Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер Фәрит ике Камилдән көчлерәк: Бер хурлыклы җиңелү турында

“Казан-Арена”да узган матчта Колумбия җыелма командасы Польшаны 3:0 исәбе белән отты. Матбугат конференциясендә поляк журналисты Польша командасын Согуд Гарәбстанныннан кала иң начар уйнаучы дип атады. Гарәпләр Россия җыелмасына 5:0 исәбе белән оттырган иде.

news_top_970_100
Бер Фәрит ике Камилдән көчлерәк: Бер хурлыклы җиңелү турында

Карлос Санчес кына “бинават” 

Колумбиянең Япониягә оттыруы гаҗәп хәл. Бу Латин Америкасы илендә туган балалар ана карынында яралгач ук аяк тирәләрендә футбол тубы барлыкка килә дип сөйлиләр. Футбол уеннары көннәре Колумбиядә бәйрәм көне дип игълан ителә. Россиядә Яңа ел, 1 май бәйрәмнәре нинди изге һәм кадерле булса, боларга футбол шулай кирәк. Колумбиялеләр футбол турында татарлар ашка бару, Сабан туе, республика ифтары турында сөйләгән кебек хөрмәт белән сөйлиләр. Шуңа күрә алар Япониягә җиңелүләрен очраклы хәл дияргә дә була. Әмма футболда да очраклы хәлләр булгалый. Матч башланганда аеруча. Андый очраклы хәл колумбияле Карлос Санчес иде.

Япония белән уенның өченче минутында Карлос Санчес капкага кертмәс өчен кулы белән тупны бәреп очырды. Шул сәбәпле кызыл карточка алып, уеннан куелды. Аның гаебе аркасында пенальти вакытында японнар Колумбия капкасына туп кертте. 

Мәгълүмат чаралары язунчы, Карлос Санческа җанатарлар тарафыннан күпсанлы янаулар килгән. Аның аркасында команда җиңелде бит! “Ассошейтед пресс” журналисты әйтүенчә, Карлос хәзер өенә кайтырга куркып йөри, имеш. Колумбия дөньяда наркотиклар җитештерә торган ил буларак та билгеле, ул илдәге наркобароннарның кылган явыз гамәлләре турында начар хәбәрләр еш ишетелә. Билгеле, криминаль вәзгыять тә яман. Анда закон – джунгли, шул ук джунгли ук прокурор да. Карлосның шүрләп йөрүе бер дә гаҗәп түгел. Алла сакласын!

Колумбия җанатары

Европа хулиганнары 

Ә Польшаның Сенегалга җиңелүе гаҗәп түгел. Полякларны “европа хулиганнары” дип атап йөрсәләр дә, уеннары белән бөтен дөньяны шаккаттыра алганнары юк. Алар җанатарлары белән генә шаккаттыра. Менә быел да Интернетта поляк җанатарларының видеолары таралды - имеш, Ростов фонтаннарында шәрә килеш су коенганнар икән. 

Ике Камил һәм бер Фәрит 

Уенчылар исемлеген карагач, кызык булып китте – полякларныңике уенчысының исемнәре Камил. Камил Глик белән Камил Гросицки. Әмма алар турында тулы мәгълүмат табып булмады – чыгышлары белән татар булганга Камилләрме алар, әллә инде Камил исемле поляклар да бар микән? Менә анысын әле ачыклап булмады.

Монда Камилләр булгач, тегендә кемнәр икән дисәм, эзләнүем дә буш булмады. Колумбиядә Фәрит бар икән! Запастагы уенчы, Фарид Альфонсо Диас Ренальс тулы исеме. Фәрит алдырамы, Камилләрме?

Билгеле, уен башында ук күп кенә спорт комментаторлары да, җанатарлар да Колумбиянең җиңәчәген фаразлаган иде. “Казан-арена” стадионы да сап-сары җанатарлардан тора. Аклы-кызыллы поляклар алай күп түгел. "Казан-Арена"га 42 873 кеше килгән иде, бу - стадион тарихындагы рекорд.  

Сүз уңаеннан сары һәм зәңгәр киемле колумбия җанатарлары соңгы көннәрдә Казанның һәр почмагынд иде. Россиядәге матчларга барлыгы 60 мең колумбияле килгән ди. Шундый эмоцияле халык – акырышалар, үзләре шат, рәхәтләнәләр җан атып. Әйтәм бит, ашка барабыз дигән татарлардан кимен куймыйлар. Ә поляк җанатарлары агрессив булып тоелды. 

Колумбиялеләр башта ук җиңәчәкләренә ышана иде. Чөнки стадионда без күпчелек һәм безнең уенчылар көчле диде алар.

Минаның дөрес эшли торган каты башы уенны хәл итте 

Уен башта бик гайрәтле башланып китте. Футбол тубы бер якка авышты дип әйтеп булмый. Поляклар да, колумбиялеләр дә көчле-көчле һөҗүмнәр ясады.

Футбол - куркыныч спорт төрләренең берсе, футболчылар даими рәвештә травмалар ала. Бу уенда поляк уенчысы Левандовски шатырдатып Ерри Минаның кулына басты. Бутсы белән! Нихәл чыдагандыр, мескен. 

Әмма Ерри Мина кулына басканның үчен алды. Беренче голны ул кертте. Баш белән бәреп, оста гына туп керткәч, полякларның күңелләре сүрелде, колумбиялеләргә дәрт керде бугай. Уенда инициативаны Колумбия үз кулына алды. Берсен берсе уздырып чабыша башладылар. Янәшә ике көндәш чабып бара икән, колумбияле полякны һичшиксез узып китә, тубын да тартып ала.

Икенче таймда стадиондагы коточкыч тизлектә чапкан зәңгәр футболкалы колумбиялеләрне күргәч, күңелдә студент чагындагы күренеш килде. Тулай торакта өстәл тартмасын ачсаң, анда коточкыч тизлектә тараканнар чабыша башлый иде. Гуя шул тараканнарны зәңгәр төскә манганнар да, стадионга чыгарганнар. Шундый ук тизлектә чабыша иде колумбия футболчылары. 

Колумбиялеләр стадионда күпчелек булгач, уендагы һәр хәрәкәткә эмоцияләрен белдерәләр. Артыңда андый теләктәшлек булганда, җиңүе дә җиңелдер.

Полякларның рәтләре китте, гыж-гыж сулый башладылар. Йөзләренә җиңелгән төс керде. Җанатарлары да куркынган йөз белән утыралар, бисмилла укыгандагы кебек итеп кулларын битләренә күтәрәләр. Җиңелү ачысы яман була икән.

Колумбия уенчылары Фалькао, Хуан Куадрадолар да берешәр гол кертеп, исәпне 3:0 ясады.

Ә полякларның Колумбия капкасына нибары бер генә көчле һөҗүме булды. Тупны капкачы капка өстенә чөеп җибәрде. Нәтиҗәдә, поляклар пыр тузып җиңелделәр, клиндер тишеге – ноль очко алдылар.

 Поляк тренеры: шәп уйнадык!


Уеннан соң матбугат конференциясендә Польша тренеры Адам Петр Навалка бик агрессив иде. Ул үзен гаепләрләр дип уйлаган иде күрәсең һәм ялгышмады. Польша журналисты аңа кыямәт мәчесе кебек ябышты. 

Әмма тренернең теле телгә йокмый. Бу хурлыклы җиңелүне ул шундый итеп сурәтләде - һөдһөд тоткан кебек мактанып сөйләп утыра. Әле Россиядә дә озак булмады бу Адәм дигән адәм, каян шулай күз буярга һәм оста ялганларга өйрәнгән? Матчтан алдагы көнне матбугат конференциясендә Колумбияне җиңәбез дип сөйләгән иде, хәзер киресен сукалый.

- Бездә бик яхшы уенчылар. Ә Колумбия бик куркыныч көндәш. Безнең бу состав бик көчле. Бу оптималь состав. Уенның башында ук гол кертмәкче идек, барып чыкмады. Колумбияне котлыйм...

- Эссе һава торышы ярамадымы әллә сезгә? – дип сорады Россия журналисты.

- Юк, аңа түгел.

Нервланган Польша журналисты, әйберләрен атып бәреп, матбугат конференциясеннән чыгып китте. Псих!

Дон Хосе алдында оятка калмагаем!

Колумбия тренеры Хосе Нестор Пекерман яңа гына каймак ялап чыккан мәче кыяфәтле иде. Әлбәттә инде! Җиңдем дип изрәп сөйләп утыруы рәхәт бит. Аны “Дон Хосе” дип олылап тәкъдим иттеләр. Шулай дип әйткәч, үзем дә сизмәстән, күлмәк якаларын, микрофоннарны, наушникларны рәтләп куйдым. Дон Хосе алдында оятка калмыйм тагын!

Дон Хосе иң башта теге Карлос Санчесны искә төшерде. Бу уен шул Карлос Санческа багышлана диде ул. Шул рәвешчә, кызыл карточка алган бичараны да искә төшерде.

Билгеле, поляклар хәлсез, чабарга сулышлары җитми дип сөйләү ул үзен кимсетү булыр иде. Шуңа да полякларны галәмәт зур футбол батырлары итеп сөйләде инде. Без үзебезнең стильне полякларга тактык, алар шуннан арына алмадылар, шуңа күрә без бу триумфка ирештек, дип мактанды.

Уен азагында Дон Хоседан “Карлос Санческа җанатарлар янаганмы?” дип сорадылар. “Мин андый хәлне белмим”, - дип котылды.

Монысы да яңа гына Россиягә килгән, ә үзе күзгә төтен җибәрергә өйрәнгән инде. Белмимнең башы авыртмый шул.

Колумбия кызы өстәл астында


Урамда гына түгел, матбугат үзәгендә дә колумбиялеләрнең тантанасы иде. Бөтенесе шат, кемдер яза, кемдер шалтырата, берәүләре микрофонга сөйли... Матбугат үзәгендә шау-шу, Колумбиядән бер кыз, өстәл астына кереп “хрипак” яздыра. Тавышын туган иленә кайтарып җиткерергә кирәк, ә тавышсыз урын юк. Шуңа күрә өстәл астына кереп качкан да. Мин аны фотога төшереп алдым, әмма кызның күзләрен җиңү тантанасының элпәсе каплаган иде. Үзен төшерәләрме, менгерәләрме – аны аерыр хәлдә түгел иде ул.

 Шул рәвешчә, Польшаның футбол чемпионатының плей-оффына чыгу хокукын югалтты. Рюкзакларын тутыра башласалар да була.

Казанда 27 июнь көнне Германия белән Көньяк Корея уйный. 30, 6 июльдә 1/8 финал уеннарында Иран, Марокко ишеләр генә түгел, Польша кебекләр дә төшеп калган була.


























Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100