Дөрес, ул кеше йөрми торган урыннарда, шәһәр читендә, юлсыз җирләрдә иде. Әти автоузышларга да үзе белән ала иде. Шул мохиттә кайнау, кызыксыну үзенекен итте, күпмедер вакыттан соң үземдә автоузышларда катнашу теләге барлыгын тойдым. Башта прокат картингка утырдым, аннан соң яхшырак автомобильләр – багги иярләргә туры килде. Соңгы өч елда инде “Фольксваген”да узышам. Тренерым минем, нигездә, әти. Ул мине өйрәтте дә, күрсәтте дә, сүкте дә. Судья да, әти дә ул минем.

- Профессиональ спортка килү идеясе кемнеке иде?

- Шәхсән үземнең теләк. Бу бары тик минем инициатива гына. Әни автоспортка кискен каршы булды. Ул әле дә минем өчен куркып тора. Әмма минем теләгем зур булгач, аңа да түзәргә, килешергә туры килә инде.

- Ярышларга махсус әзерләнәсеңме?

- Элек әзерләнүгә җитди карамый идем. Хәзер исә Россия Чемпионатында югары дәрәҗәдә әзерләнәм. Автомобиль шулай ук махсус клубларда әзерләнә, куәте, ат көчләре арттырыла. Команда бик көчле. Ул ни кирәк, шуны эшли. Тренерым да, тренер буларак әтинең дә минем җиңүләрдә өлеше зур.

- Зур ярышларда ничә яшьтән син?

- Мин 6 яшемнән Россия Чемпионатында катнаша башладым. 14 яшьтә Россия Чемпионы булдым. 6 яшьтә баггига утырып, өч ел бары тик Татарстан Чемпионытанда гына катнаштым. Мини багги буенча биш тапкыр Татарстан чемпионы булдым. 18 яшьтә исә Россия Чемпионатында катнаштым. Соңгы 3-4 елда тагын да дәрәҗеләрәк, көчлерәк машина белән катнашам.

- Салават Зәкиевич, тәҗрибәле пилот буларак, улыгызга нинди киңәшләр бирәсез? Ярышлардан соң хата-кимчелекләр турында сөйләшәсезме?

- Мин беркайчан да яхшы тренер һәм укытучы була алмам, мөгаен. Бигрәк тә мәктәп укытучысы. Минем нервлар белән, кая ул?! Һәрвакыт укытучы хезмәтенә хөрмәтем зур. Әле үз балаларыңны да тәрбияләп булмый, ә анда һәр балага ярый белергә кирәк. Моның өчен таш нервлар кирәк. Мин укытучыларны һәрвакыт яраттым һәм хөрмәт иттем. Әмма мин начар укытучы, минем нервлар... 

Хәзер Рөстәм Россиядәге иң яхшы команда составында. Тик кайвакыт цензурасыз, ирләрчә, каты ярдәм кирәк булганда гына минем кирәгем чыга. Ә болай: “Салават Зәкиевич, менә трибуна, менә кафе, чәй, утырыгыз, комачауламагыз Рөстәмгә”, - диләр. Чыннан да, улым миңа караганда бу өлкәне яхшырак белә. Ул зур спортта 2-3 елда өченче, бишенче урын яулаганы юк. Миңа тренер составына кысылырга кирәкми. 

Мин үзем максималист. Сумка алдым мин аңа. Анда: “Главное победа, а не участие” дип язылган. Сугыш вакытында дошман машиналарын тар-мар иткән саен хәрби очкычка йолдызлар куелган бит. Шуның кебек Рөстәм машинасында да берәү бар. Калган дүртесе запаста.

- Улыгыз катнашкан ярышларны караганда борчыласызмы?

- Ләйсән ярышларны карамый диярлек. Мин һәр секундын күзәтәм. Трассага чыкканда хәер-фатыйхамны бирәм, теләкләр телим, улымны кочаклап үбәм. Мин аңа өч кенә сүз әйтәм: “Улым, үзең беләсең”. Ләйсән исә бу вакытта өйдә дога укып тора. Финишка 50 метр калганда мин аңа шалтыратып: “Все нормально”, - дип хәбәр итәм.

- Рөстәм, җиңгәндә һәм җиңелгәндә кәефең ничек үзгәрә?

- Тренировка вакытында да, стартка бер сәгать калгач та дулкынлану юк. Әгәр стартка берничә минут калганда эч пошу, кәеф төшеп китү булгалый. Һәрвакыт беренче булырга теләүдән ул. Икенче һәм аннан түбән урынга төшәсе килми. Ә инде икенче, өченче урын да эләкмәсә, дөрес бу – бик сирәк күренеш, нәрсәне дөрес эшлмәдем икән дип уйлана, анализлый башлыйм.

Салават: 

- Һәр узышчы икенче барганда беренче булырга тели, ә дүртенчедә барганы пьедесталга менү турында хыяллана. Дүртенче һәм икенче урын – иң “обидный” урыннар. Икенчесе бигрәк тә, “Ник беренче булмадым икән?” дип “кимерәсең” үзеңне. Дүртенчесе – пьедесталда булмау белән “обидно”.

Рөстәм: 

- Теләсә нинди ярыш алдыннан төп бурыч – пьедесталга менү. Максимум юк. Җиңәргә һәм бетте.

- Рөстәм, көндәшләрегеңне күзәтәсеңме?

- Тренировкалар вакытында башка узышчыларның йөрү маневрлары, техникасы күзәтелә. Бу – нык ярдәм итә торган фактор.

- Хәзер нәрсәгә әзерләнәсез?

- Якын киләчәккә планнар шул: Татарстан Чемпионатының беренче этабында катнашып, Россия Чемпионатының икенче этабына әзерләнергә кирәк. Әмма болар өчен спонсорлар ярдәме сорала. Чөнки берәүгә дә сер түгел: әлеге спорт төре шактый чыгымлы, нигездә, аның уңышы булып конкрет спонсор ярдәме тора. Шуңа күрә спонсорлар эзләргә кирәк якын арада. Кайбер очракта синең белән ун елга контракт төзергә әзер спонсорлар да була, әзрәк реклама кирәк булган спонсорлар да очрый.

- Рөстәм, синең өчен Татарстан данын яклау нәрсә бирә?

- Татарстанда балалар автоспорты җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган. Мин - Татарстаннан Россия стартларында катнашучы бердәнбер вәкил. Җаваплылыкны тоям. Подиумда басып торганда, “Татарстан флагын күрәләр бит” дип горурланам. Барысы да иң яхшы “гонщик”ның Татарстаннан булуын белә. Бу – әйтеп аңлатып булмаслык горурлык хисе. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100