Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгерҗе егетләрен татарча көрәштән кем мәхрүм иткән?

Күптән түгел көрәш буенча үткән Татарстан чемпионатына үз районнарына дан китерерлек көрәшчеләргә бай Әгерҗедән бер спортчы да килмәде. Без моның сәбәпләрен ачыкладык.

news_top_970_100
Әгерҗе егетләрен татарча көрәштән кем мәхрүм иткән?
Әгерҗе көрәшчеләренең ярышларда катнашмавына Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та шелтә белдерде. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында ул: "Ни өчен бүген Әгерҗе районы көрәшчеләре ярышларда катнашмый? Анда сәләтле, тырыш тренерлар, көрәшчеләр бар. Республика җитәкчелеге биредә спорт комплексы төзегән, келәме дә бар, барлык шартлар тудырылган. Ни сәбәпле бу район командасы Татарстан чемпионатына килмәде? Ни өчен Казан шәһәренә килеп, көрәштә катнашу мөмкинлеге булдырылмады: финанслар, транспорт бирелмәде? Ир-егетләр ел дәвамында бу ярышка әзерләнгәннәр бит. Журналистлар район хакимиятеннән, спорт идарәсе җитәкчесеннән, шул районның тренерыннан, ел буе республика беренчелегенә әзерләнгән көрәшчедән сорау алып, камерага фикерен әйттерергә тиеш", - дип сөйләде ул.

“Көрәш хәзер беркемгә дә кирәк түгел”

Әгерҗедән көрәш тренеры, Көчек авылы мәктәбендә көрәш түгәрәген оештырган Альфред Сабирҗанов сүзләренчә, районда зур уңышларга ирешә алырлык көрәшче егетләр күп. Егетләргә ярышларга барырга автобус та бирмиләр, чыгымнарны да капламыйлар икән. Альфред абый көрәш ярышлары булган саен егетләрне үз машинасында алып бара. Ә бит әле аның юлдан соң егетләрне ярыштырасы да бар. “Малайларны жәллим мин, шуңа күрә машинама утыртам да, алып китәм. Аптырап утырсаң монда...” - ди ул.

Әгерҗе районы башлыгы Республика күләмендәге көрәш турында белмәгәндер дип уйларлык җирлек юк, чөнки һәр районга нигезләмә җибәрелә. 

-Мин бу турыда сөйләшеп туйдым инде. Автобус ватык диләр, командировка акчасын бирмиләр. Әле элеккеге ярышлар өчен дә командировка акчасын бирмиләр. Хәзер сөйләшәсе дә килми. Мин пенсиядә бит инде, 67нче яшем китте. Һаман да шул егетләрне жәлләп... Безнең җитәкчелеккә көрәш кирәкми. Мин көрәшне яраткан, безнең Әгерҗе районы көрәшенә ярдәм иткән бер генә кешене беләм, ул – Илгиз Салихов. Ярышларга үзе дә килеп утыра иде, ярышларның иганәчесе дә ул иде. Әмма ул бездән киткәч, беркемгә дә көрәшнең кирәге калмады. Егетләрне ярышларга йөртергә кирәк, алар белән эшләргә кирәк. Аларның да бит ярышасы килә, бара алмаган очракта кәефләре төшә. Ярышларга бер бармый башлагач, алар шиңә башлыйлар, - дип уфтана Сабирҗанов.    

“Теләгебез бар, мөмкинлек юк”

Әгерҗе районы Шаршады авылы егете Динар Хәсәнов бүгенге көндә Чаллыда политехника көллиятендә белем ала. Динарга 16 яшь, ул ялларда авылга кайткан саен, Көчектә тренер Альфред абый Сабирҗанов җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә. Динарның Әгерҗе районы вәкиле булып ярышларга барасы килгән, әмма... 

-Безгә беркайчан да автобус бирмиләр. Нигә бирмәгәннәрен белгән дә юк. Районда көрәшче егетләребез күп үзе. Республика беренчелегенә узган ярышларга без бара алмадык инде. Теләгебез булса да, барырга мөмкинлек булмады, - дип сөйләде ул.

“Ярышларга автобус белән бару дигән нәрсә бетте инде ул”

Әгерҗе районының лаеклы көрәшче егете, Көчек авылыннан Дәниф Галиуллин быел апрель аенда Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына узган милли көрәш бәйгесендә беренче урынны яулаган иде. Дәниф туган төбәгендә көрәшкә игътибарны бик сүлпән дип бәяләде.

- Спортчыларга ярышларга бару өчен автобус бирү дигән әйбер турында онытыгыз инде сез. Аны биргәннәре дә юк, бирмиләр дә, бирмәсләр дә инде. Безне, көрәшче егетләрне, тренерыбыз үз машинасына утыртып, ярышларга алып бара иде. Бездә шул үзең барсаң инде, башкача булмый, - диде Дәниф.

"Менә тренерым турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Ул бик көчле иде, әйбәтләп өйрәтә иде", - дип тә өстәде ул. 

“Спорт өчен җаваплы кешебез рәхәткә чыкты”

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров “Татар-информ” хәбәрчесеннән “автобус бирмиләр” дигән сүзне ишеткәч, шаккатты. Ул, күрәсең, көрәшчеләрнең ярышларга үз машиналарында барганнарын белми дә. Әгерҗе районында бүгенге көндә спорт өчен җаваплы кешене эштән чыгарырга ниятләүләрен әйтте, ул кешене “бик тә ялкау” дип атады.

-“Автобус бирмиләр” дип, кем әйтә аны? Җитмәсә балаларга... Бездә өч автобус тора. Ал да кит, кайсын телисең. Без бүгенге көндә спорт өчен җаваплы Илшат Гәйнетдиновны эштән җибәрергә йөрибез. Нәкъ менә көрәшчеләргә, башкаларга тиешлечә игътибар итмәгәне өчен. Ул гомумән рәхәткә чыкты, ялкау шундый! 

Фото: agriz-rt.ru
“Көрәш татар халкының яшәү рәвеше булырга тиеш”

Татар көрәшенә игътибар итмәүнең нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин? “Татар-информ” хәбәрчесе Әгерҗе районында туып үскән шәхес, депутат, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповның фикерен сорады.

-Көрәшкә көндәлек игътибар булырга тиеш. Аны татар халкының милли гадәте һәм яшәү рәвеше дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Кавказ халыклары өчен, мәсәлән, көрәшү – ул гадәти хәл. Анда һәркем көрәшә. Дагыстан якларында да көрәш белән бик актив шөгыльләнәләр. Без дә көрәшне “гадәти хәл” дәрәҗәсенә җиткерсәк, бик яхшы булыр иде, - диде Ирек Шәрипов.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100