Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама районы башлыгы ярдәмчесе дзюдо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль алды

Түбән Кама районы башлыгы ярдәмчесе дзюдо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль алды

news_top_970_100
Түбән Кама районы башлыгы ярдәмчесе дзюдо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль алды
Түбән Кама спортчысы Рөстәм Фәйзрахманов 10-13 октябрьдә Марокконның Марракеш шәһәрендә узган ветераннар арасында дзюдо буенча XI дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел ветераннар чемпионатында дөньяның 48 иленнән 30 яшьтән алып 79 яшькә кадәрге 850 дән артык спортчы килде. 

Биредә Франция, Бразилия, Италия, Германия һәм Россия җыелма командалары бар иде. Россияне 44 спортчы тәкъдим итте. Россия җыелма командасы вәкилләре арасында Түбән Каманың «Нефтехимик» спорт клубында тәрбияләнүче, Түбән Кама районы башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Фәйзрахманов та чыгыш ясады. Сәфәрдә аны тренер Александр Носов озата йөрде.

Түбән Кама спортчысы быел катнашучыларның бик көчле составы булуын әйтте. Үз яшендәгеләр категориясендә ул финалга чыга алды. Аның көндәше ике тапкыр Олимпиадада катнашкан, гамәлдәге спортчылар арасында дөнья чемпионаты призеры иде. Көрәшнең беренче яртысында түбәнкамалы өстенлекне саклады, әмма икенчесендә имгәнде һәм көндәшен җиңә алмады.

Нәтиҗәдә, Рөстәм Фәйзрахманов мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100