Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замирә Рәҗәпова: Без дә ирем белән талашабыз - мин бик көнче, иремнең башын ашап торам

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова инстаграмны тылсымлы пыяла дип атады. Ә пыяла артында - гади чынбарлык.

news_top_970_100
Замирә Рәҗәпова: Без дә ирем белән талашабыз - мин бик көнче, иремнең башын ашап торам
Зәмирә соңгы арада фәлсәфи постлар урнаштыра башлады.

"Инстаграм тылсымлы пыяла кебек. Беркем дә аның икенче ягында нәрсә булганын белми. Тышкы ягында - матур, бәхетле, бер борчусыз кешеләр. Бу нәкъ менә кешеләр омтылган як, алар бәхетле булырга тели. Минем инстаграмны күзәтеп баручылар, мөгаен, уйлыйлардыр инде: менә бер мәшәкатьсез бәхетле хатын, дип. Ир, балалар, популярлык... бар да бар. Әйе, Әлһәмдүлиллаһ! Әмма мин, миллиардлаган кешеләр кебек үк, мәшәкатьләрем, проблемаларым, борчуларым белән яшим. Миңа киләсе елга 40 тула. Тагын шуның кадәр яши алырмынмы? Гомер шундый тиз ага! Барлык кешеләр кебек үк, мин дә картаям, җыерчыклар, целлюлит, артык килограммнар минем төп дошманнарым. Гомер буе мин гел ябыгуда. Мин дә, планетадагы миллионлаган аналар кебек, балаларымның киләчәге өчен борчылам һәм куркам. Алар да, бөтен балалар кебек үк, сүз тыңламыйлар, капризланалар, икелеләр алалар, елыйлар, төнлә йокларга бирмиләр, авырыйлар, теңкәгә тияләр. Мин мимишный фотолар куйсам да, мин дә аларны ачуланам, аларга кычкырам. Без ирем белән бер-беребезгә үлеп гашыйк булсак та, без дә ачуланышабыз, ничек кенә әле... безне дуслар "испанча гаилә" дип атыйлар. Мин бик көнче, иремнең башын ашап торам. Син ничек барысына да өлгерәсең, дисез. Өлгермим мин, бернәрсәгә дә өлгермим. Без дә, меңләгән яшь гаилә кебек, социаль булса да, ипотека түлибез. Безнең дә әниләребез картая, кайвакыт авырыйлар, шуннан йөрәк кысылып куя. Акча һәм популярлык безгә күктән төшми. Кайвакыт без ирем белән тәүлегенә 3 сәгать йоклыйбыз, кайвакыт ул бөтенләй йокламый. Кыскасы, бөтен нәрсә һәркемдәгечә", - дип язган Зәмирә.

Инстаграмм как волшебное стекло. Никто не знает что там по ту сторону стекла. На лицевой - красивые, счастливые, беззаботные люди. Это как раз та сторона жизни к чему стремятся - быть счастливыми. Глядя на мою инстауленту наверняка многие думают, вот счастливая беззаботная женщина. Муж, дети, популярность, .. все при ней. Это да, Альхамдулиллях! Но и я как все миллиарды людей живу своими заботами, проблемами, переживаниями. Мне на следующий год 40! Проживу ли я ещё столько? Жизнь настолько быстротечна! Как и все люди я тоже старею, морщины, целлюлит, лишние кг мои главные противники. Всю жизнь я « вечно худеющая». Я тоже как и все миллионы матери планеты боюсь и переживаю за будущее детей. Как и все дети они тоже и капризничают, не слушаются и 2 - ки получают, плачут, по ночам спать не дают, болеют, нервируют. Хотя я и ставлю мимишные фотки, я тоже их ругаю, кричу на них. Пусть мы с мужем безумно влюблённые в друг друга , мы тоже ругаемся, ого-гооо...как говорят про нас друзья «испанская семья». И я очень ревнивая, тоже клюю мозг мужу... Вот вы говорите как я на все успеваю?! Да не успеваю я, нифига не успеваю... Мы тоже как и тысячу молодых семей платим ипотеку, пусть социальная, но все равно ипотека. У нас тоже мамы стареют, временами болеют, от этого у нас тоже сердца сжимается... деньги и популярность не с неба падают... иногда мы с мужем спим по 3 часа в сутки , иногда он вообще не спит! Короче все как у всех! Поэтому главное не то что подумают люди, главное что ты думаешь о своей жизни и правильно ли тв все делаешь !!!#дневникнеугомоннойженщины

Публикация от Замира Ражапова- Куприянова (@zamira266)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100