Замирә Рәҗәповага күп итеп эш кушканнар: "Үгезгә чөгендер тура, казларны эчке абзарга ябарсың, аксак үрдәкне су буена күтәреп алып төш, сыерларны төшеп ал"

20 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Расих Фәсхетдинов
Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова инстаграм битендә сеңлесе белән балачакта сыер сауганы, печән җыйганы һәм көнкүрештә әнисенә ничек итеп булышканы турында пост итеп язган. “Без бит әтисез үстек”, - ди ул. Дәвамын сез дә укыгыз.

Мин 7 класста укыганда, әнинең кулы сынды. Абзарда ике сыер, әни мине сыер саварга утыртты. Әллә ят кул булгангамы, әллә озак маташканга сыер чыгымчылап ала, коерыгы белән шап-шоп биткә бәрә, кулның көче җитми, беләк буйлап сөт ага. Маташа торгач, яшь тананы чак савып бетердем. Олы сыерны саварга әни кемнедер чакырды. Әнинең кулы төзәлүгә, мин шактый гына сыер саварга өйрәнгән идем инде. Шуннан башлап, тора бара сыер саву сеңлем белән безнең җилкәгә күчте.

Без бит әтисез үстек... Ләкин авылда әни, башкалар белән беррәттән, хуҗалык тотты. Ике сыер, кышлаган үгез, 7-8 баш сарык, каз, үрдәк, тавык....малны үрчетү генә түгел, аны бит әле ашатырга, ризык юнәтергә кирәк.

Без 5нче класстан ук печәнгә йөри идек. Элек бит авыл печәнгә төшкән мәл, ул бик кызык иде. Сигнал булмыйча беркем дә печәнгә төшми. Безнең яклар ялан-кырларга бик бай, кайда телисең, шунда чап. Ләкин, авылда элеккедән килгән гадәт, печәнгә дигән сөрән булмыйча, беркем дә печәнгә төшми.

Кичтән печәнгә төшәбез, дигән сөрән авыл буенча яшен тизлеге белән тарала. Ул кичне авыл гөж килә, чалгы, сандал, янаугыч (үткенләгеч) – алар инде күптән әзер. Авыл ниндидер бер дулкынлану белән иртәгәге көнне көтә. Кичтән печәнчеләр өчен, дип махсус тәмнүшкәләр пешерәләр, бөтен кешенең телендә печән. Икенче көнне иртә таңнан авылда мәшһәр куба, кемгә нинди транспорт бар (ул вакытта транспорт авылда чамалы), бөтен кеше печәнлекләргә агыла.

Сөн буе, Сыза чокыры, Солтанай, Саз буе, Иске авыл, Миләшлек асты, Тарлау, Каенлы күл... Иртәнге сигезләрдә авыл тып-тын кала, әйтерсең, бөтен авыл чыгып киткән... Безнекеләр дә Сөн буена төшеп китә. Безнекеләр диюем, әни дә җизни (аңа мең рәхмәт) һәм безнең белән бер тирәдә чабучы бер-ике гаилә. Әни чыгып киткәндә безне уята һәм тезә генә... Келәттә комбикорма, бакчада тавыкларга пешкән бәрәңге, үгезгә чөгендер тура, казларны эчке абзарга ябарсың, аксак үрдәкне су буена күтәреп алып төш, кич җиделәрдә төшеп алырга онытма,сыерларны күпер буеннан төшеп ал, тана Түбән очтан кайта белми, яшелчәләргә су сибегез, холодильниктан ит чыгарып калдырдым, сигезләргә ашың әзер булсын, токмачыңны ике күкәйгә бас, кичә ашың сыек иде, мунча тастымалларын сыгып куй”. “Дәвамын языйммы?” – дип сораган Замирә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мин 7 класста укыганда, энинен кулы сынды. Абзарда ике сыер, Эни мине сыер саварга утыртты. Эллэ ят кул булгангамы, эллэ озак маташканга сыер чыгымчылап ала, коерыгы белэн шап-шоп биткэ бэрэ, кулнын коче житми, белэк буйлап сот ага маташа торгач яшь тананы чак савып бетердем. Олы сыерны саварага Эни кемнедер чакырды. Энинен кулы тозэлугэ, мин шактый гына сыер саварга ойрэнгэн идем инде. Шуннан башлап, тора бара сыер саву сенлем @feruza0404 белэн безнен жилкэгэ кучте. Без бит этисез устек... лэкин авылда Эни башкалар белэн беррэттэн хужалык тотты. Ике сыер, кышлаган угез, 7-8 баш сарык, каз, урдэк, тавык....малны урчету генэ тугел, Аны бит эле ашатырга, ризык юнэтергэ кирэк. Без 5 нче класстан ук печэнгэ йори идек.Элек бит авыл печэнгэ тошкэн мэл, ул бик кызык иде. Сигнал булмыйча бер кем дэ печэнгэ тошми. Безнен яклар ялан- кырларга бик бай, кайда телисен шунда чап. Лэкин, авылда элеккедэн килгэн гадэт, печэнгэ дигэн сорэн булмыйча, бер кем дэ печэнгэ тошми. Кичтэн печэнгэ тошэбез дигэн сорэн авыл буенча яшен тизлеге белэн тарала. Ул кичне авыл гож килэ, чалгы, сандал, янаугыч( уткенлэнеч) алар инде куптэн эзер. Авыл ниндидер бер дулкынлану белэн иртэгэге конне котэ. Кичтэн печэнчелэр очен, дип махсус тэмнушкэлэр пешерэлэр, ботен кешенен телендэ печэн. Икенче конне иртэ таннан авылда мэшхэр куба, кемгэ нинди транспорт бар (ул вакытта транспорт авылда чамалы) ботен кеше печэнлеклэргэ агыла Сон буе, Сыза чокыры, Солтанай, Саз буе, Иске авыл, Милэшлек асты, Тарлау, Каенлы кул... иртэнге 8 лэрдэ авыл тып- тын кала, эйтерсен ботен авыл чыгып киткэн... Безнекелэр дэ Сон буена тошеп китэ. Безнекелэр диюем Эни дэ жизни ( ана мен рэхмэт) хэм безнен белэн бер тирэдэ чабучы бер ике гаилэ. Эни чыгып киткэндэ безне уята хэм тезэ генэ... келэттэ комбикорма, бакчада тавыкларга пешкэн бэрэнге, угезгэ чогендер тура, казларны эчке абзарга ябарсын, аксак урдэкне су буена кутэреп алып тош, кич 7 лэрдэ тошеп алырга онытма,сыерларны купер буеннан тошеп ал, тана Тубэн очтан кайта белми, яшелчэлэргэ су сибегез, холодильниктан ит чыгарып калдырдым 8 лэргэ ашын эзер булсын, токмачынны ике кукэйгэ бас, кичэ ашын сыек иде, мунча тастымалларын сыгып куй..( дэвамын языйммы?)

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

 

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла